Г.Камал әсәрләрендә ришвәтчелекнең чагылышы
методическая разработка (8 класс) по теме

Гилязева Фирая Ханифовна

бу конспект әдәбияттан сыйныфтан тыш чара үткәрү өчен тәкъдим ителә. Чара 8-9 нчы сыйныфлар белән үткәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл temarishvt3.docx30.7 КБ

Предварительный просмотр:

     Тема: Г.Камал  драматургиясендә ришвәтчелекнең чагылышы.

                    (сыйныфтан    тыш чара).

Максат: әсәрләрдә чагылыш тапкан ришвәтчелекнең бирелешенә игътибар итү, ришвәтче геройларның характерлы сыйфатларын тикшерү, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр аша автор фикерен ачыклау, укучыларның үз фикерләрен төгәл, дәлилле итеп исбат итәргә өйрәтү, ришвәтчелеккә юл куймау, битараф булмаска чакыру.

Җиһазлау: презентация.

Материал: Г.Камал. Әсәрләр.1 том. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2010.

Аңлатмалы сүзлек, 2нче том.

Сыйныф: 8-9 сыйныфы, татар төркемнәре.

Чара барышы:

Укытучы: Яшәеш һәм ришвәт... Боларның бер-берсенә катнашы, мөнәсәбәте бармы? Киләчәктә аның дөньяда нинди урын алачагы безгә бәйле булачак бит. Җәмгыять төзелеше ничек дип кенә аталмасын, гомумкешелек сыйфатлары - намус, җаваплылык, гаделлек мәңгелек булып кала. Бу сыйфатларга капма-каршы булган, гражданлык җәмгыяте үсешен тоткарлаучы ришвәт тә дәвам итә Нәрсә соң ул ришвәт? Бүген без шушы турыда сөйләшербез, аның 20 йөз башы әдәбиятында ничек чагылыш табуына тукталырбыз.Әйдәгез, сорауга җавап биреп карыйк әле.

Укучы: Аңлатмалы сүзлектә бирелгәнчә, ришвәт- билгеле бер максатка ирешү өчен урындагы кешене сатып алу нияте белән бирелә торган акча яки әйбер.(1нче слайд). Җәмгыятьтә, җәмгыять белеме фәнендә ришвәткә төрле билгеләмәләр бирелә. Әлеге терминны мин түбәндәгечә аңлыйм: бирүчене кызыксындырган законсыз эшне эшләү өчен түрәгә түләү; үзеңә буйсынган кешеләрдән мәҗбүри акча җыюлар; сатып алу өчен түрәгә бирелгән акча яки материаль байлыклар. Бүгенге көндә ришвәт алулар көнкүрештә -  гражданнарның түрәләргә һәм аның гаиләсенә төрле бүләкләр бирү; эшлекле – хакимият һәм эшмәкәрлек арасында, мәсәлән, яклар судьяның  үз файдаларына карар чыгарырга омтылуларында; югары хакимияттә – намуссызларның сәясәтне үз файдаларына һәм сайлаучылар мәнфәгатьләренә зарар китерүдә күзәтелә. Томожня чиген узганда тыелган товар кертү, сыйфатлы медицина ярдәме һәм дарулар алуда, автоинспекциядә хокуклар, техосмотрлар үткәндә, суд органнарында дөрес карарлар чыгармауда, салым органнарының тулы күләмдә салым җыймаулары, дипломнар сату һәм алу, хәрби хезмәттән азат итүдә, балаларны бакчаларга урнаштыруда, эшкә урнашуда  законсыз бирелгән  акча ришвәт дип атала.

Укытучы: Ришвәт нәрсәгә китерә соң?

Укучы: Дәүләт ресурсларын дөрес бүлмәү һәм файдаланмау, салымнар югалу, эшмәкәрлекнең бөлүенә, әхлакның  түбәнәюенә китерә. Ришвәт гражданнарның хокукларны һәм ирекләрен боза, чикли. Кешене законлы үз эшчәнлеген башкару мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Җәмгыятьтә яшәүче ярлылар тагын да ярлылана, ә байлар тагын да байый. Икътисад үсеше акрыная, тормыш дәрәҗәсе начарая. Дәүләт иминлегенә куркыныч яный. Гражданнарның үз илебезнең законнарына карата ихтирамлы мөнәсәбәте бетә, илнең черүенә китерә.

Укытучы: Ә элек ришвәтчелек булганмы?

Укучы: Булган , әлбәттә. Аның тарихи тамырлары,  мөгаен үзеңә карату өчен бүләкләр бирү йоласына барып тоташадыр. Шуның өчен борынгы  җәмгыятьләрдә каһингә яки юлбашчыга өстәмә түләү гадәти  хәл булган. Дәүләт аппараты һәм үзәк хөкүмәт хакимияте катлаулана барган саен, идарә итүчеләр фикеренчә, профессиональ түрәләр  бары тик хезмәт хакы алырга тиеш булалар. Ә чынбарлыкта түрәләр үз керемнәрен арттыру өчен үз дәрәҗәләрен файдаланганнар. Безнең эрага кадәр XXIV гасырда Лагаша дәүләт-шәһәренең шумер патшасы Урукагина ришвәткә каршы көрәшүче беренче идарәче булып искә алына. Ләкин көтелгән нәтиҗәләргә ирешми.

Укытучы: Әйдәгез әле, 20 йөз башы әдәбиятында ришвәтчелекнең чагылышына игътибар итик. Сезгә укырга тәкъдим ителгән Г.Камал әсәрләрендә ришвәтчеләр рәтенә кемнәрне кертер идегез? (укучылар тәкъдим ителгән әсәрләрдән геройларны атыйлар)

Укытучы: Г.Каманың  “Бүләк өчен” әсәреннән өзекне укып китик әле. 79 нчы биттән(Г.Камал. Әсәрләр.1 том. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2010) бишенче мәҗлес.(2нче слайд).

Мәхүп. Исәнмесез!

Хәмидә.Исән-сау килдеңме? Әйдә түргә уз.(Ишек янына барып) Бәдриҗамал! Кая, самавыр куеп җибәр.

Мәхүп.  Хәмидә бер дә мәшәкатьләнмәгез минем бер дә  эчәсем килми. Әле Әсмабикәләрдән килешем, аларда бик озаклап чәй эчтем. Инде, алла боерса, алар эшне башларга торалар. Сездән вәгъдә алуга гына эшләре терәлеп тора. Мин сезнең нәрсәләр бирергә булганыгызны аларга барып сөйләдем, бик яраттылар. Хәмидә кодагый ул...

... Хәмидә.Шул инде менә алайса, Мәхүпҗамал абыстай иртәгә

          вәгъдә   бүләге алышырбыз, диген

Габдуллаҗан. Минем әле һаман да риза булып беткәнем юк.

Әхмәтҗан. Мин акча тотарга риза түгел.

Хәмидә. Җә,җә, Мәхүпҗамал абыстай, аларның сүзләренә карама, риза, Риза, иртәгә алардан вәгъдә  бүләге китерерсең, бер-ике көннән үк иҗабе кабул итәрбез.

Укытучы: Мәхүп - нинди карчык? Аның күлмәкләрдән, илле-алтмыш тәңкә сәдака-хәер акчаларыннан коры калуына сез ничек карыйсыз? Әгәр Хәмидә белән Мәхүпнең планнары тормышка ашса, ни булыр иде?

Укытучы:         Г.Камалның “Банкрот”әсәрендәге геройлары арасында ришвәтчеләр рәтенә кемнәрне кертер идегез?(укучыларның фикерләре)

Әйдәгез әле, докторның Сираҗетдинны тикшерү эпизодын укып китик.146 бит, җиденче мәҗлес(Г.Камал.Әсәрләр.1 том.Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2010)  (3нче слайд).

...Доктор килә.

Доктор. Рәхим итеп, бер чүпрәкне салкын суга манып китерегез әле. Бераз хәл алырга кирәк булыр. Аннан соң тамырларын карарбыз.

Сулы чүпрәкне китерәләр.

(Сулы чүпрәкне маңгаена куеп) Шул килешкә бераз гына торып хәл алсын әле, сез. Зинһар бераз читкәрәк китеп торыгыз, яңадан күзен ачып җибәреп, сездән курыкмасын.

Читкә китәләр.

(Бераз торып) Менә хәзер тамырларын карап карыйк.(Сираҗетдинның асылынып торган кулын кулына ала.

Шул арада Сираҗетдин бик кечкенә итеп бөкләнгән биш йөзлекне докторның кулына тоттыра.

(Ул, биш йөзлеккә күзен төшереп, үзалдына) Һа, алай икән. Эш сизелде, бик шәп акылдан шашкан икән. Ярый, миңа барыбер.(Кесәсеннән сәгать алган булып, биш йөзлекне кесәсенә тыга. Тамырын тотып бераз караганнан соң) Эш бу яктан бик өмитле түгел, тамыр бик еш тибә.(Күкрәкләрен тыңлый) Монда да хәл бик яхшы түгел. Я әле, башкача тәҗрибә кыйлып карыйк.(Кесәсеннән бер нәрсә алып, кулларына, битләренә төртеп карый) Дөрес(Доверенныйларга әйләнеп карап) Әфәнделәр, эш өмитле түгел ,гакылына бик тә зур хәләл килгән. Әгәр дә бик зур, хәтта харикыльгадә бер вакыйга булып, шул вакыйганы күргәндә кинәт гакылына килмәсә, дәва белән терелтергә зур өмит күренми. Менә бер чүпрәкне алып куегыз әле. Хәзер күзен бераз ача башлады. Инде миңа бер стакан су китереп бирегез, шуны эчерткәч, бераз хәл булыр. Аннан соң мин сезгә дару язып бирермен. Шул даруны эчерткәч, ул тынычсызлануыннан бераз тукталыр. Шулай да булса, әфәнделәр, бөтенләй терелүенә өмит бик аз.

Укытучы: геройларга нинди сыйфатлар хас соң? (укучыларның фикерләре)

Укытучы: Чыннан да, алар  күзгә керә торган әрсез дә түгелләр, күбрәк хәйлә белән эш йөртәләр. Изге, итагатьле булып кылану артында алдакчы, бер генә әйбергә - акчага табынучы кешеләр  яшеренгән. Автор комсызлык корбаны, түбән җанлы, эче һәм тышы этлек белән тулы, динсез һәм денсез адәмнәрне фаш итә Бу образлар ярдәмендә драматург җәмгыятьнең явыз чиренә әйләнә барган комсызлыктан, сәүдәгәрләр даирәсендә киң җәелгән кимчелекләрдән ачы көлә.

Нинди генә чорда булса да, ришвәтчелек кешедәге уңай сыйфатларга тискәре йогынты ясый. Әлеге кешеләрдә тагын да күбрәк акча, байлык туплау фикере туа. Кеше үзенең “ришвәтлелек сазлыгы”на кереп киткәнлеген сизми дә кала.

Укытучы: Ришвәтне бетерү юллары бармы соң? (укучыларның фикерләре)

Укытучы: Безнең Россия  ирекле, тәртипле һәм җаваплы кешеләр кулында булырга тиеш. Шулай буласына мин ышанам. 9 нчы декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. (4нче слайд).2003 нче елның 1 нче ноябрендә БМОның Генераль ассамблеясе ришвәтчелеккә каршы Конвенция кабул итә. 9 нчы декабрьдә Мексиканың Мерида шәһәрендә Конвенциягә кул кую өчен Сәяси конференция ачыла. Әлеге документка кул куйган дәүләтләр ришвәтчелекне, бюджет акчаларын      үзләштерүне җинаять буларак игълан итәргә тиеш. Ришвәтчелеккә каршы көрәш Татарстан Республикасының беренчел мәсьәләләр рәтенә керә. 2011 нче елда хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең сәбәпләрен һәм шартларын бетерү буенча профилактик чаралар ярдәмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән.

Әлеге юнәлеш буенча эш барлык өлкәләрдә дә алып барыла. Сайтта ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча барлык мәгълүмат махсус бүлектә урнаштырылган. Шулай ук  «кайнар линия» телефоны аша халык үз мөрәҗәгатен җиткерә ала.

Укытучы: Сез дә тормышыбызда тамыр җәеп килүче әлеге “чир” гә битараф калмассыз, дип ышанам. Сез, киләчәк буын, моңа каршы көрәшергә, аны булдырмау чараларыннан читкә калмаска тиешсез.

Укытучы чараны йомгаклый

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге                                  “2нче гомуми белем бирү  мәктәбе”

муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе

Г.Камал  драматургиясендә ришвәтчелекнең чагылышы. (сыйныфтан    тыш чара).

                                               Төзеде : Лениногорск муниципаль берәмлегенең          “2нче урта гомуми белем мәктәбе”

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйләҗева Ф.Х.

                                         

                   

Лениногорск, 2012

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Интерференция күренешенең татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә чагылышы

Мин Казан шәһәре Идел буе районының 95 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты  укытучысы булып эшлим.    Укытучы... Иң белемле, акыллы, тәрбияле, кешелекле зат.    П...

К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы.

К.Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы...

Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең Р.Фәхреддин хезмәтләрендә чагылышы.

Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән. Кешегә тәрбия бирүне педагогика фәне өйрәнә. Педагогика грекча paidaqoqos – балалар җитәкчесе дигән сүздә...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ш.Камал әсәрләрен куллануның актуальлеге

Әлеге мәкалә Ш.Камалның юбилее уңаеннан оештырылган Рәсәйкүләм фәнни-гамәли конференция өчен язылды, җыентыкта бастырылды....

Г Камал "Банкрот" комедиясендә проблемалар чагылышы.ачык дәрес эшкәртмәсе

Әсәрнең темасы:акча.Проблемасы :Кешеләр өчен акчаның бар нәрсәдән өстен булуы. Идеясе :Автор кешенең акчага, байлыкка омтылуын, акча алдында кол булуын күрсәтә, байлык өчен хәтта җинаять кылырга ...