Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ш.Камал әсәрләрен куллануның актуальлеге
статья

Кашипова Наиля Задитовна

Әлеге мәкалә Ш.Камалның юбилее уңаеннан оештырылган Рәсәйкүләм фәнни-гамәли конференция өчен язылды, җыентыкта бастырылды. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kashipova._statya_1.docx22.68 КБ

Предварительный просмотр:

          Кашипова Н.З.

17 нче автономияле урта

гомуми белем бирү мәктәбе

Татарстан, Әлмәт шәһәре

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ШӘРИФ КАМАЛ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ АКТУАЛЬЛЕГЕ

Күренекле язучы, бөек  әдип  Гаяз Исхакый  бер гасыр элек татар милләте ике йөз елдан соң инкыйраз кичерәчәк дип язып калдырган. Кызганыч, әдип кисәткәнгә бер гасырдан артык вакыт үтүгә, татар халкы зур сынауга дучар ителде. Бу - мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туган телне, татар телен ата-аналар ихтыярына нигезләнеп укытуга кайтарып калдыру фаҗигасе. Хәзерге вакытта милли телләр үсешен кайгыртып,  2020-2050 нче елларга урыс булмаган милләтләрнең  үсеш стратегиясен  кабул итү каралган. Һәркем үз тәкъдимен кертергә хаклы дип ышандыралар халыкны җитәкчеләр. Без, укытучылар, бөтен көчне башка милләтләрне көчләп телгә өйрәтү түгел, ә үзебезнең милләтнең үзаңын торгызу өстендә эшләргә кирәк дигән фикер белдерәбез. Әгәр башка халык синең телеңә, гореф-гадәтләреңә, ата-бабалардан калган мирасыңа төкереп карый икән, ник аларга игътибар биреп, ләббәйкә дип торырга. Нәкъ менә бүгенге көндә урыслашып баручы татарны үз теленә,  милләтенең горурлыгын, милләтләр арасындагы өстенлеген, укымышлылыгын анализлый белергә өйрәтергә кирәк. Моны бары тик әдәбият дәресләрендә, язучыларның әсәрләренә нигезләнеп кенә тормышка ашырып булачак.

Күренекле язучы Шәриф Камал әсәрләре үзләрендә кеше күңелен, аның рухи халәтен, хис-кичерешләрен сурәтләүгә өстенлек бирелүе,  бүгенге укучылар өчен көнүзәк мәсьәләләрне күтәрүе белән бик отышлы.

9 нчы сыйныфларның татар төркемнәрендә Шәриф Камалның “Буранда” хикәясе өйрәнелә. Әсәрне укып чыкканнан соң, укучыларның анда күтәрелгән мәсьәләләр, каршылыклар, автор әйтергә теләгән фикерне тоемлый белүләре, әсәрдә кулланылган сурәтләү чараларының кеше хисләренә нинди көчле йогынты ясый алуын билгели алулары- безнең өчен куаныч та , горурлык та булды.  Кулларына әдәби китапны тотып та карамаучы  балаларның дәрестән күз яшьләре белән чыгып китүе, “Буранда” хикәясенең кеше күңеленә үтеп керерлек психологик алымнар кулланылып язылуын мең кат дәлилли.

 Бүгенге заман балаларын туң йөрәклеләр, битарафлар, кешелексезләр дип гаепләргә яратабыз. “Буранда” хикәясен анализлагач, бу фикернең ялгыш булуына төшенеп, күз яшьләре катыш сөенеч кичердек. Укучыларыбыз бүгенге көндә мөһим булган аналар һәм балалар, табигать һәм кеше, игелеклелек һәм битарафлык һәм башка бик күп мәсьәләләр яктыртылуы турында фикер алыштылар. Дәрестә дискуссияләр, бер-берсенең фикерен хупламау, геройларны гаепләү, киресенчә, аларны аклау кебек  күренешләр шактый булды. Авторның төп герое Мостафа һәм аның әнисе мәхәббәтенең көче, ана йөрәгенең тау-ташларны җимерерлек кайнар булуы һәр укучыны тәэсирләндерде. Шәриф Камал әсәр геройларын ул вакыттагы тормыш гаделсезлеге, рәхимсез чынбарлык тудырган бәхетсезлек корбаннары буларак тасвирлый. Укучылар бүгенге тормыштагы коточкыч гаделсезлекләр турында да борчылып фикер алыштылар. Баксаң, без кешелексез дип атаган балаларны да бүгенге картлар йортлары; андагы ялгыз картлар; балалары була торып та, картлык көннәрен ялгызлык һәм хәерчелектә уздырырга мәҗбүр булган бәхетсез язмышлы кешеләр; яңа туган сабыйларын чүплеккә чыгарып атучы, балаларын исерткеч эчемлекләргә, наркотикларга алмаштыручы “ерткыч” ата-аналар; беркемгә кирәк булмаган Әфган һәм Чечен сугышларында имгәнеп кайткан ир-егетләргә игътибар булмау, тагын бик күп төрле сораулар борчый икән бит.

         Буран образы әсәрдә метафора буларак кулланылган. Ул кешене юлда адаштыра һәм кеше бәхетсезлеккә дучар була. (өшергә, туңып үләргә дә мөмкин). “Буранда” хикәясендәге кеше һәм табигать арасындагы бәйләнеш, аның сихри көче укучылар күңелен аеруча тәэсирләндерде. Урамдагы буранның котыруы Мостафа күңелендәге буран янында бик көчсез дип билгеләделәр алар. Тыштагы буран бер-ике көн котырганнан соң туктар. Табигать янә үз көенә матур гына яшәвен дәвам иттерер. Ә Мостафа күңелендәге буранның котыруына инде 20 елдан артык вакыт үткән, тик  тынарга исәбе юк. Мостафа гомере буена әнисенең бәхиллеген ала алмавына газапланачак, сыкраячак. Аның күңелендә дә яшәешенең ахыргы көннәренә кадәр буран уйнаячак бит.  Ш. Камал кулланган психологик алым  хәтта бүгенге заман укучысын да туң йөрәкле итеп калдыра алмый.

Хөсәеннең хатыны әйткән сүзләр дә балаларны уйланырга, бәхәсләшергә мәҗбүр итте.  “Аналар шундый инде алар, ә балалар рәхимсез...”[1,б.39] дигән сүзләрне укып, бу җөмләнең әсәрдә ни өчен кулланылганлыгын ачыклаган вакытта, укучыларның күбесеннән “ Аж мурашки побежали по коже” дигән җөмләне ишетергә туры килде. Дәрестән киткәндә һәр укучы, күңеленнән генә әти-әниләренә, бигрәк тә үзләрен тудырган, тәрбияләүче әнкәйләренә карата булган мөгамәләсе, кимчелекле яклары турында уйланмый булдыра алмагандыр.  Шулай булмаса, әсәргә нигезләнеп язылган иншаларның 98% бишле билгесенә лаек булмас иде.

 Ш. Камал кешеләрнең аңындагы һәм эш-хәрәкәтләрендәге кыргыйлык һәм әшәкелеккә, гомумән, тискәре якларга басым ясый. Детальләр, символик образлар психологик сурәтнең әһәмиятле формасына әверелә. Әсәрдә Мостафаның характерын, эчке дөньясын ачуда уңышлы кулланылган төп деталь – төш. Ш. Камал аны геройның билгеле бер хәлен тирәнрәк күрсәтү өчен файдалана. Төш зур сынау, хәлиткеч вакыйга алдыннан булган эчке кичерешләрен күрсәтә. Ул Мостафаның рухи дөньясын ачып кына калмый, алдагы вакыйгаларның нинди юнәлештә булачагын да хәбәр итә.
 Кичерешләрнең тирәнлеген, хисләрнең үткенлеген күз яшьләре белдерә.  Күз яшьләре – эмоцияләрне тулы белдерүче, хисләрнең кискенлеген күрсәтүче деталь[2,б.34].

Укучылар да күз яшьләре буылып, “Ничек Мостафа хәлендә калмаска?” дигән сорауга җавап табарга тырыштылар. Балаларның күңелендә туган фикерләр автор әйтергә теләгән фикер белән бик нык тәңгәлләште. Мостафа фаҗигасен булдырмый калу өчен һәр кешенең йөрәгендә әти-әнигә хөрмәт, кешелеклелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү кирәклеге ассызыкланды. Дөньяда яшгән вакытта бала үзенең әти-әнисенә карата иң изге эшләрне кылып калдырырга тиеш. Тагын бер мөһим фикер – әйтелгән һәр сүзгә дә ышанмаска. “Кеше сүзе кеше үтерә” мәкален истән чыгармаска, күңел кушканча яшәргә, акылга таянып, гамәлләр кылырга. (Мостафаның 20 ел буена әтисе фикере белән яшәве анализлана).

Язмабыз ахырында шуны әйтәсе килә: Ш.Камал әсәрләре бүгенге көн укучысын уйланырга мәҗбүр итә торган әсәрләр. Язучы күтәргән мәсьәләләр безнең тормышыбызда да бик актуаль. Шушы әсәрләрнең көченә нигезләнеп, киләчәктә “ бураннарда” адашып йөрүчеләр туры юлга басар дигән ышаныч бар. Гасырлар узуга карамастан, язучы әсәрләренең кеше күңеленә тәэсире тагын да арта барыр, бүгенге заман укучыларына үз балаларын, оныкларын чын кешеләр итеп тәрбияләү чыганагы булыр дигән өметтә калабыз.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Камал Шәриф. Сайланма әсәрләр.- Казан: Тат.кит.нәшр., 2004.- 38-44 б.
  2.  Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986.-167 б.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"

"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр

 Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел. Шулай ...

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...