План самообразования
материал

Гилязева Фирая Ханифовна

Үз белемеңне күтәрү планы һәр укытучының үсеше өчен бик мөһим. Яңа технологияләр, апробацияләр,инновация .

 Берсе артыннан берсе үрелеп бара. Әлеге план үз вакытыңны тиешенчә  планлаштырырга, системага салырга, яңа уңышларга ирешергә булыша.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_samoobrazovaniya.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Гыйләҗева Фирая Хәниф кызының

2018-2023 нче елларга  үз белемен   күтәрү өстендә  эшләү  планы

 Белеме : югары

Курсларда булу: курсы повышения квалификации для учителей татарского языка и литературы  по теме: Эффективные педагогические технологии  достижения личностных, метапредметных и предметных результатов на уроках татарского языка и литературы в условиях реализации ФГОС ОО в объеме 96 часов,

Приволжский межрегиональный центр повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования института психологии и образования Казанского (Приволжского) Федерального Университета

 Удостоверение о повышении квалификации, регистрационный номерУПК-20-034936\2018, дата выдачи 20 апреля 2018 года

 Эш урыны : Лениногорск шәһәре,  2 нче гомуми белем бирү мәктәбе.

 Белгечлек :  татар теле  һәм әдәбияты укытучысы.

Квалификацион  категория : югары

Мәктәпнең   методик   темасы : «Повышение качества образования и воспитания путём реа лизации системно - деятельностного подхода в учебно-воспитательном процессе».

Методик  тема: “Белем сыйфатын күтәрү алымы буларак, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы-эшчәнлекле якын килү куллану”

Шәхси  үсеш  темасы: ”Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә укытучының компетентлыгын үстерү.”

 

  Максат һәм бурычлар.

  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
  4. Киңәшмәләрдә, дискуссияләрдә,тәҗрибә уртаклашуда катнашу.
  5. Укучылар һәм укытучылар өчен оештырылган төрле     конкурс, олимпиадаларда катнашу.
  6. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
  7. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
  8. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
  9. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
  10. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

11. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.

12.Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.

13. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.

14.Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

15. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.

16. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.

17.Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

18. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

  1.  “Мәгариф”,  “Мәгариф. Татар теле” журналларында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
  2. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  3. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.
  4. Мәйдан”, “Идел”, ”Безнең мирас”, “Гаилә һәм мәктәп”   журналларына, “Ачык дәрес “газетасына  язылу, туплау.
  5. Академик  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыруны дәвам итү.
  6. ФДББС таләпләренә туры китереп төзелгән  мәктәп дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.
  7. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
  8. Методик папканы тулыландыру, баету.
  9.  Портфолионы яңарту.
  10.  БРИ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.
  11.  Сингапурча укыту алымнарын куллану.

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

  1. Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:
  • А.Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.
  • Ф.Яруллин китаплары.
  • Ә.Еники томнары.
  • Н.Фәттахның яңа китаплары.
  • И.Юзеев томнары.
  • Ф.Латыйфи китаплары.
  • Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.
  • Г.Бәширов китаплары.
  • Т.Миңнуллин томнары.
  • Ә.Баянов томнары.
  • К.Насыйри томнары.
  • М.Җәлил китаплары.
  • Х.Туфан томнары.
  • А.Алиш китаплары.
  1. ”Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплап бару.
  2. “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
  3. “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
  4. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
  5. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
  6.  “Милли әдәбият китапханәсе” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
  7. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

  1. “Татар халык педагогикасы” китабын  тәрбия сәгатьләрендә файдалану.
  2. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
  3. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  4. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
  5.  Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
  6.  “Татарстан” журналына язылу.
  7. “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
  8. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.
  9. Законнар белән танышу.
  10. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  11. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
  12. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
  13. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
  14. Иншалар,  иҗади эшләр яздыру.
  15. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
  16. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
  17. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
  18. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
  19. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.
  20. Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.

25.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

26. Укучылар белән БРИ материалларын өйрәнү.

27. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.

  1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
  2. Кабинет китапханәсен баету.
  3. “Халкымның күңел җәүһәрләре” почмагын тәртиптә тоту.
  4. Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
  5. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  6. Яңа китапларны презентацияләү.
  7. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
  8. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
  9. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
  10. “Электив курслар” папкасын баетуны дәвам итү.
  11.  БРИ материалларын туплау, укучыларны әзерләү.
  12. Электрон уку әсбаплары белән тәэмин ителешне дәвам итү.
  13. Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.
  14. Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  15. Бөек Җиңүнең  70 еллыгына багышланган чараларда катнашу.
  16. Габдулла Тукайның 130 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.
  17. Муса Җәлилнең 110 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.

V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу

  1. Район семинарында чыгыш: “Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү тәҗрибәсеннән”.

     2.    “Ачык дәрес” газетасына дәрес. Сыйныфтан тыш чараларның эшкәртмәләрен җибәрү;

     3.    «Завуч. Инфо», «Альянс учителей », «Открытый урок», «Сеть творческих учителей», «ТатарТеле ИНФО »сайтларында тәҗрибә уртаклашу;

4. Укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен уздырылган вебинарларда катнашу;

VI. Практик чыгышлар.

       1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

       2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.

  1. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
  2. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  3. Яңа басылган китапларны презентацияләү.
  4. Татар теленнән һәм әдәбияттан  ММБ, КМБ, ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.
  5. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  6. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

VII. Компьютер технологиясен  камилләштерү

  1. Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнүне дәвам итү.
  2. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.
  3. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.

VIII. Халык педагогикасы буенча эш

алымнарын камилләштерү

  1. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
  2. Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.
  3. Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.
  4. Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
  5. Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План самообразования по физической культуре: Тема самообразования «Формирование всесторонне развитой личности в учебно-воспитательном процессе».

ПЛАН САМООБРАЗОВАНИЯучителя физической культурыМальцевой Валентины Николаевны.    Тема самообразования  «Формирование всесторонне развитой личности в учебно-воспитательном про...

План работы учебного кабинета и план самообразования

В план работы учебного кабинета входит: оборудование кабинета (средства обучения, методическое обеспечение, экзаменнационный материал и проверочные работы, библиотека кабинета), план работы кабинета (...

Үзүсеш планы - план самообразования

Укытучының үзүсеш планы киләсе 5 елга (2018 - 2023 еллар) исәпләнеп төзелә. Әлеге план буенча укытучы үз белемен күтәрү өстендә оештырылган чараларны планлаштыра...

План самообразования (Үзбелемеңне күтәрү планы)

2015-2016 нчы елда югары категориягә аттестация үтүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының үзбелемен күтәрү планы....

План самообразования (образец) и ИНФОРМАЦИОННАЯ КАРТА к плану самообразования (образец)

Индивидуальная образовательная программа повышения квалификации...

Программа самообразования / План самообразования

Методическая тема: «Современные информационные технологии обучения в работе учителя – залог успешного прехода на ФГОС» Задачи:1.Активизировать работу по выявлению и обощению, ра...

Программа самообразования / План самообразования

Повышение качества образования и воспитания на основе инновационных образовательных технологий, реализующих стандарты нового поколенияСовременные инновационные  технологии обучения в работе учите...