"Урманда кунакта" сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе
классный час (1, 2, 3, 4 класс)

Гилязева Фирая Ханифовна

 Балалар бакчаларыннан башлап уку йортларында укучы  яшьләр арасында экологик белем һәм тәрбия бирү көн кадагында.

Әлеге чара башлангыч сыйныфлар өчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urmanda_kunakta.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Урманда кунакта»(  башлангыч сыйныфлар өчен экологик темага багышланган  тамаша) 

Гыйләҗева Фирая Хәниф кызы , Лениногорск шәһәре, 2 нче  урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Максат: табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү , балаларда әйләнә-тирә табигатьнең бөтенлеге турында күзаллау формалаштыру;

табигать биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдалана белергә өйрәтү; табигатькә сак караш , өлкәннәргә ихтирамлылык тәрбияләү, әйләнә-тирә табигатькә карата гуманлы караш, мәхәббәт тәрбияләү ;

 Җиһазлау: кәрзиннәр, сандык, Кызыл китап, телефон, эскәмия, йорт , дару үләннәре үсеп утырган алан, Убырлы карчык өе.

 Урам. Кызлар эскәмиягә тезелешеп утырганнар.  Алар “Йөзек салыш”уены уйныйлар.

Әби. (тәрәзәдән кычкыра). Кызым, Айсылу,кер инде. Иртәгәгә әйберләреңне җыештырып куясы бар.

Кызлар. Айсылу, ә син кая җыенасың?

Айсылу.Мин иртәгә әбием белән җиләккә барачакмын.

Кызлар. Без дә сезнең белән барыйк әле.

 Айсылу. Әйдәгез, әбием белән сөйләшеп карыйк.

Кызлар әби янына баралар.

Айсылу. Әбием, кызларның да урманга җиләккә барасылары килә, аларны да алыйк әле. Безгә дә күңеллерәк булыр.

Әби. Әниләре рөхсәт бирсә, барырлар.  Кемнәр безнең белән бара, иртәнге  6 да безнең капка төбендә җыелышабыз.

 Иртән  кызлар әби белән очрашалар.

 Кызлар.Исәнмесез, әбекәй.

Әби.Хәерле иртә! Йокыгыз туйдымы?  Исән-сау килеп җиттегезме, балалар?

 Дусларым, ерак сәфәргә

Юл аласыз сез бүген

Тик шулай да серле илгә

 Барулар җиңел түгел.

Әйдә, хәерле сәгатьтә

Кузгалыйк әле, дуслар!

Авырлыкларны кичкәндә

Юлдаш булсын уңышлар.

Сез инде урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшы беләсездер.

 Кызлар. Беләбез, беләбез. (бер-бер артлы кагыйдәләрне әйтәләр.)

-Кош ояларын туздырырга ярамый!

-Оялар янына якын килмәскә, кычкырып сөйләшмәскә кирәк.

-Чәчәкләрне өзәргә ярамый.

- Шауламаска!

- Чүп калдырмаска!

 Әби. Юлга кузгалдык, балалар.

Балалар урманга килеп җитәләр. ( дару үләннәре белән бизәлгән алан).

1 нче укучы.

Ай, нинди матур урман

 Ә уртасында алан,

Алан уртасындагы йорт

Борыла безгә табан.

Убырлы карчык чыга.

 Убырлы карчык.

Адәм исе килеп китте,

Кемнәр йөриләр микән?

Бу урманнарда кешеләр

Аяк басмады күптән.

Ха, ха, ха, балалар,

Монда сез йөрисезме?

Минем йортым        яныннан

Үтә алабыз дисезме?(кинәт башын тотып.)

Ай-вай-вай!

Тагын башым авырта.

Нигә икән авыр чакта

Ярдәмчем юк янымда?!        

Балалар.

Әби, сиңа нәрсәләрнең

Әйт, тия соң файдасы?

Нинди дару кулланасың,

Аны каян табасы?

Әби.

 Безнең кызлар ярдәм итәр,

Алар бик тә уңганннар,

Олыларны хөрмәтлиләр,

Бар да җитез, булганнар.

Убырлы карчык.

Йөгерек чишмә буенда,

Корыч тау итәгендә.

Үсеп тора дәү юкә.

Шул юкәнең чәчәкләре

 Миңа бик ярдәм итә.

1нче кыз. Хәзер мин йөгереп кенә шул юкә чәчәген алып киләм.

Убырлы карчык .Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтеп карыйм.

Кызарып җиләк пешә,

 Чикләвекләр өлгерә.

 Санап бетереп булмый

 Нәрсә соң ул, балалар.

Кызлар күмәк табышмакның җавабын әйтәләр

Убырлы карчык. Дөрес, балалар. Сез зирәк балалар икәнсез икән. Күрәсезме, урман нинди матур! Монда нинди саф һава, акрын гына агач яфраклары кыштырдый, кошлар сайрый.

Ә бит безнең урманыбызга кунаклар күп килә. Кайсы җиләк , кайсы гөмбә җыярга, кайсы ял итәргә .  Кайбер кунаклардан соң урманыбызны танып та булмый. Чәчәкләр, үләннәр таптала, тимер банкалар, чүп-чарлар күпләп кала. Урман бик ямьсезләнеп кала.

 Убырлы карчык Сез дә шундыймы , балалар ?

 Кызлар.Юк, без андый түгел. Без урманны яратабыз.

Бер кыз  юкә чәчәге өзеп алып килә. Убырлы карчыкка бирә.

Убырлы карчык. Рәхмәт, балакай.Сез бик ярдәмчел балалар икәнсез. Миңа шул урман байлыклары бик ярдәм итә инде.Мин сезгә урманым байлыкларыннан файдаланырга рөхсәт итәм.

Кызлар. Рәхмәт, Убырлы карчык.

Убырлы карчык. Ә сез бу үләннәрне ни өчен кирәклеген беләсезме?

Кызлар. Әлбәттә , беләбез.        Алар турында без шигырьләр дә беләбез.

1нче кыз.

Менә монысы

сары мәтрүшкә шулаймы?        

Мәтрүшкәнең көрәнен

Бардыр инде күргәнең?

Ә мин булам сарысы.

Шәп доктор, дип кешеләр

Мактый аны барысы.  

Убырлы карчык. Ничек мактыйлар аны?  

1нче кыз . Мәтрүшкәнең сарысы да , зәңгәре дә бик күп авыруларга дәва. Баш авыртканда, салкын тигән  очракларда аның суын кайнатып эчәләр. Кан әйләнешен яхшырта. Сары мәтрүшкә - иң борынгы дару үсемлекләренең  берсе. Аны 99 авырудан дәва дип йөртәләр.

2нче кыз.

 Валерьянка эч, диләр,

Тәмле дару ич, диләр.

Аны кайдан табарга ?

Аптырама син бер дә:

Ул бит минем тамырда.    

Валериан (халыкта песи үләне дип тә йөртәләр ) нерв системасын тынычландыра, йокысызлыктан ярдәм итә.        

3нче кыз.

Ак энҗеләр төсле мин,

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулы да, агулы да-

Сак була күр җыйганда.  

 Энҗе чәчәк күләгәле урыннарда гына үсә. Аның яфраклары киң, сусыл, ә чәчәкләре кечкенә тамчылар кебек асылынып үсә.  Энҗе чәчәкнең җимешләре  агулы була. Ә хуш исле булуы белән ул аерылып тора. Бу чәчәк май аенда чәчәк ата, кыйммәтле дару үләне дә булып санала

4нче кыз .

Ә мин Ромашка:

Кечкенә көнбагыш кебек

Чәчәк булам мин үзем.

Таҗларымны санап кара,

Әгәр булсаң бик түзем.

 Ромашка да дару үләне булып санала. Ул май аеннан алып җәе буе чәчәк ата. Аның чәчәкләрен киптереп төрле төнәтмәләр ясыйлар. Буыннар сызлаганда, бәрелгән сугылган җирләрне суы белән дәвалыйлар. Чәчтәге кавыкларны бетерә, чәчне үстерә.

5нче кыз.

Бик тәмле мин, бал гына,

Авызыңа ал гына.-

Күңелләрең ачылыр,

«Шифалы су» эчкәндәй,

Сусавың да басылыр

Каен җиләкләренең яфракларын һәм җиләген файдаланалар.Сусауны баса, ашкайнатуны яхшырта. Җиләк һәм яфрак төнәтмәләрен салкын тигәндә эчәләр.

6нчы кыз.

Яратам мин таң нурын

Дару минем тамырым,

Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң кыздырып,

Тәме исең китәрлек.      

      Тузганак та безгә бик файдалы үсемлек. Аның тамыры эч авыруларыннан файдалы. Ә чәчәкләреннән бик тәмле варенье кайнаталар. Яшь яфракларыннан салат ясап ашыйлар

Убырлы карчык.Әйе, балалар, урманның матурлыгы искиткеч.  Ул үзенең дару үләннәре белән дә күпме авыруларны дәвалый. Безнең илебездә 500 дән артык дару үләне үсә.  Ә кешеләр аларны күпләп җыеп юк итәләр. Шунлыктан кайбер чәчәкләр хәзер бик сирәк күренәләр. Сирәгәеп барган үсемлекләрне, чәчәкләрне , җәнлекләрне табигатьнең  Кызыл китабына керттеләр. Бу китапка кертелгән үсемлекләрне җыярга, җәнлекләрне ауларга ярамый. Алар саклауга мохтаҗ.

Убырлы карчык. Алло, Убырлинә, минем сандыгымны алып чык әле. (телефоннан шалтырата).

Убырлинә. Хәзер, әбекәем. (йөгереп чыга, сандыгын бирә).

Балалар. Исәнме, Убырлинә.

Убырлинә. Исәнмесез, кунаклар.

Убырлы карчык. Күрәсеңме, бу балалар бик тәрбиялеләр.

    Ә мин сезгә шушы Кызыл китапны бүләк итәм. (сандыктан Кызыл китапны алаһәм балаларга бирә)Сез аны кайткач, бергәләп карарсыз.

Кызлар. Рәхмәт сезгә. Без , һичшиксез, аны карарбыз. Өйрәнербез.

Убырлы карчык. Кызым, бар , кунакларга иң яхшы җиләклекне күрсәт, рәхәтләнеп җиләк җыйсыннар.

Убырлинә. Әйдәгез, кунаклар.(алып китә).

Аланга киләләр.

Кызлар. Нинди шәп җиләклек!  Рәхмәт сиңа ,Убырлинә.

Кызлар, җырлый-җырлый, җиләк җыялар.

Җиләк җыям, как коям ,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән

Аю, бүре юк икән.

Әбекәй. Кызларым,чиләкләребез дә тулды. Кояш та бик кыздыра. Кайтырга вакыт җитте.

1 нче бала.

 Без урманда бик озак йөрдек,

Шауламадык, чүпләмәдек.

Бернәрсәне куркытмадык,

Урманда без кунак булдык.

2 нче бала:

 И күңелле бу урманда,

Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту,

Кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла-чүп атмагыз!

  Эссе чакта коры чакта,

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул- безнең әни,

Табигатьне саклагыз.

 Убырлинә.Сез бик әдәпле, акыллы балалар икәнсез. Урманның чын дуслары. Урманга кайчан гына килсәгез дә, кадерле кунаклар булырсыз.

Балалар. Сез дә авылга кунакка килегез. Авылда бик күңелле. Без сезне көтеп калабыз.

Әби: Ә хәзер балалар, урман белән хушлашыйк, аңа рәхмәт әйтик.

 Кызлар Рәхмәт сиңа , урманым. Сау бул!

Без әле сиңа тагын кунакка килербез.

Балалар сәхнәдән чыгалар.

Кулланылган әдәбият:

 1.М.А. Вәлиуллин.Балачак илендә.- Башлангыч сыйныф укытучыларына, сыйныф җитәкчеләренә кулланма.- Казан, 2009.-152 бит.

 2.http://nur.tatar/category/shifa/


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

2 класс. Рәсем. Дәреснең темасы. Графика “Урманда”.

Дәрестә төп эшчәнлек графика төшенчәсен бирү, белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү булды. Әңгәмә, күзәтү, таныштыру методлары кулландым. Укучылар төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып линия,штрих аша ...

А. Карнайҙың "Урманда" әҫәре буйынса дәрес планы

Тема:А.Карнайҙың “Урманда” хикәйәһе.Маҡсат:1.Яҙыусының әҫәрен шыма, тасуири, етеҙ уҡырға;2.Үҙ фекерҙәрен дөрөҫ, асыҡ әйтергә, иҫбатларға өйрәтеү;3.Көҙгө тәбиғәт матурлығын күрә белергә,бар...