"Урманда кунакта" дәрес конспекты
план-конспект занятия (2 класс)

хайваннарның тереклек билгеләрен табарга, яшәү өчен кирәкле шартларны әйтә белергә өйрәтү, хайваннар тормышы турында күзаллауларын киңәйтү һәм системалаштыру, табигатьне ярату хисе, аңа сакчыл караш тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urmanda_kunakta.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Урманда кунакта

Максат:хайваннарның тереклек билгеләрен табарга, яшәү өчен кирәкле шартларны әйтә белергә өйрәтү, хайваннар тормышы турында күзаллауларын киңәйтү һәм системалаштыру, табигатьне ярату хисе, аңа сакчыл караш тәрбияләү

Җиһазлау:мультимедиа, музыка, табышмаклар, агачлар, кошлар, бөҗәкләр, хайваннар, сулык рәсемнәре, Кызыл китап, карлыгач, сандугач, шөпшә оялары,шөпшә кәрәзе,күбәләк канаты, камка киеме.

Дәрес барышы:

#1054;ештыру моменты.

-Хәерле иртә, балалар. Утырыгыз.Әйләнә-тирә дөнья дәресен башлыйбыз.

#1044;әрес темасын әйтү.

Дәресебезнең темасы “Урманда кунакта” дип атала.

Максатыбыз:хайваннарның тереклек билгеләре, яшәү өчен кирәкле шартлар, хайваннар тормышы, аларга сакчыл караш турында сөйләшербез.

Биредә кошлар,җәнлекләр Ул куяннар, ул пошилар,

Читлеккә ябылмаган. Ул керпеләр, ул кошлар,

Урманы да, койма белән Без урманга кергәчтен

Уратып алынмаган. Тизрәк качып китәләр.

Күле дә бар түгәрәк Юкса без ул җәнлекләргә,

Гөлләр үскән тирәләп. кошларга тиябезме?

Өсләрендә леп-леп итеп Алар бит матурлый гына

Уйный төрле күбәләк. Әйләнә-тирәбезне.

#1071;ңа тема өстендә эш.

-Бүгенге дәрестә без табигатьтә кунакта булырбыз.

-Табигать дигәч сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килә?(урман, елга-күлләр, хайваннар,кошлар)

-Юлыбызда урман, хайваннар. Елга-күлләр белән очрашырбыз.Аларның хәзерге көндәге хәлләре белән кызыксынырбыз.Кирәк булса ярдәм дә итәрбез.

Сәяхәтебезнең беренче тукталышы урман. (Слайд)

-Күзегезне йомыгыз һәм үзегезне урманда дип хис итегез.(музыка куела)

Тирән итеп саф һава сулыйбыз.Сез җиләк җыеп йөрисез, ди.Менә сез чиләкләрегезне тутырып ял итәргә утырдыгыз Аннары яшел үләнгә ятып зәңгәр күккә карадыгыз.Анда-ап-ак, йомшак болытлар йөзә.Янәшәдә генә урман шаулавы, яфраклар тавышы ишетелә.Чәчәкләр, җир җиләкләре исе килә. Күңелләргә шундый рәхәт…Әкрен генә күзләрне ачтык.

- Үзегезне урманда итеп хис иткәч иң беренче тирә-ягыгызда нәрсәләр күрдегез?(агачлар,үләннәр, чәчәкләр)

-Урманда матурмы?Агачлар, куаклар ни өчен кирәк соң?(без сулый торган һаваны кислород белән баеталар, тирә-юньгә матурлык бирәләр,хайваннарга азык булып торалар)

-Әйе, чиста һава кешегәдә, хайваннарга да, үсемлекләргә дә бик кирәк.Җирдә һава булмаса.андагы бар тереклек юкка чыгар иде.

-Без дә сезнең белән үзебезнең урманыбызны утыртыйк әле, мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапны табасыз һәм шул агачны утыртасыз: (Тактада агачларны куя баралар).

а)Җәй дә, кыш та бер төстә?(чыршы, нарат)

б)Ак кәүсәле, нәфис, зифа.(каен)

в) “Юк” сүзенә ә өстәсәң , булам мин агач

Урманда үсәм, сезгә бал бирәм.(юкә)

г) Мин көчле агач-

Җил-давылларга да баш имәм,ди.(имән)

-Менә без урманны утырттык. Ә мондый матурлыкның булмавы да мөмкин бит.Моның өчен без балалар, нәрсә эшләргә тиеш ?

-Агачларны сындырмаска

-Чәчәкләрне өзмәскә

-Кырмыска ояларын туздырмаска

-Урманда кычкырышмаска, шаулашмаска.

-күбәләкләрне тотмаска

-урмандагы җәнлек һәм кошларны өйгә алып кайтмаска

-Агачка исемеңне чокып язмаска

-Урманда чүп калдырмаска, ут якмаска

-Кошларга тимәскә , ояларын туздырмаска

-Яхшы балалар.

Сәяхәтебезне дәвам итәбез, икенче тукталыш- хайваннар.(слайд 2)

- Балалар, сез нинди хайваннарны беләсез?

- Шушы хайваннарның кайберсен үзебезнең урманыбызга яшәргә дәшик әле.(балалар чыгып хайваннарны,кошларны тактадагы агачлар арасына урнаштыралар.)

Тиен(сызгырырга ярата), куян(иң куркак), төлке(хәйләкәр), бака, песнәк(үз авырлыгы кадәр бөҗәк ашый).

-Әйе , балалар һәр җәнлекнең үз табигый йорты бар. Монда калган баканы суга җибәрик.

-Балалар, хайваннар алар тереме? -Әйе.

-Каян беләсез, аларның тере икәнен?

-Алар сулый, хәрәкәт итәләр, тукланалар(ашыйлар, эчәләр), үрчиләр( балалар чыгаралар), аларны үстерәләр, оялар-өннәр ясыйлар.

-Әйе, балалар, шул турыда сөйләшеп алыйк әле.

-Балалар,бу хайваннар һәм кошлар нәрсә белән туклана икән?(Тактада рәсем:

тычкан ,агач корты,үлән,чикләвек, гөмбә , имән чикләвеге, чебен-черки.

Такта алдына чыгып һәр җәнлек нәрсә ашый шуның янына куялар).

-Куян үлән белән туклана.

-Төлке тычкан белән туклана.

-Тиен чикләвек белән туклана.

-Бака чебен-черки белән туклана

-Кошлар(песнәк) зарарлы бөҗәкләрне чүпли.

-Ә кыш көне хайваннарга азык табуы авырлаша.Моның өчен кешеләр нәрсә эшли соң?

-Печәннәр куялар, утлыкларга ашлыклар салалар,кошларга җимлекләр ясыйлар.

-Балалар, сез хайваннар балалар үстерәләр дидегез. Дәреслектәге астагы рәсемгә карыйк әле.Нәрсә күрәбез? Кабан дуңгызы семьясын.Алар семьясын санап китик әле: әти кабан,әни кабан,бала кабаннар.Бала кабаннар әти-әнисенән ничек аерыла?(Төсе белән, зурлыклары белән,яки алар кечкенә,аркасы сырлы)

-Бу кабан балалары үсәләр, әкренләп зур кабаннарга әйләнәчәк.Ә кайсыгыз белә, кабан дуңгызлары нәрсә белән туклана?

-Кабан дуңгызы имән чикләвеге белән туклана. Кабан дуңгызлары нәрсә таба, барсын да ашый.

-Слайдта да башка хайваннарның һәм кошларның да үрчүен, балалар үстерүен, аларны кайгыртуларын күрәбез.

Нәтиҗә ясыйк әле балалар:Хайваннар тукланалар, үрчиләр,балалар чыгаралар, аларны үстерәләр.

- Ә хәзер уен уйнап алыйк.”Бу гәүдә өлешләре кайсы хайваннарныкы? Һәм алар ничек хәрәкәт итәләр?”(Тактада рәсемнәр кош, ат, күбәләк, песи, бака, балык. Балалар гәүдә өлешләре кайсы хайваннарныкы икәнен табалар һәм ябыштырып куялар һәм аның ничек хәрәкәт итүен дә әйтәләр)

-Бу кошның канаты.Ул оча.

-Бу атның аягы.Ул йөри,чаба.

-Бу песинең тәпие.Ул йөри,чаба,үрмәли.

-Бу баканың аягы.Ул сикерә.

-Бу күбәләкнең канаты. Ул оча.

-Бу балыкның койрыгы.Ул йөзә.

Нәтиҗә:Хайваннар хәрәкәтләнәләр һәр кайсы төрлечә.Алар шуңа җайлашканнар.

Физкультминут.

Исә җилләр, оча кошлар

Килә коштай очасым.

Күккә менеп, җиргә төшеп,

Шул җилләрне кочасым.

Ява яңгыр,ага сулар,

Килә судай агасы.

Киң болында, урманнарда

Куян кебек чабасы.

Очып, чабып, уйнап туйгач,

Үсеп кеше буласы.

-Күпчелек хайваннар үзләренә һәм балаларына оялар-өннәр ясыйлар. Менә бу рәсемдәге агач куышы - тукран оясы була.Менә бу әрлән оясы.Ул шулай чокып , җир астында бүлмәләр ясый. Ә менә бусы кондыз оясы.Елга буйларында ясый ул аны.Ә менә бу балалар шөпшә оясы.Ә менә аның бал җыя торган кәрәзе, ул җирдә була.Бусы менә карлыгачның оясы.Ул аны өй, тәрәзә кыекларына ясый.Ә менә бу ояны безнең мәктәп ишегалдында үсә торган роза куаклары арасында сандугач ясаган.Бу ояны яз көне без кире шунда чыгарып куярбыз.

-Балалар әйдәгез, хайваннарга үз ояларын табарга булышыйк . (Оялар рәсеме, аста җәнлек рәсемнәре.)

-Димәк,хайваннар барсы да тукланалар, үрчиләр һәм балалар үстерәләр, балалары турында кайгырталар, оялар - өннәр ясыйлар .

- Сәяхәтебезне дәвам итәбез.Елга-күлләр тукталышына килеп җиттек.(слайд )

-Кешеләргә кирәк булган кебек, хайваннарга да яшәр өчен су кирәк.Судан башка тереклек тә булмый.

-Ә хәзер мин сезгә “Пычрак балык турында әкият” укыйм.(Слайд)

“Зәңгәр диңгез ярында карт белән карчык яшәгән, ди. Беркөнне карт диңгезгә зур ятмә ташлаган, һәм аннан тутыккан банкалар, ватылган шешәләр, пластик пакетлар һәм башка чүпләр тартып чыгарган. Карт ятмәне тагын диңгезгә ташлаган.Бу юлы аңа алтын балык эләккән.Балык кеше тавышы белән : “Зинһар өчен, картлач, мине диңгезгә җибәрә күрмә! Чиста сулы аквариумга җибәрсәң, мин бөтен теләкләреңне үтәр идем. Минем пычрак балык буласым килми, алтын балык буласым килә”,- дип ялвара башлаган.

-Балалар, сулыклар нинди булырга тиеш?(чиста)

-Әйдәгез балалар балыкны коткарыйк.Сулыкны чистартыйк.(Балалар такта алдына чыгып чүпләрне алалар)

- Балалар “Сулыкны чистарту” уенында ни өчен төнбоекны өзеп алмадыгыз?(чөнки ул саклана торган чәчәк. Чәчәкләрне өзәргә ярамый )

-Төнбоек чәчәген күпләп өзгәнлектән һәм сулыклар пычрану аркасында ул аз калган, аңа юкка чыгу куркынычы яный.Шуңа күрә аны Татарстанның һәм Россиянең Кызыл китабына керткәннәр. Нинди китап соң ул Кызыл китап? (Слайд).Төсенә игътибар итик әле.Светофорда кызыл төс нәрсәне аңлата?(тукта, чыгарга ярамый).Бу китапта да кызыл төс “ярамый!” дигәнне аңлата.Анда кертелгән үсемлек, бөҗәк, кош, хайваннарга тияргә ярамый.

-Әйдәгез , бу китапны карап китик.

-Бу бөҗәкне таныйсызмы? (Әйе, күбәләк). Ул безгә ни өчен кирәк? (матурлык , табигатьне бизәр өчен)

-Күбәләк турында нинди җырны беләбез әле без?

-Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” җырын җырлау.

-Күбәләк балага нәрсә ди?(Бер бала җырлап күрсәтә)

-Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

-Тагы нинди бөҗәкләрне беләсез?

-Мине таныйсызмы? -Камка түтәй.

-Мин табигатьтә аз калган.Минем дә шушы урманда яшисем килә.Миңа тимәгез.Мине саклагыз.

-Шулай итеп без сезнең белән сәяхәтебезнең ахырына да якынлаштык. Менә нинди матур урман үстердек без сезнең белән.Урманыбыз гел шулай матур булсын,хайваннар рәхәтләнеп көн күрсеннәр, сулыклар чиста булсын.

Балалар хайваннарга яшәү өчен нәрсә кирәк?(Азык-туклану өчен, һава- сулар өчен, су-эчәр өчен, җылы-өшемәс өчен, яктылык-әйләнә-тирәне күрер өчен)

Барлык хайваннар тукланалар,үсәләр,үрчиләр, сулыйлар,күбесе оялар -өннәр ясыйлар.Шуңа аларны тере табигатькә кертәләр.

IV. Д\йомгаклау.

-Бу дәрестә нәрсәләр белдегез?

-Нәрсәләр өйрәндегез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект занятия "Кто с нами рядом живёт?". и конспект занятия в первой младшей группе "Степашка в гостях у ребят"

Конспект занятия "Кто снами рядом живёт" во второй младшей группеКонспект занятия по ознакомлению с окружающим " Степашка в гостях у ребят" в первой младшей группе...

конспект урока по русскому языку 4 класс " Имя прилагательное", конспект урока по математике 4 класс "Деление многозначного числа на однозначное"

Конспект урока по русскому языку ( 4 класс). Автор учебника - Рамзаева. Тема урока - " Имя прилагательное". Тип урока - открытие новых знаний.   Конспект урока по математике ( 4 класс). Автор -...

2 класс. Рәсем. Дәреснең темасы. Графика “Урманда”.

Дәрестә төп эшчәнлек графика төшенчәсен бирү, белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү булды. Әңгәмә, күзәтү, таныштыру методлары кулландым. Укучылар төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып линия,штрих аша ...

А. Карнайҙың "Урманда" әҫәре буйынса дәрес планы

Тема:А.Карнайҙың “Урманда” хикәйәһе.Маҡсат:1.Яҙыусының әҫәрен шыма, тасуири, етеҙ уҡырға;2.Үҙ фекерҙәрен дөрөҫ, асыҡ әйтергә, иҫбатларға өйрәтеү;3.Көҙгө тәбиғәт матурлығын күрә белергә,бар...

"Урманда кунакта" сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе

Балалар бакчаларыннан башлап уку йортларында укучы  яшьләр арасында экологик белем һәм тәрбия бирү көн кадагында.Әлеге чара башлангыч сыйныфлар өчен тәкъдим ителә....