Хисматуллина Гульшат Ринатовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Аптырамый ашык, юлың булыр ачык.

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Проектная деятельность

Увлечения: Вязание

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Высокая Гора, Высокогорский район

Место работы: МБОУ "Высокогорская СОШ№2"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/golshat
Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт анын кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп Һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Жиргә кумсә – орлык шикелле тишелеп чык. Жилкәнеңне жилләр екса – йөрәгеңне жилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да жиңергэ өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.
Фәнис Яруллин

О себе

Мин 1969 нчы елда Биектау районы Татар Әйшәсе авылында туганмын. Авылымның табигате бик матур. Авыл янныннан гына Казанка елгасы ага. Тау башында изгеләр чишмәсе. Үзебезнең авылда 8 еллык мәктәпне тәмамладым.1984-1988 нче елларда Арча педагогия училещесында укыдым... Хәзерге вакытта икенче номерлы Биектау мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фэнис Яруллин, Р. Фәхреддин. Ш. Мәрҗәни әсәрләре.

Моё портфолио

      Һәрбер  укытучы  үзенең  эшендә булган уңышларын җыеп бара. Аларны  папкага туплый.  Мондый папка укытучының портфолиосы дип атала. Мәктәпнең методик темасыннан чыгып, үземнең методик темамны сайладым. Нәтиҗәләр белән даими  метод  яки педагогик киңәшмә утырышларында  таныштырабыз.  Эш нәтиҗәләрем портфолиога җыелып барыла.

        Мәктәп баланың икенче өе, ә укытучы аның “икенче әнисе” булырга тиеш, минемчә. Һәр балага әни буларак якын килергә тырышам. Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Мәктәпләргә укытучы- универсал кирәк. Аның өстенә укытучы  тәнкыйди фикерләүгә ия булырга тиеш. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калырга ярамый. Хәзер мәктәптә инновацион эшчәнлегенә туры килә торган гадәттәгечә уку-белемне тулыландыру һәм фәнни-тикшеренү юнәлешендәге методик эш иң нәтиҗәлеләрдән санала.

        Шуннан чыгып,  укытучы методик эшчәнлеген яңа инновацион технологияләр кулланып эшләүне дәвам итәргә тиеш.  Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән,  интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.

      Имтиханнарга әзерләнүдә бүгенге көндә кулланылучы заманча эш алымнары бик нык ярдәм итә. Сингапур системасына караган укытучы-укучы дискуссияләре, һәр балага индивидуаль якын килү методларын, компьютер технологияләрен кулланып эшләү теләсә нинди материалны бик җиңел үзләштерергә мөмкинлек бирә

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: