Татар дәбиятыннан йомгаклау контроь эше. 8 нче сыйныф. татар төркеме
тест (8 класс) на тему

Хисматуллина Гульшат Ринатовна

Ф.Ф.Хәсәнов, Г.М.Сафиуллина дәреслеге буенча 8 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан йомгаклау контроль эше. 20 сораудан торган тест.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_dbiyaty_8_klass.docx19.12 КБ

Предварительный просмотр:

8 нче сыйныфның татар төркеменә татар әдәбиятыннан 2016-2017 нче уку елы өчен                 йомгаклау контроль эше (тест)

 8  нче ____сыйныфы укучысы___________________________________________________эше.

        

       Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 8 нче сыйныф. Ике кисәктә. Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина. - Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2015

  1. Бәет жанры кайсы халыкларга  хас?

а)  дөнья халыкларына;

ә)  рус халкына;

б)  татар халкына.

 2.   Бәетләрнең башка жанрлардан үзенчәлеге нәрсәдә?

а)   әсәрдә тасвирланган вакыйга елын, аен, хәтта көнен күрсәтү белән башланып китә;  

ә)   булган яки булырга мөмкин булган вакыйга сурәтләнә;

б)   ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшергә мөмкин.

 3.  Мөнәҗәт- нинди әсәр?  

 а)  диалогка   корылган;

 ә)  үз-үзең белән сөйләшүгә  корылган  монолог;

б)  күп кеше фикерен үзенә сыйдырган әсәр.

 4.   Мөнәҗәт ничек башкарыла?  

 а ) мөнәҗәтне  әйтәләр;                          

 ә)  мөнәҗәтне  көйлиләр;

 б)  мөнәҗәтне  җырлыйлар.

 5.  Габдулла Тукайның  Казанда  яшәгән  елларын   күрсәтегез.

 а)  1886-1913 нче  еллар;                                                                                                                                                                                                  

 ә)  1907-1913 нче еллар;  

 б)  1910-1913 нче еллар.

6.   Габдулла Тукайның  сатирик  әсәрләре  кайсы журналда басыла.

 а)   “Әл-ислах”та;

 ә)   “Ялт-Йолт”та;

б)    “Театр”да.        

7.  Шагыйрнең “Пар ат” шигыре кайчан языла?

а)   Казанга кайтыр алдыннан;

ә)   Казанга кайтканда;

б)   Казанга кайткач.

8.    Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә Закир атларны яратамы?

а)    ярата;

ә)   яратмый;

б)   үз атын гына ярата.

9. Шәриф Камалның “Буранда” хикәясендә Мостафа үзенең гаебен ничек төзәтә ала?

а)   әнисен күмүдә катнашып, аны догадан калдырмыйча;

ә)   әнисеннән гафу үтенеп;

б)   авылдашларыннан гафу үтенеп.

10.   Сәгыйть Рәмиевнең яшәгән елларын билгеләгез.

а)   1886 – 1913 нче еллар;

ә)   1886 – 1926 нчы  еллар;

б)   1880 – 1926 нчы еллар.

11.  “Бәхетем” шигырен кем язган?

а)   Сәгыйть Рәмиев;

ә)   Дәрдемәнд;

б)   Шәехзадә Бабич.

12.   Нәҗип Думавиның “Су кызы” хикәясендә Бану белән Маһисылуны ни өчен мыскыл итәләр?

а)   авылда тәртипсез тормыш алып барган өчен;

ә)   яшь егетләргә гармун уйнап, җырлап-биеп күңел ачарга рөхсәт иткән өчен;

б)   көнләшеп.

13.  Сибгат Хәкимнең  “Җырларымда телим...” шигыре  нәрсә турында?

а)   халык җырлары турында;

ә)   әнисе турында;

б)   туган якны сагыну турында.

14.   Фатих Хөснинең  “Сөйләнмәгән хикәя”сендә  әнисе Биктимергә нинди йомыш куша?

а)   таба алып кайтырга;

ә)   су китерергә ;

б)   идән юарга.

15.   “Муса” романының авторы кем?

а)   Туфан Миңнуллин;

ә)   Шәйхи Маннур;

б)   Сибгат Хәким.

16.   Гамил Афзал  “Йөз кабат”  шигырендә нинди сурәтләү чарасыннан файдаланган?

а)   анафора;

ә)   эпифора;

б)   метафора.

17.   Мөхәммәт Мәһдиев әсәре ничек дип атала?

а)   “Кеше килә – кеше китә”;

ә)   “Кеше килә – җырлап китә”;

б)   “Кеше китә – җыры кала”.

18.   Мөдәррис Әгъләмов кайсы шәһәрне “Каеннар иле” дип атый?

а)   Казанны;

ә)   Болгарны;

б)   Биләрне.

19.   Туфан Миңнуллинның  “Моңлы бер җыр”  әсәре кайсы шагыйрьгә багышланган?

а)   Муса Җәлилгә;

ә)   Габдулла Тукайга;

б)   Акмуллага.

20.   Новелла жанрында иҗат ителгән әсәрне билгеләгез.

а)   Ринат Мөхәммәдиевның  “Күңел күзе” әсәре;

ә)   Нәбирә Гыйматдинованың  ”Болын патшасы” әсәре;

б)   Галимҗан Гыйльмановның  “Яшел тутый”  әсәре.

                                                               

                                                                    Тестны бәяләү

“5” -  19 – 20 балл,       “4” – 16 – 18 балл,       “3” – 11 – 15 балл,       “2” – 0 – 10 балл


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 6 сыйныф татар төркеме

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 сыйныф татар төркеме

7 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 8 сыйныф татар төркеме

8 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 10 сыйныф татар төркеме

10 нчы сыйныф өчен олимпиада биремнәре...