Дәрес планы "Неологизмнар"
план-конспект урока (5 класс)

Хисматуллина Гульшат Ринатовна

5 нче сыйныф өчен дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_nche_syynyf_ochen_dres_plany.docx43.51 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау

2нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет

белем бирү учреждениесе

             “Неологизмнар”  темасына туган тел ( татар теле ) дәресенең технологик картасы

Башкарды: Хисматуллина Гөлшат Ринат кызы,

                                                                                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы

89274069544

2020

Аңлатма язуы.

Бүгенге көнөндә татар телен ана теле буларак өйрәтүне алгы планга куялар.Шуңа бәйле рәвештә методикада татар төркемендә укучы балаларга татар телен укыту буенча максатлар, бурычлар куела һәм укыту ысулларына, алымнарына һәм принципларына нигезләнеп алып барыла.

   Бу дәрес 5 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен төзелде. Дәрестә укучыларның сөйләм телен үстерүгә игътибар бирелә.Неологизмнарны табу,мәгънәләрен аңлату , сөйләмдә куллана белү күнекмәләре булдырыла

Уку предметы: татар теле

Сыйныф: 5”А”

Укытучы: Хисмәтуллина Гөлшат Ринат кызы

УМК: авторлар Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Хароисова

Дәреснең темасы: Неологизмнар

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү.

Максат:

Белем бирү:   укучыларның телебездәге искергән һәм яңа сүзләрнең (неологизмнарның)ролен аңлауларына,

                      аларны    урынлы

                     һәм дөрес итеп файдалана белүләренә ирешү.;

Үстерелешле: алган белемнәрне биремнәр эшләүдә куллана белергә күнектерү;

                     иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;

Тәрбияви:     Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны тагы да арттыру, шигырьләре аша укуга, хезмәткә, туган

                     телебезгә мәхәббәт тәрбияләү Төп төшенчәләр:

Көтелгән нәтиҗәләр:   архаизмнарны, неологизмнарны  билгели белү, аларны сөйләмдә куллана белү.

Предметара бәйләнеш:   уку дәресе, рус теле дәресе

Предмет нәтиҗәләре:

шәхси:   неологизмнарны таба белү; сөйләмдә куллана белү.

регулятив : үз эшләрен планлаштырырга өйрәтү;

                           үзбәя бирү, иптәшләренә бәя бирү.

коммуникатив : төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

Җиһазлау: дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова. Татар теле.Рус телендә  гомуми белем бирү оешмалары өченуку әсбабы.5 нче сыйныфы өчен (татар балалары өчен). Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015.

1. Презентация  Power Point – Неологизмнар

Кулланылган структуралар: МЭНЭДЖ МЭТ, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Укучы өчен максат: теләк белән эшчәнлеккә керешеп китү.

Укучылар төркемнәрдә дүртәр кеше утыралар. Өстәлләргә МЭНЕЖ МЕТ куелган. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

-- Исәнмесез, укучылар

- Кәефләрегез ничек? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр. Әйдәгез, укучылар, Бер-беребезгә матур сүзләр әйтик,.

   Слайд 1.

- Шигырьне хор белән укыйк әле.

                                                                                                                                                                   

-Бер-беребезгә елмаеп алыйк та, урыннарыбызга утырыйк.

-Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

-Исәнмесез.

-Әйбәт. Рәхмәт.

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

- Елмай әле, син елмайсаң,

   Яратыр олы-кече.

   Дөньяда иң матур кеше

   Елмайган, көлгән кеше.

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

Дәрескә максатка кую,укучылар-да белемгә омтылыш тәрбияләү.

Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

Укытучы өчен максат :  элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру.Дәрес темасын ачуга юнәлеш бирү.

Укучылар өчен максат: кушымчаларны дөрес куя белү; Сүзләрне баш һәм иялек килешләрдә төрләндерү

Исем турында бедлемнәрне камилләштерү.

Укытучы өчен максат:

Неологизм турында белемнәрне камилләштерү.

Укучылар өчен максат: җөмләләдәге  исемнәрне дөрес итеп,   юнәлеш килеш формаларына   куеп язу

Ял итү.

Укытучы:

- Укучылар, хәзер тактага карагыз әле. Нинди сүзләр күрәсез?

-Нинди сүзләрне актив, нинди сүзләрне пассив дип атыйбыз?

Ә хәзер укучылар өстәлләрдәге карточкаларны алабыз.

Слайд 2

Экранда Г.Тукайның “Эшкә өндәү” шигыре. Укучылар укып чыгасыз шигырьне..

Укытучы:

-Укучылар, бу шигырь сезгә танышмы?

- Г. Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез?

- Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?

 Укытучы:

-Укучылар, әлеге шигырьдә кайсы сүзләрне аңлау сезгә авыррак тоелды?

- Болар  нинди сүзләр?

- Бу сүзләрнең мәгънәләрен без каян белә алабыз?

- Ягез әле, өстәлләрдәге аңлатмалы сүзлекләрдән әлеге сүзләрнең  мәгънәләрен эзләп карыйк.

Ушбу - бу,шушы.

Җиһан - дөнья

Иҗтиһад - тырышлык

Олугъ -  зур, бөек

мөкаддәс - изге

- Укучылар, әлеге сүзләр искергән сүзләр дип йөртелә. Юкка гына халык мәкале “Сүз- бер көнлек, тел- гомерлек” димәгән. Аерым сүзләр, искереп, кулланыштан төшеп калалар, яңа сүзләр барлыкка килә. Шул рәвешле тел гел үзгәреп тора.

Анда сүзләр язылган. Шул сзләрне ике өлешкә бүләсез.ни өчен шулай бүлгәнегезне аңлатасыз.

Сүзләр: сканер, гипермаркет, менедджер, пицца, реклама, бизнесмен, мөгаллим, дивар,гакыл, шәкерт,талиб, пионер.

Кагыйдә чыгарабыз.

 

.

Слайд 4

-Нәтиҗә ясыйк.. Димәк, архаизмнар нинди сүзләр?

 --Неологизмнар нинди сүзләр?

 Кагыйдә.Дәреслекләрегезне ачып кагыйдәне карыйк.

.

-

Музыка уйный. Балалар бии.Музыка туктагач, сораулар бирәм.

 1.Укытучы сүзендә ничә иҗек бар?(4)

2.Кыш сүзендә ничә аваз бар? (3)

3. эшләмә фигылендә басым ничәнче иҗеккә төшә? (2)

-Актив һәм пассив

Кагыйдә әйтәләр, мисаллар китерәләр.

- Әйе, “Эшкә өндәү” шигыре.Аны халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай язган.

-“Су анасы”, “Шүрәле”, “ Пар ат” һ.б.

-Эш сөючән, тырыш булырга өйрәтә.

-ушбу, җиһан, иҗтиһад, олугъ, мөкаддәс

-Иске сүзләр.

-Өлкәннәрдән сорый алабыз, аңлатмалы сүзлектән таба алабыз.  

Ике өлешкә бәләләр. Иске сүзләр, яңа сүзләр..

1)сканер, гипермаркет, менедджер, пицца, реклама,бизнесмен

2)мөгаллим, дивар,гакыл, шәкерт,талиб, пионер.

Беренче баганада искергән сүзләр – архаизмнар, икенче баганада яңа сүзләр – неологизмнар.

-

-Иске сүзләр

-Яңа сүзләр.

Дәреслектәге кагыйдәне укыйлар.

Физкультминутка!

“Биибез”

ТБУУГ: исем,аларның нәрсә белән төрләнгәнен

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.

Яңа материалны үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү

Укытучы өчен максат:

Исемнәрнең килеш төрләнеше турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат: Юнәлеш килешендә исемнәрнең сорауларын, кушымчаларын кую

-Укучылар,  сез хәзер дәреслекләрегезне ачыгыз.210 нчы күнегүне табасыз.биремен укыйсыз. Дәфтәрләрне ачып, число язабыз. Телдән әнгәмә, Рәсемнәргә карап өч җөмлә төзергә.

-Хәзер без  чыгу билеты ясыйбыз.Сезнең алдыгызда А4 кәгазләре.Сез шунда шушы темага караган сүзләрне кагыйдәләре белән язасыз

.210 нчы күнегүне эшлиләр.

Укучылар проект эше эшлиләр

ТБУУГ: гомумиләштерү; уку мәсәләсен чишүдә логик фикерләү, урынлы сүзләрне куллану нигезендә диалогик сөйләм формалаштыру

КУУГ: тыңлау, ишетү, һәм ишеткәнне үз фикере белән чагыштыру, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

-Хәзер ,укучылар, дәрескә йомгак ясыйбыз.

-Сез алдагы дәресләрдә нинди сүзләр белән танышкан идегез?

-Буген нинди сүз белән таныштыгыз?

- Бу дәрестә һәркем үзенә билге куйсын әле.

 

Слайд.

-Дәресебез тәмам.

Балаларның җаваплары

Дәрескә бәя

Актив, пассив, искергән сүзләр

-яңа сүзләр - неологизмнар

Слайд №9 Үзбәя.

Слайд №10

Өй эше:

1.212 нче күнегүне бирем буенча эшләргә.

2.  Уку китабыннан неологизмнар булган  исем булган 4 җөмлә язарга.

3. Хезмәт  турында 3-4 мәкаль язып килергә.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу