Хайбуллина Гульназ Марказовна

Сайт учителя татарского языка и литературы / Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Кеше булса, эшләр эше булсын, Тормышының булсын мең яме! Изге хисе булсын күңелендә, Ә җанында һәрчак - ил гаме! (И.Иксанова)

Профессия: учитель родного языка и литературы

Профессиональные интересы: Применение ИКТ на уроках татарского языка и литературы; методы и приёмы развития креативного мышления; технология развивающего обучения

Увлечения: Книги, театр, экскурсии по памятным местам, языки, разведение орхидей.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Бугульма

Место работы: МБОУ лицей №2

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gulnaz-khaybullina
Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – аның язмышы!

О себе

2004 нче елны Бөгелмә педагогия көллиятен тәмамладым. "Татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә өстәмә әзерлекле башлангыч сыйныфлар укытучысы" белгечлеге буенча диплом алдым.

2005 нче елны Бөгелмә шәһәре 4 нче балалар бакчасында татар төркемнәрендә эшләдем.

2011 нче елны  "Икътисад, идарә итү һәм хокук институты"н тәмамладым.  "Педагог - психолог" белгечлеге буенча диплом алдым.

2012 нче елны  өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе   "Татарстан Республикасы  Мәгарифне үстерү институтында"  татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча курслар үттем.

2009 нчы елдан Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 2 нче лицейда татар теле һәм әдәбиятын укытам.

Педагогик стажым 18 ел.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

Балачактан әкиятләр укырга ярата идем, чөнки аларда гел яхшылык җиңеп чыга. Тормышта да шулай булуын теләдем. 

Үз гомеремдә шактый китаплар укырга туры килде. Казанга барсам да китап кибетенә кермичә кайтмый идем, авыл, мәктәп китапханәләренә дә сукмак салынган иде. Шәхси китапханәмне гел баетып, тулыландырып тордым.

Күңеле яхшылыкта булган кеше, әдәби әсәрләрдәге һәм тормыштагы матурлыкларны күрә белә һәм үзе дә шул матурлыкларны тудырырга омтыладыр дип уйлыйм.

Әмирхан Еникинең "Матурлык", "Әйтелмәгән васыять", Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән", Мөхәммәт Мәһдиевнең "Фронтовиклар", "Без 41 нче ел балалары", Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала", Николай Островскийның "Корыч ничек чыныкты" әсәрләре күңелемә нык тәэсир иткән әсәрләрдән.

 

Мой взгляд на мир

Дөньядан мин матурлык эзлим.Кешеләрдән изгелек, яхшылык, игелеклелек. 

Мои достижения

Диплом, 2 урын. Муниципаль педагогик укулар, 2015-ел.
Диплом, 1 урын.  Муниципаль педагогик укулар, 2021-ел.
Диплом, 2 урын "Ел укытучысы -2021"
Диплом 3 урын,  "Инновацияләргә ачкыч"  туган тел укытучылары өчен мастер-класс. "Укытучылар тел сагында", 2021-ел.
Диплом, 1 урын.  "Ел укытучысы -2022"
 “Фидакарь укытучы” дигән мактаулы исем (Свидетельство Бугульминской татарской общественной организации,Фонда имени татарского просветителя Хади Атласи о присуждении почетного звания “Фидакарь укытучы” за большой вклад в развитии родного языка и воспитание подрастающего поколения, 2023г.)

Моё портфолио

Яраткан эшеңне эшлә, эшләгән эшеңне ярат.

Башкарган эшләребез, кылган гамәлләребез, үткәргән көннәребез файдалы һәм нәтиҗәле булсын! Һәркемгә дә куйган максатына ирешеп, кирәкле, игелекле гамәлләр кылырга насыйп булса иде. Һәр көнебезне, сәгатебезне, минутыбызны да файдалы итеп үткәрик, дуслар! Һәр көн ахырында уйланыйк әле: без бүген көн дәвамында нәрсәләр эшләдек, нәрсәләргә ирештек, көнебезне заяга уздырмадыкмы? Узган көннәр кире кайтмый бит. Киләчәктә эшләрмен әле дип түгел, ә менә хәзер, бүген үк эшләргә кирәк дип ниятлик. 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: