1 нче (рус группалары) сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы.
методическая разработка на тему

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып һәм түбәндәге документларга таянып  төзелә:

1.    “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2.    “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
     6 статья – белемалу теле (телләре)
     7 статья– мәгарифнең дәүләт стандартлары
     10 статья –уку-укыту программалары
     32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3.    Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел)

4.    “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар  телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан,  Татарстан китап  нәшрияты, 2011 ел.

5.    “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар, Казан, Татарстан китап  нәшрияты, 2011 ел. Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева.

6.    “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”  фәненнән  дәүләт стандарты.  1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-автор: Р.З. Хәйдәрова.  2011ел .

7.    Дәреслек:  Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. Күңелле татар теле: дүртьеллык башлангыч гомуми белеем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), –Казан: “Татармультфильм” нәшрияты/ Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. -2 нче басма. –Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013. -97 б.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mbbu_2_nche_litseynyn_1syynyf_uku.docx36.14 КБ

Предварительный просмотр:

«Каралды»

Методик берләшмә җитәкчесе:

Невметулина Г.Ф.

«Килешенде»

Милли мәгариф буенча директор урынбасары:

Зәйнуллина Ф.В.

«Раслыйм»

2 нче лицей  директоры:

Иванов Г.А.

Беркетмә  №1

29  август  2013 ел

31 август  2013 ел

31 август  2013 ел

МББУ  2 нче лицейның  

татар теле укытучысы

Хәйбуллина  Г.М.-ның 1 нче (рус группалары)

сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы

Фәнни-методик  совет  утырышында каралды

Беркетмә  № 1;  31 август 2013 ел

2013/2014нче уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып һәм түбәндәге документларга таянып  төзелә:

  1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

  1. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
  •  6 статья – белемалу теле (телләре)
  •  7 статья– мәгарифнең дәүләт стандартлары
  •  10 статья –уку-укыту программалары
  •  32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

  1. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел)

  1. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар  телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан,  Татарстан китап  нәшрияты, 2011 ел.

  1. “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар, Казан, Татарстан китап  нәшрияты, 2011 ел. Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева.

  1. “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”  фәненнән  дәүләт стандарты.  1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-автор: Р.З. Хәйдәрова.  2011ел .

  1. Дәреслек:  Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. Күңелле татар теле: дүртьеллык башлангыч гомуми белеем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), –Казан: “Татармультфильм” нәшрияты/ Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. -2 нче басма. –Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013. -97 б.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлаки яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысылу буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аралашу һәм хезмәттәшлек  итү күнекмәләренә ия булалар.

Татар теле, танып  белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади  сәләтләрен үстерәгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

Татар теле укытуның  төп максатлары:

  • 1 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;
  • укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
  • татар  милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Укыту  - методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юшәлешле булган коммуникатив технологиягә нигезләнә. Гомуми дидактик принциптан тыш, татар теленә өйрәтүнең  төп принциплары  түбәндәгеләрдән гыйбарәт:  коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне кулану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль- психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәну принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик- грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү принцибы да зур әһәмияткә ия.

Укытучының планлаштырган нәтиҗәләре

«Татар теле һәм әдәби уку» предметы буенча 1 нче сыйныф программасын үзләштерәнең шәхси нәтиҗәләре:

- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлату;

- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга караш булдыру;

- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

- әхлакый  кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлату.

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

-  дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен формалаштыру;

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

- аңлап укый белү;

- укыгын яки тыңланган  мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

             

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.

  1. Сөйләшү

Диалогик сөйләм.

1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү алына. Сөйләм эчтәлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  • дәрестә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
  • өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

II.      Ишетеп аңлау (аудирование).

Аралашу өчен, төп шарларның берсе- әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы.1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

  • нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
  • ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
  1. Уку.

Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнкмәләргә ия булырга тиешләр:

  • татар  әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү;
  • транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • интерференция күнекмәләреннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош –помидор һ.б.;
  • сәнгатьле дөрес ук күнекмәләрен формалаштыру;
  • уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылан әкиятләр өйрәнү.

IV.       Язу.

  • 1 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү;
  • иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында  кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру;
  • дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.

Уку эш программасы белем бирү учреждениесенең фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлеше булуын искә алып, программа гамәлдәге базис план буенча атнага 1 сәгать исәбеннән төзелә.

Әдәби уку  1 класс

Дәреснең тибы

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Уку эшчәнлеге

төрләре

Контроль

эш төрләре

Өй эше

Уздырылу вакыты

план

факт

Әйдәгез,  танышабыз! (3 сәг.)

1

ГКФ

Бу нәрсә? соравы һәм аңа җавап формасы

1

Күбәләк, әйдә, уйныйбыз сүзләре белән танышу, диалогта кулланырга өйрәнү.  Бу нәрсә? Соравы аша кирәкле информацияне ала белү

Яңа сүзләр белән танышу, сорауларга җавап, китап белән эш, мультфильм карау, уеннар уйнау

-

-

6.09

2

ЛКФ

Бу кайсы шәһәр?

соравы

1

Яши, шәһәр, кайда? сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Диалогик формада

аралашуга игътибарны

арттыру .

Бу кайсы шәһәр?

соравын куя, аңа җавап

бирә белү

Яңа сүзләр белән танышу, сорауларга җавап, китап белән эш,

төрле характердагы биремнәр үтәү, диалог

-

-

13.09

3

ЛКФ

Бердән унга кадәр саннар

1

1-10 саннарны өйрәнү.

Ничә, яшь, бар сүзләре белән танышу, 1-10га кадәр саннарны үзләштерү

Презентация ярдәмендә саннарны өйрәнү, уен, сүзлек эше

-

-

20.09

Урман дусларыбыз (2 сәг.)

4

ЛКФ

Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы

1

Исемнәрнең күплек сан формасы белән таныштыру.

Сүзләрне диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга өйрәтү

Презентация ярдәмендә санны аңлату, рәсемнәр белән эш, әңгәмә

-

-

27.09

5

ЛГКК

Рус халык әкияте “Теремкәй”

1

Кер, бергә, яшибез сүзләрен кулланырга өйрәтү

“Теремкәй” әкиятен карау, яңа сүзләрне истә калдыру,

рәсем ясау,

“Теремкәй” әкиятен

сәхнәләштерү

-

-

4.10

Спорт бәйрәме (2 сәг.)

6

Д/МС

Спорт бәйрәме

1

Йөгерә, йөзә, сикерә, оча сүзләрен сөйләмдә активлаштыру.  Өйрәнелгән фигыльләрнең күплек формасы истә калдыру

Яңа сүзләр белән танышу, презентация карау, урамда спорт уеннары уйнау

-

-

11.10

7

ГКФ

Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше

1

Кем белән уйныйсың? соравын әйтә, аңа җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру. Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше белән таныштыру, кулланылышын истә калдыру

Яңа сүзләр белән танышу, сорауларга җавап, китап белән эш, төрле характердагы биремнәр үтәү, диалог, дәфтәрдә язу

-

-

18.10

Мәктәптә (2 сәг.)

8

Д/МС

Уку-язу әсбапларының исеме, саны, төсе, барлыгы, юклыгы

1

Уку-язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтә белү.  Ак, кара, кызыл, сары, яшел, зәңгәр сөсләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү

Яңа сүзләр белән танышу, сорауларга җавап, китап белән эш,

Sмарт тактада уеннар уйнау

-

-

25.10

9

ГКФ

Кайда? соравы һәм аңа җавап формасы

1

Өстәл, урындык, такта сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү. Предметларның урынын,

санын әйтә белү

Презентация ярдәмендә “Кайда?”соравын аңлату,

рәсемнәр белән эш, әңгәмә

-

-

1.11

2 НЧЕ ЧИРЕК

Йорт хайваннары һәм кошлары (3 сәг.)

10

ГКФ

Кая? Соравы һәм аңа җавап формасы

1

Йорт һәм кыргый хайван исемнәре, аларны сурәтләү өчен өйрәнелгән лексика. “Кая?”соравын үзләштерү һәм аңа җавап буларак, исемнәрнең юнәлеш килеше формасы белән тан-у  

Хайваннарны сурәтләү, презентация ярдәмендә “Кая?”соравын аңлату, эңгәмә

-

-

15.11

11

ГКФ

Кайдан? Соравы һәм җавап формасы

1

Иптәшеңнең кайдан кайтканын сорый һәм үзеңнең кайдан кайтканыңны әйтә белү. Кайта, мин кайтам сүзләре белән таныштыру

Презентация ярдәмендә “Кайдан?”соравын аңлату, китап белән эш, төрле характердагы биремнәр үтәү

22.11

12

ЛКФ

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү

1

Йоклый, тыныч йокы, хәерле иртә, без йоклыйбыз сүзләрен сөйләмгә кертү

Яңа сүзләр белән танышу, презентация карау,  рәсемнәр белән эш, әңгәмә

29.11

Бакчада (2 сәг.)

13

ЛКФ

Җиләк-җимешләр.

1

Җ,җ хәрефе. Нинди яшелчә, җиләк җимеш яратканыңны әйтә белү.  Җиләк, алма, чия, карлыган, әфлисун, җиләк-җимеш, тәмле, чәчәк, бар, матур, җыя сүзләрен сөйләмгә кертү

Яңа сүзләр белән танышу, сорауларга җавап, китап белән эш, мультфильм карау, уеннар уйнау

6.12

14

ГКК

Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формалары

1

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү.

Щи текстын сөйли белү

Сорауларга җавап, китап белән эш, төрле характердагы биремнәр үтәү, монолог

13.12

Кыш җитте (4 сәг.)

15

ЛКФ

Кыш билгеләре

1

Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый белү. Кыш, кыш көне, салкын, буран, кар ява, җил исә, ява, чыга сүзләрен сөйләмгә кертү

Яңа сүзләр белән танышу, сорауларга җавап, китап белән эш,

төрле характердагы биремнәр үтәү,

20.12

16

ЛКФ

Минем чанам бар төзелмәсе

1

Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен әйтә белү. Бу предметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү. Чана, чаңгы, тимераяк, шуасүзләрен сөйләмдә актив куллану

Яңа сүзләр белән танышу,

презентация карау, диалог

27.12

3 НЧЕ ЧИРЕК

17

ГКК

Яңа ел бәйрәме

1

Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Яңа ел, чыршы, котлыйм сүзләрен сөйләмгә кертү, актив куллану

Яңа сүзләр белән танышу, презентация карау,  рәсемнәр белән эш, әңгәмә

17.01

18

Д/МС

Бер-береңне уенга чакыру

1

Бер-береңне уенга чакыра белү

Сорауларга җавап, урамда кышкы уеннар уйнау, диалог

24.01

Сәламәт бул! (3 сәг.)

19

ЛКК

Кай җирең авыртканын сорау, әйтү

1

Кай җирең авыртканын сорау, әйтә белү. Авыртмый, авырта сүзләрен сөйләмгә кертү

Яңа сүзләр белән танышу, сорауларга җавап, китап белән эш,

Смарт тактада уеннар уйнау

31.01

20

Д/МС

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү

1

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Зарядка яса, чана шу, тимераякта шу, йзөз, йөгер, суган сүзләрен сөйләмдә активлаштыру. Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү

Сорауларга җавап, китап белән эш, төрле характердагы биремнәр үтәү, монолог, диалог

7.02

21

Д/МС

“Сәламәт бул!” темасын йомгаклау

1

Минем кулым чиста, минем кулым чиста түгел төзелмәләрен өйрәнү. Сөртә, юа сүзләрен сөйләмдә активлаштыру

Сорауларга җавап, китап белән эш, төрле характердагы биремнәр үтәү, монолог, диалог

14.02

Безнең гаилә (3 сәг.)

22

Д/МС

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү

1

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү.  Гаилә, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел, кеше, тату сүзләрен сөйләмгә кертү , активлаштыру

Яңа сүзләр белән танышу, презентация карау,  рәсемнәр белән эш, әңгәмә

28.02

23

Д/МС

Фатыйх Кәрим

“Яз җитә”

1

Аңлап сәнгатьле укый белү

Укытучы сөйләве, әңгәмә, шигырь өстендә эш, диалог төзү

7.03

24

Д/МС

Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллану

1

Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллана белү. Тыныч йокы, хәерле иртә (көн, кич), рәхим итегез, сау булыгыз, бүләк сүзләрен активлаштыру

Яңа сүзләр белән танышу, сорауларга җавап, китап белән эш,

Sмарт тактада уеннар уйнау

14.03

Татар халык ашлары (2 сәг.)

25

Д/МС

Табын янында

1

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Өчпочмак, чәк-чәк, җәлеш, кыстыбый, гөбәдия, бал, дус сүзләрен сөйләмдә активлаштыру

Яңа сүзләр белән танышу, китап белән эш, презентация карау, диалог, монолог, әңгәмә

21.03

4 НЧЕ ЧИРЕК

26

Д/МС

Туган көн белән котлау

1

Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү. Туган көн, бәхет, телим сүзләрен сөйләмдә активлаштыру

Яңа сүзләр белән танышу, сорауларга җавап, китап белән эш, төрле характердагы биремнәр үтәү, диалог, дәфтәрдә язу

4.04

Кибеттә (3 сәг.)

27

Д/МС

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез?

1

Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү. Чәй, баллы, ачы сүзләрен сөйләмгә кертү.

Яңа сүзләр белән танышу, презентация карау,  рәсемнәр белән эш, әңгәмә

11.04

28

ДС

Савыт-саба кибетендә

1

Ничә? Ничә сум? Сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү; -мы/ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана белү. Ничә, ничә сум сүзләрен сөйләмдә активлаштыру

Яңа сүзләр белән танышу, сорауларга җавап, китап белән эш,

Sмарт тактада уеннар уйнау

18.04

29

Д/МС

Мин нинди кием киям

1

Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү. Күлмәк, чалбар, итек, итәк, бүрек, читек, бияләй, башлык, тун, киемнәр сүзләләрен сөйләмдә активлаштыру

Яңа сүзләр белән танышу, сорауларга җавап, китап белән эш, төрле характердагы биремнәр үтәү, диалог, дәфтәрдә язу

25.04

Без шәһәрдә яшибез (2 сәг.)

30

Д/МС

Мин транспортта барам

1

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү күнекмәләрен ныгыту. Мин машинада барам. Мин автобуста барам – җөмләләрен аңлы куллану күнекмәсе булдыру

Сорауларга җавап, китап белән эш, төрле характердагы биремнәр үтәү, монолог, диалог

2.05

31

Д/МС

“Шәһәрдә” темасын йомгаклау

1

Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә белү

Cорауларга җавап, рәсемнәр һэм китап белән эш,

Sмарт тактада уеннар уйнау

16.05

Җәй җитә (2 сәг.)

32

33

Д/МС

Җәйге ял

2

Җәй, җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру. Кояш балкый, күбәләкләр, оча, чәчәкләр үсә, җиләк-җимеш пешә, урамда җылы - сүзләрен камилләштерү

Сорауларга җавап, төрле характердагы биремнәр үтәү, әңгәмә, тышта күңелле уеннар уйнау

23.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәби укудан эш программасы

Р. З. Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелгән эш программасы...

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен укудан эш программасы

      Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем би...

1 нче (рус группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып һәм түбәндәге документларга таянып  төзелә:1.    “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовани...

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.

Татар теленнән эш программасы2 нче сыйныф(105 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандар...

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы2 нче сыйныф(70 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартла...