4 нче сыйныфының татар төркеме өчен укудан эш программасы
рабочая программа по теме

 

      Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ”на   (Ә.Н. Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)  нигезләнеп төзелде.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukudan_esh_programmasy11.docx34.89 КБ

Предварительный просмотр:

Укудан эш программасы

4нче сыйныф

(68сәг)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

        Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ”на   (Ә.Н. Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)  нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Укыту планында 4 нче сыйныфта укудан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик план “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ”на   (Ә.Н. Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзелде. Программада 68 сәгать каралган.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Уку техникасы

Аңлап, йөгерек, сәнгатле уку, уку тизлеге 1 минутка 60-70 сүздән ким булмаска тиеш. Аңлап һәм эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Дөрес, тиешле тон һәм интонацияне сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген төшендерә алу.

Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек

Хикәяләр, андагы вакыйгалар бирелеше. Персонажларның холкы, эш-гамәлләре.

Халык авыз иҗаты. Аның төрләре турында алдагы сыйныфта өйрәнгәннәрне ныгыту.

Әдәп-әхлак темасына багышланган әсәрләрдән яхшы сыйфатларны сайлап ала белү.

Сөйләм үстерү

1-4 нче сыйныфлар өчен әдәби уку программасы 4 ел дәвамында даими рәвештә укучыларның сөйләмә телен үстерүгә юнәлтелгән:

  1. һәр сыйныфта һәр зур бүлектән соң сөйләм телен үстерү максатында сөйләшү тематикасы бирелгән. Укучылар үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү — диалог оештыру;
  2. укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй текстлар сайлау;
  3. текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;
  4. иҗади эшләргә өйрәтү — хикәя, әкиятләрне дәвам иттерү Һ.6.;
  5. әдәби текстның теле укучылар өчен төп материал ролен үти. Әдәби әсәрнең тел үрнәкләренә нигезләнү;
  6. 1—3 нче сыйныфлар өчен бирелгән якынча лексик-фразеологик минимумны үтәү.

4 нче сыйныф ахырына укучы :

- укылган кисәккә сайлап баш куя белергә;

- текстны мәгънәви яктан бәйле кисәкләргә бүлә белергә;

- текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белергә;

- укытучы ярдәмендә персонажга бәя бирә белергә;

- балалар тормышына якын әсәрләрне дәвам итә белергә тиеш

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

1. Р.З.Гыйрфанова, Г.С.Шакирова. Уку техникасын тикшерү өчен текстлар. 1-4 сыйныфлар. Яр Чаллы. 2002.

2. «Мәгариф», «Фән һәм мәктәп» журналлары;

Укыту-методик комплекты

  1. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ”на   (Ә.Н. Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010);
  2. Рус мәктәпләрендәге татар төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты;
  3. Р.Х.Ягъфәрова. Уку китабы. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан.Мәгариф. 2009;
  4. Ч.М.Харисова. Тренировочные упражнения по обучению татарскому произношению. Казан. Мәгариф. 1999.

Өстәмә әдәбят.

  1. И.Х. Муяссарова “Азрак ял итеп алыйк”, “Тренировочные упраңнения по обучения татарскому произношению”, “Көч һәм рух тарихлары” Казан “Мәгариф” нәшрияты, “Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү” Ф.М.Зиннурова, “Татар теленнән тестлар һәм кроссвордлар” Ф.С Сафиуллина,”Мәктәптә халык авыз иҗатын өйрәнү” Ф.Ф Исламов

4 класста укудан эш программасы

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Дәрес тибы

Укучылар яки уку эшчәнлегенә характеристика

Контроль төре

Планлаштырылган материалны үзләштерү нәтиҗәләре

Өй эше

Үткәрү вакыты

План

Факт

Табигать һәм без

1

Г.Хәсәнов. “Август” хикәясендә табигатьтәге үзгәрешләр

1

Яңа тема аңлату

Лексик күнекмәләр үзләштерү, текст эчтәлеге белән таныштыру, сәнгатьле уку өстендә эшләү, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтергә өйрәнү

Сүзлек

Яңа сүзләр үзләштерү, хикәянең планын төзи белү, план буенча эчтәлеген сөйләү

План буенча эчтәлек сөйләргә

2

Ш.Маннур. “Сагынып кайттык” шигырендә балаларның җәйге ялы.

1

Яңа тема аңлату

Шигырь эчтәлеген аңлау, сәнгатьле уку, сорауларга дөрес җавап бирә белү, җәйге ял турында сөйләшү, белем алуга кызыксыну уяту

Сәнгатьле уку

Шигырьне сәнгатьле укый белү, сорауларга җавап бирү, сүзлек байлыгын арттыру

4 строфа ятларга

3

А.Алиш. “Алдакчы Наил” хикәясендә яхшы һәм начар сыйфатлар

1

Яңа тема аңлату

Хикәянең эчтәлеген аңлау, план буенча эчтәлеген сөйли белү, ялганчылык сыйфатларын булдырмау өстендә эшләү

Эчтәлек белү

План буенча эчтәлек сөйли белү, сорауларга җавап бирү

Эчтәлек сөйләргә

4

“Тырыш Юн Су” әкиятендә лексик күнекмәләр

1

Яңа тема аңлату

Әкиятнең эчтәлеген аңлау, яңа лексик күнекмәләр үзләштерү, сорауларга җавап бирү, белем алуга кызыксыну уяту

Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү, сорауларга җавап бирә белә, белем алуның мөһимлеген аңлау

13 биттәге сорауларга җавап бирү

5

Ә.Фәйзи. “Тукай” әсәреннән өзек.

1

Яңа тема аңлату

Г.Тукай турында белемнәрне камилләштерү, әсәрнең эчтәлеген аңлау, яңа сүзләр үзләштерү

Сүзлек

Йөгерек, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Сәнгатьле укырга

6

Ә.Фәйзи. “Тукай” әсәрендә геройга характеристика

1

Катнаш

Әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә, сорауларга җавап бирү, китап укуга кызыксыну уяту

Эчтәлек

Сорауларга дөрес җавап бирү, әсәрнең эчтәлеген сөйли белү, геройга характеристика бирү

Эчтәлек сөйләргә

7

Г.Тукай. “Ай һәм Кояш” шигыре

1

Яңа тема аңлату

Лексик күнекмәләр формалаштыру,  сәнгатьле уку өстендә эшләү, шигырь эчтәлеге буенча рәсем ясау

Яттан сөйләү

Сәнгатьле уку, яттан сөйли белү

ятларга

8

Г.Тукайның  “Яшь агач” әсәрендә табигатькә сак караш

1

Яңа тема аңлату

Г.Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әсәрнең төп мәгънәсен белдергән җөмләләрне табу

Сүзлек, сорауларга җавап

Сүзлек байлыгын арттыру, әсәрнең эчтәлеген аңлау, сорауларга җавап бирү

Сорауларга җавап бирергә

9

М.Галәүнең “Кырмыскалар” әсәрендә дуслык, күмәклек

1

Яңа тема аңлату

Дуслык, күмәклек сыйфатлары тәрбияләү, әсәрнең эчтәлеген аңлау, сәнгатьле уку өстендә эшләү

Төп фикерне билгели белү, мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлату, сорауларга җавап бирү

Сорауларга җавап бирергә

10

Г.Галиев. “Аю агачлар белән... сөйләшә”. Лексик күнекмәләр.

1

Яңа тема аңлату

Әсәрнең эчтәлеген аңлап уку, яңа сүзләр үзләштерү

Агач исемнәрен белү

Йөгерек уку, эчтәлекне аңлау

Сәнгатьле укырга

11

“Аю агачлар белән... сөйләшә” әсәрендә агачларга характеристика

1

Ныгыту

Агачлар турында мәгълүмат бирү, сорауларга җавап бирү, эчтәлек сөйләргә әзерләнү

Агач исемнәрен белү, каен агачы турында сөйли белү, сорауларга җавап бирү

Эчтәлек сөйләргә

12

Г.Тукай. “Фатыйма белән Сандугач” шигырендә кошларга сак караш

1

Яңа тема аңлату

Сәнгатьле уку, яңа сүзләр үзләштерү, кошларга сак караш тәрбияләү

Сәнгатьле уку

Шигырьне рольләргә бүлеп, сәнгатьле уку, шигырьнең эчтәлеген сөйли белү

Сәнгатьле укырга

13

Р.Хафизова. “Күгәрчен  һәм малай” әсәрендә лексик күнекмәләр

1

Яңа тема аңлату

Әсәрнең эчтәлеген аңлау, хикәяне Г.Тукай шигыре белән чагыштыру, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле укырга, сүзлек белергә

14

Р.Хафизова. “Күгәрчен  һәм малай” әсәрендә игелеклелек сыйфатлары

1

Ныгыту

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү, сайлап уку күнекмәләре булдыру

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

Эчтәлек сөйләргә

15

Л.Толстой. “Арыслан белән эт” хикәясендә хайваннар дуслыгы

1

Яңа тема аңлату

Җәнлекләрнең, йорт хайваннарының дуслыгы турында сөйләшү, әсәрнең эчтәлеген аңлау

Эчтәлек сөйләү

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

Эчтәлек сөйләргә

16

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Туган якның серле табигате”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Туган як табигате турында фикер алышу, бәйләнешле сөйләм үстерү, табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәнү

Хикәя төзү

Лексик күнекмәләрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзи белү

Хикәя төзергә

Озын-озын балачак

17

Н.Думави. “Сарбай” хикәясендә лексик күнекмәләр

1

Яңа тема аңлату

Яңа сүзләр үзләштерү, әсәрне аңлап укуга ирешү, сәнгатьле уку өстендә эшләү

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, әсәрнең эчтәлеген аңлау

Сүзлек, сәнгатьле уку

18

Н.Думавиның “Сарбай” хикәясе буенча план төзү

1

Ныгыту

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, мәкальләр өстендә эшләү, хайваннарга сак караш тәрбияләү

Сорауларга җавап

Сорауларга җавап бирә белү, эчтәлек сөйләү, укытучы ярдәмендә персонажга бәя бирә белү

Эчтәлек сөйләргә

19

Р.Төхфәтуллин. “Сабый чаклар” хикәясе.

1

Яңа тема аңлату

Яңа сүзләр үзләштерү, әсәрне аңлап укуга ирешү, сәнгатьле уку өстендә эшләү

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, әсәрнең эчтәлеген аңлау

Сүзлек, сәнгатьле уку

20

Р.Төхфәтуллин. “Сабый чаклар” хикәясендә “могҗиза”.

1

Ныгыту

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, “могҗиза” төшенчәсен аңлау, бәйләнешле сөйләм үстерү

Эчтәлек сөйләү

Сорауларга җавап бирә белү, эчтәлек сөйләү, укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирә белү

Сорауларга җавап бирергә

21

А.Тимергалин. “Угры” хикәясендә лексик күнекмәләр

1

Яңа тема аңлату

Яңа сүзләр үзләштерү, әсәрнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле уку

сүзлек

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, әсәрнең эчтәлеген аңлау

Сүзлек белергә, сәнгатьле укырга

22

А.Тимергалин. “Угры” хикәясенең темасы

1

Ныгыту

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, эчтәлек сөйләргә өйрәнү, начар кешеләргә иярүнең начарлыгын төшендерү

Эчтәлек

Сорауларга җавап бирә белү, эчтәлек сөйләү, укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирә белү

Эчтәлек сөйләргә

23

“Малай белән Елан” әкиятендә батырлык темасы

1

Яңа тема аңлату

Яңа сүзләр үзләштерү, әкиятнең эчтәлеген аңлау, батырлык сыйфатлары тәрбияләү

Әкиятнең эчтәлеген сөйли белү, сорауларга җавап бирү

Эчтәлек сөйләргә

24

Л.Ихсанова .“ Ун сумлык маҗара” хикәясендә лексик күнекмәләр

1

Яңа тема аңлату

Яңа сүзләр үзләштерү, йөгерек, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

Сүзлек

Текстның эчтәлеген аңлап, йөгерек, сәнгатьле укый белү

Сәнгатьле укырга, сүзлек белергә

25

“ Ун сумлык маҗара” хикәясендә Надирга бәя бирү

1

Ныгыту

Сорауларга җавап бирү, Надирга бәя бирә белү

Сорауларга җавап бирү, эчтәлек сөйләү, укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирә белү

Эчтәлек сөйләргә

26

“ Ун сумлык маҗара” хикәясе буенча белемнәрне гомумиләштерү

1

Кабатлау

Текст эчтәлеге буенча бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү

Карточкаларда мөстәкыйль эш

Текст эчтәлеге буенча мөстәкыйль рәвештә биремнәр үтәү

Хикәя төзергә

27

Ф.Яруллин. “Зәңгәр күлдә ай коена”. Лексик күнекмәләр.

1

Яңа тема аңлату

Яңа сүзләр үзләштерү, әкиятнең эчтәлеген аңлау, сәнгатьле уку

Сүзлек

Ф.Яруллин турында презентация белән танышу, яңа сүзләрне сөйләмдә кулланырга өйрәнү, сәнгатьле уку

Сәнгатьле укырга

28

 “Зәңгәр күлдә ай коена” әкиятенең эчтәлеге буенча план төзү

1

Ныгыту

Әкиятнең эчтәлеге буенча план төзү, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү

План буенча эчтәлек

План төзү, әкият геройларына бәя бирә белү, иллюстрация ясау

Әкият эчтәлеге буенча рәсем ясарга

29

Ә.Еники. “Кунакта” әсәрендә лексик күнекмәләр.

1

Яңа тема аңлату

Яңа сүзләр үзләштерү, әсәрне аңлап укуга ирешү, сәнгатьле уку өстендә эшләү

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, әсәрнең эчтәлеген аңлау

Сүзлек, сәнгатьле уку

30

Ә.Еники әсәрендә кунакчыллык сыйфатлары

1

Ныгыту

Кунакта, табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү, мәкальләр өстендә эшләү, сорауларга җавап бирү

Эчтәлек

Кунакчыл хуҗа турында мәкальләр өйрәнү, эчтәлек сөйли белү

Эчтәлек сөйләргә

31

М.Кәрим. “Икебез дә унөчтә булсак” әсәрендә ярдәмчеллек сыйфатлары

1

Яңа тема аңлату

Әсәрне аңлап уку, балык тоту турында сөйләм үстерү, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү

Яңа сүзләр үзләштерү, сорауларга җавап бирү, телдән рәсем ясау

Эчтәлек сөйләргә

32

А.Линдгрен. “Сугышмыйча ярамыймы соң?”

1

Яңа тема аңлату

Яңа сүзләр үзләштерү, әсәрне аңлап укуга ирешү, сәнгатьле уку өстендә эшләү

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, әсәрнең эчтәлеген аңлау

Сорауларга җавап бирергә

33

Бәйләнешле сөйләм үстерү “Балачакның кызыклы уеннары”

1

Сөйләм үстерү

Балачакның кызыклы уеннары турында диалогик һәм монологик сөйләм үстерү, уен уйнау

Диалог төзү

Өйрәнгән лексик күнекмәләрне файдаланып, хикәя, диалог төзи белү

Хикәя төзү

34

Сыйныфтан тыш уку. Ф.Яруллин “Серле дөнья”

1

Класстан тыш уку

Ф.Яруллин “Серле дөнья” әсәре турында сөйләшү

Әсәр эчтәлеге

Әсәр эчтәлеген аңлау, сорауларга җавап бирә белү

Сораулар төзергә

                                                           Тәрҗемә әсәрләр

35

П.Ершов. “Канатлы ат” әкиятендә лексик күнекмәләр

1

Яңа тема аңлату

Сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү, әкиятнең эчтәлеген аңлау

Сәнгатьле уку, яңа сүзләр үзләштерү

Сәнгатьле укырга

36

 П.Ершов. “Канатлы ат”. Эчтәлек буенча план .

1

Ныгыту

Әкият эчтәлеге буенча план төзү, эчтәлек сөйләү, рус телендәге текст белән чагыштыру

План буенча эчтәлек сөйләү

План төзү, әкиятнең эчтәлеген сөйләү

Эчтәлек сөйләргә

37

А.С.Пушкин.  “Салтан патша һәм гүзәл патша кызы турында әкият”

1

Яңа тема аңлату

Сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү, әкиятнең эчтәлеген аңлау

Сәнгатьле уку, яңа сүзләр үзләштерү

Сәнгатьле укырга

38

“Салтан патша һәм гүзәл патша кызы турында әкият”не дәвам итү

1

Ныгыту

Әкият эчтәлеге буенча план төзү, эчтәлек сөйләү, рус телендәге текст белән чагыштыру

План буенча эчтәлек сөйләү

План төзү, әкиятнең эчтәлеген сөйләү

Эчтәлек сөйләргә

39

М.Твен. “Том Сойер маҗаралары”. Лексик күнекмәләр

1

Яңа тема аңлату

Яңа лексик күнекмәләр формалаштыру, сәнгатьле, аңлап уку

Сүзлек

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, сәнгатьле уку

Сәнгатьле укырга

40

 “Том Сойер маҗаралары” әсәрендә хезмәт сөючәнлек сыйфатлары

1

Ныгыту

Хезмәт сөючәнлек сыйфатлары тәрбияләү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү

План төзү, әсәрнең эчтәлеген сөйләү

Сорауларга җавап бирергә

41

“Том Сойер маҗаралары” әсәре буенча кабатлау

1

Кабатлау

Әсәр эчтәлеге буенча белемнәрне гомумиләштерү

Эчтәлек  сөйләү

Эчтәлек сөйли белү, диалог төзү

Эчтәлек сөйләргә

42

“Нәни принц” әкиятендә лексик күнекмәләр

1

Яңа тема аңлату

Яңа лексик күнекмәләр формалаштыру, сәнгатьле, аңлап уку

Сүзлек

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, сәнгатьле уку

Сәнгатьле укырга

43

“Нәни принц” әкиятендә әкияткә хас билгеләр

1

Ныгыту

Әсәр эчтәлеге буенча план төзү, эчтәлек сөйләү, геройларга бәя бирү

План буенча эчтәлек сөйләү

План төзү, әсәрнең эчтәлеген сөйләү

Сорауларга җавап бирергә

44

“Нәни принц” әкияте буенча кабатлау

1

Кабатлау

Әсәр эчтәлеге буенча белемнәрне гомумиләштерү

Эчтәлек  сөйләү

Эчтәлек сөйли белү, рәсем ясау

Рәсем ясарга

45

Сочинение. “Әгәр тылсымчы булсам”

1

Контроль

“Әгәр тылсымчы булсам” темасына сочинение язу, фикерләү күнекмәләре үстерү

Сочинение

Өйрәнелгән лексик күнекмәләрне кулланып, сочинение язу

Шигърият дәфтәре

46

Г.Тукайның “Җәйге таң” шигырендә табигать матурлыгы

1

Яңа тема аңлату

Г.Тукай  турында кыскача мәгълүмат бирү, шигырьне аңлап, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, табигатьнең  матурлыгын күрә белергә өйрәнү

Сәнгатьле уку

Сәнгатьле уку, биремнәр буенча фикер алышу, сорауларга җавап бирү

91-92 б., сәнгатьле укырга

47

Һ.Такташның “Ак чәчәкләр” шигырендә кышкы табигать.

1

Яңа тема аңлату

Һ.Такташ  турында кыскача мәгълүмат бирү, шигырьне аңлап, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, кышкы табигатьнең  матурлыгын күрә белергә өйрәнү

Сәнгатьле уку

Сәнгатьле уку, биремнәр буенча фикер алышу, сорауларга җавап бирү. Г.Тукайның “Җәйге таң” шигыре белән чагыштыру

92-93 б., сәнгатьле укырга, сорауларга җавап бирергә

48

Х.Туфанның “Давылда” шигырендә лексик күнекмәләр.

1

Яңа тема аңлату

Х.Туфан турында кыскача мәгълүмат бирү, шигырьне аңлап, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Сәнгатьле уку, биремнәр буенча фикер алышу, сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле укырга

49

Х.Туфан. “Кемнәр сез?” шигыре

1

Ныгыту

Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку, ятлау

Яттан сөйләү

Шигырьне сәнгатьле уку, яттан сөйләү

Шигырьне ятларга

50

Сибгат Хәким. “Яңа шәһәрдә яшь юкә” шигырендә туган як темасы.

1

Яңа тема аңлату

С.Хәким турында кыскача мәгълүмат бирү, шигырьне аңлап, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

Яттан сөйләү

Сәнгатьле уку, биремнәр буенча фикер алышу, сорауларга җавап бирү

Шигырьне ятларга

51

С.Хәкимнең “Апрель башы...” шигыре.

1

Катнаш

Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку, ятлау

Сәнгатьле уку

Яңа сүзләр үзләштерү, шигырьнең эчтәлеген аңлау

Сәнгатьле укырга

52

М.Хөсәен. “Күңелле чак”. Каникулда кызыклы эшләр.

1

Яңа тема аңлату

Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку, каникулдагы кызыклы эшләр турында сөйләшү

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле укырга

53

М.Хөсәен. “Китап” шигыре. Уку әсбапларына сак караш.

1

Яңа тема аңлату

Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку, китап укуга кызыксыну уяту, уку әсбапларына сак караш тәрбияләү

Яттан сөйләү

Яңа сүзләр үзләштерү, шигырьнең эчтәлеген аңлау

Шигырьне ятларга

54

М.Хөсәен шигырьләре буенча сөйләм үстерү

1

Сөйләм теле үстерү

Укылган шигырьләрнең эчтәлекләре буенча бәйләнешле сөйләм үстерү

Хикәя төзү

Өйрәнелгән лексик күнекмәләрне кулланып, хикәя төзи белү

“Яраткан китабым” хикәя төзергә

55

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Шагыйрьләр иҗатын беләбезме?”

1

Сөйләм теле үстерү

Татар шагыйрьләренең шигырьләре белән танышу, диалогик сөйләм үстерү

Сәнгатьле уку

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

Яраткан шигырьне сәнгатьле укырга

56

Класстан тыш уку. Хәсән Туфан шигырьләре

1

Класстан тыш уку

Х.Туфан шигырьләре белән танышу, фикер алышу

Шигырьләрнең эчтәлеген аңлау, сорауларга җавап бирә белү

Сораулар төзергә

Халык авыз иҗаты

57

Халык авыз иҗаты турында гомуми белешмә.

1

Яңа тема аңлату

Халык авыз иҗаты турында гомуми белешмә бирү.

Халык авыз иҗаты әсәрләренең жанрлары турында башлангыч мәгълүмат алу

58

Кеше һәм табигать турында мәкаль һәм әйтемнәр.

1

Яңа тема аңлату

Кеше һәм табигать турында мәкаль һәм әйтемнәр белән танышу.

Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлата белү, 3 мәкальне яттан өйрәнү

5 мәкаль язарга, 3 яттан белергә

59

Әдәплелек, тел, сүз, сөйләшә белү турында мәкальләр.

1

Яңа тема аңлату

Әдәплелек, тел, сүз, сөйләшә белү турында мәкальләр өйрәнү.

3 мәкаль

Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлата белү, 3 мәкальне яттан өйрәнү

5 мәкаль язарга, 3 яттан белергә

60

Халык авыз иҗаты. Табышмаклар.

1

Яңа тема аңлату

Табышмаклар турында гомуми белешмә бирү, табышмаклар төзергә өйрәнү

Табышмак төзергә

Табышмакларның җавапларын табу, төзи белү

5 әзер табышмак язарга, 1табышмак төзергә

61

Халык авыз иҗаты. Мәзәкләр.

1

Яңа тема аңлату

Мәзәкләр турында гомуми белешмә бирү, үрнәкләр белән танышу

Мәзәкләрне рольләргә бүлеп уку, эчтәлекләрен аңлау

96-97 б., сәнгатьле уку

62

А.Алиш. “Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?”

1

Яңа тема аңлату

А.Алиш турында кыскача мәгълүмат бирү, яңа сүзләр үзләштерү, әкиятнең эчтәлеген аңлап уку

Эчтәлек сөйләү

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, эчтәлек буенча нәтиҗә чыгару

Сәнгатьле укырга, эчтәлек сөйләргә

63

Татар халык әкияте “Патша, вәзир һәм тегермәнче”

1

Яңа тема аңлату

Яңа сүзләр үзләштерү, әкиятнең эчтәлеген аңлап уку

Сүзлек

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле укырга, эчтәлек сөйләргә

64

Татар халык әкияте “Убыр-Таз”.

1

Яңа тема аңлату

Яңа сүзләр үзләштерү, әкиятнең эчтәлеген аңлап уку

Сорауларга җавап

Әкият эчтәлеген аңлау, кыскача сөйли белү

Сорауларга җавап бирү

65

“Убыр-Таз” әкиятенең геройларна характеристика.

1

Катнаш

Әкият геройларына бәя бирү

Уку тизлеген тикшерү

Әкият геройларына характеристика бирә белү, сорауларга җавап бирү

Эчтәлек сөйләргә

66

“Курайчы” әкиятендә лексик күнекмәләр

1

Яңа тема аңлату

Яңа сүзләр үзләштерү, әкиятнең эчтәлеген аңлап уку, музыка коралларына кызыксыну уяту

Әкиятне башка әкиятләр белән чагыштыру, эчтәлек сөйли белү

Эчтәлек сөйләргә

67

Бәйләнешле сөйләм үстерү  “Без әкиятләр яратабыз”

1

Сөйләм теле үстерү

Татар халык әкиятләре үрнәкләре белән танышу, фикер алышу

Диалог төзү

Өйрәнелгән лексик күнекмәләрне кулланып, диалог, монолог төзи белү

68

Ел буена өйрәнгәннәрне йомгаклау

1

Кабатлау

Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен укудан эш программасы

      Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем би...

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

3 нче сыйныф өчен укудан эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

3 нче сыйныф өчен эш программасы Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова дәреслекләре буенча тәзелде....

1 нче сыйныф өчен укудан эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Эш программасы И.Л.Литвинов дәреслеге буенча төзелде....

1 нче сыйныф татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы

1 нче сыйныф татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы...

“Фразеологик әйтелмәләр.” 5 нче сыйныфының татар төркеме

5 нче сыйныфының татар төркеме өчен “Фразеологик әйтелмәләр" темасы буенча төзелгән ачык дәреснең конспекты....