2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы
методическая разработка на тему

Әдәби укудан эш программасы
2 нче сыйныф
(70 сәг.)
Аңлатма язуы

Эш программасы статусы
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы, 1-11 сыйныфлары (татар балалары өчен),» на нигезләнеп төзелде. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
Эш программасы структурасы
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән
Эш программасының эчтәлеге
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм анны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандарта эшлекле  дип атала. Эшлекле  – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.  алу гамәлләрнең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Гомуми   бирү мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат, ягъни телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында  бирү һәм күнекмәләрне үстерү, укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.
Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.
Әдәби укуны укытуның максатлары:
    матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең җанры, персонажы турында күзаллау булдыру;
    уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;
    матур әдәбият әсәрләрен укуга, китапка кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;
    татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү;
    дөрес һәм бәйләнелешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәту
    укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу   күнекмәләрен камилләштерү;
    телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч  алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру;
    дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру.

Программада 2 нче сыйныфта әдәби укудан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик план ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар  телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (1-11  нче сыйныфлар. – Казан: « Татарстан китап  нәшрияты», 2011) нигезендә төзелде.
Укыту планы гамәлдәге базис план буенча 64 сәгать исәбеннән төзелде. 4 сәгать кабатлауга, 2 сәгать сыйныфтан тыш укуга өстәлде.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mbbu_2_nche_litseynyn.docx46.57 КБ

Предварительный просмотр:

«Каралды»

Методик берләшмә җитәкчесе:

Невметулина Г.Ф.

«Килешенде»

Милли мәгариф буенча директор урынбасары:

Зәйнуллина Ф.В.

«Раслыйм»

2 нче лицей  директоры:

Иванов Г.А.

Беркетмә  №1

29  август  2013 ел

31 август  2013 ел

31 август  2013 ел

МББУ  2 нче лицейның  

татар теле укытучысы

Хәйбуллина  Г.М.-ның 2 нче (татар группалары)

сыйныфлар өчен  әдәби укудан  эш программасы

Фәнни-методик  совет  утырышында каралды

Беркетмә  № 1;  31 август 2013 ел

2013/2014нче уку елы

Әдәби укудан эш программасы

2 нче сыйныф

(70 сәг.)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы, 1-11 сыйныфлары (татар балалары өчен),» на нигезләнеп төзелде. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

Эш программасы структурасы

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән

Эш программасының эчтәлеге

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм анны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандарта эшлекле  дип атала. Эшлекле  – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.  алу гамәлләрнең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Гомуми   бирү мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат, ягъни телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында  бирү һәм күнекмәләрне үстерү, укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Әдәби укуны укытуның максатлары:

  • матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең җанры, персонажы турында күзаллау булдыру;
  • уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;
  • матур әдәбият әсәрләрен укуга, китапка кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;
  • татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү;
  • дөрес һәм бәйләнелешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәту
  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу   күнекмәләрен камилләштерү;
  • телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч  алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру;
  • дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру.

Программада 2 нче сыйныфта әдәби укудан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик план ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар  телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (1-11  нче сыйныфлар. – Казан: « Татарстан китап  нәшрияты», 2011) нигезендә төзелде.

Укыту планы гамәлдәге базис план буенча 64 сәгать исәбеннән төзелде. 4 сәгать кабатлауга, 2 сәгать сыйныфтан тыш укуга өстәлде.

Төп эчтәлек

Программадагы темалар

Сәг.саны

Балалар, әйдәгез мәктәпкә!

6

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта

6

Гаилә һәм туганнар

7

Ак чәчәкләр ява

6

Үзе яхшының эше дә яхшы...

5

Туган җир, туган ил

7

Яз

6

Язучылар иҗат иткән әкиятләр

3

Әкиятләр

6

Ямьле җәй

5

Безнең якын дусларыбыз

7

Кабатлау

4

Сыйныфтан тыш уку

2

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Сыйныфтан тыш уку

61

7

2

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

Татар графикасы үзенчәлекләрен белү.

Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү.

Тексттагы вакыйга яки төп персонаж буенча аңа исем таба белү.

Укытучының соравына тексттагы вакыйгаяки эпизод белән җавап бирә белү.

Текстның төп фикерен үзе билгели алу.

Берничә текстны темасы буенча берләштерә белү.

Укылган бүлеккә план төзи белү.

Геройларга характеристика бирү.

Автор позициясен ачыклау.

Укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү.

Әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.

Кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану.

Өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү.

үкыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү.

Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү.

Эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү.

Аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбуга, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Тыңлап аңлауны бәяләү нормасы

Тыңланган татар сөйләмен тулаем дөрес аңлап, эчтәлеген сөйли алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү нормасы 

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү нормасы 

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хатасы булган монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—6 хатасы булган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү нормасы 

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма тупас булмаган 2—3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) укыганда, «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4—6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, «2»ле куела.

Эш төрләре

II нче сыйныф

Тыңлап аңлау (минутларда)

0,5—1

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

4

Монологик сөйләм (фразалар саны)

5

Уку (сүзләр саны)

30—35

Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

Уку техникасы

Аңлап , дөрес һәм йөгерек уку.

Эчтән уку һәм сәнгатьле укуның башлангыч  күнекмәләрен формалаштыру.

Әдәби текст белән эшләү

Текстның нәрсә турында булуын аңлата белү.

Текстны вакыйгасы буенча өлешләргә тарката белү.

Укытучы ярдәмендә план төзи һәм шуның буенча эчтәлеген сөйли белү.

Укытучы яки башка кеше укыганны тыңлап, эчтәлекне сөйли белү.

Сөйләм телен үстерү

Үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү-диалог оештыру.

Яшь үзенчәлегенә туры килердәй текст сайлау.

Бирелгән план буенча эчтәлекне сөйләү.

Иҗади эшләргә өйрәнү - хикәя, әкиятләрне дәвам итү, әкиятләр, табышмаклар уйлау.

Шигырьләр ятлау.

Сорауларга язма җаваплпр бирү.

Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек

Сүз сәнгатенең бер төре буларак матур әдәбият белән таныштыра башлау.

Халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләр.

Әдәби әсәрләрдә гомумиләштерелгән образлар, аларның эш гамәлләре.

Шигырь, аның сәнгатьлелеге.

Әкиятләрнең төп фикере, кызыклы сюжеты һәм композициясе.

Табышмак, мәкаль һәм әйтемнәр, башваткычлар.

Төрле сурәтләү чаралары белән таныштыру.

Ятлау өчен әсәрләр

  1. Г. Тукай   Туган тел. Җир йокысы. Безнең гаилә. Кояш
  2. Бари Рәхмәт   Кошлар киткәндә.
  3. М. Җәлил   Көз җитте.
  4. Гасыйм Лотфи   Сыерчык.
  5. Зәкия Туфайлова   Туган ил.
  6. Р. Миңнуллин   Әни.
  7. Ш. Галиев Рус казлары: га-га-га.

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

  1. И туган тел, и матур тел!
  2. Күркәм, әдәпле сүзләр.
  3. Яшел чыршы янында.
  4. Әниләр бәйрәме.
  5. Без Татарстанда яшибез.
  6. Яшелчә кибетендә.

II нче сыйныфта әдәби укудан үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Тыңлап аңлау

Телдән һәм язма сөйләм үстерү , аралаша белү

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Дәреслек белән эш итә белү

Укытучының (сыйныфташның) сөйләмен ишетеп аңлау

Телдән сөйләм:

  • Бирелгән ситуация, лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйли алу;
  • укылган, тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләү;
  • лексик тема буенча сөйләшү үткәрә алу;
  • тәрҗемә итү күнекмәсе.

Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) СИУ

Эшне планлаштырырга өйрәнү

Балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета -журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йогерек һәм аңлап уку

Текстны укыганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү

Эшнең дөреслеген тикшерү

Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку

0,5 – 1 минутлык текстны тыңлап аңлау һәм, төп эчтәлегенә төшенеп, укытучының сорауларына җавап бирә белү

Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү

Язма сөйләм:

  • күчереп язу;
  • план нигезендә изложение язу;
  • аерым  җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез күчереп язу (5-6 җөмлә);
  • бирелгән тема буенча котлау язу;

Эш сыйфатына бәя бирә белү

Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү

Текстны тыңлау һәм бирелгән җөмләләр арасында эчтәлегенә туры килгәннәрен билгели алу

Уку 2 класс

Дәреснең тибы

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Контроль эш төрләре

Укучылар эшчәнлеге

Өй эше

Уздырылу вакыты

план

факт

Балалар, әйдәгез мәктәпкә – 7 сәг.

1

Катнаш дәрес

БСҮ. И туган тел, и матур тел. Г.Тукай “Туган тел”

1

Г.Тукайның тормыш юлын кыскача истә калдыру. Сөйләм телен үстерү. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Портрет өстендә эш, иҗади уку, әңгәмә, җыр тыңлау, мультфильм,

презентация карау

Г.Тукай “Туган тел” шигырьне ятларга

5.09

2

Әсәр өйрәнү дәресе

Г.Тукай,

 “Иртә”, “Ташбака илә куян” әсәрләре

1

Йөгек уку, әсәрләрнең эчтәлеген аңлап, башкаларга җиткерә алу, укучыларда тырышлык сыйфатлары тәрбияләү.

Иҗади уку,эзләнү, әңгәмә, сорауларга җавап бирү, рәсем ясау

8 нче бит соаруларга җавап

6.09

3

Әсәр өйрәнү дәресе

Р.Низамовадан,

 “Мәктәпкә барабыз”

1

“Мәктәпкә барабыз” әсәре белән танышу. Сөйләм телен үстерү.Белемгә омтылыш тәрбияләү

Иҗади уку, чагыштыру,

әңгәмә

“Мәктәпкә барабыз” СИУ

12.09

4

Катнаш дәрес

Ә.Бикчәнтәева, “Үрдәк беренчелекне алган”, “Язарга өйрәнгәндә”

1

Ә.Бикчәнтәеваның кыскача тормыш юлын истә калдыру. Сөйләм телен үстерү.Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү.Тырышлык, тыйнаклык тәрбияләү.

Портрет белән эшләү, иҗади уку, әңгәмә

15 нче бит сорауларга җавап

13.09

5

Әсәр  өйрәнү дәресе

А. Нигъмәтуллин,

 “Рөстәм төгәл исәпли”,

И. Туктар. “Тырышкан – табар” әсәрләре

1

Әсәрләр белән танышу,эчтәлеген, әһәмиятен аңлап әйтә алу,тырыш булу.

Уку, сүзлек эше, әңгәмә, сорауларга җавап бирү

19 нчы бит мәкальләр

не ятларга

19.09

6

Әсәр  өйрәнү дәресе

З.Нури,

 “Көн дә мең дә бер сорау”,

Х.Туфан.

“Ял көнендә кырлар- болыннарда...”

1

Шигырь белән танышу. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.Кызыксынучанлык, белемгә омтылу тәрбияләү

Иҗади уку, эзләнү,

әңгәмә

21 нче бит “Көн дә мең дә бер сорау” сәнгатьле итеп укырга

20.09

7

Әсәр  өйрәнү дәресе

 Кереш контроль тест. (10 мин.)

М.Гафури, “Мәктәп”, “Тырыш малай”,

“Ана белән кыз”

1

Әсәрләр белән танышу,эчтәлеген, әһәмиятен аңлап әйтә алу,тырыш булу.

тест

Уку, сүзлек эше, әңгәмә, сорауларга җавап бирү

11 нче бит,

сорауларга  җавап,

“Ана белән кыз” СИУ

26.09

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта – 7 сәг.

8

Катнаш дәрес

Г.Тукай,

“Көз”,  

“Кырлар буш кала”

1

Г.Тукай  биографиясен сөйли алу. Шигырьне һәм хикәяне  истә калдыру.Сөйләм телен үстерү.Табигатькә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү

Иҗади уку, чагыштыру, әңгәмә

24 нче бит мәкальләрне ятларга

27.09

9

Катнаш дәрес

Муса Җәлил,

“Көз җитте”

1

М. Җәлилнең тормыш юлын истә калдыру.Әйтергә теләгәнне әйтә алу. Эчтәлеген аңлау. Табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү

Портрет белән эш, сүзлек, уку, эчтәлек сөйләү, сорауларга җавап.

26 нчы бит “Көз җитте” шигырьне ятларга

3.10

10

Әсәр өйрәнү дәресе

Н.Сладков,

“Көз”

1

Әсәр белән танышу. Йөгерек уку һәм рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен үстерү. Хайваннарга һәм кошларга сакчыл караш тәрбияләү

Иҗади уку,сөйләү алымы, әңгәмә

24-25 нче бит СИУ,

25 нче бит сорауларга җавап

4.10

11

Әсәр өйрәнү дәресе

Б.Рәхмәт,

“Кошлар киткәндә”

1

Шигырьне аңлау. Кошларга сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү

Сүзлек, СИУ, сорауларга җавап, уен.

27 нче бит “Кошлар киткәндә”

шигырьне ятларга

10.10

12

Әсәр өйрәнү дәресе

Г.Мөхәммәтшин,

 “Бәрәңге алганда”

1

Әсәр белән танышу. Йөгерек уку һәм рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен үстерү. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү

Иҗади уку,сөйләү алымы, план төзү, әңгәмә

28-30 нчы бит “Бәрәңге алганда”, укырга, 29 бит рәсем буенча эчтәлеген сөйләргә

11.10

13

Әсәр өйрәнү дәресе

Г.Галиев, “Айлар алышынганда”, М.Әхмәтҗанов,  “Көз”.

1

Әсәрләрне аңлап кабул итү, йөгерек уку күнекмәләре булдыру,туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү

Иҗади уку,сөйләү алымы, кроссворд   әңгәмә

33 нче бит “Көз”

шигырьне ятларга

17.10

14

БСҮ

Контроль эш. №1 .  Г.Афзал, “Көз көне”

1

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү. Аларны актив аралашуга тарту. Яшелчә исемнәрен белеп, уенда катнашу, телдән сөйләмнәрен, уй-фикерләүләрен үстерү. Әйтергә теләгәнне матур итеп җиткерә алу

Контроль

эш

Уен, диалог, эзләнү, әңгәмә

31нче бит “Көз көне” СИУ, сорауларга җавап

18.10

Гаилә һәм туганнар – 7 сәг.

15

Катнаш дәрес

 Г.Тукай, “Безнең гаилә”. З.Туфайлова, “Әни сүзе”

1

Г.Тукайның биографиясен истә калдыру. Сөйләм телен үстерү. Гаилә әгъзаларына ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү. Әниләргә хөрмәт хисе, мәхәббәт тәрбияләү

Иҗади уку, әңгәмә, рәсем ясау

34 нче бит,

рәсем буенча хикәя төзү

24.10

16

Катнаш дәрес

А.Алиш,

“Әни ялга киткәч”

1

А.Алишның тормыш юлын истә калдыру. Йөгерек уку.Әниләргә хөрмәт хисе, мәхәббәт тәрбияләү

Иҗади уку,портрет белән эшләү, әңгәмә, презентация

35-36 нчы бит“Әни ялга киткәч” укырга,

37 нче  бит сорауларга

җавап

25.10

17

Катнаш дәрес

Р. Корбанов, “Бүре” диеп язган идем...” Ә.Бикчәнтәева,

 “Әтием белән бергә”

1

Әтиләргә хөрмәт хисе, мәхәббәт тәрбияләү. Ә.Бикчәнтәеваның кем икәнен әйтә алу. Әсәрләрнең эчтәлеген аңлап, башкаларга җиткерә алу, сорауларга аңлап җавап бирү

Сүзлек эше, СИУ, сорауларга җавап

38 нче бит  “Әтием белән бергә” СИУ

31.10

18

Әсәр өйрәнү дәресе

Р.Вәлиева, “Дәү әни”, Х.Халиков,  “Дәү әти”

1

Хикәя һәм шигырь белән танышу. Йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. Әби-бабайга хөрмәт хисе, мәхәббәт тәрбияләү

Иҗади уку, әңгәмә, сорауларга җавап

39-40 нчы бит “Дәү әнием” СИУ,

41 нче бит сорауларга җавап

1.11

2 нче чирек

19

Әсәр өйрәнү дәресе

Ә.Фәйзи

“Чәй эчәбез бал белән”,

Г. Мөхәммәтшин “Әйдәгез, танышабыз: мин гап-гади Инсаф”

1

Әсәрләрнең эчтәлеген аңлап, башкаларга җиткерә алу, сорауларга аңлап җавап бирү. Татар халык исемнәренә кызыксыну, алар белән горурлану хисе.

Иҗади уку, сөйләү, эзләнү, әңгәмә

44-б. СИУ

46-б. сорауларга җавап

14.11

20

Катнаш дәрес

Р.Миңнуллин

 “Әни”

1

Р.Миңнуллинның биографиясен истә калдыру. Шигырьне аңлау, әһәмиятен әйтә алу, сиу. Әниләргә хөрмәт.

Иҗади уку, сөйләү, эзләнү, портрет белән эш, әңгәмә,

презентация

46-б “Әни” шигырен ятларга

15.11

21

БСҮ

Әниләр бәйрәме.

 З. Мансур

 “Әниләр көнендә”

1

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү. Аларны актив аралашуга тарту. Әсәрне аңлау, әниләр көненең кайчан үткәрелүен белү, аларга ярдәм, мәхәббәт.

Сөйләү, рәсем өстендә эш, шигырьләр, җырлар тыңлау

“Кадерле әнием” хикәя

21.11

Ак чәчәкләр ява – 8 сәг.

22

Катнаш дәрес

Г.Тукай

“Җир йокысы”,

“Кыш”, “Кояш

1

Г.Тукайның тормыш юлын һәм танышкан әсәрләрен әйтә алу. “Җир йокысы” һәм “Кыш” шигырьләре белән танышу. Сөйләм телен үстерү. Табигатькә  сак караш һәм ярату.

Иҗади уку, сөйләү, эзләнү, портрет белән эш, әңгәмә

49-б. “Җир йокысы” шигырьне ятларга

22.11

23

Катнаш дәрес

З.Нури

“Кар яуган”, “Карга” Ә.Бикчәнтәева

“Карлар ява”

1

 Яңа әсәрләр белән танышу. Яңа сүзләрне истә калдыру. Сөйләм телен үстерү. Хайваннарга, табигатькә сак караш, ярату

Әңгәмә, сүзлек эше, иҗади уку, эзләнү

57-б. СИУ, 52-б. “Карлар ява” рәсем ясарга

28.11

24

Әсәр өйрәнү дәресе

В.Монасыйпов

“Кем белән кем”

1

Яңа сүзләрне истә калдыру. Әсәрләрне аңлап, төп фикерен әйтә алу. Матурлыкны күрә белергә өйрәнү.

Әңгәмә, сүзлек эше, иҗади уку, эзләнү

53, 54-б. сүзлек

29.11

25

Әсәр өйрәнү дәресе

Н. Дәүли

“Календарьның соңгы бите”

И.Туктар

 “Җем-җем!..Чвик!..”

1

Әсәр белән танышу. Яңа сүзләрне истә калдыру. Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен булдыру. Кошларга сак караш, ярату.

Иҗади уку, әңгәмә, сүзлек эше

55-б. “Календарьның соңгы бите” эчтәлеген сөйләргә,

59-б. сүзлек

5.12

26

Әсәр өйрәнү дәресе

С. Урайский “Чыршы”

 Г. Зәйнашева “Тукран белән сөйләшү”

1

Яңа әсәр белән танышу. Яңа сүзләрне истә калдыру. Сөйләм телен үстерү.

Әңгәмә, сүзлек эше, иҗади уку, эзләнү, уен

60-б. сүзлек,

 61-б. табышмакларның җавабын әйт

6.12

27

Әсәр өйрәнү дәресе

Д. Аппакова

“Тагын урамга”

Р.Корбанов “Урак өсте”

1

Яңа әсәрләр белән танышу. Яңа сүзләрне истә калдыру. Сөйләм телен үстерү.

Әңгәмә, сүзлек эше, иҗади уку, эзләнү

62-б. “Тагы урамга” эчтәлеген сөйләргә

12.12

28

Әсәр өйрәнү дәресе

М. Әхмәтҗанов. “Яңгырлы яңа ел”, “Яңа ел”,

 “Безнең дәрес”

1

Яңа сүзләрне истә калдыру. Әсәрләрне аңлап, төп фикерен әйтә алу. Матурлыкны күрә белергә өйрәнү.

Әңгәмә, сүзлек эше, иҗади уку, эзләнү

Рәсем ясарга

13.12

29

Катнаш дәрес

Контроль эш .

БСҮ.

Яшел чыршы янында

1

Өйрәнгәннәрне контроль эштә күрсәтә алу. Яңа ел бәйрәме турында сөйләү.Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү.

Контроль эш

Контроль эш биремнәрен үтәү. Әңгәмә, презентация буенча эш

1 тизәйткеч ятларга

19.12

Үзе яхшының эше дә яхшы – 5 сәг.

30

Әсәр өйрәнү дәресе

И.Туктар

“Рәхмәт һәркем өчен рәхәт”,

 “Ялкау өчен  ботка суынган”,

“Тырышкан табар”

1

Әсәрләр белән танышу. Сөйләм телен үстерү. Рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен ныгыту. Өлкән кешеләргә ярдәм итәргә омтылу хисе тәрбияләү.

Сүзлек эше, иҗади уку, әңгәмә, эзләнү, план төзү, рәсем өстендә эш

1 әсәрнең эчтәлеген белергә (теләк буенча)

20.12

31

Әсәр өйрәнү дәресе

Р.Корбанов “Уйнап”, Р.Вәлиева

“Кыңгырау чәчәк”

1

Әсәр белән танышу. Йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту. Сөйләм телен үстерү.  Якыннарыңа, туганнарыңа хөрмәт хисләре.

Әңгәмә, сүзлек эше, иҗади уку, эчтәлек сөйләү

69-б. сорауларга җавап

26.12

32

Катнаш дәрес

И. Туктар

“Борын”

Т.Миңнуллин

“Үзем белән үзем”

1

Т.Миңнуллинның тормыш юлы турында әйтә алу. Әкият белән танышу. Рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен ныгыту. Сөйләм телен үстерү. Укучыларда эшчәнлек һәм төгәллек  сыйфатларын тәрбияләү.

Портрет белән эш, иҗади уку, әңгәмә,сорауларга җавап бирү

72-б. башваткычларны чиш,

75-б. “Үзем белән үзем” СИУ

27.12

3 нче чирек

33

Әсәр өйрәнү дәресе

М. Хәсәнов

“Оялчан Хаҗи”

1

Әсәр белән танышу. Рольләргә бүлеп һәм йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту. Сөйләм телен үстерү. Балаларны тыйнак һәм әдәпле булуга өндәү.

Әңгәмә, иҗади уку, эчтәлек сөйләү

78-б. “Оялчан Хаҗи” әсәрнең әһәмиятен әйтергә

16.01

34

Катнаш дәрес

Ф.Яруллин

 “Әйбәт тә минем әби”

1

Ф. Яруллинның тормыш юлын истә калдыру. Әсәр белән танышу. Йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту. Сөйләм телен үстерү.  Үз әниең белән горурлану хисләре.

Портрет белән эш, сүзлек, әсәрне уку, әңгәмә, сорауларга җавап

Әсәрнең эчтәлеген белергә

17.01

Туган җир, туган ил – 7 сәг.

35

Катнаш дәрес

Р.Вәлиева

 “Иң матур җир”,

Т. Миңнуллин

“Ватан”

1

Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. Сөйләм телен үстерү. Туган илгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисе тәрбияләү.  

Сүзлек, иҗади уку, әңгәмә, җырлау

81-б. “Иң матур җир”

СИУ

23.01

36

Катнаш дәрес

З.Туфайлова

 “Туган ил”,

Безнең туган илебез – Татарстан Республикасы

1

Шигырь белән танышу.Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. Сөйләм телен үстерү. Туган илгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисе тәрбияләү.  

Иҗади уку, әңгәмә, җырлау

83-б.

“Туган ил” шигырьне ятларга

24.01

37

Әсәр өйрәнү дәресе

Р. Фәйзуллин

“Шагыйрь булсаң”

Кәрим Әмири

“Безнең авыл”

1

Яңа сүзләрне истә калдыру. Әсәрләрне аңлап, төп фикерен әйтә алу. Үз туган җирең белән горурлану.

Сүзлек эше, әңгәмә, әсәр уку, группалап эш, сорау-җавап

Әсәргә туры килгән мәкальләр (4)

30.01

38

Әсәр өйрәнү дәресе

“Салават күпере” журналыннан

“Ике мең ел элек”

Г.Дәүләтшин

“Нәрсә соң ул Туган ил?”

1

Әсәр белән танышу.Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. Сөйләм телен үстерү. Туган илгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисе тәрбияләү

Иҗади уку, әңгәмә, җырлау

Сорауларга җавап

31.01

39

Әсәр өйрәнү дәресе

Мидхәт Миншин

“Серле күл”

1

Әсәр белән танышу.Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. Сөйләм телен үстерү. Матурлыкны күрә белү.

Сүзлек эше, әңгәмә, әсәр уку, сорау-җавап, рәсем ясау

Эчтәлеген белергә

6.02

40,

41

БСҮ

Без Татарстанда яшибез. Минем туган җирем.

2

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү. Аларны актив аралашуга тарту .Үз туган җирең турында сөйли алу. Үз телең, илең, халкың белән горурлану.

Презентация, әңгәмә, җыр тыңлау

Хикәя язарга

7.02

13.02

Яз – 5 сәг. +1 сәг. контроль дәрес

42

Әсәр өйрәнү дәресе

Н.Измайлова

 “Менә нинди икән яз!”

Г. Хәсәнов

“Яз”

1

Шигырь белән танышу.Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту. Сөйләм телен үстерү. Яз ел фасылына карата соклану, ярату  хисе тәрбияләү.

Иҗади уку, әңгәмә, биремнәр үтәү, җырлау

90-б.  “Менә нинди икән яз!” СИУ

14.02

43

Катнаш

дәрес

З. Мансур

“Әниләр көнендә”

Д.Аппакова “Март башы”, “Тагын урамга”

1

Әсәр белән танышу.Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту.Д.Аппакованың тормыш юлын, әсәрләрен белү. Сөйләм телен үстерү. Яз ел фасылына карата соклану, ярату  хисе тәрбияләү.

Иҗади уку, әңгәмә, биремнәр үтәү

92-б. “Әниләр көнендә” СИУ

94-б. табышмакларга җавап

20.02

44

Әсәр өйрәнү  дәресе

Г.Лотфи “Сыерчык”,

 “Яз җыры”

1

Әсәрләр белән танышу.Сәнгатьле уку. Сөйләм телен үстерү. Кошларны ярату, саклау.

Иҗади уку, әңгәмә, биремнәр үтәү, презентация, рәсем ясау

95-б. “Сыерчык”

ятларга

21.02

45

Әсәр өйрәнү  дәресе

Э. Касыймов

 “Боз кузгалды”

М. Җәлил

“Күке”

1

Әсәр белән танышу.Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту. Сөйләм телен үстерү. Табигатькә соклану, ярату  хисе.

Иҗади уку, әңгәмә, биремнәр үтәү

97-б. сүзлек,

эчтәлеген сөйләргә

27.02

46

Катнаш дәрес

Лев Толстой, “Көймә”.

Җ. Тәрҗеманов,

“Кояш чыкты”

1

Әсәр белән танышу.Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту. Сөйләм телен үстерү. Табигатькә соклану, ярату  хисе. 2 әсәрнең уртак һәм аермалы якларын табу.

Сүзлек эше, уку, биремнәр үтәү, чагыштыру.

Контроль эшкә эзерләнергә

28.02

47

Контроль дәрес

Контроль эш.”Яз”

1

Контроль эш биремнәрен аңлап эшли алу.

Контроль эш

Контроль эш биремнәрен үтәү

Сүзлек кабатларга

6.03

Язучылар иҗат иткән әкиятләр – 3 сәг.

48

Әсәр өйрәнү дәресе

Р.Батулла.

“Куян баласы Нуяк”

ф

1

Әкият танышу.Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту. Сөйләм телен үстерү. Хәйләкәр булмаска,ачык йөзле, кунакчыл булырга өндәү.

Иҗади уку, әңгәмә, сөйләү

Сөйләргә өйрәнергә

7.03

49

Әсәр өйрәнү дәресе

Ф.Яруллин.

“Урман әкияте”

1

Әкият белән танышу. Эчтәлеген аңлап, эчтәлеген башкаларга җиткерә алу. Әкиятләргә кызыксыну.

Сүзлек эше, уку, сорау – җавап, иллюстрацияләр ясау

Рәсем ясарга

13.03

50

БСҮ

Сөйләшү өчен тема: “Күркәм әдәпле сүзләр”

1

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү. Аларны актив аралашуга тарту. Әдәпле сүзләрне көндәлек сөйләмгә кертү. Балаларны тыйнак, тәрбияле һәм әдәпле булуга өндәү.

Әңгәмә, эзләнү, иҗади эш

Хикәя төзеп язарга

14.03

Әкиятләр – 6сәг.

51

Әсәр өйрәнү дәресе

“Өч кыз”

(татар халык әкияте)

Хәйләгә каршы хәйлә

(татар халык әкияте)

1

Әкият  белән танышу. Рольләргә бүлеп һәм йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту. Сөйләм телен үстерү. Әниләргә хөрмәт хисе, ярдәм итәргә омтылу хисе тәрбияләү.

Иҗади уку, әңгәмә, сүзлек эше, сөйләү, план төзү

103-б. укырга, рәсем ясарга

20.03

52

Әсәр өйрәнү дәресе

Кәҗә белән бүре

 (татар халык әкияте)

1

Әкият  белән танышу. Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту.Сөйләм телен үстерү. Әкиятләргә кызыксыну, ярату тәрбияләү

Иҗади уку, әңгәмә, эзләнү, сөйләү

107-б. эчтәлеген сөйләргә

21.03


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6нчы татар сыйныфлары өчен әдәбияттан эш программасы

6нчы татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы. Дәреслек авторлары: Ф.Ә.Ганиева, М.Д.Гарифуллина. (2014нче ел)...

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф  татар төркемендә укучы балалар өчен  эш программасы...

8нче сыйныфлар өчен әдәбияттан эш программасы

8нче татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

1 нче (рус группалары) сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы.

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып һәм түбәндәге документларга таянып  төзелә:1.    “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовани...

1 нче (рус группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып һәм түбәндәге документларга таянып  төзелә:1.    “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовани...

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.

Татар теленнән эш программасы2 нче сыйныф(105 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандар...

6 сыйныфында татар төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы

6 Г  сыйныфында татар төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы...