6 сыйныфында татар төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы
методическая разработка (6 класс) на тему

Шайхиева Шамсия Яппаровна

6 Г  сыйныфында татар төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh_programmasy.docx43.71 КБ
Файл ktp.docx37.18 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми  белем бирү мәктәбе»

муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Каралды

МБ җитәкчесе

__________/ Әхмәтҗанова Т.Ф./

___ № беркетмә

“___” _______2016 нчы ел

Килешенде

Милли мәгариф буенча

директор урынбасары

________  /Гыйзәтуллина Г.Х./

“____” __________2016 нчы ел

Расланды

15 нче мәктәп директоры

__________ /Орлов В.Ф./

“___” ______2016 нчы ел

                                                 

6 Г  сыйныфында татар төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы

(база дәрәҗәсе)

(сәгатьләр күләме: атнага 2 сәгать, елга 70 сәгать)

                               Төзүче:  Шәйхиева Шәмсия Яппар  кызы,

                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                  

Түбән Кама шәһәре

2016-2017 нче уку елы

Аңлатма язуы

6  нчы сыйныфның татар төркемендә “татар әдәбияты” фәне (предмет өлкәсе – туган тел һәм әдәбият ) буенча эш программасы түбәндәге документларга  нигезләнеп төзелә:

  1. ТР  Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми  белем   бирү мәктәбе» муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең гомуми төп белем бирүнең  укыту программасы. Түбән Кама, 2015;
  2. Татар әдәбиятыннан уку предметы программасы;
  3. «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче төп гомуми  белем бирү мәктәбе» муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең предмет буенча эш программасы нигезнамәсе, 2015 ел.

4.«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми  белем бирү мәктәбе» муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең  2016-2017 елга укыту планы

                Укытуның шәхси нәтиҗәләре

— милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

— активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

— татар әдәбиятына хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне, әдәби-эстетик үзенчәлекләрне аңларга өйрәтү;

мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;

— баланың үзаңын үстерү, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

— татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Танып белү универсаль уку гамәлләре

— укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

— укылган әсәрнең эчтәлеген (яки ишеткәнне), текстка якын итеп, кыскача сайлап сөйли белү;

— укуның төрле формаларыннан файдалану (аңлап уку, өстән-өстән, эчтәлекне аңлап);

— татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу;

— әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;

— әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү;

— сүзлекләр, белешмә материаллардан файдалану;

— укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү;

— укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре

  •  уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  •  эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  •  уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  •  билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  •  укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  •  ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  •  дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  •  дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  •  әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  •  әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  •  аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  •  парларда һәм күмәк эшли белү;
  •  мәгълүматны туплау өчен күмәк эш  башкару;
  •  әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
  •  укылганны искә төшереп, гомумиләштерә белү, командада эшли белү;
  •  белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү.

Укытуның  предмет  нәтиҗәләре

  •   төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;  сәнгатьле уку;
  • текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
  • әсәрләрне анализлау;
  • план төзү;
  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;
  • укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру;
  • татар һәм башка милләт фольклоры, Россия һәм чит ил классиклары иҗатлары белән танышу;
  • әдәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнешен, аларда салынган вакыт, шәхси кыйммәтләр, аларның яңача яңгырашын аңлау;
  • әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;
  • әдәби әсәрнең әхлакый ягын дөрес чамалау;
  • геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;
  • композиция, сюжет элементларын, телнең сурәтләү чараларын, аларның әсәр эчтәлеген ачкандагы ролен ачыклау;
  • әдәби әсәрне анализлаганда гади әдәби терминология куллану;
  • өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу; — татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында белү;
  • әдәби әсәрне, язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б. мәгълүматлар бирү.

        6 нчы сыйныфта әдәбият дәресләренең эчтәлеге

          Халык авыз иҗаты.

Халык  җырлары.  Җырларның туу тарихы. Халык җырлары турында әдипләр фикере.

Фәнис Яруллин. “Җыр” шигыре.   Җыр турында татар галимнәре – И.Надиров, К.Миңнуллин фикере. Роберт Миңнуллин. “Җырны булмый үтереп”.  Халык җырларының төрләре: йола һәм уен җырлары, тарихи җырлар, лирик озын җырлар, кыска җырлар. Җыр турында татар халык җырчылары фикере. Җыр турында мәкаль, табышмаклар.

          Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре.

Йосыф Баласагунлы. Биографик белешмә. “Котадгу белек” поэмасы. Поэмадан тел һәм белем турындагы өзекләр.  Белем турында татар халык мәкальләре.

          XVIII йөз әдәбияты.

Габдерәхим Утыз Имәни. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Гыйлемнең өстенлеге турында” әсәреннән өзек.   “Татулык турында”.  “Сату итү турында”.   Мөхәммәдшәриф Габдрәшит улы. “Кәҗә бәете”. Бәет җанры турында төшенчә.

          XIX йөз әдәбияты.

Габделҗаббар Кандалый. Тормыш юлы турында  белешмә.  “Мулла белән абыстай” шигыре.   “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм”.   Афоризмнар. Халык мәкальләре рәвешендәге канатлы сүзләр. Чарланган, җыйнак һә акыллы әйтелгән икеюллык фикерләр.

Әдәбият теориясе. Юмор һәм сатира. Афоризм.

          XX йөз әдәбияты.

Габдулла Тукай. “Туган авыл” шигыре. Арчадагы Әлифба музее.“Шүрәле” поэмасы. “Шүрәле” балеты. “Исемдә калганнар” әсәре.

Әдәбият теориясе. Поэма жанры, балет.  

Гаяз Исхакый. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Кәҗүл читек” хикәясе.  

Мәҗит Гафури. Тормыш юлы һәм  иҗаты  турында  белешмә.  Мәҗит Гафуриның Уфадагы мемориаль музей – йорты. “Ана”, “Ана теле” шигырьләре. “Урман” шигыре.     И.Шишкинның “Кояшлы көндә нарат урманы” картинасы.

 Һади Такташ. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты.   “Мокамай” шигыре.     “Иптәшләр”, “Ак чәчәкләр” шигырьләре.

Ибраһим Гази. Язучының  тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Онытылмас еллар” романыннан өзек.  

Әдәбият теориясе. Лирик герой. Метафора.

           Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты.

Муса Җәлил. “Вәхшәт”, “Имән” шигыре. “Чәчәкләр” шигыре.  

Нәби Дәүли. “Дошманнан үч алыгыз” шигыре.

Хәйретдин Мөҗәй. Фронтавик шагыйрьнең тормыш юлы турында  белешмә. “Бүләк”шигыре.  

А.И.Лактионовның “Фронттан хат” картинасы.

Әхмәт Исхак. “Һөҗүм  барганда” шигыре.

Шәйхи Маннур. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Саубуллашу җыры”, “Татар кызы”, “Чәчәкләр һәм снарядлар” шигырьләре.  

Әдәбият теориясе. Инверсия.

          Тыныч ил сагында.

Мөхәммәт Мәһдиев. Язучының  тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Фронтавиклар” романы.  

Кави Латыйп. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Җиңү парады” шигыре.

Шәүкәт Галиев. Шагыйрьнең  тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Аталы – уллы солдатлар” балладасы.  

Әдәбият теориясе. Баллада жанры.

“Азатлык алып килгән сугышчы” монументы.

Шамил Маннапов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Тыңланмаган моңнар”, “Солдатта булган диләр” шигырьләре.

Рөстәм Акъегет. “Мәңгелек ут яна мәйданнарда” шигыре.

Җәүдәт Дәрзаман. “Батырлык” шигыре.

          Туган якның матурлыгын, кирәклеген сурәтләгән әсәрләр.

Эльмира Шәрифуллина. “Туган җир” шигыре.

Фәнис Яруллин. “Туган ягы кирәк кешегә” шигыре.

Әмирхан Еники. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Матурлык” хикәясе.  

Әдәбият теориясе. Хикәя жанры.

Мөхәммәт Мирза. “Балачак хатирәсе” хикәясе.  

Гомәр Бәширов. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Язгы сабан туйлары” (“Туган ягым – яшел бишек” повестеннан өзек).  

Дания Гайнетдинова. “Ташлыяр Карлыгачы” әсәре. Сабантуй темасына картиналар (Л.Фәттахов,  Ш. Шәйдуллин, Г.Абдуллов)

           Тәрҗемә әсәрләр.

Антон Чехов. Тормыш юлы һәм иҗаты турындакыскача  белешмә. “Анюта” хикәясе. 

Ганс Кристиан Андерсен. “Борчак өстендә принцесса”.

Константин Паустовский. “Корыч балдак”  хикәясе.

           Татар теле – энҗе – мәрҗан тулы тел.

Хәсән Туфан. Шагыйрьнең  тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “И минем җандай кадерлем”, “Туган тел” шигыре.

Искәндәр Рәфыйков. “Әй туган  тел!”  картинасы.

Наҗар Нәҗми. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “Туган тел” шигыре.

Равил Фәйзуллин. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “Минем телем” шигыре.

Шәүкәт Галиев. “Туган телем” шигыре.

Роберт Миңнуллин. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “Туган телемә” шигыре.

Гәрәй Рәхим. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “А-ля-шэр туны” әсәре.  

Ренат Харис. “Туган җирем” шигыре.

Нияз Акмал. “Кешеләргә карап” шигыре.

           Язучылар елмая.

Радик Фәизов. “Батыр әйтте” хикәясе.

Газиз Мөхәммәтшин. “Каз боткасы” хикәясе.

Эстон халык җыры. “Балыкчы”.

Ибраһим Гази. “Мәүлия нигә көлде?” хикәясе.

Гамил Афзал. “Мыек борам” шигыре.

Дәрестәге эшчәнлекне тематик планлаштыру

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Дәрестә уку эшчәнлеге төрләре

1.

Халык авыз иҗаты.

4

Халык  җырлары т турында төшенчә бирү.  Җырларның туу тарихы. Халык җырлары турында әдипләр фикере белән танышу. Фәнис Яруллин. “Җыр” шигыре.   Җыр турында татар галимнәре – И.Надиров, К.Миңнуллин фикере. Роберт Миңнуллин. “Җырны булмый үтереп”.  Халык җырларының төрләре: йола һәм уен җырлары, тарихи җырлар, лирик озын җырлар, кыска җырлар. Җыр турында татар халык җырчылары фикере. Җыр турында мәкаль, табышмаклар. Җырларга хөрмәт хисләре тәрбияләү.

2.

Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре.

2

Йосыф Баласагунлы. Биографик белешмә бирү. “Котадгу белек” поэмасы. Поэмадан тел һәм белем турындагы өзекләр.  Белем турында татар халык мәкальләре белән танышу.

3.

XVIII йөз әдәбияты.

2

Габдерәхим Утыз Имәни. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Гыйлемнең өстенлеге турында” әсәреннән өзек.   “Татулык турында”.  “Сату итү турында”.   Мөхәммәдшәриф Габдрәшит улы. “Кәҗә бәете”. Бәет җанры турында төшенчә.

4.

XIX йөз әдәбияты.

3

Габделҗаббар Кандалый. Тормыш юлы турында  кыскача белешмә бирү.  “Мулла белән абыстай” шигыре.   “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм”.   Афоризмнар. Халык мәкальләре рәвешендәге канатлы сүзләр. Чарланган, җыйнак һә акыллы әйтелгән икеюллык фикерләр белән танышу. Әдәбият теориясе. Юмор һәм сатира, афоризм төшенчәләре белән танышу.

5.

XX йөз әдәбияты.

16

Габдулла Тукай. “Туган авыл” шигыре. Арчадагы Әлифба музее.“Шүрәле” поэмасы. “Шүрәле” балеты. “Исемдә калганнар” әсәре.Әдәбият теориясе. Поэма жанры, балет.  

Гаяз Исхакый. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Кәҗүл читек” хикәясе. Мәҗит Гафури. Тормыш юлы һәм  иҗаты  турында  белешмә.  Мәҗит Гафуриның Уфадагы мемориаль музей – йорты. “Ана”, “Ана теле” шигырьләре. “Урман” шигыре.  Р.Вәлиевнең “Урман” шигыре.   И.Шишкинның “Кояшлы көндә нарат урманы” картинасы. Һади Такташ. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты.   “Мокамай” шигыре.     “Иптәшләр”, “Ак чәчәкләр” шигырьләре. Ибраһим Гази. Язучының  тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Онытылмас еллар” романыннан өзек.  Әдәбият теориясе. Лирик герой, метафора төшенчәләре белән танышу.

6

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты.

8

М.Җәлилнең сугыш чорында иҗат иткән “Имән”,”Чәчәкләр “шигырьләрен уку һәм анализлау. Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән яшь буынга,шул чор кешеләренә ихтирам тәрбияләү. Нәби Дәүли. Язучы  иҗаты белән таныштыру. Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи мәгълүматлы булу. Хәйретдин Мөҗәй. Фронтавик шагыйрьнең тормыш юлы турында  белешмә. “Бүләк”шигыре.  А.И.Лактионовның “Фронттан хат” картинасы өстендә эшләү. Әхмәт Исхак. “Һөҗүм  барганда” шигыре.

Шәйхи Маннур. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Саубуллашу җыры”, “Татар кызы”, “Чәчәкләр һәм снарядлар” шигырьләре.  Уку эшчәнлегенең нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. Әдәбият теориясе - инверсия төшенчәсе белән танышу.

7.

Тыныч ил сагында.

6

Мөхәммәт Мәһдиев. Язучының  тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Фронтавиклар” романы.  Әсәрдә очрый торган яңа сүзләрне тормыш белән бәйләп истә калдыру. Халкыбызнең үткәненә,тарихына, аңлы караш булдыру. Кави Латыйп. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Җиңү парады” шигыре.

Шәүкәт Галиев. Шагыйрьнең  тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Аталы – уллы солдатлар” балладасы.   Әдәбият теориясе. Баллада жанры белән танышу. “Азатлык алып килгән сугышчы” монументы. Шамил Маннапов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Тыңланмаган моңнар”, “Солдатта булган диләр” шигырьләре. Рөстәм Акъегет. “Мәңгелек ут яна мәйданнарда” шигыре. Җәүдәт Дәрзаман. “Батырлык” шигыре. Тарихтан сугыш чоры турында  фикерли белү.

8

Туган якның матурлыгын, кирәклеген сурәтләгән әсәрләр.

13

Эльмира Шәрифуллина. “Туган җир” шигыре. Фәнис Яруллин. “Туган ягы кирәк кешегә” шигыре. Әмирхан Еники. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Матурлык” хикәясе.  Әдәбият теориясе. Хикәя жанры.  Мөхәммәт Мирза. “Балачак хатирәсе” хикәясе.  Гомәр Бәширов. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Язгы сабан туйлары” (“Туган ягым – яшел бишек” повестеннан өзек).  Дания Гайнетдинова. “Ташлыяр Карлыгачы” әсәре.

9

Тәрҗемә әсәрләр.

3

Антон Чехов. Тормыш юлы һәм иҗаты турындакыскача  белешмә. “Анюта” хикәясе. 

Ганс Кристиан Андерсен. “Борчак өстендә принцесса”. Константин  Паустовский. “Корыч балдак”  хикәясе. Халкыбызнең үткәненә,тарихына, аңлы караш булдыру Тирә яктагы кешеләргә мгътибарлы булу. Бала күңелен аңларга тырышу.

10

Татар теле – энҗе – мәрҗан тулы тел.

7

Хәсән Туфан. Шагыйрьнең  тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “И минем җандай кадерлем”, “Туган тел” шигыре. Искәндәр Рәфыйков. “Әй туган  тел!”  картинасы. Наҗар Нәҗми. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “Туган тел” шигыре. Равил Фәйзуллин. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “Минем телем” шигыре. Шәүкәт Галиев. “Туган телем” шигыре. Роберт Миңнуллин. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “Туган телемә” шигыре.    Ренат Харис. “Туган җирем” шигыре.  Нияз Акмал. “Кешеләргә карап” шигыре.

11

Язучылар елмая.

6

Радик Фәизов. “Батыр әйтте” хикәясе. Газиз Мөхәммәтшин. “Каз боткасы” хикәясе.

Эстон халык җыры. “Балыкчы”. Ибраһим Гази. “Мәүлия нигә көлде?” хикәясе.  Гамил Афзал. “Мыек борам” шигыре. . Гәрәй Рәхим. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “А-ля-шэр туны” әсәре.  Өйрәнгәннәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белергә өйрәтү.

Барлыгы

70

БСҮ- 8сәгать

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы
(төз. Ф. X. Җәүһәрова, К. С. Фәтхуллова)

6 нчы сыйныф (13 әсәр)

Татар әдипләренең әсәрләре:

1. Г. Тукай. «Шүрәле», «Туган авыл»;

2. М. Гафури. «Ана»;

3. Һ. Такташ. «Мокамай»;

4. М. Җәлил. «Имән», «Чәчәкләр»;

5. Ә. Еники. «Матурлык»;

6. Г. Бәширов. «Сабан туе»;

7. И. Гази. «Онытылмас еллар» (өзек);

8. М. Мәһдиев. «Фронтовиклар» (өзек).

Биографик белешмәләр:

1. Һ. Такташ;

2. Ш. Маннур;

3. М. Гафури;

4. Ә. Еники;

5. М. Мәһдиев (ике әсәр буларак карала).

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре:

А.Чехов. «Анюта».

Авторлар тарафыннан ятлау өчен
тәкъдим ителгән әсәрләр:

  1. Г. Кандалый. Афоризмга әйләнгән шигырь юллары.
  2. Г. Тукай. «Туган авыл».
  3. М. Гафури. «Ана теле».
  4. Һ. Такташ. «Мокамай».
  5. М. Җәлил. «Имән».
  6. Ә. Еники. «Матурлык» (өзек).

Дәресләрдә кулланышта булган теоретик материал:

Лирик герой, хикәяләүче герой, рифмадаш сүз, рифма төрләре, сюжет, пейзаж, юмор, сатира, портрет, строфа, бәет строфасы, метафора, сынландыру, эпитет, сүз уйнату, ирония турында төшенчә, инверсия, афоризм, повесть, баллада, бәет, кече эпик жанр, мәкаль, сынландыру, чагыштыру, балет, либретто, җыр төрләре, хикәя, прототип, хикәяләүче образы.

Дәресләр һәм тикшерү эшләренең чирекләп бүленеше

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Яттан сөйләү

Сочинение

СТУ

БСҮ дәресләре саны

Проект эше

Дәреслекнең авторы, елы

Татар әдәбияты

6 г

70

2  сәгать.

6

1

4

8

2

Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина  Татар әдәбияты, Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен), 6 нчы сыйныф, 2 кисәктә. Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014

1чирек

18

2

1

2

1

2чирек

14

3

1

2

3чирек

20

1

1

1

3

4чирек

18

1

1

1

Дәрестән тыш эшчәнлекнең эчтәлеге

Формасы

Эшчәнлек төрләре

Вакыты

Сәләтле балалар белән эшләү        , олимпиадага әзерлек

Фәнне тирәнрәк өйрәнү өчен укучыларга ярдәм итү

Ел дәвамында

Яңа ел бәйрәме

Татарча яңа ел бәйрәмендә шигырьләр сөйләү, җырлар җырлау, уеннарда катнашу.

Декабрь

Туган тел ункөнлеге

Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли белү, татар халык авыз иҗатын  өйрәнү

февраль

Предмет атналыгы

Татарча әкиятләрне сәхнәләштерү, шигырьләр ятлау

Апрель

Фәнне авыр үзләштерүче балалар белән эшләү

Укучыларга педагогик ярдәм күрсәтү

Ел дәвамында

Вакытлы матбугатта укучылар иҗаты

Иҗади сәләтле балалар белән эшләү, аларга ярдәм итү

Ел дәвамында

Укыту процессының методик, материаль - техник тәэмин ителеше

Дидактик һәм методик тәэмин ителеш

Дидактик тәэмин ителеш

Методик тәэмин ителеш

1. Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина  Татар әдәбияты, Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен), 6 нчы сыйныф, 2 кисәктә. Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014

2. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.-  Казан, 2008ел;

3. - Программа: .  ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән «Рус телендә гомуми төп  һәм урта белем бирү мәктәбенең татар әдәбиятыннан үрнәк программалар: 5- 9 нчы сыйныфлар, Ф.Х. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова, Казан, 2013;

4.Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.

5.”Салават күпере” журналы, “Көмеш кыңгырау” газетасы.

1. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Әхмәдуллин. –Казан:Татар.кит.нәшр., 1990

2. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

3. Дастаннар. – Казан: Мәгариф, 2001.

4. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау. – Казан: Мәгариф, 2005.

5. Заһидуллина Д.Ф Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2000.

6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре. 3 томда. – Казан:Татар.кит.нәшр., 2010.

7. Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар – әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан, 2005.

8. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1983 – 2001.

9. Татар әдәбияты. Теория.Тарих./Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанов, Т.Гыйлаҗев, Н.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006.

10. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.

11. Тарих мең дә сигез йөз дә: Бәетләр, мөнәҗәтләр. – Казан: Мәгариф, 2000.

12. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф», “Мәйдан”, “Казан утлары”  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

Материаль техник тәэмин ителеш

Материаль-техник тәэмин ителеш объектлары һәм чаралары

Саны

Искәртмә

Компьютер

Таблицалар

Сүзлекләр

Күрсәтмә материаллар(рәсемнәр)

Язучылар портретлары

1

15

10

20

24

Информацион коммуникатив чаралар

Видеофильмнар

Электрон белем бирү ресурслары

Интернет ресурслары

Г.Тукай турында

Татарстан Республикасы турында

Татарстан Республикасының гербы, гимны турында

Муса Җәлил “Моабит дәфтәре”

“Габдулла Тукай”, энциклопедия

Дисклар “Җырлап – биеп алабыз”

Төрле темаларга презентацияләр

Татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары сообществолары;

irort.ru

nachalka.com

metodisty.ru

pedsovet.ru

сабыйга.ру

tatarschool.ru



Предварительный просмотр:

Календарь-тематик план.

Дәрес темасы

Үткәрү  вакыты

План

Чынлыкта

I чирек.

Халык авыз иҗаты – 4 сәг.

1

Халык җырлары. Фәнис Яруллин. «Җыр». Җыр турында галимнәр фикере.

2

Халык җырлары. Роберт Миңнуллин. «Җырны булмый үтереп».

3

Йола һәм уен җырлары. Тарихи җырлар. Татар халык җырлары. Җыр турында татар җырчылары фикере. Проект эше.

4

БСҮ. Җыр турында фикерләр. Г. Ибушевтан. Җыр турында мәкальләр. Табышмаклар.

Борынгы әдәбият үрнәкләре - 2 сәг.

5

Йосыф Баласагунлы һәм «Котадгу белек» поэмасы турында. «Котадгу белек» (поэмадан өзек). «Тел турында». 

6

Йосыф Баласагунлы. «Белем турында». Белем турында татар халык мәкальләре.

XVIII йөз әдәбияты - 2 сәг.

7

Габдерәхим Утыз Имәни турында. Габдерәхим Утыз Имәни. «Гыйлемнең өстенлеге турында»,«Татулык турында». Мөхәммәдшәриф Габдрәшит улы. «Кәҗә бәете». Бәет турында төшенчә.

8

Габдерәхим Утыз Имәни. «Сату итү турында».

XIX йөз әдәбияты - 3 сәг.

9

XIX йөз әдәбияты. Габделҗаббар Кандалый турында. Габделҗаббар Кандалый.  «Мулла  белән абыстай». Юмор һәм сатира.

10

 Габделҗаббар Кандалый. «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм». Икеюллыклар (афоризмнар).

11

БСҮ. Габделҗаббар Кандалый. Икеюллыклар (афоризмнар).

XX йөз әдәбияты – 16 сәг.

12

Габдулла Тукай. «Туган авыл». Арчадагы Әлифба музее. 

13

Габдулла Тукай. «Шүрәле».

14

Поэма жанры. «Шүрәле» балеты турында.

15

Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре

16

Габдулла Тукайның  «Исемдә калганнар» әсәрендә балачак  истәлекләре

17

Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрендә әни образы. Автобиографик әсәр турында белешмә

18

СТУ. Гаяз Исхакый турында. Гаяз Исхакый. «Кәҗүл читек».

II чирек.

19

Мәҗит Гафури турында. Уфада Мәҗит Гафуриның мемориаль музей - йорты. 

20

Мәҗит Гафури. «Ана».  Мәҗит Гафури «Ана теле». Тест эшләү.

21

БСҮ.   Мәҗит Гафури «Урман» шигыре.   И. Шишкин. «Кояшлы көндә нарат урманы» картинасы

22

Һади Такташ турында. Һади Такташ «Иптәшләр». 

23

Һади Такташ. «Мокамай». Лирик герой.

24

Һади Такташ. «Ак чәчәкләр» шигыре

25

Ибраһим Гази турында. Ибраһим Гази. «Онытылмас еллар» (өзек).

26

Ибраһим Гази. «Онытылмас еллар»  әсәрендә ачлыкның кешеләр мөнәсәбәтенә йогынтысы

27

Ибраһим Гази. «Онытылмас еллар»  әсәрендә  Хәлим образы

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты - 8 сәг.

28

Муса Җәлил. «Вәхшәт».

29

Муса Җәлил “Имән” шигыре

30

Муса Җәлил. «Чәчәкләр». А. Лактионов “Фронттан хат” картинасы

31

Нәби Дәүли. «Дошманнан үч алыгыз».

32

БСҮ. Хәйретдин Мөҗәй турында. «Бүләк». 

III чирек.

33

Әхмәт Исхак. «Хөҗүмгә барганда».

34

Шәйхи Маннур турында. Шәйхи Маннур «Саубуллашу җыры».

35

СТУ. Шәйхи Маннур «Татар кызы», «Чәчәкләр һәм снарядлар». Инверсия

Тыныч ил сагында - 6 сәг.

36

 Мөхәммәт Мәһдиев турында.  Мөхәммәт Мәһдиев. «Фронтовиклар» романыннан өзек.

37

БСҮ.  Сочинение. Укытучы һәм мәктәп.

38

Кави Латыйп. «Җиңү парады». . 

39

БСҮ. Шәүкәт Галиев турында.  Шәүкәт Галиев. «Аталы-уллы солдатлар» (баллада). Баллада жанры. «Азатлык алып килгән сугышчы» монументы.

40

Шамил Маннапов турында. Шамил Маннапов. «Тыңланмаган моңнар». 

41

Шамил Маннапов. «Солдатта булган, диләр...».  Рөстәм Акъегет. «Мәңгелек ут яна мәйданнарда». Җәүдәт Дәрзаман. «Батырлык».

Туган якның матурлыгын, кирәклеген сурәтләгән әсәрләр -13 сәг. 

42

Эльмира Шәрифуллина. «Туган җир». Фәнис Яруллин. «Туган ягы кирәк кешегә».

43

Әмирхан Еники турында.  Әмирхан Еники «Матурлык». 

44

Әмирхан Еники «Матурлык» хикәясендә ана hәм бала мәхәббәте

45

Әмирхан Еники «Матурлык» әсәрендә  пейзаж  Хикәя жанры.

46

СТУ. Мөхәммәт Мирза. «Балачак хатирәсе».

47

Гомәр Бәширов. «Сабан туе» ( публицистика)

48

Гомәр Бәширов турында.  Гомәр Бәширов «Язгы сабан туйлары».

49

 Л. Фәттахов, Ш.Шәйдуллин, Г.Абдуллов картиналары  буенча эш

50

БСҮ.  Сочинение. Сабантуй

51

Гомәр Бәширов. «Кунак кызлар килде утырмага».

52

Гомәр Бәширов. «Кунак кызлар килде утырмага» әсәрендә халыкның гореф-гадәтләре

IV чирек.

53

Дания Гайнетдинова. «Ташлыяр Карлыгачы».

54

Дания Гайнетдинова. «Ташлыяр Карлыгачы»әсәрендә атларга мөнәсәбәт

Тәрҗемә әсәрләр – 3 сәг.

55

Тәрҗемә әсәрләр. Антон Чехов. «Анюта». Антон Чехов турында.

56

СТУ. Һанс Кристиан Андерсен. «Борчак өстендәге принцесса».

57

Константин Паустовский  «Корыч балдак».

Язучылар елмая - 6 сәг.

58

Язучылар елмая. Радик Фәизов. «Батыр әйтте».

59

Газиз Мөхәммәтшин. «Каз боткасы».

60

«Балыкчы». Эстон халык җыры.

61

Ибраһим Гази. «Мәүлия нигә көлде?»

62

Гамил Афзал. «Мыек борам».

63

Гәрәй Рәхим. «А-ля-шэр туны».

Татар теле – энҗе -мәрҗән тулы тел - 7 сәг.

64

Хәсән Туфан турында. Хәсән Туфан. “И минем җандай кадерлем...”шигыре.  Хәсән Туфан музее.

65

БСҮ. Хәсән Туфан. «Туган тел». Искәндәр Рәфыйков. «Әй туган тел!» Картина белән эшләү.

66

Наҗар Нәҗми. «Татар теле». Проект эше.

67

Равил Фәйзуллин турында. Равил Фәйзуллин. «Минем телем». Шәүкәт Галиев. «Туган телем».

68

6 сыйныф курсы буенча контроль эш (тест).

69

Роберт Миңнуллин турында. Роберт Миңнуллин. «Туган телемә».

70

Ренат Харис. «Туган җирем». Нияз Акмал. «Кешеләргә карап». Йомгак


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...