1-4 сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы (рус төркеме)
рабочая программа на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_1-4kl.rusheydarova_esh_programmasy.doc192.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Аңлатма язуы

Әдәби укудан

Эш программасының статусы

Әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

          Программа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Урта (тулы) гомуми белем бирү   мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на  (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева) Һәм Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына нигезләнеп төзелде.

  1. ӘДӘБИ УКУНЫҢ УКЫТУ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

   Рус телле балаларга уку дәресләрен укытуның  төп максаты: 

  • укучыларны татарча аралашырга өйрәтү;
  • лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;
  • телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;
  • татар теленә хөрмәт тәрбияләү,  бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  • гамәли үзләштерелгән белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту һәм сөйләмдә куллануга ирешү;
  • укучыларның татар телендә аралашу осталыкларын үстерү;
  • татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында беренчел мүгълүмат бирү;
  • әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле итеп укырга һәм уку тизлеге нормаларын үтәргә өйрәтү;
  • татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсе булдыру һәм әдәби зәвык тәрбияләү;
  • әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, гамәлләре һәм гамәл кылырга этәргән сәбәпләрне, геройның эмоциональ һәм әхлакый кичерешләрен аңларга һәм әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү;
  • халык әкиятләрен һәм кече фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәсәлләрне әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү;
  • укучыларда әхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү.    

2)УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УКЫТУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

 Гимназиянең 2015-2016нчы уку елына төзелгән уку-укыту планында

1нче сыйныф - әдәби уку атнасына 1 сәгать исәбеннән  елга 33 сәгать;

2нче сыйныф - әдәби уку атнасына 2 сәгать исәбеннән  елга 68 сәгать;

3нче сыйныф - әдәби уку атнасына 3 сәгать исәбеннән  елга 102 сәгать;

4нче сыйныф - әдәби уку атнасына 2 сәгать исәбеннән  елга 68 сәгать каралган.

3) УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

 Татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.                   

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның  гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.  

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

4) УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА  ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Укытуның башлангыч этабы

Тыңлап аңлау

- Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

- тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

- сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

- ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

Диалогик сөйләм:

- Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

- программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

        Монологик сөйләм

-  Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; 

- тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

- укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

-  үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

Уку

- Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

- хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

- дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

- тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү - интонацияләре белән уку;

- укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

- кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

- укыганда сүзлекләр куллана белү.

5)  УКУЧЫ ҮЗЛӘШТЕРЕРГӘ ТИЕШ МАТЕРИАЛ

1нче сыйныф

1. Әйдәгез танышабыз!

2. Синең исемең ничек? һәм аңа җавап формасы.

3. Рус халык әкияте  “Шалкан”.

4. Бу кайсы шәһәр? соравы.

5. Син кайда яшисең? соравы.

6. Кыргый хайван исемнәре.

7. Рус халык әкияте “Төремкәй”

8. “Без йоклыйбыз” тексты.

9.Яшелчә, җиләк-җимеш атамалары.

10. Кыш билгеләре.

11.Сәламәт бул.

12. Гаилә.

13.Ф.Кәрим “Яз җитә”.

14.  8 нче март – Әниләр бәйрәме.

15.Татар халык ашлары.

16.Табын янында.

17. Туган көн.

18. Савыт-сабалар.

19. Киемнәр.

20.Җәй җитә.

21.Г.Тукай “Бала белән күбәләк”.

22. Сабантуй.

2нче сыйныф

      1. Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтеп җөмләләрне аңлап укый белү.

2. Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү.

3. Дәреслектә бирелгән текстларны сәнгатьле дөрес уку.

4. Нормаль темп белән әйтелгәнне ишетеп аңлау, аңлаганны аралашуда куллану.

5. Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү.

6. Өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

7. Сорау һәм сорау репликаларын дөрес кулланып әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә һәм тәмамлый белү.

8.  Сыйфатның гади дәрәҗәсен, кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый сүзләрен сөйләмдә куллану.

9.“Теремкәй”,  “Күмәч”, “Шалкан” әкиятләрендәге әкият геройларының сүзләрен, 2 шигырьне яттан белү.

3 нче сыйныф

1. Дәфтәребез өстәлдә.

2. Апалары авылда яши.

3. Татарстанда иң зур шәһәр ‒ Казан.

4. Бу китап  бик кызыклы.

5. Мин язмадым әле.

6. Ул укыды инде.

7. Ул Азат кебек тырыш.

8. Ул балалар өчен китаплар язган.

9. Ул юл аркылы чыга.

10. Яздан бирле яңгыр юк.

11. Ул ел саен авылга кайта.

12. Китап өстәл өстендә (астында, алдында, артында)

13. Бүген салкын, чөнки җил бар.

14. Бүген җылы, ләкин яңгырлы.

15. Бу китап матур, ә теге китап матуррак.

4 сыйныф

1. Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез.

2. Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре.

3.  Кошлар - безнең дусларыбыз. Минем канатлы дустым.

4.  Йорт һәм кыргый  хайваннар.  Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

           5. Кышкы табигать. Кышкы уеннар. Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.

          6. Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр. Чын дуслык.

          7. Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт.

          8. Язгы табигать. 8 Март – әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам.  Карга боткасы.

          9. Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр.  Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре.

         10. Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару.


6) ПРОГРАММАНЫҢ ТЕМАТИК ЭЧТӘЛЕГЕ

1 сыйныф

Бүлекнең исеме

Эчтәлекнең элементлары  

Көтелгән нәтиҗәләр

Әйдәгез, танышабыз!

(3 сәг.)

Исәнме(сез). Син кем? Мин – Оля. Мин малай(кыз). Синең исемең ничек? Мин - Оля. Бу кем? Бу - Оля.

Хәлләр  ничек? Рәхмәт, яхшы. Бу Азатмы? Син Азатмы? Әйе, мин Азат. Юк, ул Азат түгел. Сау бул(ыгыз)

Син кайда яшисең? Мин Казанда яшим.

Сиңа ничә яшь? Миңа 7 яшь. Алсуга 7 яшь. Сиңа 7  яшьме? Әйдә бергә уйныйбыз. Ярый

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү.

Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү.

Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен сорый, җавап бирә белү. Уенга чакыра, риза була белү.

  Урман дусларыбыз (2сәг.)

Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннар (2сәг.)

Бу нәрсә? Бу аю. Ул урманда яши (яшәми). Аю зур, усал. Ничә аю бар? 3 аю бар. Бу зур аю түгел, кечкенә аю. Аю Татарстанда яшиме? Балык йөзә, куян йөгерә, кош оча.

Куян дус, кил монда. Булат Акбай белән уйный. Ул беренче килә. Оля ничек йөгерә?

 Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннарның, кошларның исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү.

Спорт бәйрәме (3сәг.)

Ул нишли? Ул йөгерәме? Ул сикерәме?... Ул йөгерә, сикерә,йөзә...

Үзеңнең ни эшләвең турында сөйли белү.

Без хезмәт яратабыз (3сәг.)

Син кая барасың? Мин базарга барам. Нәрсә аласың? Бу - кыяр. Кыяр яшел. Миңа кыяр бир(егез) әле. Бакчада нәрсә үсә? Шалкан, кишер, ... . Син нәрсә яратасың? Мин кыяр яратам. Тәмлеме?

Алма бармы? Алма ничә сум? Миңа алма бирегез әле. Мин кызыл чәчәк яратам. Оля, мә кызыл чәчәк.

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.

Нинди яшелчә яратканыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.

Без дәрестә (3 сәг.)

Бу нәрсә? Бу китап. Ничә китап бар? 2 китап бар. Миңа дәфтәр кирәк. Сиңа китап кирәкме? Миңа дәфтәр бир әле. Мә дәфтәр. Рәхмәт. Бу китапмы? Юк, бу китап түгел.

Китап кайда? Китап сумкада. Сумкада каләм бармы?

Бу нинди дәрес? Математика. Укучы нишли? дәресе. Укучы укый, яза, саный, җырлый, рәсем ясый. Ничек яза? Чиста яза, яхшы укый, каләм белән яза.

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, санын әйтә, үзеңә  сорап ала белү.

Предметларның урынын әйтә белү.

Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү.

Тиздән Яңа ел (4 сәг.)

Көн салкын, ... .

Мин чаңгы шуам. Әйдә, чана шуабыз. Син ничек шуасың? Мин яхшы шуам. Әйдә, шугалакка барабыз

Яңа елга кем килә? Кыш бабай, кар кызы килә. Кыш бабай бүләк алып килә.Кыш бабай, миңа бүләк бир әле. Мин бәйрәмгә барам.

Кыш билгеләрен әйтә белү.

Кышкы уен төрләрен әйтә белү, уенга чакыра белү.

Яңа ел, чыршы, кыш бабай һәм кар кызы исемнәрен атый белү.

Яз килә (3 сәг.)

Яз җитә. Тамчы тама, көн җылы, кар эри, кошлар килә.

Әнием, сине 8нче Март белән котлыйм.Сиңа сәламәтлек, уңышлар телим.

Мин әнигә чәчәк бирәм.

Яз билгеләрен әйтә белү. Ни өчен ел фасылының ошаганын әйтә белү.

8 Март бәйрәме белән котлый белү.

Нинди бүләк бирүеңне әйтә белү.

Шәһәрдә  (3 сәг.)

Мин шәһәрдә (авылда) яшим. Безнең шәһәр (авыл) бик матур.  Шәһәрдә автобуслар йөри.

Мин Татарстанда яшим. Мин мәктәпкә автобуста барам.

Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында сөйли белү.

Нинди республикада яшәгәнеңне әйтә белү.

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.

Сәламәт бул! (3сәг.)

Бу  баш, күз, ... . Миңа сабын бир әле. Синең сөлгең нинди? Мин бит юам, теш чистартам. Кулың чистамы?

Башым авырта. Синең башың авыртамы? Әйе, авырта. Юк, авыртмый. Әби, хәлең ничек? Температура бармы? Мә, дару (чәй) эч.

Тән әгъзаларының, шәхси гигиена предметларының исемнәрен атый, ул предметларны сорап ала белү.

Кай җире авыртуы турында әйтә белү.

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй,  тәкъдим итә белү.

Киемнәр кибетендә (2сәг.)

Күлмәк матур, зәңгәр. Мин зәңгәр күлмәк яратам. Синең кызыл күлмәгең бармы?

Кием исемнәрен әйтә белү, аларның төсен әйтү, нинди кием яратканыңны әйтә белү.

Җәй (2 сәг.)

Җәй җитә. Көн җылы. Җиләкләр, чәчәкләр үсә. Мин урманда җиләк җыям. Мин авылга (бакчага) барам. Җәй көне сабантуй була

Җәйге табигать, җәйге ял турында сөйли белү.

2 сыйныф

Бүлекнең исеме

Эчтәлекнең элементлары (төп темалар)

Көтелгән нәтиҗәләр

Без мәктәпкә барабыз

Яңа уку белән!; Беренче сентябрь – зур бәйрәм;

Без ял итәбез; Китапханәдә; Минем дустым;

Кая? Соравы; Без мәктәпкә барабыз; Без уйныйбыз;

“Күмәч” экияте; Кроссвордлар чишү

“Мәктәп” темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Бирелгән сүзләрдән, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап биреп, әйбернең (кешенең) урыны турында хәбәр итү. Авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру.

Көзге уңыш

Базарда; Көз; Көзге уңыш

“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү Нинди? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Мин чисталык яратам

Алсу – пөхтә кыз;

Тән әгъзалары исемнәре;

Марат авырый;

Кроссвордлар чишү

Кеше әгъзаларын белдерә торган сүзләрне кабатлау.  Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Өйрәнелгән сүзләрне һәм җөмлә калыпларын монологик сөйләмдә куллануга ирешү.

Кыш

Ел фасылы – кыш;

“Яңа ел бәйрәме” тексты (уку, тәрҗимә итү);

“Тауда” тексты;

“Җимлек” тексты

Диалог төзергә өйрәтү. Текстны уку, тәрҗимә итү, сорауларга җавап бирү алымын куллану. Темага бәйле лексик берәмлекләр белән таныштыру һәм аларның әйтелешен үзләштерү.

Безнең гаилә

“Безнең гаилә” тексты (уку, тәрҗимә итү);

“Яратам”шигыре;

“Әни табын әзерли” хикәясе;

“Айдар бездә кунакта” (уку, тәрҗимә итү);

Яңа сүзләрне диалогик сөйләмдә куллану;

Гаилә кешеләре турында хәбәр итү. Гаилә кешеләренең һөнәре, белгечлеге турында хәбәр итү. Өйрәнелгән җөмлә калыпларын һәм сүзләрне сөйләмдә куллану. Үзләштергән сүзләрне җөмләдә ныгыту. Сорауларга дөрес җавап бирүгә күнектерү.

Яз

Ф.Кәрим “Яз җитә”;

“Яз” тексты (уку, тәрҗимә итү);

8нче Март-әниләр бәйрәме

“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү.Монологик сөйләмне үстерү. Үзләштергән сүзләрне җөмләдә ныгыту. Сорауларга дөрес җавап бирүгә күнектерү.

Мин Татарстанда яшим

Туган ягым;

Мин  шәһәрдә яшим;

“Юлда” тексты (уку, тәрҗимә итү);

Муса Җәлил-герой-шагыйрь;

“Әтәч” шигыре;

Тест  - сорау үткәрү

“Татарстан – туган җирем.” темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру.

Үзләштергән сүзләрне җөмләдә ныгыту. Сорауларга дөрес җавап бирүгә күнектерү. Монологик сөйләмне үстерү.

Кибеттә

Киемнәр кибетендә;

“Матур киемнәр” тексты (уку, тәрҗимә итү);

Ашамлыклар кибете

“Кибеттә” темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Кая?  соравына җавап бирү.

Җәй

“Җәй җитте” тексты;

Б. Рәхмәт “Матур җәй” шигыре;

“Балан” шигыре;

Сабантуй

“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Нинди?Кайчан? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Җөмләдәге сүзләргә сораулар кую, саннарны сөйләмдә куллану. Фигыльләрнең хәзерге һәм үткән заман формасы. Килеш сораулары.

3 сыйныф

Бүлекнең исеме

Эчтәлекнең элементлары (төп темалар)

Көтелгән нәтиҗәләр

Белем бәйрәме (21 сәг.)

Үзем турында. Танышу. (Исеме, яше, кайда яшәве, укуы).

Мин һәм минем гаиләм. Гаилә әгъзалары, аларның исемнәре, һөнәрләре.

сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу; предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау; укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү.

Көндәлек режим

 (4 сәг.)

Көндәлек режим.  Өйдәге эшләр. Гигиена. Сәламәтлек.

өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку;

тексттан кирәкле мәгълүматны табу;

укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

Ашханәдә (10 сәг.)

Кибеткә бару: өс киеме, аяк киеме, ашамлыклар, уенчыклар, китап  кибетендә. Базарда.

 татар сүзенең график образын аның авазлы образы белән чагыштыру;

 укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;

Без әти-әниләргә булышабыз (12 сәг.)

Өлкәннәргә хөрмәт. Әдәпле сөйләшү кагыйдәләре. Өлкәннәргә булышу. Өлкәннәрне хөрмәт итү.

үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү;

Туган якка кыш килде (14сәг.)

Минем мавыгуларым. Минем яраткан шөгыльләрем һәм уеннарым. Спорт уеннары. Минем яраткан әкиятләрем. Ял көне (зоопаркта, циркта, бакчада).

 аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган  рәвештә җавап кайтару;

аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Шәһәрдә һәм авылда (9 сәг.)

Минем республикам. Гомуми мәгълүмат: исеме, башкаласы, шәһәрләре, елгалары. Транспорт. Истәлекле урыннар.  

үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү;

Әдәпле булыйк (10 сәг.)

Татар халкының күренекле шәхесләре. Балалар язучылары һәм шагыйрьләре. Композиторлар һәм рәссамнар.

өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;

Кечкенә дусларыбыз (8 сәг.)

Әйләнә-тирә дөнья. Йортым, фатирым, бүлмәм: бүлмәләрнең исемнәре, җиһазлар. Туган як табигате. Йорт һәм кыргый хайваннар.  Кошлар. Үсемлекләр. Ел фасыллары. Һава торышы. Экология.

үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйли белү

Күңелле җәй (14 сәг.)

Сәяхәт итү. Җәйге ял. Кышкы ял. Авылда ял итү.

 аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган  рәвештә җавап кайтару;

4 сыйныф

Бүлекнең исеме

Эчтәлекнең элементлары (төп темалар)

 Көтелгән нәтиҗәләр

 Яңа уку елы башлана

 (11 сәгать)

Яңа уку елы башлана.Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез.

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтә белү. Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Фикереңне дәлилли белү. Нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белү. Урамга чакыра, чыкмау сәбәбен аңлата белү.

Туган як табигате

(8 сәгать)

Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар - безнең дусларыбыз. Минем канатлы дустым.

Нәрсә ул табигать соравына җавап бирү. Ел фасыллары билгеләрен, айларын, һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый,  әйтә белү. Кошларга ничек булышуың турында сөйли белү. Кошлар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Хайваннар дөньясында

 (10 сәгать)

Йорт һәм кыргый  хайваннар.  Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү. Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Кышкы уеннар (7сәг.)

Кышкы табигать. Кышкы уеннар. Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.

Кышкы табигать турында сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Дустыңны уенга чакыра белү, чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар бабай ясарга чакыра белү. Яңа ел бәйрәменең кайчан башланганын, бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү. Гаиләдә бәйрәмне ничек каршылауны, нәрсәләр пешергәнне сөйли белү.

Минем дусларым

(7 сәгать)

Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр. Чын дуслык.

Дустың турында сөйли белү. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Чын дус нинди булуын әйтә, раслый белү. Дустыңа бүләк алуны, аның нинди икәнен әйтә белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз

(7 сәгать)

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт.

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау, ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү.

Язгы бәйрәмнәр

(8 сәгать)

Язгы табигать. 8 Март – әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам.  Карга боткасы.

Язгы табигать турында сөйләшү, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. 8 нче март бәйрәме белән котлау яза, ничек котлаганыңны әйтә белү. Өй хезмәте турында сөйләшә, әти-әниләргә ярдәм итү турында сорый, әйтә белү. Өй хезмәтенә катнашуга карап, геройларга бәя бирү. Карга боткасы турында сөйли белү.

Минем туган илем

 (6 сәгать)

Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр.  Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре.

Татарстанның символларын әйтә, сөйли белү. Татарстанда яшәгән милләтләрнең исемнәрен әйтә белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр күрүең, Казанның нинди шәһәр булуы турында сөйли белү. Казанда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы барлыгын әйтә белү. Россия, Татарстан шәһәрләрен атау, аларны сөйләмдә куллану

Чәчәкле җәй, ямьле җәй (4сәгать)

Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару.

Җәйге табигать турында хикәяләп сөйли белү. Җәй көне кая барганыңны әйтә белү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү.

                                                                                

7)БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ ТӨРЛӘРЕ

Әдәби укудан белем күнекмәләрен бәяләү нормалары (башлангыч сыйныфлар өчен)

   Тыңлап аңлауны бәяләү

                                сыйныф

билге

1

2

3

4

Тыңлап аңлау (минутларда)

_

0,5-1

1-1,5

1,5 - 2

Тыңланылган татар сөйләмен тулаем дөрес аңлап, эчтәлеген сөйли алганда -

“5”

Тыңланылган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча сөйли алганда -

“4”

Тыңланылган татар сөйләмен  аңлап, эчтәлеген өлешчә сөйли алганда -

“3”

Тыңланылган татар сөйләмен  аңламаганда -

 “2”

 Диалогик сөйләмне бәяләү

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

3

4

5

6

Бирелгән тема яки ситуация буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә -

“5”

Бирелгән тема яки ситуация буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрдә 2-3 хата җибәреп эзлекле диалог төзегәндә -

“4”

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә -

“3”

Бирелгән тема яки ситуация буенча диалог төзи алмаганда

“2”

 Монологик сөйләмне бәяләү

Монологик сөйләм  (фразалар саны)

4

5

6

7

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен -

“5”

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган сөйләм  өчен

“4”

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, 4- 6 хатасы булган сөйләм өчен-

“3”

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча монолог төзи алмаганда -

“2”

   Укуны бәяләү

       Уку тизлеге -   (сүз)

20

30-35

45-50

55 -60

Текстның этәлеген тулаем аңлап, авазларны дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда -

“5”

Текстның этәлеген  аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп укыганда -

“4”

Текстның этәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда -

“3”

Текстның эчтәлеген аңламыйча, 7 дән артык хата җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне үтәмичә укыганда -

“2”

8) УКЫТУНЫ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

    Дәреслек - Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус    телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.

   Методик кулланма - Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту 1 нче сыйныф”. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.

9) ЭЛЕКТРОН РЕСУРСЛАР

  1. http://vk.com/tatarbelem
  2.  http://mon.tatarstan.ru/   ana_tele.htm
  3.  http://vk.com/tatarbelem
  4.  http://vk.com/tatarte1e
  5. http://vk.com/tugan_tel
  6. http://vk.com/tayaz
  7. http://vk.com/tatar_design
  8. http://belem.ru
  9. www.tatarmultfilm.ru
  10. www.balarf.ru 

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Башлангыч сыйныф

   Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

 1.

  Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмәләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4

минут

0,3-0,5

минут

2.

Диалогик  сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

 4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

6.

Язу:

күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

сүзлек диктанты

5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз

Сочинение (өйрәнү характерында)

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен укудан эш программасы

      Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем би...

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен укудан эш программасы

      Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем би...

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

1 нче (рус группалары) сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы.

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып һәм түбәндәге документларга таянып  төзелә:1.    “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовани...

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.

Татар теленнән эш программасы2 нче сыйныф(105 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандар...

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы2 нче сыйныф(70 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартла...