Хайретдинова Флёра Мугтасимовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Яшәү асылы - гыйлемдә!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Читать книги

Увлечения: Садоводство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Азнакаево

Место работы: МБОУ СОШ №9 г. Азнакаево

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/hayretdinova-flera-mugtasimovna
Тәрбия ул – яхшы гадәтләргә өйрәтү. (Платон)

О себе

                                                                                                                                                                   “... эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе  табарга
                                                                                                                                                                    юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган
                                                                                                                                                                    хезмәтләрнең иң кадерлесе,  иң зурысыдыр”. (Г. Ибраһимов)
                                                                                                                                                                                                                                                                                    
         “Укытучы булсагыз, шәкертләрне кагыйдә буенча тәрбия итегез, холыкларын гүзәлләндерегез, хәлләренә яраклы гыйлемнәрне өйрәтегез, гомерләрен әрәм итмәгез, шәкертләр өчен җаваплы булачак кешеләрнең иң беренче дәрәҗәдә булганнары – мөгаллимнәр белән мөдәррисләр икәнлекне онытмагыз!” 
Әйе, мең кат хаклы күренекле педагог Риза Фәхреддин. 
          Укытучы хезмәтенең никадәр авыр, җаваплы, шул ук вакытта серле, мавыктыргыч икәнлегенә мин мәктәпкә килеп, дәресләр бирә башлагач кына инандым. Әгәр дә синдә  бала җанлылык һәм  гыйлемлелек, тәрбиялелек һәм фидакарьлек,  намуслылык һәм  киң күңеллелек кебек сыйфатлар булмаса,  белем йортыннан  ерак тор.
           Кайвакыт  тормыш  юлым  турында уйланганда  үземне  башка һөнәр иясе урынына куеп карыйм.  Юк, һичничек күз алдына китерә алмыйм. Бу – минеке дим. Хәер,  аңа күпер балачагымда ук салынган икән бит инде.
           Мин - башлангыч сыйныф укучысы.  Шәһәрдән кайткан апамның биек үкчәле туфлиләрен киеп алам да, чәчләремне укытучымныкы кебек ясап, иптәш кызларым белән “укытучылы”  уйныйм. Такта янына басып, балаларга “белем бирәм”, гади дәфтәрдән сыйныф журналы ясап, исемлектәге укучыларга билгеләр куям... Болар барысы да  балачакта... Белем дөньясына кулымнан җитәкләп алып кергән укытучым әнә шулай итеп үз һөнәренә дә мәхәббәт уяткан  икән бит.
            Балачактагы уеннарым бүген инде яшәү рәвешем. Әйе, мин – укытучы. Сөекле халкымның кызы, ә халкымның иң зур байлыгы – балалар.  Академик И. Таһировның “Милли горурлыгы булмаган халыкның киләчәге юк,”- дигән сүзләрен истә тотып,  мин  укучыларымда  ана теленә мәхәббәт тәрбияли алам икән, димәк, алар киләчәктә башка халыклар арасында үз кадерләрен белеп, тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтләп, дин-иманын саклап яшәячәкләр.
             Бүгенге укытучыны  мин оркестр белән идарә итүче дирижер кебек  күз алдына китерәм. Ул нәрсә уйнарга икәнен әйтми, ә дөрес юлга бастыра, юнәлеш бирә, тәкъдим итә, ләкин һич кенә дә үз фикерен көчләп такмый, уйлау иреген кысмый.   Укытучы эзләнергә, табарга, фикерләргә өйрәтә, алган белемне куллану юлларын күрсәтә.
             Балада иҗадилык сәләте тумыштан килә, ул аңарда йә бар, йә юк дип уйлаучылар, минемчә, бик ялгышалар. Бала иҗат өчен туа. Кар көрәгәндә дә, идән юганда да иҗади эшләргә була. Әйтик, аш-су остасы бәрәңгедән 120 төрле сый әзерли ала. Әгәр дә баланың сәләтен яшьтән үк  үстерсәң, тиешле шартлар тудырсаң, уртача дип саналган укучы да иҗади эшләргә сәләтле булып үсәчәк. Әлбәттә, монда сүз даһилык һәм талант турында бармый, ул инде табигатьтән бирелә. Шуңа бәйле рәвештә  менә берничә ел инде мин “Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү” методик темасы  буенча эшлим.  Укучы мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә өйрәнмәсә, чын шәхес булып формалаша алмас иде. Нинди дә булса мәсьәләне хәл иткәндә стандарт булмаган юллар уйлап таба белү кебек сыйфатлар тәрбияләү мөгаллимнең бурычы дип саныйм.  Бу җәһәттән тел-әдәбият укытучылары әлеге алымны ничегрәк тормышка ашыра ала  соң?  Әлбәттә,  шулардан берсе – иҗади характерда сочинениеләр язу.  “Иске сәгать”, “Мин – ишек тоткасы”, “Бер стакан су, “Вазадагы  шиңгән  чәчәк бәйләме“, “Юлда яткан таш ни сөйли?” һ. б. темаларга   иҗади  эшләрдә вакыйгалар шул предмет яки алар белән янәшәдә булган бал корты, җирдә яткан сары яфрак, ботинка һ. б. исеменнән сөйләнелә. Балаларның язмаларын укып туймаслык. Алардагы фантазия!
             Иҗади эшләрдә тапталган  җөмлә-гыйбарәләрдән котылу – ул укучыларны тел-сурәтләү чараларыннан даими рәвештә кулланырга өйрәтү. Моңа килү юлы да кызыклы. Әйтик, тартмага яфрак, сыбызгы һ.б.  сочинение язганда сурәтләнергә тиешле предмет салына, укучылар ул әйберне күрмәгән килеш нинди итеп күзаллауларын тасвирлыйлар. Шулай итеп, үзләре дә сизмәстән эпитет, чагыштыру, метафора, сынландыру кебек тропларны куллана башлыйлар.
             5 нче сыйныфларда грамматиканың “Орфография” бүлеген өйрәнгәндә бер төрле  хәрефкә генә башланган сүзләрдән хикәяләр иҗат итсәләр, югарырак классларда әдәби геройга хат язу, ул герой урынында булсагыз сез нишләр идегез, әсәрнең ахырын үзегезчә язып тәмамлагыз кебек иҗади  биремнәр тәкъдим итәм. Әдәби әсәрләргә анализ ясаганда исә укучы бәхәсләшә, фикерләрен җиткерә, әдәби геройга үз хөкемен чыгара. 
             Шулай итеп, дәресләрнең чын-чыннан уйлану, иҗат итү, дөньяны танып белү, эстетик, әхлакый тәрбия дәресләре булуына омтылам.
        Мәктәпкә барганда башыма  төрле сораулар килә: “Мин нинди укытучы? Бүген мин укучыларымны нәрсәгә өйрәтәм? Алар нәрсәгә сәләтле?.. Ата-аналар  бит йөрәк парәләрен безгә ышанып тапшырган...”        
        Мин мәктәбемә керәм. Каршыма укучыларым очрый:“Исәнмесез!” “Мин Сез биргән шигырьне ятлап килдем”, “Рөстәм маҗаралары”н  тулысынча укып чыктым, бигрәк кызык әсәр икән...” “Мин шигырьләр язган идем, карап чыгыйк әле...”
        Әйе, мине  көтеп алган  укучыларым  бар.  Бу тормышта үзеңннең кирәклегеңне тоюдан да зуррак бәхет бармы?!
                                


 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Дейл Карнеги "Как завоевывать  друзей  и оказывать влияние на людей",  Әмирхан Еники  "Әйтелмәгән васыять", хикәяләре, Мөхәммәт Мәһдиев "Без-кырык беренче ел балалары", "Фронтовиклар", "Бәхилләшү",  Марсель Галиев әсәрләре. 

Мой взгляд на мир

Якутлар табыладыр вакыт белән,    Вакытлар табылмыйдыр якут белән. (Г. Кандалый).

 

Гомер - атылган йолдыз. Уза да китә. Һәр көннең кадерен белеп яшик!

 

Мои достижения

Почетная грамота главы  Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан (2012).

 

Почетная грамота Министерства образования и Науки Республики Татарстан  (2016).

 

Лауреат  гранта МО и Н РТ «Учитель- мастер» (2016).

 

Благодарственное письмо  Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района (2015). Приказ УО №1558 от 30.12. 2015.

 

Грамота МКУ «Управление образования» исполнительного комитета Азнакаевского района РТ за подготовку призера муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по родному (татарскому языку) в 2019-2020 учебном году

 

Грамота МО и Н РТ за подготовку призера республиканской олимпиады школьников по родному (татарскому) языку для обучающихся-татар школ с русским языком обучения (06.02.2021)

 

Грамота МО и Н РТ за подготовку призера республиканской олимпиады школьников по родной (татарской) литературе для обучающихся-татар школ с русским языком обучения (08.02.2021)

 

Благодарственное письмо Азнакаевского муниципального  района РТ за подготовку призеров регионального этапа республиканской олимпиады школьников в 2020-2021 учебном году (2021)

 

Благодарственное  письмо МБОУ «СОШ №9 г.Азнакаево» (2021)

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: