Ризаэтдин Фәхреддин иҗатында гуманизм идеяләре
статья

Хайретдинова Флёра Мугтасимовна

Ризаэтдин Фәхреддин һәрвакытта да үз халкын гыйлемле һәм белемле итүгә зур игътибар биргән. Әхлак тәрбиясенең барлык юнәлешләре гуманлылык төшенчәсе белән тыгыз бәйләнештә яши. Бу мәсьәләләр  аның "Тәрбияле ана", "Тәрбияле ата", "Тәрбияле хатын", "Шәкертлек әдәбе" һ.б. хезмәтләрендә, әдәби әсәрләрендә чагылыш таба. Тәкъдим ителгән мәкаләдә авторның югарыда атап үтелгән хезмәтләренә күзәтү бирелә. Хезмәтләрнең бәясе бүгенге көндә әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r._fhreddin.docx36.49 КБ

Предварительный просмотр:

Флера Хәйретдинова, Азнакайдагы 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ризаэтдин Фәхреддин иҗатында гуманизм идеяләре

Һәр халыкның тарихи мирасында зур вакыйгалар белән бергә мөһим урынны аерым шәхесләрнең хезмәтләре һәм иҗатлары биләп тора. Чөнки тарих дигән нәрсә ахыр чиктә кешеләрнең – халыкларның һәм  аерым шәхесләрнең эшчәнлекләреннән барлыкка килә. Безнең бай традицияле мәдәни һәм  рухи мирасыбызда Ризаэтдин Фәхреддин тоткан урын да гаять эчтәлекле, күпкырлы, тирән мәгънәле тарихи күренешләрнең берсен тәшкил итә. XIX йөз ахыры белән XX гасыр башы татар мәдәни һәм иҗтимагый тормышында бу бөек гуманист фикер иясе якты идеалыннан һич  тә чигенмәгән мәгърифәтче, тәрбияче, үгет-нәсыйхәтче, үткен каләмле журналист, мөхәррир-оештыручы, оригинал әдәби әсәрләр тудырган колачлы язучы, киң карашлы дин галиме.

Әгәр дә без Р.Фәхреддин иҗатында гуманизм идеяләренең гәүдәләнеше кебек мөһим  мәсьәләне ачыклауга алынганбыз икән, әлбәттә, ул туган, үскән, җитлеккән дәверне, аның тәрҗемәи хәленең дә зур роль уйнавын да билгеләп үтәргә тиешбез.Ул 1859 елда Татарстанның Әлмәт районы Кичү Чаты авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Тәүге сабакларын укымышлы әти-әнисеннән алганнан соң, 7 яшендә мәктәп бусагасын атлап керә. Бәләкәй авылның бәләкәй мәктәбе сәләтле малай өчен тар булганлыктан, тәкъдир аның алдагы язмышын күрше Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсе белән бәйли. Өлкәнрәк сыйныф шәкерте булып киткәч, эш сөючән, тырыш, һәр нәрсә белән кызыксынучан Ризаэтдин күп вакытын китаплар күчереп язуга багышлый, шул рәвешчә заманы өчен бай гына китапханә туплый. Шул ук чорда туган татар теленнән башка гарәп, фарсы, төрек телләрен җентекләп өйрәнә, бу өлкәдә зур уңышларга ирешә.Болар белән генә чикләнмичә, алдынгы шәкерт башлангыч сыйныф балаларына дәресләр бирә, педагогик күнекмәләр ала. Гомумән, тәрбия эше һәм  нәсыйхәт Ризаэтдиннең  гомерлек юлдашына әверелә.

Риза Фәхреддиннең мирасы, ул мирасның индивидуаль йөзе хакында сөйлибез икән, ниһаять, аның кеше буларак шәхесе, холкы, кыяфәт һәм  гадәтләре хакында да берничә сүз әйтеп үтү зарур.Чөнки шәхси сыйфатларны яхшылап белгәндә генә иҗтимагый эшчәнлекне тулысыңча аңларга мөмкин. Шәхес буларак, Р.Фәхреддин бер үк вакытта гади һәм  гаять катлаулы кеше булган. Урта буйлы, чандыр гына җыйнак гәүдәле, кара-кучкыл йөзле бу кешенең крестьяннарча гадәти кыяфәт-чырае, татарча кечкенә сакалы, кырпулы бүреге, камзулы, җиләне-һәммәсе дә табигый гадилекне бөркеп тора.

Көндәлек тормышта ул үзен бик гади тоткан. Үзе гади һәм  беркадәре архаик кыяфәттә киенсә да, туганнарының, бала-чагаларының европача, ул чакта әйтмешли "урысча'" киенүләренә һич тә каршы килмәгән. "Дин вә мәгыйшәт" әһелләренең, башка карагруһ руханиларның аны гел эзәрлекләп торуларына карамыйча, балаларын гимназияләрдә русча укыткан, рус уку йортларында оештырылган әдәби кичәләргә җибәргән.

Кеше белән мөгамәләдә һәрвакыт корректлы кеше булган Риза хәзрәт. Бу җәһәттән кызы Әсма Шәрәф истәлекләренә күз салу урынлы булыр. "Сабыр холыклы, йомшак табигатьле әткәебез кешенең сүзен сабырлык белән актыгына хәтле бүлмичә тыңлап тора да, сүз беткәч, үзенең сүзен, җавабын, фикерен сөйли иде.Сөйләгәндә, гадәтенчә, бик төзек, конкрет сөйли иде. Аралашкан кешеләр белән инсафлы мөнәсәбәттә була иде. Без әткәйне бик ярата, ихтирам итә идек, аның белән сөйләшкәндә аңарга "Сез" дип әйтә идек. Безнең гаиләдә үзара талашу, ызгышу, каты сүз белән сөйләшү һичбер вакытта да булмады. Начар сүзләрне без ишетмәдек, сөйләшмәдек". Шулай итеп, әдәп-әхлак нисбәтеннән Р.Фәхреддин үзенең һәр хәрәкәте, һәр сүзе, һәр гамәле белән үк гуманлылык тәрбияли.

Риза Фәхреддин иҗат иткән китапларның яртысыннан күбрәге (ягъни 80 гә якыны) тәрбия  фәненә багышланган.  Бу бер дә юкка түгел. Автор фикеренчә, югары әхлаклы  кеше генә җәмгыятькә файда китерә ала.

           Үз вакытында Р.Фәхреддиннең "Тәрбияле ана", "Тәрбияле ата", "Тәрбияле хатын", "Нәсыйхәт", "Шәкертлек әдәбе" һ.б. хезмәтләре белән, "Сәлимә яки гыйффәт", "Әсма яки гамәл вә җәза" романнары тиз арада таралып, халык арасында яратылып укылган. Моның төп сәбәбе дә шунда: шәхес тәрбияләү мәсьәләләре укытучы-мөгаллимнәрне    генә түгел, һәр әти- әнине дә борчыган бит, шуңа күрә хезмәтләр һәркем аңларлык гади тел белән, үтемле итеп, тормыштан алынган мисаллар һәм  чагыштырулар белән баетылып язылган.Моның өчен әлбәттә, бик зур тәҗрибә кирәк.

Ризаэтдин бине Фәхреддин, адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм  камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала, дип саный, һәм аның күп кенә китаплары үз-үзеңне тәрбияләүдә ярдәм итү максатында язылганнар.

Әхлак тәрбиясенең барлык юнәлешләре гуманлылык төшенчәсе белән тыгыз бәйләнештә яши. Чөнки тәрбиянең соңгы максаты - нәкъ менә һәрьяклап камил булган, гуманлы шәхес тәрбияләү. Тәрбия сүзе үзе генә дә гаять зур гуманлылык мәгънәсенә ия.

Гуманлылык - кешеләргә карата зур ихтирам билгесе буларак, кеше турында, аның көнкүреше, ирекле һәм һәрьяклап үсеше турында кайгырту. Гуманлылык - дөньяны, әйләнә-тирә мохитне танып белүдә, кешеләр белән  мөнәсәбәттә үз янәшәңдәгеләргә тигез хокуклы, якын, тугандаш шәхес итеп карау, ярдәмгә  һәрчак әзер булу, кеше хәленә керә белү, хакыйкатьне үз вакытында яклый белү дигән сүз. Шушы гомуми билге - башка кешеләргә гуманлы мөнәсәбәт-кешенең барлык эш-хәрәкәтләрендә, кылган гамәлләрендә чагылыш таба. Башкаларга карата хөрмәт хисе мин-минлек, борын чөю һәм эреләнү, масаю кебек гадәтләрне тулысыңча кире кага, кешенең мәдәният дәрәҗәсен, аның башкалар белән мөнәсәбәтен билгели.

           Кешедә яхшылыкны явызлыктан аера белү сәләтенең нигезе кечкенәдән үк салына. Ризаэтдин бине Фәхреддин билгеләгәнчә :"Балалар, бала вакытларында, һәр тарафка бөгелергә торган тал чыбыгы кебек, һәр төрле тәрбиягә әзер торалар". "Бала тәрбиясе хакында булган хезмәтләрнең иң бөеге-аналар өстендәдер." Ул гына да түгел, милләт язмышы кадәр зур төшенчәнең дә турыдан-туры хатын-кызга бәйле булуына ишарәләп галим: "...хатыннары тәртипле булган милләт-тәртипле милләт, хатыннары тәртипсез булган милләт-тәртипсез милләт..." дип искәртә һәм  җәмгыятьнең киләчәге-аналарның үз балаларын ничек итеп тәрбияләүләренә бәйле икәнлеген күрсәтә үзенең "Гаилә" исемле хезмәтендә. Шул ук вакытта Риза хәзрәт тәрбиялелекнең башы гыйлемле булуда икәнен дә ассызыклый. "... гыйлем вә мәгърифәте улмаган бер ана үз баласыны тиеш сурәттә тәрбия идә алмас.Надан ана тәрбиясендә үскән бала файдалы     кеше     улмаз",     -     дип     яза     ул     "Сәлимә     яки     гыйффәт"     романында.

Гуманистик этика шуны раслый: кеше әхлакый эшләр башкарганда гына тулы бәхеткә ирешә ала. Кешенең гомуми мәдәниятендә аерым бер өлеш буларак урын алган тәртип мәдәнияте нәкъ менә гуманлылык белән аеруча тыгыз бәйләнгән. Чөнки кешенең үз-үзен тотышы, тәртибе иң беренче чиратта кешеләр белән мөнәсәбәт коруга-аларга ни дәрәҗәдә хөрмәт, ихтирам, игътибар күрсәтүгә кайтып кала. Тәртип ул - аңлы рәвештә башкарылырга, үтәлергә тиешле кагыйдә: ул шәхеснең эш -гамәлләрен билгели һәм үзенә тапшырылган эшкә ни дәрәҗәдә җаваплы каравын күрсәтә. Риза Фәхреддиннең "Шәкертлек әдәбе" хезмәтендә мондый юллар укыйбыз: "Тәртипкә хөрмәт ителмәсә, мәктәпләр мәктәп булмыйча. берх харәбә булыр. Мәктәп тәртипләренә буйеынуны гүзәл холык һәм  саваплы гамәл дип белмәгән балага мәктәп ишегеннән атлап керү дөрес булмас". "Мәктәп кагыйдәләренә баш ию, остаз һәм мөгаллимнәр кушканына буйсыну-гыйлемне хөрмәтләү һәм мәгърифәткә мәхәббәт итүнең билгесе".

Әйтик сөйләшү әдәбен алыйк. Риза хәзрәт моны болайрак тасвирлый:"- Сөйләшү – әдәп һәм  тәрбия белән, һәркем үзенең күңелендә булган фикерен ачык сөйләү, бер кеше сөйләгән вакытта Коръән Шәриф тыңлаган рәвештә башкаларның тыңлап торуы, соңыннан, күп белүчеләрнең берсе - бар кешенең сүзен җыеп, арадан дөрес һәм турысын табудыр".

Димәк, тәртип һәм  дисциплина мәсьәләсе шәхес алдындагы җаваплылык һәм  бурычлар белән билгеләнә.      

Ризаэтдин Фәхреддин нинди генә хезмәтләр язмасын, һәрвакытта да ул үз халкын гыйлемле  һәм белемле итүгә зур игътибар биргән. Ә гыйлемле булу-кеше өчен мөбарәк бер зиннәт  һәрбер өстенлекнең иң гүзәлен дип билгеләп, остазга тиешле бер таләпләр куя да: "...галимнәрнең барысын да хёрмәтле тоту тиешле булса да, остазның хакы башкалардан артык. Шуның өчен остазны кадерли белү һәм хөрмәтен саклау тиешле...

Шәкерт үз остазының гайбәтен сөйләмәс, кеше сөйләгәндә риза булмас. Кирәк булмаганда аның алдыннан йөрмәс һәм урынына утырмас. Рөхсәт булмый торып,  хозурында сөйләшмәс, гореф һәм гадәтләребезгә туры килмәгән рәвештә ишекләрен тартмас, ачуыннан куркыр, гөнаһ түгел эшләрдә аның кушканын җиренә җиткерер. Мөмкин булган кадәр хезмәтләрен башкарыр. Балаларын, бар якыннарын, дусларын хөрмәт итәр һәм  олылар".

Сабырлык шулай ук гуманлылыкның бер чагылышы. Кешеләрнең йомшак якларын яки авыр хәлен аңлый белү, аларның очраклы ялгышларын кичерә белү гуманлы булуны сорый. Әлеге төшенчәләр үч саклау, аның кыелыкларыннан тәм табу яки әрләп-битәрләп тору кебек күренешләрне кабул итә алмый, кире кага.

Бу уңайдан Р.Фәхреддин үзенең "Нәсыйхәт"ендә менә нәрсәләр яза: "Дусларыгызны шелтәләргә ашыкмагыз, туганнарыгыз вә кардәшләрегез белән бозылышуны җиңел күрмәгез; бәлки, бу эшләрдә беркадәр сабыр булыгыз, чөнки ачуланышырга ният иткән кешеләрегез белән ачуланышмыйча вә бозылышмыйча бер-ике көн кадәр сабыр итеп торсагыз-күп вакыт булыр, мондый ниятнең хата икәне ачылыр да, сабыр итүегез өчен үзегез дә шатланырсыз".

Киң күңеллелек исә, элек-электән үк, яхшылык булып кына түгел, ә бәлки, үз көчеңә ышану булып та исәпләнгән. Күңеле киң булган кеше башкаларның кайгысын беркайчан да читләтеп үтми, уртаклашырга, ярдәм итәргә ашыга. Риза хәзрәт исә безгә түбәндәге нәсыйхәтләрне ирештерә: "Туганнарыгызның әйтүләрен көтеп тормыйча, һәр эшләрендә ярдәмче булыгыз, кулыгыздан килгән изгелекләрне бер дә кызганмагыз... шатлык вә кайгы вакытларны уртаклашыгыз, хаҗәтләрне гүзәл сурәттә үтәгез!"

"...күршеләр белән гүзәл мөгамәләдә булыгыз, алар белән дус торыгыз, шатлык вә хәсрәт вакытларында уртаклашып, хәстә вә чирле вакытларында хәлләрен сорагыз, хезмәтләре булса-күрегез, алар өчен даими догачы булыгыз!"

Кешеләр арасындагы дуслык, иптәшлек мөнәсәбәтләренә килгәндә дә Риза Фәхретдиннең түбәндәге гыйбрәтле фикерләренә мөрәҗәгать итү урынлы булыр."Дине бөтен, гакылы камил, нәсел-нәсәбе асыл, фикере тугры, әдәбе җирендә булган кешеләрне табыгыз! Мондый кешеләр авыруыгызда-дәва, сәламәтлегегездә-зиннәт, мәшакатьләрегездә таяныч, бөек сәгатьләрегездә-рәхәтләндерүче булырлар,-ди автор.-Мондый кешеләр еракка китүегездә-сезнең хакыгызда догачы булырлар, байлыкка ирешү белән араны өзмәсләр, тарлыкка төшү белән аерылмаслар".

Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый; аңа су, һава, азык-төлек, торак, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә дә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш. Риза хәзрәт: "Тәрбияле бала шырпы, шәм, лампа, ут, пычак, пәке, мылтык кебек нәрсәләр белән һәм  шундый пыяла һәм  таш савыт кисәкләре белән, тузан вә туфрак һәм  балчык белән уйнамас, бакчаларда агачларны сындырмас, вә гөлләрне йолкымас, чәчәкләрне өзеп төшермәс",-дигән.

Бөек грек философы Сократ кеше явызлыгының сәбәбе аның начар тәрбия алуыңда күрә. Явызлык, дошманлык, көнчелек  башкаларга тискәре мөнәсәбәт кешенең начар холыклы булуыннан килә. Кешене күрәалмаучы, усал, дуамал кеше икенче берәүгә үзенең нәфрәтен белдерүдән бер канәгатьлек таба . Кыскасы, теләсә нинди гамәл холык белән билгеләнә.

Менә бу очракта Р.Фәхреддин "таш белән атканга аш белән ат" принцибыннан чыгып, түбәндәгеләрне бәян итә: "Таш йөрәкләр һәм  кара күңелләр - күркәм холык янында йомшарырлар, итәгать кылырлар. Дошман һәм  дусны риза итәр өчен күркәм холыктан үткен корал юк, -" ди дә алга таба шәкертләргә киңәш итеп: " Киләчәк гомерләрегездә олы галим яки башка бер кеше булсагыз булыгыз, ләкин күркәм холыктан бер карыш читкә чыкмагыз". Риза хәзрәт "Нәсыйхәт" нең "Ялгыз кыз балалар өчен" бүлегендә дә кыз балаларга мөрәҗәгать итеп: "холкы гүзәл булган кыз бала - бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер, ...укыган вә холкын тәрбияләгән кыз - алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр, ... мондый кызлар карендәш - кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт вә бөтен дөнья халкы өчен дә мактаныч булыр",- ди.

Ризаэтдин бине Фәхреддин мирасының диңгездәге бер тамчы кадәрле өлешен генә өйрәнүдән дә шәхсән мин үзем бик күп нәрсә алдым. Аларны күңелне савыктыручы бер дәва-сихәт буларак кабул итәсең. Бүгенге җәмгыятебез әхлакый һәлакәт чигенә килеп җиткән, җинаятьчелекнең коточкыч үскән, эчкечелекнең һәм  наркоманиянең чәчәк аткан, җенси тотнаксызлык илкүләм дәрәҗәдә пропагандаланган һәм ата-улны, ана-кызны белмәс хәлгә житкән фаҗигале бер вакытта бу хезмәтләрне өйрәнүнең әһәмияте әйтеп бетергесез рәвештә зур.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....

Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.

О жизни  итворчество великого татарского просветителя.Надо уважать родителей,никогда про них не забывать....

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

«ИСТИННЫЙ» И «ЛОЖНЫЙ» ГУМАНИЗМ ? ИЛИ ГУМАНИЗМ ЛИБО ОН ЕСТЬ, ЛИБО ЕГО НЕТ

На данном уроке с проблемным названием изучается (возможно как в полном варианте, так и отдельными главами) роман А. Фадеева "Разгром". В ходе урока анализируются поднятые автором проблемы гуманизма, ...

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Фәнни эш.Р.Фәхреддин иҗатында хатын-кыз язмышы

Фәнни эш.Р.Фәхреддин иҗатында хатын-кыз язмышы...