Гыйлембайда кунакта (6-8 нче сыйныфлар өчен әдәбияттан фәнсөярләр бәйгесе)
методическая разработка (6, 7 класс)

Хайретдинова Флёра Мугтасимовна

Укучылар өчен әдәбияттан кичә-ярыш. Бәйге сорауларында укучыларның әдәбияттан алган белемнәре чагылыш таба. Балалар сәнгатьле сөйләм, хәтерне тикшерү, иҗади фикерләү   осталыклары буенча ярышалар. Бу чараны фән атналыкларында кулланырга була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kl_tysh_chara2.docx41.26 КБ

Предварительный просмотр:

Флера Хәйретдинова, Азнакайдагы 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына          

         

                                       Гыйлембайда  кунакта

                 (6-8 нче сыйныфлар өчен әдәбияттан фәнсөярләр бәйгесе)

Максат. Укучыларның  әдәбияттан алган белемнәрен ныгыту, камилләштерү, иҗади фикерләү сәләтен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү; балаларның әдәбият белән кызыксынуын арттыру, аларда бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлә. Әдәбият турында түбәндәгечә  плакатлар язып эленә:

   ”Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы шул рәвештә булыр”. (Р.Фәхреддин).

  “Әдәбият ул телгә салып имәр өчен генә бирелгән кәнфит түгел. Аны баш-йөрәгеңдә бераз миләштерергә кирәк... Авыр эштә бәрәкәт.” (Г.Кутуй).

Катнашучылар: Гыйлембай, 6 – 8 нче сыйныф укучыларыннан төзелгән “Илһам” һәм “Фантазия” командалары.

   Залга уенда катнашучы укучылар, җанатарлар, кунаклар керә. Аларны Гыйлембай: “Хуш киләсез, рәхим итегез,  түргә үтегез!”- дип каршылый. Бәйгедә катнашучыларны ике урындагы өстәл артына утырырга тәкъдим итә.

     Гыйлембай:

  • Хәерле көн, хөрмәтле фәнсөярләр, кадерле кунаклар, мәртәбәле жюри! Сез бүген миндә кунакта. Килүегез өчен зур рәхмәт! Фәнне сөюегез йөзләрегезгә чыккан. Кунакчыл кешенең табыны буш булмый, диләр, мин сезне үземнең сорауларым белән “сыйлармын” һәм сынармын. Барыгызга да яхшы кәеф теләп, кичәбезне башлыйбыз,  хәерле сәгатьтә! (Музыка яңгырый).

     Командалар үзләре белән таныштыралар һәм фәнне мактыйлар.

Капитан: “Илһам” командасы гадәттән тыш дәрт, рухлану белән яши,  “Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә” девизы белән яши.

      1 нче укучы: Сез беләсезме әдәп, әдәпле нәрсә дигән сүз?

2 нче укучы: Инсафлы, тыйнак, тәртипле, үзен тота белүчегә әйтәләр.

3 нче укучы: Әдәбә- гарәп  сүзе- тәрбияле булу, ихтирамлылык төшенчәләрен берләштерә.

 4 нче укучы: Әдәби һәм әдәбият сүзләре дә әдәп сүзенә килеп тоташа.

5 нче укучы: Әдәплелек һәм әдәпсезлек турында телдә күп мәкаль-әйтемнәр яшәп килә. Мәсәлән:  Әдәпле кеше – солтан, әдәпсезнең бите олтан.

6 нчы укучы:   Күңелне үзенә тартучы нәрсә - кешенең әдәбе, яхшы холкы һәм яхшы гадәтләре.

7 нче укучы: Яхшыны начардан, хакны ялганнан аерырга  өйрәтә дә инде   безне әдәбият.

     Капитан: Сезне иҗат фантазиясен эшкә җигеп, күп эшләр майтара алучы “Фантазия” командасы сәламли. Безнең девиз: “ Гыйлемлелекнең тамыры ачы, җимеше татлы.”

      1 нче укучы: Тәнгә азык кирәк булган кебек, акыл, йөрәк һәм җан да шулай ук азык таләп итә.

       2 нче укучы: Ә мондый азыкны безгә тормыш дөреслеген, укучыга ул тормышның үзенә караганда да көчлерәк тәэсир ясаучы матур әдәбият бирә.

       3 нче укучы: Бөек Тукаебыз да: “Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә нечкә һәм гүзәл булыр”, - дигән бит.

      4 нче укучы: Милләтнең теле – үзенең әдәбияты, ди мәкаль.

      5 нче укучы: Без ана телебездәге тылсымлы сүзләр ярдәмендә тудырылган әсәрләрне укып, шатланабыз, кайгырабыз һәм гыйбрәт алабыз.

 

      “Илһам” командасы капитаны: Гыйлембай! Безнең татар халкында “Энә дә бүләк, дөя дә бүләк” дигән мәкаль бар. Ләкин без Сезгә энә дә, дөя дә бүләк итәргә җыенмыйбыз. Безнең күчтәнәч – сәхнәдә уен.  (Укучылар А. Әхмәтнең “Үги кыз” әкиятеннән өзек  уйнап күрсәтәләр).

      Гыйлембай: Рәхмәт, бик оста уйнадыгыз.(“Фантазия” командасына мөрәҗәгать итеп): әсәрнең авторы, исемен әйтегез. (Укучылар җавабы).

      “Фантазия” командасы капитаны: Аз булса да аш булыр, кунак күңеле шат булыр. Безнең өзек тә күңелегезгә хуш килер. (Укучылар Г. Камалның “Беренче театр” комедиясеннән өзек уйнап күрсәтәләр).

      Гыйлембай: Афәрин! Телевизордан да еш күрсәтелүче бу әсәрне һәркем таныгандыр дип уйлыйм. (Укучылар җавабы.  Жюри  укучыларның уенын бәяли).

      Гыйлембай: Яхшы кунак килсә, хуҗа да тук була. Рәхмәт, сез мине “сыйладыгыз”- осталыгыгызны күрсәттегез. Кунак ашы - кара каршы. Инде минем “сыйдан” авыз итегез. Ул “Бу әйберләр кемнеке?” дип атала. Табылдыклар өстәлендә бик күп әйберләр ята. Аларның хуҗаларын табарга кирәк. Адресы - әсәрнең авторы, хуҗасы -  әсәрдәге кайсы персонажның шәхси  әйберсе? Аларны хуҗаларына тапшырырга кирәк.

 (Гыйлембай командаларга чиратлап сорауларны әйтә).

         “Илһам” командасына:

  1. “Зәңгәр читле ак кулъяулык. Өч читендә янып торган роза чәчәкләре. Берсенең уртасына “Д” хәрефе чигелгән” (Н.Әхмәдиев “Минем туган көнем” Диләрәнең Әдипкә бүләк иткән кулъяулыгы).

     “Фантазия”  командасына:

“... бинокль, “Хосусай вакыты” дигән фантастик хикәяләр китабы” (Радик Фәизовның “Ә җирдә тереклек бармы?”  әсәрендәге  Рифкә бирергә кирәк).  

            “Илһам” командасына:

  1. “Җилкәгә аса торган озын каешлы фотоаппарат”. (Л. Ихсанованың “Бүләк” әсәрендәге  – Рәшит Батыршинга бирергә. Аны колхозда тырышып эшләгәне өчен бүләклиләр).

        “Фантазия” командасына:

          “Бу кулдан гына ясалган, буялмаган, хөрти генә бер скрипка”.     (Ә.Еникинең “Матурлык”  хикәясендәге Бәдретдингә бирергә).

         “Илһам” командасына:

  1. “Үткен чалгы пәкесе”. (Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәрендәге Сөннәтче бабайга сөннәт пәкесен кайтарырга).

          “Фантазия” командасына:

Тамбур энәләре, дебет (чигү җепләре), киерге, көмеш балдак. (Гомәрнең апасына бирергә.  - Г. Бәширов “Туган ягым -  яшел  бишек” әсәре).

      Гыйлембай: Бу ярышны да җиңел үттегез. Бәйгенең чираттагысы -  шигырьне таны! Мин өзекләр укыйм,  сез аларның авторын, исемен атагыз.

       “Илһам”  командасына:

        Безнең дә бит шулар сыман

      Киткән еллар бар иде,

      Кыйгак-кыйгак, илем ерак,

     Дигән чорлар бар иде. (Х. Туфан “Киек казлар”).

   “Фантазия” командасына:

            Сездә минем бөтен тойгыларым,

            Сездә минем күрсез яшьләрем.  

  Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,

  Яшәсәгез, мин дә яшәрмен. (М.Җәлил “Җырларым).

“Илһам” командасына:

            Бу ятимнәр соңгылары булсын,

  Кеше каны бүтән акмасын.

  Безнең әткәйләргә төшкән бомба

  Музейларда гына саклансын. (Ш. Галиев “Әткәйгә хат”).

“Фантазия” командасына:

            Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

 Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;

 Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

 Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. (Г. Тукай “Туган авыл”).

“Илһам” командасына:

            Беребезгә беребез нинди охшаганбыз,

 Икебез дә соры шинельле,

 Икебез дә шундый күңелле...( Һ.Такташ “Иптәшләр”).

“Фантазия” командасына:

           Күмәчләрнең йөзе килсә,

Бөркелеп хуш исе килсә,

нечкәрә күңелебез:

сөенәбез, көләбез –

бик сабый күңелле без. (Р.Фәйзуллин “Күмәч пешерүчеләр җыры”).

     

          Әдәби викторина

         “Илһам”  командасына:

       Ана каргышы төшкән балалар? (Сак белән Сок)

  “Фантазия командасына:

       Абага чәчәге  ашаган малай? (Рөстәм.- Г.Кутуй “Рөстәм маҗараларыәсәреннән).

“Илһам” командасына:

Ул кыз белән җиләккә баралар һәм урманда калдырып кайтып китәләр. (Зөһрә. - Абдулла Әхмәт “Үги кыз” әкиятеннән).

  “Фантазия” командасына:

Кайсы язучы үзенең нинди әсәрендә “Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!” – дип яза? (Г. Кутуй “Сагыну” нәсерендә).

  “Илһам” командасына:

Кайсы язучының нинди әсәрендә Куянны сарык ашауда гаеплиләр? (М.Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлендә).

“Фантазия” командасына:

Табаны чана итеп шуган малайның исеме? Аны кем язган? (Биктимер.  Ф.Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”).

 “Илһам”  командасына:

Кем кемгә әйтә:” Әти, син безгә килми торсаң иде”. (Нурия әтисе Габбас муллага әйтә. Г. Ахуновның “Идел кызы” әсәреннән).

         “Фантазия”  командасына:

Урманда хәзинә эзләп йөрүчеләр турында кайсы авторның нинди әсәрендә языла? (Р.Хафизова “Кашкарыйлар озын гомерле” көл боярының алтын-көмешен эзләп йөрүчеләр Салих, Закуан, Тәнзилә)

“Илһам”  командасына:

“Алмачуар минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, адәмнәргә, бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте”, - дип кем әйтә? (Закир. - Г.Ибраһимов “Алмачуар” әсәрендә).

“Фантазия” командасына:

Операция вакытында авыруның җансыз йөрәген кулына алып, камыр әвәләгән кебек әвәли-әвәли кешене терелтүче хирург? (Мансур. - Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”дән).

  “Илһам”  командасына:

Нәби Дәүлинең нинди әсәрендә тоткынлыкта парикмахерская ачучылар турында языла? (“Яшәү белән үлем арасында”).

“Фантазия”  командасына:

Кайсы авторның нинди әсәре түбәндәге юллар белән башлана: “Аларны җир казырга алып чыктылар. Алып түгел, куып. Фашистлар бөтен авылны куып алып чыкты.” (И.Гази “Йолдызлы малай” әсәре).

 

“Әйеме?” “Юкмы?” бәйгесе

 Гыйлембай: “Мин сезгә   төрле әсәрләрдән ялгыш яки әсәрдә язылганча фикерләр тәкъдим итәм.  Дөрес булса: “Әйе”, - дисез, ялгыш булса,  җавапларыгызны дәлиллисез”.

Карточка №1

1. Г.Камалның “Беренче театр” комедиясеннән Хәмзә байның балалары белән бергә асрау кыз Биби дә театрга китә (Юк, дөрес түгел. Биби театрга бармый)

2. И.Салаховның “Колыма хикәяләре”ндә чегән хатынының баласын анасыннан аерып алып китмиләр. (Юк, дөрес түгел. Конвой башлыгы   чегән хатынының баласын  анасыннан аерып детприемникка илтергә куша).

Карточка №2

1. Ә.Еникинең “Матурлык” әсәреннән өч шәкерт, бер атка утырып, өяз мәдрәсәсеннән авылларына кайтырга чыгалар. (Әйе, дөрес).

2. К.Нәҗминең “Хәят апа” поэмасында Хәят апаның ире отпускасын алып улы Камил янына китә. Сугыш башлану белән, өенә кире әйләнеп тә кайта. (Юк, дөрес түгел. Хәят апаның ире улы янында кала, партизаннар отрядына керә)

Карточка №3

1. А.Расихның “Ишан оныгы” романында Атилланы мулла малае булган өчен, тугыз ай укыганнан соң, институттан чыгаралар. (Әйе, дөрес).

2. “Сөембикә бәете”ндә Сөембикә ире Сафагәрәй үлгәч, аның кабере өстенә манара төзетә. (Әйе, дөрес).

Карточка №4

1. Г.Тукайның  “Исемдә калганнар” әсәрендә кечкенә Апушны  Өчиле авылында  Зиннәтулла бабасы абыстайга укырга бирә. (Юк, дөрес түгел. Аны укырга  Кырлай авылында әнисе алып бара)

2. Зыя Мансурның “Таңсылу әкиятендә” Таңсылуны аюдан әти-әнисе коткара. (Юк, дөрес түгел. Таңсылуны аюдан иптәш кызлары коткара. Алар дус, тату, бердәм булалар).

                               Иҗади бәйге

Гыйлембай: Тел-сурәтләү чараларын кулланып, командалар өйдә иҗади эш (төрле жанрда) башкарып килергә тиешләр иде. Ул болай башлана: “Безнең авылда яшәүче  әбинең 7 яшьлек кәҗәсе бар. Бервакыт...” (Капитаннар  эшләрен жюри хөкеменә тапшыралар, шул вакытта Гыйлембай җанатарлар белән түбәндәге уенны уйный ала. Ул: “Язучымы, түгелме?” дип атала. Гыйлембай бер-бер артлы бик тиз рәвештә язучы яки шагыйрьнең фамилиясен атый, шулвакыт укучы уңай җавап булса,  кул күтәрә, дөрес булмаса күтәрми. Хата җибәргән укучы уеннан төшеп кала бара. Ахырда берүзе калган укучы җиңүче була. Мәсәлән:  Р.Миңнуллин – язучы, М. Гафури - язучы, Г. Ахунов - язучы, Г. Әпсәләмов –язучы,  С. Сәйдәшев –язучы, Л. Фәттахов –язучы, Ф. Кәрим – язучы һ. б.

Иҗади эшкә   бәяне алып, гомуми уенга нәтиҗә ясалгач,  Гыйлембай  аларны  укучыларга  укып күрсәтә. Үрнәк өчен бер эшне мисалга китерик):

Безнең авылда яшәүче әбинең 7 яшьлек кәҗәсе бар. Бервакыт җәйге эссе көндә без, балалар, әби белән бергәләшеп  коймаклап чәй эчеп утырабыз. Шулчак ачык торган тәрәзәдән кәҗә башын тыгып: “Микикики!”- дип кычкырып җибәрмәсенме! Нәкъ Тукайның “Гали белән Кәҗә” шигырендәгечә. И тотындык көләргә, көләбез дә көләбез. Бервакыт әби исенә килеп: “Муркыргыры, самовардай кәбестәләремне харап итә бит,”-дип чыгып чапты. Без дә аның артыннан элдерттек.

... Кәҗәбез терт-терт атлап әби артыннан туган йорты – абзарына юнәлде. Без аңа хәтфәдәй яшел үлән бирдек, ул ефәктәй сакалын селки-селки ашарга кереште. Шулай итеп, кәбестәләр дә исән, кәҗә дә тук калды.

Соңыннан Гыйлембай жюри ясаган нәтиҗәләрне залдагыларга  җиткерә. Җиңүчеләргә Гыйлембайның истәлекле бүләкләре тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Тел бәйгесе

Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары белән үткәрелгән бәйге....

Г. Тукайның "Шүрәле" поэмасында Былтыр һәм Шүрәле образлары. 5 сыйныфлар өчен әдәбияттан дәрес план - конспекты

Укучыларны Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән таныштыру.Татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр булуын җиткерү....

6нчы татар сыйныфлары өчен әдәбияттан эш программасы

6нчы татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы. Дәреслек авторлары: Ф.Ә.Ганиева, М.Д.Гарифуллина. (2014нче ел)...

8нче сыйныфлар өчен әдәбияттан эш программасы

8нче татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

5, 6, 7 нче сыйныфлар өчен әдәбияттан еллык контроль эшләр

Татар мәктәпләрендә  укучы 5, 6, 7 нче сыйныф укучылары өчен әдәбияттан еллык контроль эшләр...