Тел бәйгесе
план-конспект урока (5 класс) по теме

Ширеева Алсу Сагитовна

Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары белән үткәрелгән бәйге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tel_bygese.docx17.95 КБ

Предварительный просмотр:

   Тел бәйгесе.

Исәнмесез, кадерле дуслар. “Иң татлы тел- туган тел, анам сөйләп торган тел”- ди халык.Менә шушы татлы туган телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына тагын бер тапкыр ышаныр өчен без сезнең белән “Тел бәйгесе”нә җыелдык.Бүген сез үзегезнең тапкыр, шаян, зирәк икәнегезне күрсәтергә тиеш буласыз.

Ике команда чакырыла.Тамашачылар игътибар белән күзәтә, үзләрен әдәпле тота.Шулай итеп, ике команда тотыныр ярышырга, һәр ике як бер – берсеннән теләмәс калышырга.

Тел бәйгесен “Туган тел” шигыреннән башка күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә беренче конкурсны без Г.Тукайның үзенең туган телен хөрмәт итүе турында язган сүзләре белән башлап җибәрик. Беренче команда 1нче юлны, икенче команда 2нче юлны әйтә һәм шулай дәвам итәбез.

Без сезнең белән килешләрне өйрәндек.Килеш кушымчаларының сүзләрне бер-берсенә бәйләүдә катнашканын беләбез.Хәзер сез тел сүзен килеш кушымчалары белән бәйләп кечкенә хикәя килеп чыгарлык итеп җөмләләр төзергә тиеш буласыз.Ныграк аңлашылсын өчен мисал китерәм.

Әнә урман күренә. Урманның үз матурлыгы бар. Без урманга килеп җиттек. Урманны чүп-чарлардан чистарттык. Урманнан чыгуга, яңгыр ява башлады. Урманда саф һава сулап, рәхәтләнеп ял иттек.

Логариф чишәбез.

1.Бу сүз “бөтен” килеш мичтән табаны чыгара торган коралны белдерә.Шул сүзнең алдыннан да, артыннан да берәр хәрефен кыскартсаң, ул урманда үсә торган үсемлекне белдерә; әгәр тагын бер алдагы хәрефен алсаң “карый” сүзенең синонимы барлыкка килеп, тагын да алдан бер хәрефен төшереп калдырсаң, су хәрәкәтен белдерә торган сүз килеп чыгар. Ул нинди сүз? (табагач)

2. “Бөтен” килеш ул кар туздыра, арттан бер хәрефен алсаң, агач өйнең кысасы була, әгәр тагын бер хәрефен арттан алсаң кеше әйберенә тия торган кеше була, тагын берсен кыскартсаң, пар сүзенең синонимы була. (буран)

Шарада. 1. Бер кисәге тамырларда агып йөри,

                   Икенчесе җир өстендә чабып йөри.

        Әгәр алар үз итсәләр берсе-берсен,

                    Өзә ала хәтта җирнең тарту көчен. (канат)

              2. Бер иҗеге торган су,

                  Икенчесе – бер чәчәк.

                  Икесен бергә кушсалар,

                 Аны һәр кыз киячәк. (күлмәк)

Мәкальне әйтеп бетер. Мәгънәсен аңлат.

  1. Телләр белгән - ...
  2. Теле барның - ...
  3. Теле яманның - ...
  4. Тел – күңел...

Нәрсә ул туган тел? Фикер алышу.

Безнең туган телебез гаять бай һәм матур. Юкка гына мәшһүр галимебез, мәгърифәтче К. Насыйри: “Туган телнең серләрен өйрәнү – бөек эш ул”, - димәк димәгәндер. Үзенең туган теленә хәрмәт белән караган кеше генә башка телләрне, ата-анасын, Ватанын, халкын үз итә, ярата ала. Шуның өчен ана телен яхшы белергә, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Озын толым"бәйгесе.

Зәй районы Сәвәләй авылы мәктәбендә үткәрелгән "Озын толым" бәйгесе....

Каләм сынау бәйгесе.

Авторское чтение "Проба пера"....

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....

“Акыллы кызлар, акыллы егетләр” бәйгесе.

( Сөекле шаСөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатына багышлана...

Тапкырлар, зирәкләр бәйгесе

Укучылар арасында үткәрелгән ярыш-бәйге зур кызыксыну уята...

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....

презентация на тему :"Белем бәйгесе"

презентация на тему : "Белем бәйгесе" по татарскому языку  для учащихся 3 класса русской группы...