"Озын толым"бәйгесе.
творческая работа учащихся по теме

Зарипова Рамзия Рашитовна

Зәй районы Сәвәләй авылы мәктәбендә үткәрелгән "Озын толым" бәйгесе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ozyn_tolym_bygese.docx22.92 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй районы Сәвәләй урта мәктәбе

“ОЗЫН ТОЛЫМ”

бәйгесе

Оештыручы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Рәмзия Рәшит кызы

18 нче декабрь 2012 нче ел

Максат: 1. Укучыларның бергәләп эшләү һәм үзара аралашу күнекмәләрен үстерү; белемнәрен тирәнәйтү, кызыксынучанлыкларын арттыру.

               2. Милли үзаң тәрбияләү.

Җиһазлау: плакатлар, озын чәчле кызларның фотосурәтләре, шарлар. Зал бәйрәмчә бизәлә. Түр як стенага кичәнең исеме – “Озын толым” бәйгесе һәм “Кешенең йөзе – йөзек кашы, ә чәче – ул кашның кысасы”, “Тау күрке – таш, баш күрке – чәч” дип язылган плакатлар эленә.

А.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар!

         Бер утыру – үзе бер гомер дип

         Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

         Бер очрашып серләр бүлешү –

         Бу гадәтләр әле бетмәгән.

         Без җыелдык шушы залга

         Ял итәр өчен бүген.

         Сүзләремнең иң матурын

         Әйтмичә мөмкин түгел.

        “Озын толым” бәйгесенә

         килдек көч сынашырга.

         Кызармас өчен йөзебез

         Кирәк нык тырышырга.

      Әйе, озын чәчле кызлар элек тә, хәзер дә игтибарга һәм ихтирамга лаек. Андый кызлар безнең мәктәптә дә күп икән. Кайберләрен бүгенге бәйгегә чакырдык. Бәйге барышында кызларның чәчләренә, аларның җитезлегенә, уңганлыгына, шаянлыгына игътибар ителер. Ә хәзер, әйдәгез озын толымлы кызларыбызны бирегә чакырыйк.(Кызлар чыга).                  

          Жюрилар белән танышып китик.

         Экранда кызлар белән танышу- презентацияләр карау.                                                             

          1.Уңганлыкка бәйге.

Дөньяда хезмәт икән

Кешене кеше иткән.

Кыз бала кечкенә чагыннан ук әнисенә булышырга ярата, пешерергә, җыештырырга әнисеннән өйрәнә. Хәзер кызларыбызның аш-суга осталыкларын тикшереп карыйк. Өй эшенә гаиләдә яратып әзерләнә торган бер ризыкны әниләр ярдәме белән пешереп килергә бирелгән иде. Кызларыбыз үзләренең ризыкларын якларга әзерләнгән арада сезнең игътибарыгызга җыр тәкъдим итәбез.( Нәтиҗә ясар өчен ризыкларны жюри әгъзаларының алларына куябыз)

 2.Сорауларга җавап бирү.

1) Ни өчен озын чәч үстерергә булдың?

2) Чәчеңне кайчаннан бирле үстерәсең?

3) Чәчеңне ничек тәрбиялисең?

4) Чәчең озын булуга шатланасыңмы?

5) Озын чәч үстерергә теләгән кызларга нинди киңәшләр бирер идең?

6) Чәчеңне кистеререгә теләгән чакларың буламы?

3. Причёска һәм  реклама ясау.

- Хәзерге заманны рекламасыз күз алдына да китереп булмый.  Без һәрвакыт төрледән-төрле рекламалар күреп торабыз. Хәзер сез озын чәчләрне матур итеп җыйнап йөртү өчен причёска ясарга һәм шушы причёскага реклама эшләргә тиеш буласыз. Шулай итеп, сезгә әзерләнә торырга вакыт бирелә.

Ә инде чәчне тәрбияләүнең «алтын кагыйдәләре»н белү беркемгә дә зыянга булмас дип уйлыйм.
▪ Чәчне юар алдыннан йомшак тарак белән тарарга;

▪ Чәч юыла торган су сезнең өчен уңайлы булырга тиеш. Гадәттән тыш кайнар су май бизләре эшчәнлеген көчәйтеп, чәчнең тизрәк майлануына китерә. Шуңа чәче тиз майлана торган хатын-кызларга салкынчарак су кулланырга да ярый;

▪ Шампуньне кулда су белән күпертеп, аны башка тигез итеп сыларга;

▪ Чәчне тырнак белән түгел, ә бармак очлары белән массажлап юарга кирәк;

▪ Маңгай-чигә тирәсен дә шампуньләп юарга онытмагыз — алар да пычрана бит;

▪ Шампуньне берьюлы күп итеп салганчы, ике тапкыр әз-әзләп сөртеп юу отышлырак булыр, чөнки күп салынса, ул еш кына агып кына төшеп әрәм генә була;


▪ Аннан соң чәчкә кондиционер сөртеп, аны бармак очлары белән җиңелчә массажларга киңәш ителә;

▪ Чәчне фен белән бик ашыгыч булганда гына киптерергә кирәк, ә башка очракта аның бүлмә температурасында кибүе хәерле;

▪ Чәчне кипкәч тарарга тырышыгыз.

Чәчне бөдрәләтү, турайту, мелирование кебек процедураларның чәч составына йогынтысы нинди?

– Алардан соң чәч тоныклана, сына, коела башлый. Кешенең болай да тәүлегенә 30-100 бөртек чәче төшә, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта витаминнар кабул итәргә, дөрес тукланырга кирәк. Шулай булмаганда, бернинди кыйммәтле шампунь һәм бальзамнар да файда бирми. Чәчләргә бигрәк тә аксым кирәк. Ул иттә, балыкта, эремчектә күп. Шулай ук, кишер, чикләвек, кабак, чөгендер ашау файдалы.

– Чәчләрне еш кисәргәме?

– 3 айга бер тапкыр кискәндә, чәчләргә сәламәт төс керә. Кыска чәчләрне, формасын югалтмасын өчен, ай саен кистерү яхшы, ә менә чәчләрне еш юу зыянлы. Юеш килеш тарарга да ярамый. Кайнар кыскычлар куллану, фен белән киптерү нәтиҗәсендә, чәч дымын югалта. Агач таракларда вак чыралар булып, чәчне җәрәхәтләргә мөмкин. Иң яхшысы – пластмасс тараклар.

          4. Бәрәңге әрчү.

     5. Төймә тагу. Уңганлыкка бәйге.

Дөньяда хезмәт икән

Кешене кеше иткән.

Тырышлык бәхет китерер

Ялкаулык ачтан үтерер.

Бу мәкальләр уңганлыкка бәйге башлануын хәбәр итә.

(Кызлар төймә тагалар, эшләр жюрига  тапшырыла.)

     6.Тапкырлыкка бәйге.

Ромашка уены. Ромашка таҗларына сораулар язылган.

а) Син нинди хатын-кыз сәхнә осталарын беләсең?

б) Нинди хатын-кыз язучыларны беләсең?

в) Нинди хатын-кыз композиторларны беләсең?

г) Районыбыздан чыккан нинди күренекле хатын-кызларны беләсең?

д) Әниләргә багышланган 5 җыр исемен әйтергә.

- Шушы озын толымлы кызлар исеменнән, залда утыручы кызлар, сезгә мөрәҗәгать итәсем килә:

Кояш үбүе – аңар биргән назлар,

Сезнең өчен генә килгән язлар.

Син аларны,зинһар, әрәм итмә,

Толымыңны кисмә, яме, кисмә!

* * *

Иң матур кыз булып җиргә

Бер син генә тугансың.

Кемгә дигән мәхәббәтең

Саф йөзеңдә туган соң?

Нәфис, нәни иреннәрең

Җир җиләгедәй пешкән.

Кара ефәк пар толымың

Билеңә кадәр төшкән.

Талчыбык та болай булмас,

Шундый нәфис, төз буең.

Серле итеп елмаясың,

Сылуым, әйтче уең?

Шулкадәр чибәрлегеңне

Үзең дә беләсеңдер.

Шуңа да син күзләреңнән

Нур чәчеп көләсеңдер.

        - Кадерле тамашачылар! Бүгенге кичәбез ахырына якынлашып килә. Хәзер барыбызны да дулкынландырган вакыт җитте. Туташларны  залның түренә чакырабыз һәм сүзне мөхтәрәм ЖЮРИга  бирәбез.

(Жюри нәтиҗә ясый. Бүләкләүләр.)

        - Кадерле сылу кызларыбыз! Бүгенге бәйрәм-бәйгедә катнашуыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдереп без сезгә иң изге теләктә калабыз. Бәхетле булыгыз, кызлар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Толағай

«Толағай» І-маусымМақсаты: оқушылар мен ата-аналарға адам денсаулығының қымбаттылығын, өмір сүру үшін қажеттілігін, бағалы байлық екенін түсіндіру. Оқушыларды және ата-аналарды сұлу да сымбатты,...

Әлем махаббат пен сүйіспеншілікке толы (оқырмандар конференциясы)

Мақсаты: оқушылардың әлемге деген сүйіспеншілігімен мейірімділік сезімін ояту;Бауырларына, туған-туысқандарына, достарына, қоршаған ортаға деген махаббаттын оятып дамыту.Сүйіспеншілікті адам алғаш шыр...

"Озын толым бәйгесе"

Балаларда озын толымлы кызларга карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү;Балаларда эстетик тәрбия үстерүне дәвам итү, гүзәллекә, матурлыкка омтылыш хисе уяту;Ата- аналар, балалар һәм мәктәп арасынд...

"Илең турында уйласаң - гомерең озын була"

Ф.Кәримнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәсе...

Лирические протяжные песни "озын кой" - вершина народного музыкального фольклора татар.

Круг литературы по татарской музыке обширен, но весь этот богатый материал необходимо сделать доступным для восприятия детьми. Данная теме освещается достаточно широко и предназначается для изучения в...

Ни өчен тукранның томшыгы озын?

Башлангыч һәм 5нче сыйныфларда кулланырга була...

сценарий мероприятия "Озын толым - 2021"

Сценарий мероприятия "Озын толым - 2021". Участники девушки 8, 9,10 классов...