сценарий мероприятия "Озын толым - 2021"
план-конспект

Сценарий мероприятия "Озын толым - 2021". Участники девушки 8, 9,10 классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ozyn_tolym_konkursynyn_stsenariyase.docx24.59 КБ

Предварительный просмотр:

“Озын толым” бәйгесе

Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, кунаклар! Кышкы салкыннар инде артта калып, язгы кояшның җылы нурлары безнең тәрәзәләребезгә матур елмаеп караган бер көнендә без сезнең белән бәйрәмгә җыелдык. Сезне язның иң беренче бәйрәме -  халыкара хатын – кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә мактаулы эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телим.

Хөрмәтле тамашачылар! Без бүген “Озын толым” конкурсына җыелдык.

Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре белән, тыйнак, уңган,  озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Нинди генә шигырьләр, җырлар чыгармаганнар озын толымлы кызлар турында. Менә берсе:

Ераклардан күренеп тора

Сыгылма басмалары.

Кызлар чәчен үреп салса

Җилферди тасмалары.

Ал кадыйм түшләреңә,

Гөл кадыйм түшләреңә.

Озын толымнарың үреп

Керәсең төшләремә.

Ә татар халык әкиятләрендәге кызларны күз алдына китерик әле. Зөһрә... Гөлчәчәк... Үги кыз... Буйлары зифа, йөзләре тулган айдай, тешләре энҗе-мәрҗәндәй, иреннәре балдай, чәчләре...Чыннан да чәчләре нинди соң әле? Кыска итеп киселгәнме? Бөтеркәле химия ясалганмы? Милеровка ясалганмы? Иңнәренә төшкән “каре” прическасымы? Юк ла. Аларның чәче озын, толым –толым. Кызларның матурлыгы, зиннәтлелеге чәченә карап беленә, ди халык.

Шуңа күрә татар кызлары гомер-гомергә озын чәч үстергәннәр. Андый озын чәчле кызлар безнең мәктәптә дә бик күп икән. Бүген шуларның берничәсе безнең бәйгедә дә катнаша. Ә хәзер әйдәгез кызларны сәхнәгә чакырыйк. (әкрен генә Салават Фәтхетдиновның “Озын толымлы кызга” җыры яңгырый)

  • 1 номер астында 8нче а сыйныфы укучысы Хашимова Зәринә
  • 2 номер астында 8нче б сыйныфы укучысы Усманова Асилә
  • 3 номер астында 9нчы а сыйныфы укучысы Усманова Әдилә
  • 4 номер астында 9нчы а сыйныфы укучысы   Бохарова   Эльвина
  • 5 номер астында 10нчы сыйныф укучысы  Габдулхаева  Зилә
  • 6 номер астында 10нчы сыйныф укучысы  Фәйзерахманова Лилия

(кызлар бер-бер артлы сәхнәгә күтәреләләр)

Бәйге барышында кызларның чәчләренә, җитезлегенә, уңганлыгына, тапкырлыгына, шаянлыгына игътибар ителәчәк. Тиешле нәтиҗә чыгарып бару өчен, безгә жюри кирәк булачак. Жюри әгъзалары итеп

- Мәктәпнең  милли эшләр буенча директор урынбасары Гаязова Нурдидә Мәсхүт кызын

- Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фазылҗанова Ләйсән Дамир кызын

-Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илалова Тәнзилә Мансур кызын чакырабыз. Аларны үз урыннарын алуны сорыйбыз.

( Жюри әгъзалары үз урыннарына утыралар)

Бәйгебезне башлап җибәрәбез.

Беренче сынау “Үзем турында үзем” дип атала.

Исемең ничек, чибәр кыз,

Яле, танышыйк әле. (Визитка. Бәйгедә катнашучы кызлар үзләре белән таныштырып китәләр)

  • Сәхнәгә 1нче номер таккан кызыбызны  - Зәринәне чакырабыз.
  • Рәхмәт, Зәринә. 2нче номерлы кызыбыз Асилә сәхнәгә күтәрелә.
  • Асиләгә бик зур рәхмәт. Ә хәзер сәхнә түренә Эльвинаны чакырабыз.
  • Әфәрин, Эльвина. Сәхнәгә 4нче номер астында катнашуыбызны-  Әдиләне чакырабыз.
  • Булдырдың, Әдилә. Инде сәхнә түрләренә Зиләне чакырабыз.
  • Бик зур рәхмәт, Зилә. Һәм дә сәхнәгә 6нчы номерлы катнашучыбызның чыгар вакыты да җитте. Лилия, сине чакырабыз.
  • Әфәрин, Лилия. Кызларыбыз бик матур гына үзләре белән таныштырып киттеләр. Жюри әгъзалары кызларга үзләренең бәяләрен бирә торалар, ә без сезнең белән икенче конкурска күчәбез.

Икенче сынау. Кызларга өй эше итеп татар халкының бер милли ризыгын  әзерләп килергә кушылган иде. Әйдәгез,  сүзне кызларга бирик. Кызлар, сез хәзер һәрберегез үзегез пешереп килгән ризыгыгыз турында сөйлисез һәм аннан соң ризыгыгызны жюри әгъзалары алдына куясыз.

  • Иң беренче сүзне Зәринәгә бирәбез. (Һәрберсе ризыгы турында сөйли).

Күренеп тора, кызлар бик тырышканнар. Ай –яй!!! Бигрәк уңганнар икән безнең кызлар. Шундый уңган кызларның тапкырлыкларын, зирәклекләрен дә тикшереп карыйк әле.

Өченче сынаау. “Интеллектуальләр” конкурсы. Сез үзегезнең республикагыз, аның халкы турында беләсезме?  Хәзер мин һәрберегезгә сораулар бирәм, ә сез шуларга тиз арада җавап бирергә тиеш буласыз.

Өченче конкурс сорулары.

1.Татарстанның иң зур елгасы. (Идел)

2. Татарстан флагының төсләре. (Яшел, ак, кызыл)

3. Татарстан башкаласы (Казан)

4. Татарстанда урнашкан шәһәр, анда сәгатьләр ясыйлар (Чистай )

5. Татарстан Республикасының беренче президенты (Шәймиев)

6. Казан Кремленең 7 катлы манарасы ничек атала? (Сөембикә)

7. Казанда җәяүлеләр урамының исеме? (Бауман)

8. Язны каршылау бәйрәме (Нәүрүз)

9. Татар халкының бал кушып ясый торган татлы ризыгы (Чәкчәк)

10. Татар хатын –кызларының милли баш киеме (Калфак)

11. Татарстан Республикасының гербында нинди җанвар сурәтләнгән? Ак барс)

12. Милли аяк киеме (Читек)

Ә хәзер сез сүзнең тәржемәсен татарча әйтергә тиеш буласыз.

  • Писатель (язучы)
  •  город ( шәһәр)
  • овощ (яшелчә)
  • певица (җырчы)
  • птица (кош)
  • праздник (бәйрәм)

Булдырдыгыз, кызлар! Сез уңган-булганнар гына түгел, сез бик зирәкләр дә икән.

Дүртенче сынау. “Минем шөгылем”, ягъни хобби.

Безнең татар кызлары элек-электән кул эшләренә бик оста булганнар. Бәйләү, чигү эшләрен бик яратып башкарганнар. Бүгенге кызларның нинди һөнәрләре бар икән? Әйдәгез карап китик.

(Бәйгедә катнашучы кызлар үзләренең шөгыльләрен күрсәтәләр)

Кызларыбыз бу өлкәдә дә  сынатмадылар. Бик сәләтле дә икән бит безнең кызларыбыз!!!

Бишенче сынау. Менә карап- карап торам да кызларыбызның чәчләре матур итеп итеп таралган, җыелган. Ә алар башка кызларга матур килешле прическалар ясый беләләрме икән?

“Визажист”лар конкурсын игълан итәбез. Хәзер кызлар үзләренең иптәш кызларына тиз арада причёска ясарга һәм аңа исем бирергә тиеш булалар. Әйдәгез, кызлар,үз урыннарыгызны алыгыз. (кызлар эшләгән арада “Эх, сез, матур кызлар” җыры яңгырый).

Чәч темасын дәвам итәбез. Мин кызлардан интервью алам.

- Шундый озын чәчне үстерүгә ничек ирештең?

- Озын толымлы булу өчен чәчләрне ничек тәрбияләргә кирәк?

- Син ни өчен озын чәч үстерергә булдың?

- Син чәчеңне ничек тәрбиялисең?

- Чәч үстерүдә халык медицинасы рецептлары белән кулланасыңмы?

- Синең чәчеңне кистергәнең булдымы?

- Чәчеңне тәртипкә китерү өчен күпме вакыт сарыф итәсең?

- Үзеңне кыска чәчле итеп күз алдына китерәсеңме?

Әйе, озын толым ул хатын –кызның күрке. Һәм менә бездә шундый толым үстерә алган кызларыбызга сокланып карыйбыз.

Алтынчы конкурс. “Хуҗабикәләр”. Кызларыбызны төрле яктан тикшереп карадык. Алар матур итеп җырлый – бии дә беләләр, тәмле ризыклар да пешерәләр, бик зирәкләр дә. Ә менә тегү – чигү яклары ничек икән? Шуны да тикшереп карыйк әле. (Кызлар сәдәф тагалар, эшләрен жюрига тапшыралар)

Шуның белән сынауларыбыз тәмам. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләгән арада  без тамашачылар белән дә уйнап алыйк әле.

Сүзне жюрига бирәбез. (Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм бүләкләр бирелә)

   

III. Викторина.

1. Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)

2. Дөньяда ничә тел бар? (5 мең чамасы)

3. “Фигыль” термины каян килеп чыккан? (“Фәгалә” - гарәпчә эш-хәрәкәт дигән сүз)

4. Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре дип санала?

5. Ялгызлык исемнәрне өйрәнә торган фән? (Ономастика)

6. Сүзлекләр турындагы фән? (Лексикография)

7. Чит телдән кергән сүзләр? (Алынмалар)

IV. Кызыклы грамматика

  1. Кайсы шәһәрдә аш пешереп була? (Казан)
  2. Нинди ике нота бакчада үсә? (фасоль)
  3. Кайсы сүзне уңнан укысаң да, сулдан укысаң да бертөрле укыла? (кабак, кадак, калак)
  4. Бер сүздә 100 ә буламы? (йөзә)
  5. Көн белән төн нигә бетә? (Н)
  6. Бер авазлы нинди сүзләр беләсез? (и, у)
  7. Бер хәрефле нинди сүз беләсез? (ю)
  8. Алма дисәң дә алалар,

нәрсә соң ул, балалар? (алма)

  1. С” белән түктерәм мин күз яшен,

Т” беән булам синең кардәшеҗң. (суган)

  1. У” хәрефе белән мин сан булам, “О” хәрефе белән исемгә әйләнәм (ун,он)
  2. К” белән - яшелчә, “т” белән – савыт-саба, “ч” белән - балык, “с” белән үсемлекнең бер өлеше.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий на Новый 2021 год

Празднование Нового года в школе, по мотивам сказки "Снежная королева"...

Сценарий школьной НПК 2021

Сценарий проведения школьной НПК...

Сценарий Нового года 2021 "Морозко"

Сценарий Нового года 2021 "Морозко"...

Сценарий выпускного вечера - 2021 «Будущее начинается здесь»

Сценарий выпускного вечера - 2021 «Будущее начинается здесь»...

Сценарий Литературного бала 2021

Внеклассное мероприятие...