"Илең турында уйласаң - гомерең озын була"
план-конспект урока (7 класс) на тему

Ф.Кәримнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.odt15.73 КБ

Предварительный просмотр:


"Илең турында уйласаң- гомерең озын була"

(Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты, “Ант” шигырен өйрәнү)

Максат:  

  • фронтовик шагыйрь Ф.Кәримнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру;
  • шагыйрь иҗатында мәхәббәт хисләренең чагылышын күзәтү; хатынына, балаларына, туган иленә булган мәхәббәтнең фашист илбасарларына каршы көрәштә тиңдәшсез корал булуын ачыклау;
  • “Ант” шигыре белән танышу, анализлау күнекмәләрен үстерү, идея эчтәлеген ачу;
  • Туган илне ярату, патриотизм хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Шагыйрьнең портреты, альбом, китаплар күргәзмәсе, плакат, шагыйрь иҗатын яктырткан презентация, фонохрестоматия (“Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия, СД 2”)

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

II. Актуальләштерү.

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

- Балалар, бу шигырь юллары күпләрегезгә таныштыр, аны кем язган? Сез ничек уйлыйсыз?

- Әйе, бөек, үлемсез шагыйребез Ф.Кәрим шигыре бу. Димәк, дәресебездә без фронтовик- шагыйрь Ф.Кәрим турында сөйләшербез. 2009 нчы елда Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулуны билгеләп уттек. Быел май аенда илебез халкы тагын бер зур датаны олылап билгеләп үтәргә җыена – Бөек Җинүгә 70 ел тула. Ф. Кәрим дә – илебез азатлыгы өчен, җинү өчен үзеннән зур өлеш керткән тугрылыклы солдат, Ватаны өчен чын күңелдән кайгыртучы патриот. (слайд 1)

III. Яңа материал аңлату.

Укытучы. Бөек шагыйрьләр, язучылар турында суз чыкканда, ирексездән, безнең уйларыбызның йомгак очы аларның туган төбәкләренә барып тоташа. Укучылар, үз иле, туган туфрагы турында чын күңелдән кайгыртучы батыр өйрәкле шагыйрь кайда туды икән?

Сәхифәбезнең беренче битне ачабыз.

“Шигъри җанлы булуым – гаиләдән.”

Укучы. Фатих Кәрим 1909 елның 9 январенда хәзерге Башкортстан республикасының Бишбүләк районы Ает авылында туа. Фатих Кәримнең гаиләсе әдәбият белән кызыксынучы гаиләсенең берсе була. Гаиләдә күп кенә туганнары, әтисе дә шигырь язганнар. (слайд 2,3)

Җиләкле урманнары, чәчәкле болыннары белән хәйран итә торган иркен табигать нечкә күңелле балага зур йогынты ясый. Аның матурлыкка соклану, язгы иртәнең сафлыгын, яңгырлы көзнең моңсулыгын сиземләү хисләре яшьтән үк туа. Булачак шагыйрь өчен болар- мөһим сыйфатлар.

-Шагыйрьнең әти-әнисе, туганнары турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Укучы чыгышы. Ф.Кәримнең шагыйрь җанлы булуы ата-ана нигезендә үк ачыла башлый. Үзе искә алганча, аның әдәбият белән кызыксынуы, әтисе үлгәч, һәр көнне, әнисе елата-елата, аңа “Сак- Сок” бәетен укуы белән башлана. Әтисенең апасы Мәрьямнең, абыйсы Ярлы Кәримнең дә шыгырьләр иҗат итүе Ф. Кәримне иҗатка дәртләндерә. Ул үзе бу турында 1944 нче елда язган автобиографиясендә түбәндәгечә искә ала:

“Егет чагыннан ук сукыр булган әтиемнең үзе өчен язган шыгырьләрен безгә укыштырганын ишетү, апам Мәрьямнең үз дәфтәрендә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шыгырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы, революция еллары башлангач абыем – Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – болар минем әдәбият өлкәсенә таба юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар.”

Икенче сәхифә. “Шигырьләрдә- минем язмышым”

Укытучы. Ф.Кәримнең беренче шигыре 1927 елда Мәскәүдә чыга торган “Кечкенә иптәшләр” журналының 2 санында басыла. (слайд 4)

Әсәрдә сүрәтләнгән көтүче малайга әтисе курай бүләк иткән. Малай аны ямьле җәйге урман буйларында уйната, аның кураена сандугачлар кушылып җырлый. Ата- анасыз малайга бу- зур юаныч. Без бу шигырьдә кечкенә Фатыйхның үз язмышын күргәндәй булабыз.

Сәхифәбезнең өченче битен ачабыз.

“Юлбасарлар таптый җиребезне

Ватан сугышына мин китәм.”

Шагыйрьнең фронт юлы кайчан башлана?

Укучы чыгышы. 1937 елда Ф.Кәрим рәсми хакимият тарафыннан эзәрлекләнә башлый. Мулла улы буларак, сыйнфый көрәшкә зыян китергән дип санала. Шулай итеп, ул 1938 елның январенда кулга алына. Байтак вакыт тоткынлыкта интегергә туры килә. 3 ел үткәннән сон, Югары суд алдагы хөкем карарын нигезсез дип таба. Нәтиҗәдә, 1941 елның 1 нче декабренда әдип иреккә чыгарыла. Берничә көннән хатынын, ике кызын калдырып, сугышка китә. (Слайд 7-10)

Укытучы. Сугыш чоры- аның иҗатының иң югары ноктасы. Шагыйрьнең каләм көче бу елларда аеруча ныгый..”Кирза итекнең кунычын өстәл итеп, шыгрым тулы товарный вагон полный ходка барганда да язам. Шигырь язарга өйрәнү өчен, кичергән елларның файдасы күп булды. Тик менә кәгазь юк.”, дип яза ул. (слайд 11-16)

Дүртенче сәхифә. “Җыр хакына кала йокылар”

IV.     Бүген без сезнең белән Ф.Кәримнең “Ант” шигыре белән танышырбыз

Шигырьне Фоат Галимуллин укуында тыңлау. (СД-2)

Шигырьне укучылар укыйлар.

-Шигырьне укыгач, нинди күренеш күз алдыгызга килде?

(Тыныч кына, матур гына яшәп яткан илебезгә фашистлар басып кергән. Алар кешеләрне үтерә, йорт- җирләрне яндыра, байлыкны талый.)

-Шундый вакытта ир кеше нишләргә тиеш?

(Ватанны саклап, яклап көрәшергә)

-Шигырь кем исеменнән сөйләнә? (лирик герой)

-Лирик герой нинди хисләр кичерә?

Беренче хис- борчылу, сагышлану. Ул дулкынлана, гаиләсе белән аерылу аңа бик авыр, күрешү насыйп булырмы, юкмы дип борчыла.

Икенче хис-; хатынына, балаларына карата мәхәббәт хисе.

Күңеле назлы хисләр белән тулы.

Өченче хис- нәфрәт хисе. Фронтка китүче ирнең күңелендә фашистларга карата нәфрәт тулы.

-Ул фашистларны ничек дип атый? (Юлбасарлар дип)

-Әйе, укучылар, туган илеңнең талануы, тапталуы- ир кеше өчен гарьлек. Ул чит байлыкларга кызыгучы бу явызларга каршы көрәшкә күтәрелергә тиеш. Мондый хәлдә, гадәттә, иң кадерле нәрсә белән ант итәләр. Мәсәлән, икмәк, кояш, күз һәм башкалар белән.

- Безнең сугышчы нәрсә белән ант итә?

(Баласын тотып ант итә. Бала- ата- ана өчен иң газиз, кадерле җан иясе.)

- “Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән” ант сүзенең мәгънәсен ачыклау.

- Баланың иминлеге нәрсәгә бәйле?

(илнең тыныч, азат булуына)

- Менә ни өчен лирик герой ант итүне хатынын, баласын телгә алудан башлый. Баланың әнисе- лирик геройның сөеклесе. Баланың яшәве- яшәмәве дә аның янында әнисе булу белән бик нык бәйле, чөнки күкрәк баласына ана сөте, ана назы кирәк. Сабыйның күз карашы да “Сакла безне!” дип әйткән төсле булып тоела

- Хиснең үсә баруын кайсы сүзләрдән күрәбез?

- Шагыйрь башта баланы телгә ала, аннан сон хатынын, нәселен, Туган илен. Ана, бала, Туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, җиңүгә чакыру символга әвереләләр.

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, шигырьдә сүрәтләнгән фронтка китүче солдан Ф.Кәрим үземе?

(Бу очракта ул уү кичерешләрен язган. Шул ук вакытта бу- җыелма образ да. Сугышка китүче һәрбер ирнең күңелендә шундый хисләр кайный. Шигырь 1942 елның 11 гыйнваренда язылган. Димәк, Ф.Кәрим аны сугышка китеп, ике атна тулар- тулмас вакыт узгач иҗат иткән. Хатыны, ике кызы белән саубуллашкан хисләре әле яңа, алар шагыйрь күңеленә тынгылык бирмиләр)

- Әсәрне сугыш вакытында язылган, сугыш чоры поэзиясе, дидек. Әйдәгез, шул юлларны табып укыгыз әле.

(“Юлбасарлар таптый җиребезне”, ...)

Дәфтәрдә эш. Шигырьдән тел- сурәтләү чараларын табу.

 Кабатлаулар (рефрен)- ике строфада кабатланган юллар

                Мылтык тотып баскан җиремнән

          Бер адым да артка чигенмәм.

               Шушы балам өчен, синең өчен,

             Нәселем өчем, Туган ил өчен.

Инверсия-сизә бала.

Эпитет- алсу ирен.

Метафора- Мылтык тотып баскан җиремнән

                     Бер адым да артка чигенмәм.

Нәтиҗә: “Ант ” шигыре кыска гына- бары унсигез юл. Әмма ул үзенә никадәр фаҗигале, гомергә хәтергә уелып калырлык күренешләрне сыйдырган. Шагыйрь әнә шулай сүз ярдәмендә үз әсәрендә ил язмышын, кешеләрнең бер- берсенә мөлаем мөнәсәбәтен үтемле итеп сүрәтләп бирә алган.

Ф.Кәрим батырлык төшенчәсенең эчтәлеген курку белмәү, дошманнарга каршы көрәш кебек гамәлләр белән генә чикләми. Бу сүзгә ул зур мәгънә сала. Аны Ватан, ата-ана алдындагы бурыч, шәхес горурлыгы, намус-вөҗдан белән дә бәйли. Бүгенге дәрестә без шигырь аркылы шуны исбатладык.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Озын толым"бәйгесе.

Зәй районы Сәвәләй авылы мәктәбендә үткәрелгән "Озын толым" бәйгесе....

"Озын толым бәйгесе"

Балаларда озын толымлы кызларга карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү;Балаларда эстетик тәрбия үстерүне дәвам итү, гүзәллекә, матурлыкка омтылыш хисе уяту;Ата- аналар, балалар һәм мәктәп арасынд...

Лирические протяжные песни "озын кой" - вершина народного музыкального фольклора татар.

Круг литературы по татарской музыке обширен, но весь этот богатый материал необходимо сделать доступным для восприятия детьми. Данная теме освещается достаточно широко и предназначается для изучения в...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....

Развлечение для детей 4-5 лет с участием родителей «Буль-Буль», посвящённый Дню Защитника Отечества.

Данный сценарий предназначен для детей  средней группы с целью создать радостное настроение у детей от общения с близкими людьми и сверстниками, воспитывать любовь и уважение к защитникам Отечест...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...