"Озын толым бәйгесе"
методическая разработка на тему

Азиева Алсу Хабиповна

 

Балаларда озын толымлы кызларга карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү;

Балаларда эстетик тәрбия үстерүне дәвам итү, гүзәллекә, матурлыкка омтылыш хисе уяту;

Ата- аналар, балалар һәм мәктәп арасында элемтәне ныгыту;

Сәламәт тормыш алып бару өстендә эшне дәвам итү;

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Озын толым бәйгесе"23.23 КБ

Предварительный просмотр:

 Максат:

- балаларда озын толымлы кызларга карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү;

- балаларда эстетик тәрбия үстерүне дәвам итү, гүзәллекә, матурлыкка омтылыш хисе уяту;

- ата- аналар, балалар һәм мәктәп арасында элемтәне ныгыту;

- сәламәт тормыш алып бару өстендә эшне дәвам итү;

 

Җиһазлау:

- плакатлар:

1)«Кызлар чәчен тарап, битен юса, гөлләр күк була»;

2)«Кешенең йөзе – йөзек кашы, ә чәче – ул кашның кысасы»;

3) «Тау күрке – таш, баш күрке – чәч»;

- фотосүрәтләр – озын толымлы кызлар;

- магнитофон язмасында Салават Фәтхетдинов башкаруында «Озын толым» җыры;

- дипломнар һәм бүләкләр;

 Бәйрәм буласы сыйныф шарлар һәм чәчәкләр белән бизәлгән. 

Стенада «Кызлар чәчен тарап, битен юса, гөлләр күк була»,- «Кешенең йөзе – йөзек кашы, ә чәче – ул кашның кысасы», «Тау күрке – таш, баш күрке – чәч» дигән сүзләр.

Фотосүрәтләр – озын толымлы кызлар .

Магнитофон язмасында Салават Фәтхетдинов башкаруында «Озын толым» җыры яңгырый. Шул көй астында залга алып баручы чыга.

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Исәнмесез, хәерле көн! Без бүген «Озын толым» бәйгесенә җыелдык. Бүгенге бәйгедә 4-нче сыйныф кызлары  катнаша.

Нинди генә шигырьләр сөйләнмәгән дә, нинди генә җырлар җырланмаган озын толымлы кызлар турында. Кызлар үзләре дә озын чәчләре белән горурлана, кирәк чакта матурлыгын күрсәтә белгәннәр.

 

Чәчләремне шаян җилләр

Уйнап сүтәләр.

Тын дулкыннар йөрәгемне

Назлап үтәләр.

 

Озын чәчле кызлар элек тә, хәзер дә игътибарга һәм ихтирамга лаек. Андый кызлар безнең сыйныфта да күп.  Бәйге барышында кызларның чәчләренә,җитезлегенә, уңганлыгына, шаянлыгына игътибар ителер.

Ә хәзер, әйдәгез, озын толымлы кызларыбызны чакрыйк. Каршы алыгыз:

 

1.  Багаутдинова Галя  яхшы билгеләренә генә укый, матур җырлый, бии.

 

2.   Архипова Лилия  яхшы билгеләренә генә укый, шулай ук бик матур жырлый, бии.

 

3.   Машарипова Сабрина  тәртипле, тәрбияле кыз булып үсә.

 

4.  Антонова Маша Маша «5» билгеләренә генә укый,җырлый,бии.

 

(Көй астында кызлар берәм-берәм залга үтәләр.)

 

АЛЫП БАРУЧЫ. – Кызлар мин барыгызга да бәйгедә уңышлар телим. Бәйгебезне башлаганчы мәртәбәле жюри әгъзаләре белән танышып китик әле. (Жюри әгъзаләре белән таыштырып кителә.)

Шулай итеп, беренче сынауыбызны башлап җибәрәбез.

 

1. «Исемең ничек, чибәр кыз?» Хәзер, кызлар безгә үзләре турында сөйләп китәрләр.(Кызлар үзләре белән таныштыралар).

 

2. «Сорау бирәм, җавап әйт». Кызлар, сез барыгызда чисталык һәм пөхтәлек яратасыз инде. Чәчләрегене бик карап торасыздыр инде. Сезгә шундый сорауларым бар.

а) Ни өчен озын чәч үстерергә булдың?

б) Чәчеңне кайчаннан бирле үстерәсең?

в) Чәчеңне ничек тәрбиялисең?

г) Чәчең озын булуга шатланасыңмы?

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Чәчне үстерү генә түгел, анны матур итеп йөртә дә белергә кирәк. Ә безнең кызларыбызга бу эштә һич шиксез әниләре булыша торгандыр. Алдагы сынау прическа ясау булыр.

 

3.    «Прическа ясау»

(Кызлар әзерләнгән арада, музыкаль тәнәфес).

 

АЛЫП БАРУЧЫ. – Кыз бала кечкенә чагыннан ук әнисенә булышырга ярата. Әнисе белән пешерә, өй җыештыра. Хәзер  кызларыбызның аш-суга осталыкларын тикшереп карыйк.

 

4.    «Бәрәңге әрчү»

(Кызлар бәрәңге әрчегәндә, музыка  уйный).

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Матур кызлар матур итеп җырлый да

беләләр.Әйдәгез,бергәләп тыңлыйк әле.

5. « Җыр»бәйгесе.

 Кызлар үзләренең яраткан җырларын башкаралар.

 

АЛЫП БАРУЧЫ. – Чулпыларын чылтыратып

                              Кем бии, әнә, кара.

                               Әйтерсең йөзеп бара.

Хәзер кызлар үзләренең биюгә осталыкларын күрсәтерләр.

 

6.    «Кызлар төрле биюләр башкаралар»

 

 АЛЫП БАРУЧЫ. – һәрбер кыз бала кечкенәдән үк кул эшенә оста булып үссә бик яхшы була. Кызлар  әйдәге әле кул эшләрегезне  күрсәтегез.

 

АЛЫП БАРУЧЫ. – Булдырдыгыз,кызлар. Афәрин!Матур җырлыйсыз,әйбәт биисез.Менә шулай итеп бәйгебез ахрына якынлашты. Хәзер сүзне мөхтәрәм жюри га бирәбез.

(Сүз жюри әгъзаларына бирелә).

Номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнә:

 

«Оста һәм җор телле»

« Иң музыкаль»

«Яшь хуҗабикә»

«Озын толым»

 

АЛЫП БАРУЧЫ-Бүгенге бәйрәм-бәйгедә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Киләчәктә сезгә зур уңышлар теләп калабыз!

    Озын толымнарыгызны беркайчан да кисмәгез, бүгенгедәй гел шат, матур булыгыз!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

Рус Акташы гомуми урта белем бирү мәктәбенең.

Татар теле һәм әдәбият укытучылары методик берләшмәсе

Сыйныфтан тыш чара:

“Озын толым бәйгес”.

                        Укытучы:Азиева Алсу Хәбип кызы.

Үткәрелү вакыты:март,2014нче ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Озын толым"бәйгесе.

Зәй районы Сәвәләй авылы мәктәбендә үткәрелгән "Озын толым" бәйгесе....

Толағай

«Толағай» І-маусымМақсаты: оқушылар мен ата-аналарға адам денсаулығының қымбаттылығын, өмір сүру үшін қажеттілігін, бағалы байлық екенін түсіндіру. Оқушыларды және ата-аналарды сұлу да сымбатты,...

Әлем махаббат пен сүйіспеншілікке толы (оқырмандар конференциясы)

Мақсаты: оқушылардың әлемге деген сүйіспеншілігімен мейірімділік сезімін ояту;Бауырларына, туған-туысқандарына, достарына, қоршаған ортаға деген махаббаттын оятып дамыту.Сүйіспеншілікті адам алғаш шыр...

"Илең турында уйласаң - гомерең озын була"

Ф.Кәримнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәсе...

Лирические протяжные песни "озын кой" - вершина народного музыкального фольклора татар.

Круг литературы по татарской музыке обширен, но весь этот богатый материал необходимо сделать доступным для восприятия детьми. Данная теме освещается достаточно широко и предназначается для изучения в...

Ни өчен тукранның томшыгы озын?

Башлангыч һәм 5нче сыйныфларда кулланырга була...

сценарий мероприятия "Озын толым - 2021"

Сценарий мероприятия "Озын толым - 2021". Участники девушки 8, 9,10 классов...