“Акыллы кызлар, акыллы егетләр” бәйгесе.
учебно-методический материал по теме

Салахутдинов Инсаф Исрафилович

( Сөекле шаСөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатына багышлана



 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay.docx40.79 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы Шубан төп гомуми белем мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхтдинов Инсаф Исрафил улы

 “Акыллы кызлар, акыллы егетләр” бәйгесе.


( Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатына багышлана)

Максат: 1. Сөекле шагыйребез Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрне искә төшерү, тирәнәйтү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Олуг әдибебез Г.Тукайның      иҗатын өйрәнүгә укучыларның кызыксынуын арттыру

Җиһазлау: компьютер, видеопроектор, Ф. Х. Җәүһәрова, Р. И. Бикташев, А. Р. Хәкимуллин.  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган мультимедияле диск (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2005)

Зал түрендә Г.Тукай портреты.

“Нур булып калды йөрәктә

Һәр синең язган җырың”- дигән сүзләр язылган .

Кичә Г.Тукайга багышланган интро роликны  (кереш роликны) тамаша кылу белән башланып китә.

Сезнең алда “Акыллы кызлар, акыллы егетләр” бәйгесендә катнашучы командалар. Аларга өй эше итеп, исем һәм девиз сайларга кушылган иде. Сүзне командаларга бирәбез. Хәерле сәгатьтә, бәйгене башлыйбыз!

Экранда сораулар һәм әлеге сорауга өч вариант җаваплар урнаштырылган. Сез җаваплар арасынна дөресен сайларга тиеш буласыз. Сораулар һәр командага чират буенча тәкъдим ителә. Һәр дөрес җавапка бер очко куела.

Беренче бәйге. “Һәр кеше белергә тиеш”

1.Г.Тукайның туган елы? (1886)

2.Уральск шәһәренең элеккеге исеме (Җаек)

3.Г.Тукай кайсы авылда туган? (Кушлавыч)

4.Г.Тукайның автобиографик повесте исеме. (“Исемдә калганнар”)

5.Г.Тукайның әти-әнисенең исеме ? (Бибимәмдүдә, Мөхәммәтгариф)

6.Г.Тукайның туган көне (26 апрель)

7.Кичүчат, Өчиле авыллары Татарстанның кайсы районына керә? (Арча)

8. Тукай ничә яшьтә ятим кала ? (3)

9.Өчиледә Г.Тукай кемнең кунычына эләгә? (бабасының ишле гаиләсенә)

10.Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле? (Сәгъди)

11.Печән базары кайда урнашкан? (Казанда)

12. Тукай Җаекта нинди мәдрәсәдә укый? (Мотыгыя)

13.Тукайның иң беренче эшләгән эше? (хәреф җыючы)

14.Тукай кайсы газета – журналларда эшләми, язмый? (“Сөембикә )

15.Бу газета-журналларның кайсысы сатирик? (“Уклар”)

16.Тукай Казанга кайчан килә? (1907 елның көзендә)

17. Тукайның Казанга килүе кайсы шигырендә тасвирлана? (“Пар ат”)

18. “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл турында сүз бара? (Кырлай)

19.Казанда Тукай “Әл – ислах” газетасында эшли. Ул газетаны кем җитәкли? (Фатих Әмирхан)

20.1908 елны Г.Камал белән Тукай нинди журнал чыгара башлыйлар? (“Яшен”)

21. “Ялт-Йолт”, “Яшен”, “Уклар” – бу журналларны нәрсә берләштерә? (Алар барысы да сатирик)

22. Дәвам итегез. “Печән базары,...” (“ ...яхуд Яңа Кисекбаш”)

23.1911 – 1912 ел.Тукай кайларга сәяхәт итә? (Әстерхан, Петербург, Уфа)

24. “Милли моңнар” шигыренә нинди көй көйләнә? (“Әллүки”)

25. Тукай премиясе ничә елга бер бирелә? (1)

26. Г.Тукай турында биографик әсәр язган галим – язучы? (Ибраһим Нуруллин)

27.Тукайны кечкенә чакта ничек атыйлар? (Апуш)

28.Тукай иҗатына багышланып иҗат ителгән “Кырлай” симфоник әсәрен кем яза? (Нәҗип Җиһанов)

29. Г.Тукай иҗатына багышланган скульптуралар ясаган сынчы? (Бакый Урманче)

30.”Тукай” маршын кем яза? (З. Яруллин)

31. “Тавыклар җырлый диләр...” Бу кайсы әсәрдән? (“Шүрәле”)

32. Тукайга багышланган ничә һәйкәл бар? (3)

33. Г.Тукайга багышланган ничә музей бар? (2)

34. Тукай өч йолдыз дип кемне атый? (Пушкин, Лермонтов, үзе)

35.Усал карчык исеме? (Шәрифә)

36. Тукай нәрсә авыруыннан үлә? (үпкә авыруыннан)

Икенче бәйге. “Сораулар авыр булса да, без сынатмабыз әле".

1.Г.Тукайның шагыйрь һәм журналист буларак ныгыган урыны? (Җаек)

2.Татар телендәге беренче сатирик басма. (“Уклар”)

3. Г.Тукай редакциясендә чыгарылган журнал. (“Уклар”)

4.Г.Тукайның белем, аң, фикер үсешенә тәэсир иткән Җаектагы гаилә. (Рәмиевләр гаиләсе)

5.Г.Тукай наборщик булып эшләгән нәшрият (Берадаран Каримовлар)

6.Г.Тукай рус теле һәм әдәбиятыннан дәресләрне кайда ала? (Җаекта (Уральскида).

7.Г.Тукай сатирик журналны Казанда кем белән бергә чыгара? (Г.Камал).

8. “Яшен” журналы чыгудан туктаган ел? (1909)

9. 1910 елдан Тукай эшләгән сатирик журнал (Ялт – Йолт)

10.Г.Тукай халык әдәбияты  турында лекцияне кайчан, кайда укый? (1910 ел, 15 апрель.Шәрыкъ клубы)

11.Г.Тукай 1911 елның маенда кайсы шәһәргә килә? (Әстерхан)

12. Әстерханда Тукай кемдә яши ? (С.Рәмиев)

13.Г.Тукайның  “Сорыкортларга” шигыре кайчан, нинди вакыйгаларга мөнәсәбәтле иҗат ителгән? (1906 елда Беренче рус реаолюциясе вакыйгаларына)

14.    Г.Тукайның “Государственная думага” шигыре нинди жанрда язылган?

15.  Г.Тукайның   “Сорыкортларга” шигыре беренче мәртәбә кайчан, кайда басылган? (Әлгасрелҗәдит -1906)

16. Г.Тукайның  “Китмибез” шигыре кайчан һәм нинди вакыйгаларга мөнәсәбәтле иҗат ителгән? (Депутат К. Хәсәновның Думадагы чыгышыннан соң уң депутатлар фикеренә)

17. Г.Тукайның  “Пәйгамбәр”шигыре нинди иҗат юнәлешендә язылган? (романтизм)

18. Г.Тукайның  “Пәйгамбәр”шигырен кайсы рус язучысы әсәренә нәзыйрә рәвешендә язган ? ( Лермонтов)

19. Г.Тукайның “Пар ат” шигыре нинди эчтәлекле (романтик)

20. . Г.Тукайның  “Пар ат” шигыре беренче тапкыр кайчан, кайда басылган? ( 1907 ел 6 май, “Фикер”)

21. Г.Тукайның  “Өзелгән өмид”шигыре нинди лирикага карый? (романтик)

22. Г.Тукайның  “Өзелгән өмид”шигыре татар халкының нинди көенә җырлана? (“Тәфтиләү”)

23. Г.Тукайның  “Өзелгән өмид”шигырен рус теленә кем иң уңышлы тәрҗемә итә? (А.Ахматова)

24. Г.Тукайның  “Өзелгән өмид”шигыре беренче мәртәбә када, кайчан басыла. (“Вакыт”, 1910 ел, 29 ноябрь)

25. Г.Тукайның  “Эш беткәч уйнарга ярый”әсәре ничәнче елда басылган? ( 1909)

26. Г.Тукайның  “Көзге җилләр”шигыре кайчан һәм нинди вакыйгалардан соң язылган? (1911 елда Идел буйлап сәяхәте вакытында Корбан гаете алдыннан)

27. Г.Тукайның  “Көзге җилләр”шигыре беренче мәртәбә кайда һәм кайчан басыла? (“Йолдыз” 1911)

28. Г.Тукайның  “Толстой сүзләре”шигыре нинди жанрда иҗат ителгән? (мәснәви)

29. Г.Тукайның  “Туган тел”шигыре беренче басылган җыентыкның исеме? (“Балалар күңеле”)

30. Г.Тукайның  “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш ”поэмасы нинди юнәлешендә язылган? (тәнкыйди реализм)

31. Г.Тукайның  “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш ”поэмасы нинди жанрда язылган? (нәзыйрә)

32. Г.Тукайның  “Милли моңнар” шигыре кайчан язылган? (1909 ел)

33. Г.Тукайның  “Милли моңнар” шигыре кайсы әсәре эчендә тәкъдим ителә? (“Халык әдәбияты”)

34. Г.Тукайның  “Халык моңнары” мәкаләсендә төп урынны халык авыз иңатының кайсы жанры алып тора? (дүртьюллы кыска җырлар)

35.  Г.Тукайның  “Халык моңнары” мәкаләсендә нинди бәет урнаштырылган? (“Сак – Сок бәете”)

Шуның белән бәйгебез ахырына якынлашты. Ә хәзер очколарны саныйк. Кайсы команда ничә очко туплады икән...

Кичә җиңүче команданы ачыклау белән тәмамлана.

Залдагы һәр укучыга, бәйгедә катнашучыларга зур рәхмәт. Олуг әдибебез Г.Тукайның      тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итәрсез дип уйлыйм. Әле аның ачылмаган сәхифәләре җитәрлек. Сез, балалар, татар милләтенең киләчәге. Тырышып укып, сокланырлык эш – гамәлләрегез белән  милләтебезне данлаучы уллар, кызлар булып тормыш алып барырсыз, дип ышанып каласы килә. Сау булыгыз. Сөекле шагыйребез Г.Тукай үстергән гөлләр мәңге шиңмәсен !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап - акыллы киңәшче.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау дәресе....

Муса Җәлил иҗатын йомгаклау дәресе (акыллы егетләр,акыллы кызлар уены)

6 нчы сыйныфта Муса Җәлил иҗатын уен аша йомгаклау дәресе. Дәрестә бөек шагыйрьнең тормыш юлы, шигырьләре, көрәштәшләре турындагы белемнәр уен аша ныгыла.Шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә Сезгә дә ярдәм итәр ...

"Ягез әле, егетләр!" (Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге)

Ватанны саклаучылар уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе!                                       ...

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган”Кызлар – язгы чәчкәләр”  исемле ярыш -  кичәМаксат: укучыларны  тапкырлык, зирәклек, уңганлыкта сынап карау; сәхнәдә үз-үзләрен...

КВН-ЯРЫШ. “Ягез әле егетләр!”

  А. б.: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле    кунаклар! Без бүген сезнең белән “Ягез әле егетләр” дип исемләнгән КВН-ярышка җыелдык.    Дуслар, бүген нинд...

Разработка урока "Батыр егетләр – илебез күрке"

ДәресТуган тел (татар теле)Дәрес темасыБатыр егетләр – илебез күркеМаксат һәм бурычлар1. Текстның темасын, идеясен, проблемаларын ачыклау2. Сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтен үстерү өчен шарт...