"Безнең сыйныф кызлары- иң яхшы кызлар!" Класста үткәрү өчен кичә
классный час (8 класс) по теме

Николаева Ирина Валерьевна

8 сыйныфлар өчен кичә

Скачать:


Предварительный просмотр:

Носы төп гомуми белем бирү мәктәбе

“Безнең сыйныф кызлары – иң яхшы кызлар”

Уен-ярыш.

8 нче сыйныфлар өчен.

                                               Төзеде: И. В. Николаева

4нче март, 2010 ел.

Максатлар.

  1. Класс коллективының оешканлыгын тикшерү.
  2. Укучыларның танып-белү эшчәнлеген, психик процессларын үстерү.
  3. Укучыларда оешканлык, бердәмлек, ярдәмчеллек, бер-береңне хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Бизәлеш.

      Тактада плакат -“Безнең сыйныф кызлары – иң яхшы кызлар”

      Парталар икешәрләп куелган. Һәр парта өстендә чәчәкләр.

      Тактага шарлар асыла.

Кирәкле материаллар. 

  1. 2 тәлинкә,
  2.  2 себерке,
  3.  2 китап,
  4.  кассеталар,
  5.  магнитофон,
  6.  2 - “Карандаш” сүзе,
  7.  юл билгеләре,
  8.  бию язылган кәг. – 2 шт.,
  9.  ручкалар, чиста битләр,
  10. чәчәкләр

     

  1. Хәерле көн, хөрмәтле 8 нче сыйныф укучылары! Сезне якынлашып килүче 8 март- халык ара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Шушы гүзәл бәйрәм уңаеннан бүген без сезнең белән “Безнең сыйныф кызлары – иң яхшы кызлар”дип исемләнгән уен-ярышка җыйналдык.

Сез барыгыз да беләсез: безнең сыйныф кызлары барысы да уңган-булган, сүзгә тапкыр, эшкә оста,  нинди генә кыенлыклар туса да алар аны җиңеп чыгалар, һәркемгә ярдәмчел һәм барысы да бик матурлар. Кызлар бүген безгә тагын бер тапкыр нәрсәләргә сәләтле икәнлекләрен күрсәтерләр.

Иң беренче сезне жюри членнары белән таныштырып үтәм. Әсхәт – классның иң тырыш егете, Алмаз – чып-чын спортсмен, Владик – иң шәфкатьле, кызларга ярдәмчел егет, Раиф – барлык нәрсә белән дә иң күп кызыксынучан егет. (Алкышлар)

Ә хәзер безнең уен-ярышның төп йолдызларына күчик. Менә алар: ___________ һәм_________ командалары. Командалар үзләре белән таныштырырлар.  Рәхим итегез!

Командалар чыгышы.

  1. Ярышны башлыйбыз.
  1. Әниләр, әбиләр яки кызлар турында 1 шигырь.
  2. Эстафета. Кулда себерке, башта китап, уң кулда тәлинкә. Билгеле бер араны әйләнеп киләләр. Төгәллек, җитезлек.
  3. Өлгерлеккә сынау. “Карандаш” сүзендәге хәрефләрдән башка сүзләр кем күбрәк төзи. 1 мин вакыт бирелә.
  4. Хор белән бер җыр. Я кызлар, я егетләр турында.
  5. Жюри членнары иң яраткан ризыкларын кәгазьгә язып каплап куялар, ә кызлар һәрберсенең нәрсә язганын белергә, чамаларга тиеш. Сиземләү.
  6. Бирем. Сез икенче мәктәпкә яңа класска укырга килдегез. Үзегезгә дусны ничек итеп сайларсыз. 5 мин вакыт бирелә.
  7. Кәгазьгә бию төрләре язылган. Һәр команда карамыйча берсен тартып ала. Андагы биюне күмәкләп биергә.
  8.  Юл билгеләре. Заманнан артта калырга ярамаганлыкны һәрберебез белә. Телевизорлардан карап, газета-журналлардан укып артистларның, җырчыларның машина йөртү белән кызыксынганлыгын да беләбез.Тик беренче чиратта юл билгеләрен яхшы белергә кирәк. Безнең кызлар да машина йөртү таныклыгына укысалар, юл билгеләре буенча экзаменны ничегрәк бирерләр иде икән? Сынап карыйк әле. “Юл билгеләрен таны” уены.
  9. Соңгы бирем. 3 минутлык инсценировка

1 ком                                      2 ком

Врач операция ясый            Укытучы дәрес бирә

  1. Ярыш тәмам. Хәзер хөрмәтле Жюри членнары нәтиҗә чыгарыр. Ә сез кызлар, үзегезнең  класс егетләрендә нинди сыйфатлар күрергә теләр идегез, шуны язабыз.
  2. Сүзне жюрига бирәбез. (..............) Рәхмәт.
  3. Кызларны безнең егетләрдә нинди сыйфатлар күрергә теләр иде икән. Тыңлап карыйк әле. (Сүз кызларга бирелә).
  4. Шулай матур итеп үзләрен күрсәткәннәре өчен кызларга рәхмәт белдерәбез. Тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итәм. Һәрвакыт шундый мөлаем, шат күңелле, кызыксынучан, белемгә омтылучан, тапкыр, зирәк булып калуыгызны телим. (Бүләкләр тапшырыла).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең авыл" тексты буенча эш. ( 3 нче сыйныф-рус төркеме)

Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча 3 нче сыйныфларда ( рус төркеме)  "Безнең авыл" тексты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате "Урман-безнең байлыгыбыз"

Соңгы елларда корылык һәм кешеләр ваемсызлыгы аркасында бик нык урманнар яна. Шуның өчен урманнарны саклау прблемасы көннән-көн актуаль була бара. Мин үземнең сыйныф сәгатендә укучыларда урманнарга ка...

5нче сыйныф (рус телле балалар өчен) «Татарча да яхшы бел» дәреслеге буенча дәрес конспекты. Тема: "Һәр әйбернең үз урыны бар"

5нче сыйныф  «Татарча да яхшы бел»    дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 2нче кисәк  /Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова)   буенча дәрес конспекты. Тема: ...

Р. Р. Нигъматуллинаның 6 сыйныф "Татарча да яхшы бел" УМКсына көндәлек дәрес презентацияләре

Биредә хезмәттәшем Шәмсетдинова А.Г. белән берлектә төзегән һәр дәрес өчен кулланма-презентацияләр урын алган. Дәрескә әзерләнү укытучыдан бик күп көч һәм вакыт сорый. Безнең эшебез шушы дәреслек буен...

Татар теле УМК "Сәлам" 3 нче сыйныф Тема "Яхшы һөнәр" 1 нче дәрес

3 нче сыйныф Татар теле УМК "Сәлам" "Яхшы һөнәр" 1 нче дәрес...