Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате "Урман-безнең байлыгыбыз"
классный час на тему

Шарифуллина Гульназ Валериановна

Соңгы елларда корылык һәм кешеләр ваемсызлыгы аркасында бик нык урманнар яна. Шуның өчен урманнарны саклау прблемасы көннән-көн актуаль була бара. Мин үземнең сыйныф сәгатендә укучыларда урманнарга карата сакчыл караш, табигатьнең кеше тормышында әһәмиятле икәнен аңлатырга тырыштым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx17.32 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныфларда үткәрелә торган сыйныф сәгате

Укытучы: Шәрифуллина Гөлназ Валериановна

Зәй шәһәре “Татар гимназиясе”

Тема: Урман-безнең байлыгыбыз

Максат: - туган як табигатенә  мәхәббәт тәрбияләү;

  • балаларга әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, урман рәсеме, буяу карандашлары, күрсәтмә материаллар.

Дәрес барышы:

I.Кереш өлеш.

-Исәнмесез укучылар! Таныш булыйк-мин Гөлназ Валериановна булам. Сезне 4 мәктәпнең  иң яхшы 3 сыйныф укучылары дип беләм . Бүген без сезнең белән сыйныф сәгатен бергә үткәрербез. Сез миңа матур җавапларыгыз белән булышырсыз дип уйлыйм.

II. Төп өлеш.  

  • Укучылар! Без бүген сезнең белән читтән торып табигатькә экскурсиягә чыгарбыз. Ә кая баруыбызны сезгә әйтеләчәк табышмакның җавабыннан белерсез.

Кат-кат үсемлекле,

Аллы-гөлле чәчәкле,

Эре кызыл җиләкле,

Баллы-майлы гөмбәле,

Чут - чут  сайраучы кошлы,

Төрле-төрле җәнлекле,

Кешегә файда бирүче,

Һаваны чистартучы,

Ул нәрсә?

  • Әйе, балалар, бу - урман.  Слайд1.

- Без сезнең белән бүген суык булу сәбәпле кышкы урманга түгел, ә җәйге урманга барырбыз.   Җәйне сагындыгызмы әле балалар?

Мин тактага без барасы урман рәсемен элеп куям. Тик укучылар урманга кергәнче без  3 кагыйдәне  искә төшереп китик әле. Нинди кагыйдәләр икән ул? (балалар җавабы)

Булдырдыгыз балалар! Без аларны кыска гына итеп язып та куярбыз: Слайд2

Шаулама!

Чүпләмә!

Рәнҗетмә!

  • Рәсемгә карагыз укучылар, рәсем сезгә ошыймы? Миңа калса  нәрсәдер җитми кебек (укучылар җавабы)
  • Әйе, рәсемдә кошлар да, җәнлекләр дә, гөмбәләр дә, чәчәкләр дә юк. Бәлки алар бездән курыкканнардыр. Без үзебезне тәртипле тотсак, алар безнең янга чыгарлар  дип уйлыйм.
  • Укучылар, мин стенага өч сүз элеп куйдым. Минем сорауны  тыңлап, җавапларыгыз буенча шул сүзләр яныны барып басыгыз. Урман шушы сүзләрнең кайсына ныграк кирәк икән ? (укучылар сайлап басалар)

Һәр төркемнән 1 укучы ни өчен алай уйлаганын әйтә. (урыннарына утыра баралар)

  •     Нинди нәтиҗә ясыйбыз инде? (барысына да бик кирәк) Слайд 3,4

Урман дигәч инде тиз генә нинди агачлар үсүен,  нинди җәнлекләр урманда яшәвен карап үтик. Слайд 5,6,7,8,9,10,11

  • Әле укучылар бик нык курка да икән. Ул нәрсәдән куркырга мөмкин?(укучылар җавабы)
  • Пожар турында әйтеп үтү. Слайд 12,13.
  • Кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында күп кенә үсемлекләр,  хайваннар юкка чыга бара. Аларны аеруча нык сакларга кирәк. Шуның өчен дә  Кызыл китапларны булдырдылар да инде. Нинди китап ул Кызыл китап? (укучылар җаваплары) Слайд 14,15

Ә хәзер инде  укучылар урман хуҗаларын үзләренең өйләренә кайтарыйк. Алар безнең яхшы укучылар икәнне аңлаганнар дип уйлыйм. Аларны матур итеп киендерик тә урыннарына куйыйк. (Укучылар рәсемнәрне буяп рәсемгә ябыштыралар)

III.Йомгаклау.

-  Укучылар, мин сез үскәч тә табигатькә, Җир-анага мәрхәмәтле, шәфкатьле балалар булып калырсыз дип ышанып калам. Әйдәгез алар каршында сүз бирик:    

                                             Слайд 16

Сакларбыз үсемлекләрне,

Өзмәбез чәчәкләрне,

Кош оясына тимәбез,

Сакларбыз бөҗәкләрне.

Агач, куаклар үстереп,

Урманнар үстерербез.

Чишмә-күлләрне һәрвакыт

Без чистартып торырбыз!

Укучылар! Әйдәгез әле , без дә урманнарны саклауга  бүген  үк үз өлешебезне кертик.Сез инде беләсез, ел саен көзен, язын зурлар шәһәрегездә, юл буйларына агачлар утырталар. Икенче елга Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез һәм республикабызда шуңа багышлап агач утырту акциясе узачак. Бу акциянең максаты һәр сугышта үлгән солдатка багышлап  агач утыртып, аны искә алу.Мин сезгә бүләк алып килдем-агач үсентеләре. Бүген без аларны сыйныфта утыртыйк, ә көннәр җылыткач сез аларны мәктәбегез янынамы, парккамы күчереп утыртырсыз Һәм табигатьне саклауга үз өлешегезне кертерсез. Бу агачлар сезнең һәм безнең шәһәр укучылары арасында дуслык җепләрен сузар дип уйлыйм.

 

Дәрес бетте, барыгызга да зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

математика 1 сыйныф "Перспективалы башлангыч мәктәп" Дистә һәм берәмлек

Математикадан мин яңа стандарт таләпләренә туры килгән ” Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнепэшләнгән (авторлары – А.Л.Чекин) дәреслегенә һәм (А.Л.Чекин Р.Г.Чуракова ав...

Әтием сүзе. Башлангыч сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә кичә .

Башлангыч сыйныфларда укучы малайлар һәм әтиләр өчен үткәрелгән чара....

Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Нәүрүз" бәйрәме эшкәртмәсе.

Внеклассное мероприятие проводился в рамках недели родного языка в школе....

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм....

Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек. 4нче сыйныф укучыларының башлангыч белән хушлашуы.

Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек.4нче сыйныф укучыларының башлангыч белән хушлашуы....

Башлангыч сыйныфларда яңа технологияләр куллану.

Җәмгыятьне үзгәртеп кору яшәешнең барлык өлкәләрен дә яңарту таләп итте. Монда мәгариф тә читтә кала алмады. ...