Главные вкладки

    математика 1 сыйныф "Перспективалы башлангыч мәктәп" Дистә һәм берәмлек
    занимательные факты по алгебре по теме

    Бурганова Римма Нурмухаметовна

     

     Математикадан мин яңа стандарт таләпләренә туры килгән ” Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнепэшләнгән (авторлары – А.Л.Чекин) дәреслегенә һәм (А.Л.Чекин Р.Г.Чуракова авторлыгындагы) программаларга нигезләнеп белем бирәм.Укучылар бу дәреслекләр ярдәмендә кызыксынып белем туплый. Әлеге дәреслекнең төп геройлары Әминә белән Әмир укучылар белән бергә ”белем алуы” да балаларны кызыксындыра.

    Скачать:


    Предварительный просмотр:

                                         ТР Әтнә муниципаль районы

               Математика 1 сыйныф

    Тема:  “ Дистә һәм берәмлекләр”

    “Перспективалы башлангыч мәктәп”

                                       Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы

                                       Күәм урта      гомуми  белем  бирү                                

                                      мәктәбенең    1      квалификацион      

                                      категорияле башлангыч сыйныф

                                      укытучысы

                                    2012 ел

     Математикадан мин яңа стандарт таләпләренә туры килгән ” Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнепэшләнгән (авторлары – А.Л.Чекин) дәреслегенә һәм (А.Л.Чекин Р.Г.Чуракова авторлыгындагы) программаларга нигезләнеп белем бирәм.Укучылар бу дәреслекләр ярдәмендә кызыксынып белем туплый. Әлеге дәреслекнең төп геройлары Әминә белән Әмир укучылар белән бергә ”белем алуы” да балаларны кызыксындыра.

                    Тема: Дистә һәм берәмлекләр.

    Максат: Дистә һәм берәмлек төшенчәсен аңлату, икеурынлы саннар белән таныштыру, укучыларның логик-теоретик анализлый белү сәләтен үстерү.

     Материал: А.Л.Чекин 2 кисәк 16-17 бит, өстәмә эш дәфтәре.

     Җиһазлау: Компьютер, проектор, экран, карточкалар, санау таяклары, цифрлар җыелмасы.

                                   Дәрес барышы

     I. Оештыру өлеше

    Исәнмесез укучылар

    Килдегезме дәрескә.

    Уен-көлке, шаярулар

     Калдымы тәнәфестә?

    Кыңгырауны ишеттек тә

    Без ашыктык дәрескә.

    Җиңнәребезне сызганып

    Тотынабыз зур эшкә.

    II.Белемнәрне актуальләштерү.

    -Укучылар мин бүген дәрестә сезгә яхшылык кына телим.Сездә миңа яхшылык кына теләгез.Бүген сезнең белемегезне “ Зирәк ябалак” күзәтеп торачак. Ә сезнең Әминә белән Әмиргә ярдәм итәсегез киләме соң? 

    Үткән дәрес материалын ныгыту. (Максат: 10 эчендәге саннарның эзлеклелеге.) Парларда эш. Бирелгән цифрларны башта үсү, аннан  кимү бару тәртибендә урнаштыру. (Цифр ул - математик билге, аның ярдәмендә санны язарга була) Һәр парда бер сан төшеп калган. (9 1 4 6 3 7 10 8 5)

     (1 2 3  5 6 7 8 9 10)  (10 9 8 7  5 43  2 1)  (1 2 3 4 5 6 7 8 9)     Төшеп калган санны укучылар тактага чыгып язалар. Матур язу күнегүе.     2  4  6  8  10  

    -Саннарны үсә бару тәртибендә язабыз.Бу саннар турында сез нәрсә әйтә аласыз? (2 гә артып барганнар, җөп саннар)

    Ә хәзер әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк ул Акыл штурмы” дип атала.Ә сез сорауларда очраган саннарны истә калдырырга тырышыгыз.

    1.Бер атнада ничә көн? (7)

    2.Парлы предмет икәү була. Бу фикер дөресме? (әйе)

    3.Өчпочмакның ничә ягы бар?(3)

     4.  Ике песи, бер каз. Ничә аяк?    (10)

    5.7 дән соң 5 саны килә дип әйтү дөресме?

    6.8 саны 7 дән зуррак. Минем белән килешәсезме?

    Сез бу сорауларда нинди саннарны атадыгыз? (3, 7,10)

    Бу саннар  ярдәмендә сумма һәм аерма төзеп буламы?

    1 төркем сумма                   2 төркем аерма төзеп карасын әле.

           3+7                            10-3

           7+3                            10-7

    - Сумманың кыйммәте ничәгә тигез?

    -Сумма тапканда нинди кагыйдәгә таяндыгыз?

    (урын алыштыру кагыйдәсенә таяндык)

    -Аермаларның кыйммәте ничәгә тигез? 10-7=3  Бу саннар нәрсә атала?

    (Кимүче, киметүче , аерма )

    -Укучылар игътибар иткәнсездер. Сумманың кыйммәтеннән бер кушылучыны алсак, икенче кушылучы килеп чыга. Без сезнең белән ничә санының составын искә төшердек? (10 санының) Тагын нинди юллар белән 10 санын табып була? Әйдәгез әле чираттан такта янына чыгып цифрлар ярдәмендә саннарны урнаштырыйк.Менә урман мәктәбендә яшәгән Керпе белән Аю малаена тупларны ничек бүлеп бирер  идегез соң?  (Керпегә 6, аюга 4.)   6+4=10 10 санының составын ныгыту. 6 –беренче кушылучы, 4-икече кушылучы,10 сумманың кыйммәте.

    10

    6

    4

      5

    5

      2

    8

    8

    2

    1

    9

    9

    1

    3

    7

    7

    3

    10 санын тагын ничек атыйбыз әле? (1 дистә) 10 санының күршеләрен атап карагыз әле. (9  10  11)

                III. Яңа теманы ачу

    10 санау таягын алыгыз да бәйләп куегыз. Менә бу бер дистә. Анда ничә санау таягы бар? Яки ничә берәмлек бар соң?

    Ә таяклар 20 булса ничә дистә булыр икән ? 30 булса? 80 булса?

    11 саны ничек барлыкка килә соң? (Аңа бер таяк өстибез.) Ул сан унбер дип атала.  10+1  сумма рәвешендә языла. 1 дистә һәм 1 берәмлек . Аны язу өчен саннар   кулланыла? 11 саны ничә урынлы дип уйлыйсыз?(Икеурынлы)

    Димәк дәресебезнең темасы : Дистә һәм берәмлекләр. Икеурынлы саннар.

    -Тагын икеурынлы нинди саннар беләсез?  Парларда цифрлар ярдәмендә төзеп карагыз әле.(11,12,13,14,15,16,17,.....)

                  IV.  Ял минуты. Сәламәтлек сукмагыннан йөрү.

    Дәреслек белән эш 16 бит Әмир белән кадаклар санау.

    0000000000    00    (12  )           0000000000   000   ( 13)

    Слайд. 12 таякчык сүрәтләнгән рәсем. 12 саны – икеурынлы, аны унике дип атыйлар.12 санын язу. Бу очракта ничә дистә ничә берәмлек була? 1 дистә 2 берәмлек. Димәк икеурынлы саннар болай укыла. 10- ун    11- унбер    12 – унике   13- унөч  14- ундүрт 15- унбиш 16 – уналты 17 – унҗиде 18- унсигез 19 – унтугыз . Дистәне күрсәтүче цифр астына кызыл төс белән сызыгыз. Бу санда 2 берәмлеген күрсәтүче сан астына зәңгәр белән сызыгыз.  1 2

    Дәфтәргә саннар язу 15, 19, 20, 6  (төсле карандаш белән эш)

    Язмадагы дистәләр санын белдерүче цифр урыны дистәләр разряды, берәмлекләр санын белдерүче цифрның урыны берәмлекләр разряды дип атала.

    Логик  бирем

    Әни 2 дистә йомырка сатып алды.1 йомырка ватылды. Әнинең ничә йомыркасы калды дип уйлыйсыз?  Санау таяклары яки саннар ярдәмендә  безнең төп геройларыбызга күрсәтә аласызмы. Димәк, 2 дистә ул 20 була.

    Әйтегез әле укучылар 10 саны зурмы? Әллә 20 санымы?

    Икеурынлы саннарны  чагыштыру.

    (10<11   12<13  13<14 14<15 15<16 16<17 18<19)

              V. Яңа теманы ныгыту

    Төркемнәрдә “Лото” уены.Уенның максаты: Санның (11дән алып 19 га кадәр) мәгънәви кыйммәте аның төрле төрдәге шартлы билгеләнеше белән тәңгәл килүен төшендерү. Балада укуга уңай мөнәсәбәт, кызыксынучанлык барлыкка ките, төркемнәрдә эшләгәндә бердәм, тату булырга өндәү. .

    Кирәкле булган җиһазлар таблица. Аның кайбер бүлемнәрендә бирелгән язмаларга нигезләнеп, фикер йөртеп, калган шакмакларны тутырырга кирәк.

    Мәсәлән:

    уналты

    16

    10+4

    0000000000          00

    Укучылар мөмкин кадәр карточкаларны буш шакмакларга дөрес итеп урнаштырырга тиеш.

    Үзбәя. Укучылар беренче һәм икенче төркемдәге эшләрне бәялиләр.

    Карточкалар: ундүрт   унике    10+6   10+2   14   12  

     0000000000      0000000000

      000000              00        

    Нәтиҗәсе

    уналты

    10+6

    16

    0000000000

    000000

    ундүрт

    10+4

    14

    0000000000

    0000

    унике

    10+2

    12

    0000000000

    00

    Икенче дистәнең башка саннары (15,11 һәм 19,  13,17 һәм 18 ) белән дә шулай ук карточкалар эшләргә мөмкин.

    Өстәмә дәфтәрләрдә №2 эш.

    VI Рефлекция.

    VII.Йомгаклау.



    Предварительный просмотр:

    1 нче сыйныф. Математика.

    Мөстәкыйль эш №1.

    Геометрия.

    1.Сулдагы өске рамкага түгәрәк, ә уңдагы аскы рамкага  өчпочмак, сулдагы аскы рамкага кисемтә, уңдагы өске рамкага дуга яса.

    2.Кечкенә турыпочмаклыктан зур турыпочмаклыкка ук яса.

                         

                                                         

    3.Нокталарны линейка ярдәмендә туры сызык белән тоташтыр. Шул ук нокталарны кәкре сызыклар белән  тоташтыр.

                                                                                           .

         .

    4.* Өчпочмакны иң кечкенә түгәрәктән  сулдарак, ә иң зур түгәрәктән уңдарак яса.



    Предварительный просмотр:

    Мөстәкыйль эш № 1

    1. Өскә сулга түгәрәк, аска уңга өчпочмак, аска сулга кисемтә, өскә уңга дуга ясарга.

    1. Кечкенә турыпочмаклыктан зур турыпочмаклыкка ук җибәр.

                                                                   

    1. Ике ноктаны башта туры сызык белән, аннары кәкре сызык белән тоташтыр.

    1. * Дәвам ит.



    Предварительный просмотр:

    Мөстәкыйль эш № 2

    I вариант

    1. Һәр рәсемдә ничә чәчәк икәнен яз. Араларына тамгалар куй.

    http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=120435490-35-72&n=21

    http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=120435490-35-72&n=21

    http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=120435490-35-72&n=21http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=120435490-35-72&n=21

    1. Кисешмәүче турылар рамкасын кызыл карандаш белән урап ал. Калганнарында кисешү ноктасын билгелә.

    1. Кайсы фигуралар күп, шуларны гына буя. Җитмәгән фигураларны яса.

    1. Өчпочмак һәм квадраттан торган парларны тоташтыр. Кайсы рамкада парсыз фигуралар калды, урап ал.

    Мөстәкыйль эш № 2

    II вариант

    1. Һәр рәсемдә ничә чәчәк икәнен яз. Араларына тамгалар куй.

    http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=120435490-35-72&n=21

                                 http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=120435490-35-72&n=21

    1. Кисешмәүче турылар рамкасын кызыл карандаш белән урап ал. Калганнарында кисешү ноктасын билгелә.

    1. Кайсы фигуралар күп, шуларны гына буя. Тигез булсын өчен җитмәгән фигураларны яса.

    1. Өчпочмак һәм квадраттан торган парларны тоташтыр. Кайсы рамкада парсыз фигуралар калды, урап ал.


    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    математика 1 сыйныф" Дистә һәм берәмлек разряды"

     Математикадан мин яңа стандарт таләпләренә туры килгән ” Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнепэшләнгән (авторлары – А.Л.Чекин) дәреслегенә һәм (А.Л.Чекин Р.Г.Чуракова ...

    6нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен материал. Дәрес эшкәртмәсе.Ф.Яруллин "Әхмәт" хикәясен өйрәнү өчен ярдәмлек

    6нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен материал Ф.Яруллинның "Әхмәт" хикәясен уздырганда ярдәм итәр....

    ДЙА га әзерлек. Методик ярдәмлек

    ДЙА   татар теленнән   әзерләнер  өчен  методик күрсәтмәлек...

    " 4 ноябрь - Бердәмлек көне"нә багышланган монтаж.

    Укучылар  өчен  музыкаль - әдәби  кичә....

    " 4 ноябрь - Бердәмлек көне"нә багышланган монтаж.

    Укучылар  өчен  музыкаль - әдәби  кичә....

    Укучыга өй эшләрен үтәүдә ярдәмлек.

    Өй эшләрен ничек эшләргә икәнлеге бирелгән....

    Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа (татар төркемнәре өчен). Төзүче-авторлары: Ф. Ф. Харисов Ч. М. Харисова.Методик ярдәмлек

    Аңлатма язуыРус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту,  үз...