Укучыга өй эшләрен үтәүдә ярдәмлек.
занимательные факты (5 класс) на тему
Опубликовано 13.06.2013 - 1:09 - Хакимзянова Гульнара Фаридовна
Өй эшләрен ничек эшләргә икәнлеге бирелгән.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 32 КБ |
Предварительный просмотр:
- Дәрестә актив эшлә: игътибар белән тыңла һәм сорауларга җавап бир.
- Килешмәсәң яисә аңламасаң сораулар бир.
- Һәр предметтан өйгә бирелгән эшне көндәлеккә мөмкин кадәр төгәл итеп, җентекләп язып бар.
- Сүзлекләр, белешмәлекләр белән (справочник, энциклопедия) эшләргә өйрән. Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыкла, кирәкле фактлар, аңлатмалар, кагыйдәләр, формулаларны эзләп тап.
- Компьютерың булса, аның ярдәмендә кирәкле мәгълүматларны табарга өйрән.
- Дәрестә үтелгәннәр авыр кебек тоелса, материалны шул ук көнне кабатла, хәтта киләсе дәрес иртәгә кермәсә дә.
- Биремнәрне үтәгәндә тагын нинди ысуллар кулланып булуы турында да уйлан.
- Ярдәм сорап зурларга яки сыйныфташыңа, дусларыңа мөрәҗәгать итәргә оялма, күчермә, аңламый калу зыянлырак!
- Дәресне хәзерли башлаганчы, көндәлегеңне ачып кара: барлык өй эшләре дә язылганмы?
- Игътибарны җәлеп итәрдәй барлык артык әйберләрне алып куй. Беренче биремне эшләү өчен кирәк булган әсбапларны гына калдыр. Эшләп бетергәч, боларын алып куй һәм икенче дәрескә кирәклеләрен әзерлә.
- Дәресләр арасында тәнәфес яса.
- Материалны башта аңларга, аннан соң истә калдырырга тырыш.
- Язмача биремнәрне башкарганчы, шуларга караган кагыйдәләрне кабатла.
- Дәреслектәге параграфны укыган вакытта, үз-үзеңә түбәндәге сорауларны бир: текстта кем яки нәрсә турында сүз бара, аның турында нәрсә әйтелә?
- Һәр яңа күренеш яки төшенчәне элек өйрәнгәннәрең белән мәгънә ягыннан бәйләргә тырыш.
- Истә калдырырга тиешле материал зур күләмле яки авыр булса, аны өлешләргә бүлеп, һәрберсе буенча аерым –аерым эшлә.
- Сочинение яки башка иҗади эшләргә әзерлекне соңгы көнгә калдырма, чөнки алар күп вакыт таләп итә. Һәр көнгә авырлыкны тигез бүлеп, берничә көн дәвамында , ягъни алдан әзерлән.
- Телдән бирелгән өй эшләрен эшләгәндә, карта, схемалар куллан, алар сиңа материалны истә калдырырга ярдәм итәрләр.
- Телдән бирәсе җавабыңның планын төзе.
- Бүлмәдә тыныч булырга тиеш!
Уңышлар сиңа!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2015/10/09/picture-52298-1444417383.jpg)
математика 1 сыйныф" Дистә һәм берәмлек разряды"
Математикадан мин яңа стандарт таләпләренә туры килгән ” Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнепэшләнгән (авторлары – А.Л.Чекин) дәреслегенә һәм (А.Л.Чекин Р.Г.Чуракова ...
![](/sites/default/files/pictures/2015/10/09/picture-52298-1444417383.jpg)
математика 1 сыйныф "Перспективалы башлангыч мәктәп" Дистә һәм берәмлек
Математикадан мин яңа стандарт таләпләренә туры килгән ” Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнепэшләнгән (авторлары – А.Л.Чекин) дәреслегенә һәм (А.Л.Чекин Р.Г.Чуракова ав...
![](/sites/default/files/pictures/2012/08/28/picture-103218.jpg)
6нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен материал. Дәрес эшкәртмәсе.Ф.Яруллин "Әхмәт" хикәясен өйрәнү өчен ярдәмлек
6нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен материал Ф.Яруллинның "Әхмәт" хикәясен уздырганда ярдәм итәр....
![](/sites/default/files/pictures/2014/01/12/picture-381023-1389544906.jpg)
Укучыга ярдәмгә
Әлеге материал "Ия белән хәбәр арасында сызык" темасы буенча укучыларга ярдәм өчен төзелде. Монда теоретик материал мисаллар белән аралашып бара, ахырдан укучылар өчен бирем тәкъдим ителә....