Башлангыч сыйныфларда яңа технологияләр куллану.
статья на тему

Галимзянова Лилия Фаритовна

Җәмгыятьне үзгәртеп кору яшәешнең барлык өлкәләрен дә яңарту таләп итте. Монда мәгариф тә читтә кала алмады.   

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bashlangych_syynyflarda_yana_tehnologiyalar_kullanu.doc73 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе районы

Чыгыш

ТЕМА:

Башлангыч сыйныфларда яңа технологияләр куллану

 

                                                               Укытучы: Галимзянова                                                                                                

                                                                                 Лилия Фәритовна

      Җәмгыятьне үзгәртеп кору яшәешнең барлык өлкәләрен дә яңарту таләп итте. Монда мәгариф тә читтә кала алмады.  

      Укыту – тәрбия сыйфатын яхшыртуга аның барлык структур компонентларын модернизацияләү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Ул булганны таркатып, яңабаштан коруны күз алдында тотмый, ә педагогик системаны заман таләпләренә туры китереп камилләштерү, үзгәртүне максат итеп куя.

     Бүгенге мәктәпнең максаты – һәр баланың табигый мөмкинлекләрен күбрәк үстерү һәм тормышта туган проблемаларны мөстәкыйль чишәргә сәләтле булган кеше тәрбияләү.

     Белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә белем бирү процессында яңа технологияләр куллану, белемнең эчтәлеген яңарту, балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, укучыларга тәрбияви йогынтыны көчәйтү ярдәм итә.

     Педагогик технологияләрнең барлыкка килүенең күптөрле сәбәпләре бар. Беренчедән, педагогика фәне үсешендә фәннең башка тармакларында ирешелгән нәтиҗәләр уңышлы файдаланыла. Боларга бәйле рәвештә укыту – тәрбия эшчәнлегендә дә системалы эшчәнлек принцибы киң кулланыш  тапты. Ә бу үз чиратында технологияләрне киң куллануга этәргеч бирде.

     Икенчедән, гадәти укыту сиситемасы укучыларга белемне укытучының сөйләве ярдәмендә бирүгә корылган. Укучы игътибар белән тыңларга, мәгълүмәтне хәтерендә калдырырга тиеш. Ләкин укучы яңа мәгълүмәтне күрү ярдәмендә үзләштерә. Ул процесста укучының тыңлап утыру гына түгел, ә төрле эшчәнлектә, хәрәкәтләрдә катнашуы бик мөһим. Шуңа күрә педагогик технологияләр игътибарны укучыларның күрү эшчәнлеге төрләренә юнәлтәләр дә инде. Укытучы һәм укучылар эшчәнлеген оештыру мәсьәләсен алдан уйлап, укытучылар башкарырга тиешле эшләрне системага салып кую укыту тәрбия процессында уңышка ирешергә ярдәм итә.

    Һәр балага тирәнтен белем бирү – бүген мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Укучы үзе дә белем алырга омтылырга, ә укытучы аның уку эшчәнлеге белән идарә итәргә тиеш. Бу уңайдан бүгенге мәктәптә аңлатмалы – күрсәтмәле укыту методы яңа педагогик технологияләр белән алмаштырыла. Бу технологияләр укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга, укытучы белән укучыларның бердәм эш алымнарын камилләштерергә мөмкинлек бирә.

      Башлангыч мәктәптә эзләнү эшчәнлеге, дидактик һәм рольле уеннарны үз эченә алган шәхесне үстерүгә юнәлтелгән педагогик технологияләр киң таралырга тиеш.

      Хәзерге вакытта кече яшьтәге укучыларның шәхесен формалаштырырга һәм аның индивидуаль сәләтләрен ачарга ярдәм итә торган проблемалы – үстерешле укытуга өстенлек бирелә.

      Проблемалы – үстерешле укытуга күчкәнче, укучыны үрнәк буенча эшләргә, тыңларга һәм өйгә бирелгән эшне үтәргә өйрәтергә, укуда артта калучылар белән өстәмә дәресләр үткәрелергә, китап белән эшләргә, укыту процессын активлаштырырга кирәк.

      Проблемалы – үстерешле укыту барышында барлык укучылар белән фронталь эшләү алымы сирәгрәк кулланыла, аның урынына һәр бала белән индивидуаль һәм төркемләп эшләү формалары кертелә.

     Үстерешле укыту иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән. Укучының акыл үсешен, иҗади сәләтен, белемен үстерү аны һәр яктан шәхес итеп тәрбияләү кирәк. Укучы үзен шәхес итеп тойсын, кызыксынып эшләсен. Укучыларның күзәтүчәнлеген, фикерләвен, мөстәкыйль эшли белүен, әхлакый һәм эстетик тәрбияне, коллектив турында кайгырта белү, үз эшенә бәя бирү, чагыштыруны күз алдында тота. Бу технология буенча безнең педагог – новаторларыбыз Л.В.Зонков, Д.Эльконин-В.Давыдов, Ә.З.Рәхимов системалары эшли. М.И.Мәхмүтов проблемалы укыту кирәклеген аңлата.

     Үстерешле укыту процессында укытучы ялгыз түгел. Ул укучылар коллективы белән эшли, аларны тормышта бик мөһим булган үз эшчәнлекләре белән идарә итәргә өйрәтә. Бу очракта укытучы “әзер белем” генә биреп калмый, киресенчә, аны балалар белән уртак эшчәнлек аша эзләп табарга ярдәм итә, дерижерлык ролен үти. Ул “педагогик контекст” (мохит)  өчен җаваплы, балаларның уңай башлангычы өчен шартлар тудыра, эш төрләренең чиратлашуын оештыра, кирәк булганда ярдәм күрсәтә, һәр укучының кызыксынуларын канәгатьләндерүгә игътибар итә. Укучының мөмкинлеген, сәләтен үстерә .

     Үстерешле укытуның төп шартларының берсе – психологик уңай халәт. Укучы уку белән кызыксынырга, үзенә кирәклегенә төшенергә тиеш.

     Иҗади үсеш технологиясе буенча белем үзләштерүнең 3 компоненты: уку мәсьәләсен аңлауны, уку мәсьәләсен чишүне,  контроль һәм бәяләүне үз эченә ала.

     Уку мәсьәләсен кую. Бу этапта өйрәнеләчәк темага нигез булырдай белемнәрен актульләштереп, укучылар, укытучы белән бергә уку мәсьәләсен куялар, ягъни бу дәрескә максат һәм бурычлар билгелиләр.

    Шуннан соң дәреснең эзләнү методына корылган иң мөһим этабы уку мәсьәләсен чишү эше башлана. Укытучы тарафыннан алдан уйланылган сораулар ярдәмендә, яңа материал “адымлап” үзләштерелә, чишелә. Бала анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү  кебек фикерләү гамәлләренә өйрәнә, үзенчә кагыйдә чыгара, нәтиҗәләр ясый.

     Белем үзләштерүнең өченче компонентын рефлекция һәм бәяләү  дидек. Өйрәнелгән яңа материал башта коллектив белән, аннан соң үз – үзенә әйтеп карап, соңыннан иптәшләренә әйттереп карап ныгытыла. Бәяләүдә укытучы үзе генә түгел, ә укучы да катнаша.

     Эш барышында укучылар алдына проблемалы сораулар куела, дифференциаль биремнәр бирелә.

     Проблемалы укыту укучылардагы акыл көче үсешен, танып белү активлыгын, мөстәкыйль һәм иҗади фикерләүне үстерү кебек катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә әһәмиятле чараларның берсе булып тора. Укытучы укучылар алдына бурыч куя, кызыксындыра, хәл итү өчен аерым чаралар табу теләге уята. Бу бурычны хәл итү юлларын эзләү барышында укучы үзендә яңа белемнәр булдыра.

       Проблемалы укытуның төп төшенчәсе – проблемалы ситуация. Ситуациянең эшчәнлеге укучыга азмы – күпме кызыклы, көч җитәрлек булырга тиеш.

      Проблемалы сорау гадәти сораудан яшертен каршылык булуы, аның бертөрле генә булмаган җавапларының бер яклы гына хәл ителми торган нәтиҗәләрен ачуы, күрсәтелгән биремнәрдә элекке тәҗрибәләргә генә таянып эшләп була торган әзер чишү системаларының булмавы белән аерыла.

      Берүк сыйныфта белем дәрәҗәләре төрлечә булган балалар утыра: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә, йомшак үзләштерүчесе дә. Мондый сыйныфтагы балалар белән ничек эшләргә, аларга ничек белем бирергә? Әлеге мәсьәләне хәл итү юлы – укытуны дифференцияләштерү. Дифференцияле якын килү мәсьәләсе бер үк вакытта индивидуаль якын килү проблемасы булып тора. Дифференцияләп укыту – һәр шәхеснең мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен тулырак ачу өчен дидактик шартлар тудыра, баланың белем алуга омтылышын арттыра, үз – үзенә дөрес бәя бирү күнекмәсе булдыра, шәхескә шәхес булып үсәргә ярдәм итә.

      Телне коммуникатив ысул белән, ягъни аралашу нигезендә өйрәтү технологиясе укучыга урта белем бирү мәктәпләре программасы таләп иткән күләмдә белем һәм күнекмәләр үзләштерергә мөмкинлек бирә.  Технологиянең төп нигезләмәләре: телне өйрәнү чаралары, уку материалының күләме һәм дәвамчанлыгы, гамәлгә ашырылучы коммуникатив эшчәнлек бөтенлеге һәм башкалар. Бу технология буенча укытканда, балаларга тәкъдим ителгән балык күнегүләр аралашу өчен билгеләнгән сөйләм материалын тәшкил итәргә тиеш. Алар шартлы сөйләм (лексик берәмлекләр кабатланган күнекмәләр формалаштыру максатында вакытның чикләнмәгән булуы) һәм сөйләм (предметларны, рәсемнәрне тасфирлау, текстның эчтәләген сөйләү, һ.б.)  күнегүләренә бүленә. Дәресләрдә аралашу ихтыяҗы тудырырга, тема буенча сүзлек запасын баетырга, әдәп нормаларын үтәп, тормышта үз – үзен тотарга, яшәргә, аралашырга өйрәтергә кирәк. Укучы күңелендә “бу кызык”, “минем фикерем, карашым”, “бу аңлашыла”, “үзем эшлим (үтим)”, “мин булдырам, сәләтем бар” дигән фикерләр уянырга тиеш.

     Модульле укыту – яңа педагогик технологияләрнең берсе.

     Модульле укыту технологиясе нәтиҗәле укыту бурычын хәл итә. Модульле укытуның асылы: модуль белән эш барышында укучы мөстәкыйль (яки укытучы ярдәмендә) уку – танып белү максатларын гамәлгә ашыруга ирешә. Модульле укыту системасы “Ничек итеп нәтиҗәле укытырга?” дигән бурычны чишә.

     Укытучының нәтиҗәсе шуннан гыйбәрәт:

     1.Күрсәтмәләр, модульләр төзү.

     2.Алар белән гамәли эш башкарганда күрсәтмәләргә төгәллек кертү.

     3.Белем осталык һәм күнекмәләр үзләштерелүен тикшерү.

     Модульле укытуда белем бирү элементларының төзелеше күп төрле булырга мөмкин: академик укыту, уенлы укыту элементлары.

     Академик укыту элементы. Аеруча киң таралган әлеге укыту элементында танып - белү максатлары куела, ә укучыга бирелгән күрсәтмәләрдә үзлегеңнән укуның традицион методларын файдаланып, аларны чишү юллары тәкъдим ителә.

     Уенлы укыту элементы. Әлеге укыту элементының нигезендә чынбарлык белән билгеле бер дәрәҗәдә генә бәйле булган ситуацияләрн модельләштерү ята. Уенлы ситуацияне хәл итү барышында, хисле бәяләүләрен көчәйтү өчен, укучылар рольле уеннар башкара ала.

      Модульле дәрестә академик һәм уенлы модульләр бергә туры килергә тиеш: аларның беренчесе – яңа материалны өйрәнү, икенчесе аны укыту һәм гамәлдә куллану өчен кулайрак.

      Модульле технология башка технологияләрнең идеяләрен һәм эшкәртмәләрен дә үз эченә ала. Модуль күрсәтмәләре түбәндәгеләрне күз алдына тотарга мөмкин:

      1. Укучының аерым мөстәкыйль эшләвен.

      2. Иптәшләре белән парлап эшләвен.

      3. Төркемнәрдә эшләүне.

      Модульле технологиядә түбәндәге тикшерү төрләре кулланыла: үзконтроль, укучыларның үзара контроле, укытучы контроле.

     Моннан тыш, агымдагы тикшерү дә гамәлдә. Контроль формалары төрле була ала: тестлар үткәрү, шәхси әңгәмәләр, иҗади контроль эш.

     Бүгенге мәктәп программаларының барысы да информацион технологияләргә ия булу таләбен куя. Укытучылар алдында информацион технологияләрне, компьютерны үзләштерү һәм аларны укыту эшендә куллану мәсьәләсе тора. Информацион технологияләрне язучыларның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә, мөстәкыйль эшләр оештырганда, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерәндә, эш тәртибен күрсәткәндә кулланырга мөмкин.

    Ләкин яңа технологияләр укучыларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә, нинди генә укыту системасы сайланса да, балаларның сәламәтлеге турында кайгырту әһәмиятле.

    Балаларның иҗади сәләтен, фикерләү тизлеген үстерү күнегүләре дәресләрдә һәм класстан тыш эшләрә даими үткәргәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

    Югарыда әйтелгән технологияләрнең элементларын үз эшемдә иҗади комплекслы файдаланырга тырышам.

    Иҗади  эзләнү моһите булдыра торган уен – кече яшьтәге мәктәп баласының ихтыяҗы. Шуңа күрә дәресләрдә еш кына уен элементлары кертәм, рольле дәресләр, дәрес – сәяхәтләр үткәрәм. Әкият геройларының биремнәрен чишәбез. Укылган шигырь, хикәя һәм әкиятләргә иллюстрацияләр ясыйбыз һәм алардан күргәзмәләр оештырабыз, аерым папкаларга туплап барабыз.

      Рус теленнән “Сүзләрне юлдан юлга күчерү” темасын өйрәнгәндә “Сүзләрне иҗекләргә бүлү”, “Сузык һәм тартык авазлар” темасын кабатлыйбыз.

      Татар теле дәресендә “Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше” дигән теманы өйрәнгәндә “Сузык һәм яңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше” дигән теманы искә төшерәбез. Аннан соң яңа тема өстендә эш башлана. Мәсәлән, татар теле дәресендә “Ясагыч кушымчалар” темасын өйрәнгәндә укучылар мөстәкыйль рәвештә сүзләргә кушымчалар ялгап карыйлар һәм яңа сүз барлыкка килүен ачыклыйлар. Димәк, бу кушымчалар яңа сүз ясыйлар дигән нәтиҗәгә киләләр. Укытучы кушымчаның сүз ясагыч кушымча дип аталуын гына әйтә.

            Рус теле дәресендә “Состав слова. Окончание. ” темасын өйрәнгәндә кушымчаның нинди кисәк икәнен ачыклыйлар, күп сүзләр уйлыйлар: мама, маме, маму, мамой һ.б. Бер – берсенә әйтеп карыйлар. Ахырдан “Окончание – это часть слова, которая изменяется” дигән нәтиҗә чыгаралар.

      Өйрәнелгән тема укучыларның исләрендә калсын өчен укучылар белән кабатлаулар үткәрәм. Мәсәлән, рус  теле дәресендә “Глагол” темасын өйрәнгәндә сорауларны һәм мисалларны коллектив белән кабатлыйбыз, укучылар  күп мисаллар китерәләр, фигыльләр белән мисаллар төзиләр. Аннан соң укучылар эчтән генә үз – үзләренә әйтеп карыйлар, ахырдан бер – берсеннән әйттерәләр. Математикадан тапкырлау таблицасын өйрәнгәндә, татар теле дәресләрендә килеш сорауларын һ.б. шул ук тәртиптә башкарабыз.

     Шулай ук дәресләремдә укучыларның парлап эшләвен оештырам. Мәсәлән, рус теле, татар теле дәресләрендә диалоглар, математика дәресендә сорбонкалар белән эш, тирә – юнь, уку, рус теле дәресләрендә сорауларга җавап бирү һ.б.

     Кайбер дәресәрдә төркемләп эшләү уңай нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән, технология дәресендә укучыларның сәләтләрен искә алам. Рәсем ясый белүче рәсем ясый, кемдер үлчәү, сызу белән шөгыльләнә, пөхтәрәк укучы ябыштыру эшен башкара.

     Математика дәресендә”Өлешләр” темасын өйрәнгәндә укучылар фигураларны өлешләргә бүләләр, лидер укучы (көчле) аларны күзәтә, авыррак үзләүчегә ярдәм итә, аларның эшләрен бәяли.

      Рус теле, татар теле дәресләрендә темага кагылышлы сорау-биремнәр язылган карточкалар өләшәм. Укучы үзе теләгән сорауга җавап бирергә әзерләнә. Биремнәргә ачыклык кертелгәч, төркем эчендә аның үтәлешен тикшерәләр. Һәркемнең керткән өлешен исәпкә алып, үзләре үк билге куялар.

     Классымда белем дәрәҗәсе төрле булган балалар укый. Шунлыктан аларга биремнәрне дә төрлечә бирәм. Укучылар үзләренең көчләренә карап биремнәрне сайлап ала беләләр. Мәсәлән рус теле, татар теле дәресләрендә укучыларга  сүзләрдән җөмләләр төзергә бирәм, ә көчлерәк укучылар хикәя төзиләр.

        Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын, иҗади фикерләү, логик уйлау сәләтләрен үстерү максатында төрле язма эшләр үткәрәм: сочинение, изложение, әкиятләр, шигырьләр яздырам. Бу эшләрне балалар бик яраталар.

     

     Уку, рус теле дәресләрендә сайлап уку күнегүләре уздырам. Укучылар алдына проблемалы сораулар куям. Көзге табигатьне ничек күзаллыйсың? Сез Марат хәлендә калсагыз нишләр идегез?  

     Дәресләрдә укучыларга иҗади диктантлар яздырам. Баш кисәкләрдән торган җөмлә әйтелә, укучылар иярчен кисәкләр өстиләр.  

     Шулай ук дәресләремдә техник чаралар да кулланам. Язучыларның тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә видеофильмнардан файдаланам. Шулай ук рәсем, ТИН, тирә-юнь дәресләре өчен дә видеокасеталар бар. Математика дәресендә компьютрда телдән исәпләү белән шөгельләнәләр.

1 нче сыйныфта ук укучылар белән компьютр классына экскурсия үткәрелә. Укучылар өчен тестлар, презентацияләр эшләнде. Әти-әниләргә “Гаилә-җылы учак”, “Сау бул башлангычым” исемле презентацияләр күрсәтелде.   Музыка, рус теле, уку дәресләрендә аудиокассеталар  файдаланам.  Кайвакыт проигрыватель дә ярдәмгә килә. Күп дәресләрдә кодоскоп кулланам.

     Укучыларның тупланган белемнәре һәрвакыт тикшерелеп барыла. Дәресләремдә укучылар үз эшләрен бәялиләр,иптәшләренең эшләрен дә тикшерәләр.Үз хаталарын үзләре табу укучыларга үңай тәэсир бирә, алар хаталарны табып кына калмыйлар, ә аны истә дә калдыралар . Эшләрне иптәшләргә тикшерткәндә укучының хата ясыйсы килми. Бу эштә мин күбрәк кодоскоптан файдаланам. Укытучы укучыларның эш нәтиҗәләрен контрольдә тота. Тестлар белән эшләү укучыларның материалны ничек үзләүләрен тиз генә тикшереп алырга мөмкинлек тудыра.

      Дәресләрдә яңа педагогик технологияләрне бергә бәйләп алып барганда укыту нәтиҗәсен яхшыртырга була.

                                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Информацион технологияләр куллану

XX  гасыр ахыры XXI гасыр башы мәгълүмати технологияләрнең бик нык үсүе, информацион бушлыкның тиңдәшсез үзгәрүе белән билгеле. Иҗтимагый тормышның төрле өлкәләре турында мәгълүмат булуы күптән и...

татар телен укытуда яңа технологияләр куллану

Белем бирүдә информацион технология– компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. ...

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

Әтием сүзе. Башлангыч сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә кичә .

Башлангыч сыйныфларда укучы малайлар һәм әтиләр өчен үткәрелгән чара....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм....

Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате "Урман-безнең байлыгыбыз"

Соңгы елларда корылык һәм кешеләр ваемсызлыгы аркасында бик нык урманнар яна. Шуның өчен урманнарны саклау прблемасы көннән-көн актуаль була бара. Мин үземнең сыйныф сәгатендә укучыларда урманнарга ка...