Әтием сүзе. Башлангыч сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә кичә .
методическая разработка по теме

Башлангыч сыйныфларда укучы малайлар һәм әтиләр өчен үткәрелгән чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tilr_suze.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

Максатлар: Укучыларда әтиләргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү, мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру.

Чара барышы

Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар. Бүгенге бәйрәмебезне башларга рөхсәт итегез. Укучылар тиздән безнең нинди бәйрәм? (23 февраль) Ул нинди бәйрәм?

23 февраль- ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабаларыбыз Совет Армиясендә хезмәт иткәннәр. Хәзер инде абыйларыбыз хезмәт итә. Безнең тыныч тормышыбызны дошман бозмасын өчен алар илне саклыйлар. Содат абыйлар самолетларда очалар. Очучылар -  илебезнең зәңгәр күген, диңгезчеләр илебезнең суларын һәм коры җирдәге чикләрен саклыйлар. Сез дә үскәч,  ватанны сакларга сафка басарсыз. Ватан- Туган и дигән сүз ул. Аны без һәрберебез сакларга тиешбез.

Бәйрәмебезнең беренче өлешен башлыйбыз. Ул “Иң яхшы хикәя” дип аталыр. Укучылар үз әтиләрен, абыйларын ни дәрәҗәдә яратуларын үзләре язган хикәяләре аша күрсәтергә телиләр. әйәгез аларны тыңлап китик әле.(Балаларга грамоталар тапшырыла)

Без бүген иң якын кешеләребезне кунакка чакырдык. Ил терәге- ир-егетләр булса, гаилә - терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр, абыйлар, сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булыр тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгызның өлкән сыйныфларга күчкәч тә, аларга үрнәк булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләр биреп, тормыш юлына аяк басканга кадәр таяныч булып яшәгез.

Җыр “Бәйрәм бүген”

Әни ничек кадерле булса, әтиләребез ә безгә шулай бик якын. Аларны да без бик яратабыз. (1 укучы шигырь сөйли)

Укучылар сезгә җырлырын, шигырьләрен бүләк итәләр, рәхим итегез (концерт номерлары)

Безнең әтиләребезгә, абыйларыбызга булган олы ихтирамыбыз беркайчан да сүнмәсен иде, мәктәп белән элемтәне өзмәгез, балаларыгызның иң якын кешесе, таянычы булыгыз. (җыр “Рәхмәт сезгә”)

Бәйрәмебезне дәвам итеп, без әтиләр белән егетләребезне ярыштырып алырбыз. Ярышыбызның бурунче конкурсы “Танышу” диа атала. Сез үзегезнең командагызга исем, девиз, җыр сайларга тиешсез. Уңышлар сезгә! (Музыка)

Командаларыбыз инде әзер, әйдәгез үзләренә сүз бирик.

Икенче конкурс “Аукцион” дип атала: ир кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (чиратлашып саныйлар)

Шигырь укыла:

                               Әти дә эштән кайтты,

                       Әни дә эштән кайтты,

                       Әти диванга ятты,

                       Әни кухнягя чапты.

Әти әйтә: “Мин- ач”,- ди,-

“Кайчан була ул аш?”- ди.

Әни әйтә: “Үзең дә,

Блыш алай булгач”, - ди.

                          Әти әйтә: “Мин – ир, - ди, -

                          Аш пешерә белмим, - ди,-

                          Мин хатын-кыз түгел, - ди,-

                          Мин кухняда йөрмим!”- ди.

Юкса , җитмеш һөнәр аз-

Диләр егет кешегә.

Безнең өйдә әти түгел,

Әни егет, әни белә,

Чөнки бөтен эшне дә.

Дөрестән дә, сезнең гаиләдә уңган,эшчән икәнлегегезне раслап күрсәтегез әле. (инәгә җеп күзләү, төймә тагу, бәрәңге әрчү, прическа ясау)

- Әтиләргә сораулар бирелә: (Математика фәненнән алагыз кичә нинди тема үтте?

Дүшәмбе расписание буенча ничә дәрес? Һ.б.)

Малайларга  үтелгән тексттан  өзекләр укыла, аларның авторын һәм текстның исемен әйтергә тиешләр.

Бию ярышы (төрле көйләргә биергә)

“Ягымлы сүзләр” конкурсы, аукционның төп кагыйдәсе- иң соңгы сүзне әйтүче команда җиңүче була. Сүзләр кабатланмаска тиеш.

“Гаилә башлыгы” конкурсы: (әтиләр- бала төрә, егетләр – бишек җыры җырлый)

Без сезне бары бер генә өлкәдә тикшермәдек, ул – спорт. Әйдәгез, спорт биремнәре үтибез. (скакалка сикерү,төрле күнегүләр тәкъдим ителә).

Конкурсыбызның ахыры якынлаша, мин соңгы биремне игълан итәм. Ул “Шаяннар” дип атала. Сүзгә кунакларны көлдерергә кирәк булыр.

Нәтиҗәләр ясала, бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненэ багышланган кичэ «Йолдызлар яңгыры

Сценарий вечера на военно-патриотическую тему поможет начинающим классным руководителям. Материал на татарском языке...

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә: "Ягез әле, әтиләр!"

Егет. Исәнмесез, кадерле дуслар, әтиләр, бабайлар, абыйлар! Без бүген 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык.Кыз. Кемнәр уйнарга ярата,...

"Ягез әле, егетләр!" (Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге)

Ватанны саклаучылар уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе!                                       ...

Әтиемә багышлыйм

Силы нашего Отечества...

Әтием истәлекләре

Әтием истәлекләре...

Кешене-туйдыручы һөнәр.Әтием һөнәре.Г.Бәширов.

3нче класска уку дәресенә  план-конспект....

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне.

Мероприятие посвященное к 23 февраля...