Ватанны саклаучылар көненэ багышланган кичэ «Йолдызлар яңгыры
классный час (9 класс) по теме

Гумерова Венера Мансуровна

Сценарий вечера на военно-патриотическую тему поможет начинающим классным руководителям. Материал на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yoldyzlar_yangyry.doc157 КБ

Предварительный просмотр:

            Ватанны саклаучылар көненэ багышланган кичә

                                  «Йолдызлар яңгыры»

(Актаныш гимназиясенең югары категорияле математика укытучысы)

Максат: Укучыларда Ватанга мәхәббәт хисе , анны саклаучыларга хөрмәт,  

               Ватанны саклауга омтылыш тәрбияләү

Кичәдә катнашалар: Нафиков Р.Ф.-Хәрби комиссариат хезмәткәре, ата-ана;

                                 Ахунова И.И-ата-аналар комитеты әгъзасы;

                                 Зәйнетдинова Флүрә –Әфган сугышында улын югалткан  

                                                                    солдат анасы;

                                 Арыслаов Фидарис – Чечен  республикасында хәрби  

                                                                      бурычын үтәүче.

С.Сәйдәшевнең «Совет армиясе маршы»уйнап тора.

1 алып баручы (1а.б.) 23 февраль… Бу  көнне инде 90 ел бәйрәм итәбез. 90 ел кешелек доньясынын көчле яртысы көч, түземлелек, чыдамлылык, патриотлылык, шәфкатьлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Немец басып алучыларын Нарва һэм Псков астындагы җинү хөрмәтенә 1918 елнын 23 февралендә Кызыл Армия көнен бәйрәм итү турында декрет игълан ителә. Соңрак ул Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне итеп үзгәртелә, ә соңгы елларда ул Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Борын-борыннан Россиядә хәрби һөнэр кешеләре иң хөрмәтле, иң абруйлы һөнәрләрдән санала.  Ватанны саклау ул – тыныч халыкның гомерен, Туган илнең намусын, горурлыгын, ныклыгын, бердәмлеген саклау.

2 алып баручы (2 а.б.). «Армия» сүзе латинчадан «armo» «вооружаю» дигән сүз. Ләкин армия КОРАЛ белән генә түгел, ә үз солдатларынын ныклыгы, кыюлыгы белән көчле. Монан 62 ел элек Совет Армиясе Гитлер гаскәрләрен тар-мар итеп, Европаны фашист илбасарларыннан азат итте.

1 а.б. Ә тыныч вакытта безең армия Россиянең меңнәрчә километрга сузылган коры җир, һава, сулы чикләрен саклый. Һәм һәрвакытта да ата-бабаларыбыздан калган иң яхшы саналган традицияләргә таянып эш итәләр. Александр Невский, Дмитрий Донской, Козьма Минин, Дмитрий Пожарский, Александр Суворов, Михаил Кутузов, Георгий Жуков, Константин Роккосовскийларнын данлыклы җиңүләре бугенге солдатларны рухландыра, яңа җинүләргә өнди, Ватанны яратырга өйрәтә. «Офицеры» исемле киноның герое әйткәнчә «Есть такая профессия  Родину защищать»

Бәйрәм белән котлау өчен сүзне Район хәрби комиссариат хезмәткәре Нафиков Рузил Фатих улына бирәбез

2 а.б. Бүгенге «Йолдызлар яңгыры» дигән бәйге программабыз да булачак Ватан  сакчыларына багышлана. Бәйгедә 2 команда катнаша.

1 а.б. Командалар  һәм ЖЮРИ белән танышу.

2 а.б. ЖЮРИ жавапларнын дөреслеген, төгәллеген, тулылыгын исәпкә ала. Сораулар командаларга чиратлап бирелә, әгәр команда жавап бирә алмаса, сорау каршы комадага күчә.Дөрес жавапка 1 йолдыз бирелә, аны ЖЮРИ җыеп бара һэм азактан тапшыра. Ярышларда актив булган, белемәрен күрсәтә алган командага йолдызлар явачак кына. Барыгызга да уңышлар телибез.

1 а.б.

                                                     1 бәйге.

                                      "Интеллектуаль викторина"

Богатырь земли родной
И защитник слабых,
Одержал победу он
В злом бою кровавом.
Соловья - разбойника
Он служить заставил,

Тот чинить разбой и зло
Навсегда оставил.

Сораулар:

  1. Баһадирның исемен әйтергә               (Илья Муромец)
  2. Виктор Васнецовнын «Три богатыря» картинасындагы геройларның исемнәре ничек?        (Илья Муромец, Алеша Попович, Добрыня Никитич)
  3. Ни өчен Алешаны Попович дигәннәр?                           (поп малае)
  4. Ни очен Ильяны Муромец дигәннәр?                  (Муром шәһәреннән)
  5. Рәсәй армиясен кем төзегән?                                       (Петр1)
  6. Рәсәй флотын кем төзегэн?                                          (Петр 1)
  7. Кем ул гардемарин?                                        (Французчадан тәрҗемәдә

                                                                       «гардемарин» - «морская

                                                                         гвардия» , дингез

                                                                         академиясен тәмамлаучы)

  1. Кем ул гренадер?                                              (солдаты –гранатометчики,

                                                                                 колонна алдыннан баручылар)

  1. Винтовка кәүсәсенә беркетелгэн кадаучы КОРАЛ ничек атала?  (штык)
  2. Агач белэн винтовканын охшашлыгы нәрсәдә? (икесенең дә кәүсәсе

                                                                                           бар)

  1. Кемнәр бер генә тапкыр ялгыша?                                        (сапер)
  2. Нинди жайланма ярдәмендә  газлар белән агуланудан сакланырга мөмкин?                                                                                (противогаз)
  3. Хәрби кораллар саклана торган склад ничек атала?            (арсенал)
  4. Төгәл атуы белән аерылып торучыны ничек атыйлар?         (снайпер)
  5. Кораб белән идарә итә торган тәгәрмәчсыман руль?       (штурвал)
  6. Моряклар арасында иң күп таралган кием?                     (тельняшка)
  7. Тукталышларда судноны тыеп торучы жайланма?         ( якорь)
  8. Очучының иң изге хыялы?                                                (биеклек)
  9. Диңгез ярында сигнал утлары булган башня?                 ( маяк)
  10. «Таран»сүзе нәрсә аңлата?                                        (танк, самолет,

                                                               судноның  корпуслары бәрелү)

Бүгенге бәйрәмдә ата-аналар комитеты әгъзасы Ахунова Илиза Ингелевна катнаша. Аның да әйтер сүзләре бардыр. Сүзне Илиза апага бирәбез.

2 а.б.                                   2 бәйге

                         Күренекле шәхесләрне таныйсынмы?

1 бирем.Сезнен каршыда , бүгенге көндә без бөтен ил белән, халкы белән,  армиясе белән горурлансын өчен, күп хезмәт куйган Россияен  6 күренекле кешесенең портретлары.Сезгә аларнын исемнәрен атарга кирәк.Әгәр аларнын Ватан алдындагы хезмәтләрен дә санасагыз,  остәмә йолдызлар   аласыз. 2 команда башлый, 1 команда дәвам итә, чиратлап жавап биргәндә без бу күренекле дәүләт эшлеклеләренең барысын да искә төшереп чыгарбыз.

.

 2 а.б.  2 бирем. Бу сүзлэр кемнеке?

  1. «Побеждают не числом, а умением»               (Суворов)
  2. «Промедление смерти подобно»                     (Петр1)
  3. «Кто к нам с мечом пойдет, тот от меча и погибнет»    (А. Невский)
  4. Кто перед началом ответственного задания сказал: «Поехали» (Гагарин)

1 а.б.                                 3 бәйге

                             «Хәрби әзерлекне тикшерү»

1 бирем.

1 а.б. бу бәйгенен беренче этабы кулда кутәрелү (Отжимание). Ике командадан да берәр кеше катнаша. Ничә тапкыр кутәрелсә, шуның кадәр йолдыз эшли.

2 а.б. Бәйгенен икенче өлеше – кул көрәше. Берәр кеше кара – каршы чыга.  

20 гасырның иң зур сынауларыннан берсе булган- Әфганстан сугышы. Ул бик күп егетләребезең гомерен өзде. Шул сугышта газиз улын югалткан Зәйнетдинова Флурә апа мондый кичәләрнен һәрберсен йөрәге аша уздыра. Сүзне аңа бирәбез.

                                                      4 бәйге.

                                      «Капитаннар ярышы»

1 бирем.

1 а.б.  Сез барыгыз да армиядә хезмәт итүчеләрнең хәрби чины (Звание) булуын беләсез. Капитаннар чиратлашып, бер-берсен кабатламыйча Россия Федерациясе кораллы көчләрендәге чиннарны саныйлар. Дөрес баллар санынча йолдызлар тия.

2 бирем.

2 а.б. Хәрбиләрнең аерымлык билгеләре булуын да барыгыз да беләсез.  Анын өчен погоннар, эполетлар, кокардалар, йолдызчыклар, нашивкалар, эмблемалар, шевроннар, лампаслар, кантлар кулланыла. Капитаннарга чиратлап погоннар күрсәтеләчәк, ә алар анын нинди хәрби чинга туры килуен белергә тиеш.

                                                    5 бәйге.

«Ватанны саклаучыларга багышланган жырлар аукциоы»

2 а.б.  Командалар чиратлап берәр куплет җыр җырлый. Кем азактан җырлап туктый, шул командага йолдыз.

6 бәйге.

«Хәрби кроссворд»

1 а.б.Кроссвордны чишәргә. Һәр дөрес җавап өчен 1 йолдыз, алдан чишеп бетерүче команда өстәмә 2 йолдыз ала.

 Горизонталь буенча:

3.  Калашников уйлап тапкан корал

4. "Ура!" кычкырып алга ташлану

6. Тау тубәләренә менү белән бәйле спорт төре.

7. Авыруларны дәвалаучы

8. «Сугыш алласы» дип йөртелгән гаскәр

 Вертикаль буеча:

1. Илнең төп законы.

2. Кыскартылган көпшәле винтовка

3. Иң четерекле урыны үкчә булган борынгы грек герое.

4. Самолетлар өчен гараж

Ответы:

 Горизонталь буенча: 3. Автомат. 4. Атака. 6. Альпинизм. 7. Врач. 8. Артиллерия. 

 Вертикаль буенча: 1. Конституция. 2. Карабин. 3. Ахиллес. 4. Ангар.

Чечня… . Ул да безнең ир - егетләребез җилкәсенә төшкән иң авыр йөкнен берсе. Кайнар ноктада хәрби бурычын үтәп, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Арысланов Фидарис абый да булачак солдатларга киңәшләрен бирер дип уйлыйбыз.

                                               

 

                                                   7 бирем

                         «Дан йолдызлары – үлемсез йолдызлар»

2 а.б. «Дан йолдызлары – үлемсез йолдызлар» - соңгы һәм иң авыр бәйге. Һәр командага 3 сорау бирелэ.

  1. Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое Николай Гастелло нинди батырлык күрсәткән? (Яна башлаган самолетны дошман танклары һәм автомашиналары тупланган урынга юнәлтеп, геройларча һәлак була)
  2. Бер аягын югалткан хәлдэ, кабат сугышчылар сафына басып, фашист самолетларын юк итүдә катнашкан Советлар Союзы Герое – курку белмәс летчик? (Алексей Маресьев)
  3. Сугыш кырында дошман дзотының амбразурасын үз гәүдәсе белән каплаган Советлар Союзы Герое?(А.Матросов)
  4. Советлар Союзы Геройлары Михаил Егоров һәм Михаил Кантрия нәрсә белән данлыклы?(1945 елын маенда Рейхстагка байрак кадаучылар)
  5. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган райондашларыбызы санарга. (Баян Дәүләтов, Хәсән Заманов, Николай Орлов, Гомәр Һадимөхәммәтов, Сергей Фадеев)
  6. Боек Ватан сугышын чагылдырган нинди фильмнар беләсез?

Ватанны саклаучы! Ничек горур янгырый ул сүз! Ватанны саклау һәр гражданинның изге бурычы. Безнең класс егетләре дә –булачак Ватаны саклаучылар, аларны бэйрәм белэн чын күңелдән котлыйбыз.Исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, үз Ватанының патриотлары булуларын телибез.

1 а.б. Ә хәзер сүзне ЖЮРИ гә бирәбез.

Котлаулар, бүләкләүләр.

Газмановнын «Офицеры» Җыры яңгырый.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтием сүзе. Башлангыч сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә кичә .

Башлангыч сыйныфларда укучы малайлар һәм әтиләр өчен үткәрелгән чара....

"Уеннар яңгыры" (җөмлә кисәкләрен кабатлау)

Әлеге дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 8 нче сыйныфында (татар төркемнәрендә) үткәрү өчен төзелгән. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшьүзенчәлекләренә туры килә. Дәрес эшкәртмәсе слайдлар ...

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә: "Ягез әле, әтиләр!"

Егет. Исәнмесез, кадерле дуслар, әтиләр, бабайлар, абыйлар! Без бүген 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык.Кыз. Кемнәр уйнарга ярата,...

"Ягез әле, егетләр!" (Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге)

Ватанны саклаучылар уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе!                                       ...

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне.

Мероприятие посвященное к 23 февраля...

Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби-музыкаль композиция

литературно-музыкальная композиция о ВОВ...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган сыйныфтан тыш чара

    Әлеге чараның максаты - туган як турындагы белемнәрне киңәйтү һәм ачыклау, укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстан тарихы, Бөек Ватан сугышы  турында беле...