"Уеннар яңгыры" (җөмлә кисәкләрен кабатлау)
план-конспект урока (8 класс) по теме

Әлеге дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 8 нче сыйныфында (татар төркемнәрендә) үткәрү өчен төзелгән. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшьүзенчәлекләренә туры килә. Дәрес эшкәртмәсе слайдлар белән баетылган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon prezentatsiya.ppt819.5 КБ
Microsoft Office document icon uennar_yangyry.doc75 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Уеннар яңгыры

Слайд 2

Җөмлә кисәкләрен кабатлау

Слайд 3

Уеннар тәртибе: “ Бәхетле очрак” уены “ Караокены күзәт” уены “ Могҗизалар кыры” уены “ Тиешле тәртиптә яз” уены “ Йолдызлы сәгат ь ” уены

Слайд 4

“ Мин яратам сине, Татарстан” җыры Мин яратам сине, Татарстан. Ал таңнарың өчен яратам. Күк күкрәп, яшен яш ь нәп Яуган яңгырларың өчен яратам. Мин яратам сине, Татарстан. Горур халкың өчен яратам. Җан эреткән әнкәм телең өчен, Татар телең өчен яратам. Арыш кырың, урманнарың өчен, Җәйләүләрең өчен яратам. Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен, Җәлилләрең өчен яратам. Татарстан сине яратам.

Слайд 5

Дөрес җаваплар: таңнарың өчен; яңгырларың өчен; халкың өчен; телең өчен; кырың, урманнарың өчен; җәйләүләрең өчен; Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен; Җәлилләрең өчен.

Слайд 6

Дөрес җаваплар: 1 нче җөмләдә - муллык көзе ; 2 нче җөмләдә - күл буенда ; 3 нче җөмләдә - кырмыскалар .

Слайд 7

Бирем. Җөмлә кисәкләрен үз урынына куярга. Экскурсиягә, без, бардык, урманга. Урманда, ява, яңгыр, яшенле. Ясыйм, иртән, гимнастика, мин. Һавада, Галия, саф, була, еш. “ Тиешле тәртиптә яз” уены

Слайд 8

Бирем. Аныклагычларны табарга. Алтын көз – муллык көзе – җир өстенә канатын җәя. Монда, күл буенда, һава тагын да салкынрак, җиле дә көчлерәк иде. Табигат ь нең иң тырыш хезмәтчеләре – кырмыскалар эшкә керештеләр. “ Могҗизалар кыры” уены

Слайд 9

Тест җаваплары 1 вариант 2 вариант 3 вариант 1) 1 1) 2 1) 1 2) 2 2) 2 2) 2 3) 2 3) 2 3) 3 4) 2 4) 3 4) 1 5) 1 5) 2 5) 2

Слайд 10

Өй эше “ Ватанны саклаучылар көне” дигән темага, җөмлә кисәкләрен кулланып, хикәя язарга (10-12 җөмлә).



Предварительный просмотр:

Максатлар:

  1. Җөмлә кисәкләре буенча алган белемнәрне ныгыту.
  2. а) иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;

б) укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү;

в) аралашу осталыгын камилләштерү.

     3.  Туган илебезне, туган җиребезне ярату хисе; өлкәннәргә хөрмәт,

          әти-әниләребезгә карата мәрхәмәтлелек уяту.

Кулланылган әдәбият:

  1. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А. Юсупов, М.К. Зиннуров. – Тулыл. 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 231 б.
  2. Н.В. Максимов “Татар теленнән тестлар”. – Казан: Мәгариф, 2002.
  3. Ф.С. Сафиуллина, Г.Б. Ибраһимов “Хикмәтле дә тел, бизәкле дә тел”. – Казан: Мәгариф, 1998. - №4.
  4. Н.Исәнбәт “Татар халык мәкальләре”. – Яр Чаллы: Идел-йорт, 2000.
  5. “Мәгариф” журналлары

Җиһазланыш:

  1. “Уеннар яңгыры” таблицасы.
  2. Аныклагычлар язылган җөмләләр (компьютерга кертелгән).
  3. Тест өчен карточкалар.
  4. “Мин яратам сине, Татарстан” җыры (караоке).
  5. Җөмлә кисәкләре язылган рәтләр (компьютерга кертелгән).
  6. Компьютер, проектор.

Дәреснең тибы: кабатлау, ныгыту.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

       Сәламләү.

      Исәнмесез, укучылар. Бүген без сезнең белән “Уеннар яңгыры”на җыелдык. Төп максатыбыз: җөмлә кисәкләрен кабатлау, белемнәрне ныгыту, хәтердә яңарту.

II. Актуальләштерү.

    Хәзер өй эшен тикшерәбез. 1 нче командага аергычлар кергән мәкальләр язып килергә кушылды. Бирем: мәкальне укырга, аергычны күрсәтергә, нәрсә белән белдерелгәнен аңлатырга.

  1. Ялкау шәкертнең китабы керләнми.
  2. Акыллы кеше сүз әйткәндә, әйтер сүзен чамалар.
  3. Балага иң куәтле кеше – ата.
  4. Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.
  5. Бер гүзәл сүз мең гүзәл сүздән яхшырак.
  6. Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.

     2 нче командага тәмамлыклар кергән мәкальләр язып килергә әйтелгән иде. Бирем шундый ук.

               1)  Тал кош ярата, усак дым ярата.

          2) Кеше сөйләгәнне сөйләмә, үзең күргәнне сөйлә.

          3) Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

          4) Авыр эш калач ашата.

          5) Кешеләр тудырган яманлыкны яманлык юкка чыгара алмас.

          6) Авыр эшне күмәк күл җиңә.

    Димәк, өй эшен барлык укучылар да башкарып чыга алганнар.

III. Белемнәрне ныгыту.

а)  Уенны башлаганчы, командалар һәм капитаннар белән таныштырып үтәм.

“Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командалары.

Тапкырларга, зирәкләргә

Бездә урын түрдән.

Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

Әйтсен шуны белгән.

 “Тапкырлар” капитанына мөрәҗәгать:

Лилия – Биктапкыр капитан,

Җыйгансың бар тапкырны.

Тапкырларың бәлки җиңәр

Зирәк дигән батырны.

“Зирәкләр” капитанына мөрәҗәгать:

Ләйсән – Бикзирәк капитан,

Синең янда зирәкләр.

Зирәклектә бар хикмәт,

Андыйлар бит сирәкләр.

     Менә таныштык та. Хәзер уенны башлыйбыз.

б) Ике команда ярышканда һәрвакыт җирәбә салына. Безнең уенда ул түбәндәгечә. Һәр ике командага да өчәр табышмак әйтәм. Кайсы команда барлык табышмакларга да дөрес җавап бирә, шул уенны башлап җибәрә. Игътибар белән тыңлыйбыз.

Табышмаклар.

1 нче вариант.

1) Кигән киеменең бизәге бөтен дөньяны бизәде (Җәй).

2) Үзе тук була,

    Елап яшь коя.

    Кошны, гөлләрне

    Еракка куа (Көз).

3) Алгы тәпие кыска,

    Чабарга ул бик оста.

    Соры тунын сала да

    Ак тунын кия кышка (Куян).

2 нче вариант.

1) Канаты бар – йоны юк.

    Үзе бара – юлы юк (Самолет).

2) Агач түгел – яфраклы,

    Тун түгел – тегелгән,  

    Кеше түгел – сөйли (Китап).

3) Кулсыз, аяксыз – 

    Тәрәзә кага (Җил).

  1.  “Бәхетле очрак” уены. Капитаннар ярышы.

Уенны ... командасы башлый. Сез 7-шәр сорауга җавап бирергә тиеш буласыз. Әгәр җавап бирә алмасагыз, “алга таба” дип әйтәсе. Һәр дөрес җавап өчен 1 очко.

 

  1. Җөмләнең баш кисәкләрен атагыз (Ия, хәбәр).
  2. Нәрсә ул җөмлә кисәге? (Мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүз).
  3. Хәбәрнең билгеләмәсе (Җөмләнең ия турында хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә торган икенче баш кисәге хәбәр дип атала).
  4. Ия нинди сорауларга җавап бирә? (Кем? Нәрсә?)
  5. Хәбәр ничә төргә бүленә? (Фигыль һәм исем хәбәр).
  6. Кайчан ия белән хәбәр арасына сызык куела? (Хәбәр б.к. исем, сан, алмашлык, исем фигыль белән белдерелгәндә).
  7. Кыек тәмамлык нинди килеш кушымчаларын ала? (Ю.к., ч.к., ур.-в. к.).
  8. Төшем килешен алган тәмамлык ничек атала? (Туры).
  9. Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче сүзләр нинди җөмлә кисәге дип атала? (Аергыч).

10) Кайсы иярчен кисәк кыек килеш сорауларына җавап бирә?  (Тәмамлык).

11) Иягә хас үзенчәлекләр (Б.к., башка сүзгә буйсынмый, кем? нәрсә?, исем, зат алмашлыгы, исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелә).

12) Мәгънәләре һәм бәйләүче чараларыннан чыгып, хәлләрне ничә төргә бүләләр? (8: урын, вакыт, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт, кире хәлләр).

13) Предметны бер генә яктан ачыклап килгән аергычлар ничек атала? (Тиңдәш аергычлар).

14) Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычлар ничек атала? (Тиңдәш булмаган аергычлар).

  1. “Караокены күзәт” уены.

Роберт Рәкыйпов сүзе, Роберт Андреев көенә язылган “Мин яратам сине, Татарстан” җырын тыңлыйбыз һәм максат хәлләрен язып алабыз. Күпме максат хәле язып аласыз, шуның кадәр очко җыясыз (8 максат хәле).

  • Укучылар, җыр текстына тагын бер кат күз салыгыз әле: нәрсә турында сүз алып барыла?
  • Автор үзенең ватанына, туган иленә булган мәхәббәтен нинди сүзләр белән аңлата?
  • Үзегезнең фикерегезне әйтегез әле: сез туган илегезне, туган җирегезне ни өчен яратасыз?

Әйе, бик дөрес туган җирне һәркем яратырга тиеш. Бу – безнең изге бурычыбыз.

Ул безгә әни, әти шикелле бик якын.

3. “Могҗизалар кыры” уены. Компьютер һәм проектор аша экранда җөмләләр күрсәтелә. Аныклагычларны табарга. Кайсы команда таба, шул җавап бирә.

1) Алтын көз – муллык көзе – җир өстенә канатын җәя.

2) Монда, күл буенда, һава тагын да салкынрак, җиле дә көчлерәк иде.

3) Табигатьнең иң тырыш хезмәтчеләре – кырмыскалар эшкә керештеләр.

- Нәрсә ул аныклагыч? (Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык, төгәллек биргән иярчен кисәк).

  1. Музыкаль тукталыш. Кызлар башкаруында “Туган тел” җыры.

4. “Тиешле тәртиптә яз” уены. Бирем: җөмлә кисәкләрен үз урыннарына куярга.

1) Экскурсиягә, без, бардык, урманга.

2) Урманда, ява, яңгыр, яшенле.

3) Ясыйм, иртән, гимнастика, мин.

4) Һавада, Галия, саф, була, еш.

6. “Йолдызлы сәгать” уены. 

     Һәр укучыга белем дәрәҗәсенә карап, карточкалар тәкъдим ителә. Бирем: дөрес җавапны түгәрәк эченә алырга.

     Яшел төс – көчле укучыларга, зәңгәр – белем дәрәҗәсе уртача булганнарга, кызыл – йомшак укучылар өчен. Хәлләрнең кагыйдәләренә берничә җавап язылган. Дөрес җавапларны күрсәтергә. Компьютерга тест җаваплары кертелгән. Тикшергәндә экранда күрсәтелә.

Көчле укучыларга (яшел төстәге) биремнәр.

Хәлләр – ...

  1. эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, ничек, ни сәбәпле, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлүен (яки үтәлмәвен) күрсәтеп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәкләр;
  2. эш яки хәрәкәтне белдерүче сүзгә ияреп килеп, аның үтәлүенә (яки үтәлмәвенә) бәйле предметны, затны күрсәтүче иярчен кисәкләр.

Вакыт хәле эш яки хәлнең...

  1. үтәлү урынын һәм вакытын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
  2. үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче иярчен кисәк;
  3. үтәлү урынын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.

Сәбәп хәле эш яки хәлнең...

  1. нинди максат һәм нинди сәбәп белән үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;
  2. сәбәбен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
  3. нинди максат белән үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.

Рәвеш хәле эш яки хәлнең...

  1. шартын һәм ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
  2. ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;
  3. шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.

Максат хәле үзен ияртүче фигыльгә...

  1. ю.к. кушымчасы, инфинитив формасы, өчен бәйлеге; дип, максатыннан кебек бәйлек сүзләр ярдәмендә иярә;
  2. ч.к. яки ю.к. кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә иярә.

     

     Белем дәрәҗәсе уртача булган укучылар өчен (зәңгәр төстәге) биремнәр.

Туры тәмамлык – ...

  1. ияртүче сүзгә т.к. кушымчасыннан тыш чаралар ярдәмендә ияреп килүче тәмамлык;
  2. т.к. кушымчасын алган (яки алу ихтималы булган) тәмамлык.

Вакыт хәле үзен ияртүче фигыльгә...

  1. килеш кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшәлек юлы белән иярә;
  2. килеш кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, хәл фигыль кушымчалары, янәшәлек юлы белән иярә.

Сәбәп хәле үзен ияртүче фигыльгә...

  1. ю.к. кушымчасы, инфинитив формасы, өчен бәйлеге; дип, максатыннан кебек бәйлек сүзләр ярдәмендә иярә;
  2. ч.к. яки ю.к. кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә иярә.

Сәбәп һәм максат рәвешләре – ...

  1. еракта, ары, түбәндә, якында;
  2. былтыр, элек, язын, күптән, хәзер, яңа гына;
  3. бушка, кирәккә, кирәкмәскә, юкка, юри.

Шарт хәле үзен ияртүче фигыльгә...

  1. шарт (яки хәл) фигыльгә да, дә, та, тә кисәкчәләре өстәлү, боерык фигыль формасы; карамастан, карамыйча бәйлек сүзләре ярдәмендә иярә;
  2. шарт фигыль кушымчалары, икән бәйлек сүзе, сорау кушымчалары (-мы, -ме) ярдәмендә иярә.

Белем дәрәҗәсе түбән укучылар өчен (кызыл төстәге) биремнәр.

Урын рәвешләре...

  1. еракта, ары, бире, түбәндә, якында;
  2. былтыр, кичә, бүген, элек, кышын;
  3. бушка, кирәккә, кирәкмәскә, юкка, юри.

Хәл фигыльнең I төре боерык фигыльгә...

  1. -гач, -гәч, -кач, -кәч;
  2. -п, -ып, -еп;
  3. -ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче кушымчалары ялганып ясала.

Хәл фигыльнең IV төре боерык фигыльгә...

1) -гач, -гәч, -кач, -кәч;

2) -п, -ып, -еп;

  1. -ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче кушымчалары ялганып ясала.

Кире хәл үзен ияртүче фигыльгә...

  1. шарт (яки хәл) фигыльгә да, дә, та, тә кисәкчәләре өстәлү, боерык фигыль формасы; карамастан, карамыйча бәйлек сүзләре ярдәмендә иярә;
  2. шарт фигыль кушымчалары, икән бәйлек сүзе, сорау кушымчалары (-мы, -ме) ярдәмендә иярә.

Мәгънәләре һәм бәйләүче чараларыннан чыгып, хәлләрне ничә төргә бүләләр?

  1. 6;
  2. 8;
  3. 7.

IV. Дәрескә йомгак.

Нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне билгеләү; билгеләр кую.

V. Өй эше бирү.

“Ватанны саклаучылар көне” дигән темага, җөмлә кисәкләренең барлык төрләре дә керерлек итеп, хикәя язарга (10-12 җөмлә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы...

Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары

"Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары" темасына фәнни эш. Дәрестән тыш чараларда, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә кулланырга мөмкин....

Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә Һәм дидактик материаллар куллану

Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә Һәм дидактик материаллар куллану...

Ватанны саклаучылар көненэ багышланган кичэ «Йолдызлар яңгыры

Сценарий вечера на военно-патриотическую тему поможет начинающим классным руководителям. Материал на татарском языке...

"Кышкы уеннар" темасын кабатлау

шушы дәрес эшкәртмәсе укучыларга теманы аңларга ярдәм итәр...

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....