"Безнең авыл" тексты буенча эш. ( 3 нче сыйныф-рус төркеме)
методическая разработка по теме

Сулейманова Альфинур Вагизовна

Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча 3 нче сыйныфларда ( рус төркеме)  "Безнең авыл" тексты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse-2013.docx20.52 КБ
Office presentation icon dresk_prezentaciya.ppt2.64 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы

“Безнең авыл” тексты

буенча эш.

                                                                  1 нче Чирмешән урта гомуми белем

                                                         мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

                                                         Сөләйманова Әлфинур Вагиз кызының

                                                      3 нче а сыйныфында үткәрелгән  дәрес эшкәртмәсе.

2013 нче ел

Максатлар:    

      1. Авыл темасына караган лексиканы өйрәнүне дәвам итү, авыл турында  

           сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү;

      2. Укучының сәнгатьле һәм җанлы сөйләм телләрен үстерү, уйлау, фикер-

           ләү сәләтен ныгыту өстендә эшләү;

      3.  Укучыларда туган авылына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

 Җиһазлау:

        Дәреслек, сүзлекләр, интерактив такта, презентация.

Дәреснең  методы:  әңгәмә.

Технология:

       Коммуникатив, информацион- компьютер технологиясе.

Дәрес барышы.

I. Оештыру  вакыты.

- Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә! Утырыгыз.

-Бүген сыйныфта кем дежур? (дежур укучы белән әңгәмә кору).

II. Актуальләштерү.

-Безгә ярдәмгә әкият геройлары да килде. Алар сезгә биремне үтәгәндә көч биреп торырлар.

1. Фонетик  күнегү.  (1-8 нче слайд)

Авыл, бакча, ямь- яшел, янында, йорт, бәрәңге, яшелчә

(сүзләрне бергәләп кабатлау, тәрҗемә итү).

 -Укучылар, үзегезнең җавапларыгыз өчен билгеләр куегыз. Үзбәя.

(Укучылар эшләгән һәр бирем өчен үзләренә карандаш белән билге куячаклар. Критерияләр билгеле).

2. Үткән дәрестә без сезнең белән яңа бер текст укыдык, тәрҗемә иттек. Әйдәгез әле, текстның эчтәлеген искә төшереп алабыз .    ( сорауларга җавап бирү).

-Без укыган текстның исеме ничек?  (“Безнең авыл”)

-Без кайда яшибез? (Авылда яшибез)

-Без шәһәрдә яшибезме? (Юк, без авылда яшибез)

-Авылда ничә урам бар?  (Авылда бер генә урам бар)

- Авылда бер генә ураммы ? (Әйе, авылда бер генә урам)

-Йортлар нинди? (Йортлар матур)

- Йорт янында нәрсә бар? (Йорт янында бакча бар)

-Бакчада нәрсәләр үсә? (Анда алмагачлар, чияләр һ.б. агачлар үсә)

-Авылда мәктәп бармы? (Әйе, авылда мәктәп бар)

-Мәктәп артында нинди бакча бар? (Яшелчә һәм бәрәңге бакчалары бар)

 -Спорт мәйданчыгы кайда? (Мәктәпнең бер ягында)

-Анда балалар нишлиләр? (Тәнәфестә уйныйлар).   Үзбәя.

III. Төп өлеш.

1. –Хәзер, укучылар, мин сезгә җөмләләр тәкъдим итәм, әмма бу җөмләләр төгәлләнмәгән. Сезгә аларның азагын әйтергә кирәк булачак.

Җөмләләр:

1.Һәр йорт янында (бакча)   (10-11 нче слайд)

2. Йортлар артында (бәрәңге һәм яшелчә бакчалары).  (12-13  нче слайд)

3. Мәктәп алдында (җиләк- җимеш агачлары, чәчәкләр үсә). (14-15  нче слайд)

4. Мәктәпнең бер ягында (спорт мәйданчыгы бар).    (16-17 нче слайд)      

                                                                                                Үзбәя.                                                                                  

2. Физминутка.

3. Раслау җөмләләрнең тиешлесен сайлап алырга.

-Укучылар, мин сезгә җөмләләр укыйм. Әгәр сез җөмлә дөрес төзелгән дип уйлыйсыз икән, эш дәфтәрләрегезгә җөмләнең санын язып куясыз. Соңыннан җаваплырыгызны минем җаваплар белән  чагыштырып тикшерербез  (18 нче слайд)

1)  -Безнең авылда ике урам бар.

2)    -Безнең авылда бер урам бар.

3)  -Һәр йорт алдында бакча бар.

4)   -Һәр йорт алдында бакча юк.

5)  -Бакчада алмагачлар һәм башка агачлар  үсә, чия үсми.

6) -Бакчада алмагачлар һәм башка агачлар  үсә, чия үсә.   Үзбәя.

4. Диалог төзү. Парларда эш.

- Без сезнең белән дәреслектә бирелгән текст буенча эшләдек. Ә хәзер үзебез яши торган авыл турында сөйләшеп алыйк. Моның өчен мин сезгә сүзләр тәкъдим итәм.  Сез шул  сүзләрне кулланып диалог төзегез.

Сүзләр:  минем исемем, Чирмешән авылында, кайда яшисең, исәнме. (19 нчы слайд)

(Һәр парның җавабын ишетер өчен,  сүзләр азрак бирелә).       Үзбәя.

5. –Әйе, укучылар,  без Чирмешән авылында яшибез. Чирмешән нинди авыл? (Укучыларның җаваплары  тыңлана).

-Чынлап та, Чирмешәнебез матур, зур. Мин сезне авыл буйлап сәяхәткә чакырам.  Барабызмы?    ( Чирмешәннең  йортлары, биналары ,табигате сурәтләнгән рәсемнәрдән төзелгән презентация тәкъдим ителә).

IV. Йомгаклау.

1. - Дәрестә без нәрсәләрне искә төшердек?

- Авыл турында текстны искә төшердек, эчтәлеген ныгыттык, өйрәнгән сүзләрне кулланып үзара сөйләшергә өйрәндек.

2.  Үзбәя.  Укучылар куеп барган билгеләреннән чыгып, гомумиләштереп үзләренә билге куялар.

- Укучылар, бүген дәрестә бик тырышып эшләдегез. Җавапларыгыз өчен билгеләр куегыз.

Һәр укучы куеп барган билгеләрен карап,  бер уртак билге куя.

- Үзегезнең билгегезне әйтеп, көндәлекләрегезгә куегыз. (Укытучы үзенең фикерен әйтеп, дәлилләп, укучы куйган билгене төзәтергә мөмкин).

V. Өйгә эш.  (20 нче слайд)

1. “Безнең авыл” текстының эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

2. Чирмешән авылын чагылдырган рәсем ясап килергә.

3. Чирмешән авылы турында хикәя төзеп килергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

уку дәресе буенча дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф(тат.төркеме)

4нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрелде Р.Хафизова буенча" Күгәрчен һәм малай"...

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

"Вакытның кадерен бел" темасы буенча тест - тренажёр. 5 нче сыйныф (рус төркеме).

Тест тренажёр, 5сыйныф. "Вакытның кадерен бел" темасы буенча....

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)...

Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме.

Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме....

4 нче сыйныф рус төркеме ,дәрес эшкәртмәсе " Безнең Татрстан"

4 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәрмәсе .Темасы :Безнең Татарстан....