Разработка урока "Батыр егетләр – илебез күрке"
план-конспект урока

Андреева Миляуша Рашитовна

Дәрес

Туган тел (татар теле)

Дәрес темасы

Батыр егетләр – илебез күрке

Максат һәм бурычлар

1. Текстның темасын, идеясен, проблемаларын ачыклау

2. Сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру

3. Патриотлык хисләре тәрбияләүне дәвам итү

Дәрес тибы

Яңа белемнәр ачу, рефлексия

Җиһазлау

 

Компьютер, проектор,  экран, слайдлар, аудиоязма; текст, мәкальләр язылган карточкалар, үзбәя бите;  диаманта шаблоны, открытка

Шәхси УУГ

- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү (патриотлык хисләре)

Танып-белү УУГ

- мөстәкыйль рәвештә теманы, күтәрелгән проблеманы ача белү, фикер йөртү;

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве;

- уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү ;

Коммуникатив УУГ

- сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

- тыңлый белү,  коллектив фикер алышуда катнашу;

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

- күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

Регулятив УУГ

- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару;

- үз фикерләрен раслау өчен дәлилләр сайлый белү;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен,  җавапларынны бәяләү

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon andreeva_m.r._batyr_egetler_-_ilebez_kurke.doc79 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Миләүшә Рәшит кызы АНДРЕЕВА,  Баулы шәһәре 7 нче урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сыйныф

7 (рус мәктәбенең татар төркеме)

Дәрес

Туган тел (татар теле)

Дәрес темасы

Батыр егетләр – илебез күрке

Максат һәм бурычлар

1. Текстның темасын, идеясен, проблемаларын ачыклау

2. Сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру

3. Патриотлык хисләре тәрбияләүне дәвам итү

Дәрес тибы

Яңа белемнәр ачу, рефлексия

Җиһазлау

Компьютер, проектор,  экран, слайдлар, аудиоязма; текст, мәкальләр язылган карточкалар, үзбәя бите;  диаманта шаблоны, открытка

Шәхси УУГ

- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү (патриотлык хисләре)

Танып-белү УУГ

- мөстәкыйль рәвештә теманы, күтәрелгән проблеманы ача белү, фикер йөртү;

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве;

- уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү ;

Коммуникатив УУГ

- сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

- тыңлый белү,  коллектив фикер алышуда катнашу;

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

- күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

Регулятив УУГ

- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару;

- үз фикерләрен раслау өчен дәлилләр сайлый белү;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен,  җавапларынны бәяләү

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру моменты

Исәнләшү

- Хәерле иртә, укучылар!

Исәнләшү.

Өй эшен тикшерү

Мотивлаштыру

Слайдта бирелгән юлларны уку Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң -

Гомерең озын була.

- Укучылар, слайдта бирелгән юлларны эчтән укыгыз әле.

- Укучылар, элеге юллар сезгә танышмы, аларның авторы кем? (Ф.Кәрим)

- Элеге өзекне тагын бер кат тыңлап үтик

- Элеге юлларда автор нәрсәгә өнди? (Туган илең турында уйларга)

- Илен яратучы, саклаучы кеше кем ул? (патриот)

Уку , авторын билгеләү,  әңгәмәдә катнашу

Актуальләштерү

Максат: Белгәннәрдән чыгып, белмәгәннәрне ачыклау. Уку мәсьәләсен кую

“Патриотлык” төшенчәсен ничек аңлауларын тикшерү.

 - Укучылар,  “патриот” төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз ?

- Патриот булу өчен нинди сыйфатлар кирәк?

“Патриотлык” төшенчәсен аңлаталар

Уку мәсьәләсен  чишү өстендә беренчел эш

Максат: Проблеманы чишү өстендә эш

Текстны эчтән уку, кычкырып уку

- Укучылар,  хәзер текстны (кушымта 1) эчтән укып чыгыгыз

- Алга таба текстны кычкырып укып чыгарбыз

Текстны  укыйлар.

“Блум ромашкасы сораулары”

1. Гади –

2. Ачыклаулы –

3. Аңлатмалы –

4. Иҗади –

5. Бәя бирүче –

6. Практик –

- Укучылар, хәзер “Блум ромашкасы” алымына мөрәҗәгать итәбез, текст буенча сораулар әзерлибез (сорау төркемнәргә бүләбез)

- Укучылар, хәзер әзерләгән сорауларны башка төркемнәргә бирәбез.

- Гади сораудан башлыйбыз (Текст кем турында)

- Ачыклаулы  сорау ( Мин дөрес аңладыммы, Барый Ватан өчен үз гомерен бирдеме?)

-  Аңлатмалы (Сез ничек уйлыйсыз, нигә Ильченко Барыйны туктатмады?)

-  Иҗади  (Алга таба Ильченко нишләр дип уйлыйсыз?)

-  Бәя бирүче  (Барый дөрес эшләдеме?)

-  Практик  (Барый урынында сез нишләр идегез?)

Кластер:

1. Ватан

2. Патриот

3. Батырлык

- Укучылар, сезгә кластер ясарга тәкъдим ителә,  таратылган битләрдә төркемнәрдә бергәләп эшлисез:

1-төркемга – “Ватан” темасы

2-төркемгә – “Патриот” темасы

3-төркемгә  -  “Батырлык” темасы

- Укучылар, хәзер кластерны яклаучыларны билгеләгез, сүзне аларга бирәбез

Төркемнәрдә фикерләшеп эшләү.

Плакат-кластер ясау

Кластерны яклаучыларны тыңлау

Нәтиҗәләр ясау

Ял итү минуты

Мәкальләрнең төшеп калган өлешен әйтеп бетерү

-Укучылар, сезгә мәкальләрнең төшеп калган өлешен әйтеп бетерергә тәкъдим ителә

- Батырлыкта ... (матурлык).

- Батырлык кыяфәттә түгел,  ....(йөрәктә).

- Бозылган илне .... (батырлар)  төзәтер.

- Батырдан ... (үлем) дә курка.

- Батырга ... (үлем) юк.

- Батырга ... (яра) да килешә.

Мәкальләрнең азагын әйтеп бетерәләр

 Мәкальләр буенча эш

(төркемнәрдә эш)

 Патриотлык, батырлык турында мәкальләр белән таныштыру

-Укучылар, төркемнәрдә эшне дәвам итәбез. Һәр төркемгә бирелгән мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга кирәк.

-Батырлыкта матурлык.

- Батыр булсаң, батырлыгыңны кирәкле урында күрсәт.

-Батырлык кыяфәттә түгел, йөрәктә.

Төркемнәрдә эш

Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату

Диаманта төзү

Чагыштыру. Батырлык -Куркаклык

- Укучылыр, алдагы эшебез Диаманта төзү

- Сезнең 1юл – Батырлык  язылган

-2-юлга 2 сыйфат язасыз

- 3-юлга 3 фигыль язасыз

- 4-юлга темага карата мөнәсәбәтегезне белдерүче җөмлә язасыз

- 5-юлга капма-каршы мәгънәле 3 фигыль язарга

- 6-юлга капма-каршы мәгънәле 2 сыйфат язарга

- 7-юлга капма-каршы мәгънәле 1 исем язарга (куркаклык)

- Хәзер,укучылар, карагыз сезгә соңгы сүз ошыймы, әллә беренчесеме, ни өчен?

- Укучылар, диаманта битен парта почмагына алып куегыз, әлеге эш өчен билгене үзбәя битенә куегыз

Диаманта төзү. Батырлык –Куркаклык

Чагыштыру

 Әңгәмә

- Укучылар, хәзерге вакытта нинди батырлыклар эшләп була?

- Сез үзегезне патриот дип саныйсызмы?

- Сугышта катнашкан бабаларыгыз  турында нинди

мәгълүмат беләсез?

- Май аенда нинди зур бәйрәм билгеләп үтеләчәк?

Сорауга җавап бирү.

Үз фикерләрен язу.

Уртаклашу, әңгәмә кору

Иҗади эш.

Котлау язу

- Ә хәзер открыткаларга Җиңү бәйрәме белән котлау языгыз әле

Котлау язу

 Рефлексия

Максат: үз эшчәнлекләренә бәя бирү

Үзбәя битләрен тутырып, җөмләләрне язып бетерергә

- Укучылар,  хәзер мин сезгә тараткан  үзбәя битләрен тутырып бетерергә, бүгенге дәрес турында фикерләрегезне язуыгызны үтенәм.

үз хезмәтен бәяли белү

Өйгә эш

1. Патриотлык, батырлык турында мәкальләр

2. Сугышта катнашкан бабаларыгыз турында

мәгълүмат әзерләргә

3. Текст буенча инша язарга

 Дәрескә йомгак

Кушымта 1

Текст

Баш очыннан сыерчыклар көтүе шикелле бер төркем самолетлар үтте. Шартлаулар тагы да көчәя төште.

Барый җиргә ныграк сыенды. Күзләрен чытырдатып йомды, колакларын томалады. Хәер, алар барыбер ишетми иделәр инде. Йоклап китәсе иде хәзер ...Тагын якында гына снаряд ярылды, монысы – янәшәдә үк. Димәк, өченчесе ... Ул өскә килеп төшсә, нәрсә була икән? Үлем ... Бу турыда уйламаска кирәк.

Кинәт Барый граната кыйпылчыклары умырып-умырып алган иләмсез дзотның әкиятләрдә сөйләнә торган дию пәриенеке төсле киң авызыннан кабат давыллы ут төкереп ятуын күрде.

- Юк, албасты, җиңә алмассың! Әле барысы да бетмәде... – Барый сул кулын йөрәк өстендәге кесәгә куйды, бармакларының каты нәрсәгә кагылуын тойды. Ул үлмәячәк, туган җирнең изге туфрагы аңа көч бирәчәк...

Барый сикереп торды, аякларын нәрсәдер пешереп узды, тик бернинди авырту тоймады ул. Менә ... амбразура ... сулу алырга мөмкинлек калмады... Төтен... Бу – пулемет төтене. Күкрәктә...

Ильченко барысын да күреп торды, егетне туктатырга чамалап кычкырырга теләде, теле әйләнмәде. Үлемсезлеккә атлаучыны туктатырга беркемнең хакы юклыгын аңлады ул.

Барый күкрәге белән дзот амбразурасын томалады. Ату тукталды.

 - Ватан өчен, азатлык өчен! Алга!

(Шамил Рәкыйповның “Чәчәкләр сөйли белә” повестеннән өзек)

Кушымта 2

Үзбәя бите

Минем исемем:

Эш төре

Билге

Укытучы билгесе

Блум сораулары

Кластер төзү

Диаманта төзү

Үз фикереңне әйтә, дәлилли белү

Күмәк (коллектив) эштә катнашу

Йомаклау билгесе (уртача билге )

Бүгенге дәрес _________________________________________________________ булды

Мин __________________________________________________________________

Диаманта шаблоны

“БАТЫРЛЫК”

_____________________________

2 сыйфат язарга

___________________________________________

3 фигыль язарга

_____________________________________________________________

темага карата мөнәсәбәтегезне белдерүче җөмлә язарга

___________________________________________

темага карата капма-каршы мәгънәле 3 фигыль язарга

_____________________________

темага карата капма-каршы мәгънәле 2 сыйфат язарга

____________________

темага карата 1 антоним сүз язарга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Илебез тыныч, күгебез аяз булсын.

бабаем Минһаҗев Хәсәннең Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләре....

Муса Җәлил иҗатын йомгаклау дәресе (акыллы егетләр,акыллы кызлар уены)

6 нчы сыйныфта Муса Җәлил иҗатын уен аша йомгаклау дәресе. Дәрестә бөек шагыйрьнең тормыш юлы, шигырьләре, көрәштәшләре турындагы белемнәр уен аша ныгыла.Шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә Сезгә дә ярдәм итәр ...

“Акыллы кызлар, акыллы егетләр” бәйгесе.

( Сөекле шаСөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатына багышлана...

"Ягез әле, егетләр!" (Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге)

Ватанны саклаучылар уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе!                                       ...

презентация открытого урока"Илебез тыныч,күгебез аяз булсын!"16.0415

Без яшибез бергә матур бу дөньяда,Без җырлыйбыз бергә туган телебездә.Безнең бар хыяллар-бәхетле киләчәк!Бир Ходай,син безгә тынычлык дөньяда...

КВН-ЯРЫШ. “Ягез әле егетләр!”

  А. б.: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле    кунаклар! Без бүген сезнең белән “Ягез әле егетләр” дип исемләнгән КВН-ярышка җыелдык.    Дуслар, бүген нинд...