Каләм сынау бәйгесе.
методическая разработка по теме

Бадретдинова Дина Салимовна

Авторское чтение "Проба пера".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kalm_synau_bygese.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Каләм сынау бәйгесе.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түрендә-Тукай портреты .”Мәңге яши Тукай ...”исемле китап күргәзмәсе.Укучыларның Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәре. Эпиграфлар:”Кайдан алсын шигырь шагыйрь, булмаса илһамчысы.”(Г.Тукай), “Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,тыңлаучы да сүз аңлаучы зирәк булса”(С.Рәмиев), “Әй син, телем, батыр телем, горур телем. Җирдә йолдыз булып балкып торыр телем.”(Л.Шагырьҗан), “Каурый каләм тибрәткәндә...” ,

                                                                        ”И туган тел, и матур тел ...“                                                                                                                    Акрын гына Г.Тукай сүзләренә җырлана торган “Тәфтиләү” җыры яңгырый.  

А.б.  1                Каләм сынау бәйгесенә килдек,

 Күңелләрдә ташый хисләр.

Шигьри дөнья-үзе апрель,

Бөтен җирдә тәмле исләр.

А.б.   2                 Әйтерсең лә, бу бәйрәмгә

                             Кояш та тели керергә

                             Поэзия дусларына

                             Сокланырга һәм күрергә.

А.б.    1             Шигырь сөйгән һәрбер кеше

                                             Бәйрәмдә катнаша ала.

           Бик матур шигырь сөйләүчеләр

                                              Истәлекле грамота ала.

А.б.   2         Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, укытучылар!

        Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятебезнең йөзек кашы Г.Тукайга                                                                                                                                                                                   багышланган “Каләм сынау” бәйгесен башлыйбыз.

Г.Тукайның безнең арадан китүенә 124 ел тула. Ләкин шагыйрьнең үлемсез әсәрләре , шигырьләре безнең йөрәкләребездә мәңгелек урын алды.Бүген карты да , яше дә Тукайны укый һәм олылап искә ала. Без дә шагыйрьне искә алып, бүгенге бәйрәмгә җыелдык. Бу бәйрәмгә җыелган яшь каләм сынаучылар үзләренең күңелләреннән ташып чыккан хисләрен шигъри юллар аша белдереп, сезнең игътибарыгызга тәгъдим итәләр.

Бүгенге бәйгенең нәтиҗәсен, хөрмәтле жюри әгъзалары бәяләячәкләр.Жюри әгъзалары белән таныштырып үтәбез.

                (Жюри әгъзалары белән таныштыру)

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап телләребез ачыла.

Кәҗә белән сарык әкияте бәйрәмебезне башлап җибәрә.

                (Салмак кына музыка яңгырый)

                             ( Залга Әби белән Бала керәләр)      

Бала:           Әби, әби. дим, Кәҗә белән Сарык әкиятен сөйлә инде.

Әби:          Ярар, балам, ярар.Намаз укыганчыга хәтле вакытым да бар, тыңла.

                   Борын-борын заманда яшәгәннәр ди әби белән бабай.Аларның                                                                                        булган ди, берсеннән-берсе арык Кәҗә белән Сарык.  

(Сәхнәләштерү)  ( Залга Кәҗә белән Сарык керәләр, кулларында ямаулы капчык).

Кәҗә:          Уф, ардым, Сарык дус, монда бик матур сәхрә икән, әллә бераз ял итеп алабызмы?

Сарык:         Нинди хуш исле үлән монда,бераз ашап та алырбыз. (Бүре башына табан карап.) Менә монда утырып торырга таш та бар икән. (Бүре башына утырыйм дип чүгәли дә кинәт куркып читкә тайпыла.) Һай, йөрәгем.

Кәҗә:          Ни булды тагын? (Бүре башын күреп.) Һай, бу нинди куркыныч                                                                                                              нәмәрсә бу?

Сарык:        Иске тунга төреп ташлаган кәбестәме әллә бу? Кәҗәкәй, якынрак барып кара әле.

Кәҗә: (якын килеп бүре башының колагыннан тотып карый да, танып, читкә ташлана. Куркуыннан тотлыга.)       Бү-бү-бү...

Сарык:       Бүрекмени? Бабакайның бүреге тузган иде, салып куй капчыкка.

Кәҗә:         Бү-бү-бү...

Сарык:       Нәрсә, бүрәнә башы димәкче буласыңмы әллә? Бүрәнә башы нишләп йонлы булсын, ди.

Кәҗә:         Бү- бү- бү- ре!

Сарык:  (куркып чигенә) Бүре? Әйдә, качтык.

Кәҗә:          Тукта, Сарык дус, ашыкма. Бүренең үзе түгел бу, ә башы гына. Ягъни бүре кых, үлгән.

Сарык:        Булса да, куркам мин, әйдә тизрәк сызыйк моннан.

Кәҗә:          Ашыкма, дускай, сакалым белән киңәш итим әле. Без бу бүре башын алып капчыкка салыйк, Сарык дус. Файдасы тимәсә дә зыяны тимәс.

( Бүре башын капчыкка алып салалар да, чыгып китәләр. Бала акрын гына йокыга тала Һәм төш күрә.)

Әби:            И, Азат улым йоклап киткән, ярар, икенче юлы сөйләп бетерермен. И, намаз, вакыты да җиткән икән. (чыгып китә)

( Курай тавышы яңгырый. Баланың төше: Тукай керә.)

Бала:           Тукай абый, бу сезме?

Тукай:         Әйе, мин.

Бала:           Ә сез, исәнмени?

Тукай:         Әйе. менә күрәсең бит.

Бала:            Ә мин сезне рәсемдә генә күргәнем бар, әкиятләрегезне укыганым бар. Шүрәле , Су анасы, җен- пәриләрдән куркам.

Тукай:         Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр,

        Барчасы юк сүз; аларның булганы юктыр гомер.

        Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул,

        Сөйләве яхшы, күңелле, шагыйранә ялган ул.

        Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк.

        Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк..

        Син әле үс һәм укы күп,шунда аңларсың барын;

        Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

        (2 алып баручы чыга)

А.б. 1                               Апрель ае, безнең өчен

Күп шатлыклар китергән ай

Шушы айда килеп керде

Безнең арабызга Тукай.

А.б. 2                    Тукай яши күңелләрдә,

        Үткәннәрнең көзгесе ул.

        Халкыбызның рухы, дәрте,

        Илхамының билгесе ул.

Тукай:           Бүген җыелган мәктәпкә

        Поэзия сөючеләр,

        Дөнья матурлыгын

        Шигырьләрдә бирүчеләр.

А.б. 1               Ә хәзер сүзне шигырь сөючеләргә бирәбез.

        Тукайга багышланган шигырьләр.

        Киләчәкне күреп бара шагыйрь,

        Пар атлары күптән җигелгән.

        Күчә Тукай яңа дәверләргә

        Халык йөрәгенең түреннән.

              (Балалар Тукайга багышланган шигырьләрне укыйлар)

А.б. 2                   Тел бирелгән гаделлекне  Һәм намусны якларга.

        Бирелгән илне, җирне һәм ...    

                              телнең үзен сакларга.

               (  Телгә, Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр укыла).        

А.б.   1                        Апрельның суларыдай

        Күңелләрдән шигырь ага.

        Ә хәзер шигырьләр

        Туган як, табигать турында бара.

А.б.    2        Зурмы яки кечкенәме

        Һәр гаилә- бер дәүләт.

        Карыйк әле бу дәүләтне

        Кемнәр бара җитәкләп.

                (Гаилә, мәктәп,китап турында).

А.б.    1        Әни кебек газиз күреп,

        Туган тел дип, җан атып,

        Яшик әле дөньясында

        Туган илне яратып.

        (Туган ил, әни турында шигырьләр укыла ).

А.б.    2                    Сабыйларын күкрәк сөте белән

        Сөеп үстерсеннәр аналар.

        Гомер буе әниләрен эзләп

        Тилмермәсен ятим балалар.

        (Ятим балалар турында)

А.б.    1              Бүгенге бәйрәмдә катнашучы балаларның чыгышлары тәмам.             Бәйгенең нәтиҗәсен чыгару өчен жюри әгъзаларына вакыт бирәбез. Ә ул арада сезнең игътибарыгызга музыкаль тәнәфес тәгъдим итәбез.

1. “Таң җыры”-Алиса.

2.”Гармун сайлый бер егет”- Алиса.

3. “Ак каен”-Юлия.

4.Тукайга багышланган видео күрсәтү.

А.б.    2                Ә хәзер сүз жюри әгъзаларына бирелә.

(Жюри шигырь сөйләүче балаларга урыннар билгели, грамоталар тапшыра).

А.б.  1      Кичәбез шушының белән ахырына якынлаша.Без аны Тукайның “Туган тел” гимны җыры белән тәмамлыйбыз.

        (Барысы да аяк өстенә басып җырлыйлар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел бәйгесе

Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары белән үткәрелгән бәйге....

"Озын толым"бәйгесе.

Зәй районы Сәвәләй авылы мәктәбендә үткәрелгән "Озын толым" бәйгесе....

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....

“Акыллы кызлар, акыллы егетләр” бәйгесе.

( Сөекле шаСөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатына багышлана...

Тапкырлар, зирәкләр бәйгесе

Укучылар арасында үткәрелгән ярыш-бәйге зур кызыксыну уята...

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....

Сынау. Хикәя. Шәхси язмаларым.

Калдырып китәрсең микәнни, бәгыре-е-ем,- дип Айсылу  Инсафының  күкрәгенә капланды. Кайнар күз яшьләре  үзләреннән- үзләре битеннән тәгәрәп иренең  муенына тама иде. Хәлсезләнгән к...