Тапкырлар, зирәкләр бәйгесе
методическая разработка по теме

Укучылар арасында үткәрелгән ярыш-бәйге зур кызыксыну уята

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tapkyrlar_hm_zirklr_bygese.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе. (КВН)

Максат:

Укучыларда телгә карата кызыксыну уяту, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.                                                                        

Халык аваз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итү.

Укучыларда әдәплелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләргә омтылу.

(КВН ике сыйныф арасында үткәрелә. “Дуслык” һәм “Ялкын” командасы.)

Укытучы. Бүген без дә ярышабыз,

                  Тапкырлыкта сынашабыз.

                  Зирәклектә узышабыз.

                  Җиңдермәскә тырышабыз.        

                  Жюри безне аралама,

                  Очколарны дөрес сана,

                  Җиңүчене үзең сайла.

“Дуслык” командасы. Сәламләү. “Ялкын”лыларга дусларча кайнар сәлам!

                       Телик бер-беребезгә без,

                       Сәламәтлек һәм уңыш!

                       Кайсыбыз җиңеп чыкса да,

                       Бетмәсен безнең дуслык.

Кулдан эшләнгән сувенирлар тапшырыла.

                       Хөрмәтле жюриебыз!

                       Телибез сезнең бүген

                       Безне тигез күрүне,

                       Тырышканны белүне!

“Ялкын” командасы. Сәламләү.

                       “Дуслык” командасына ялкынлы кайнар сәлам!

                       “Ялкын”дай янып яшәгез,

                       Көч сынашыйк без бүген.

                       Үскәч тә искә алыйк без

                       Бүгенге уйнау көнен.

                       Бәхетле булсын һәммәгез,

                      Жюрига да шул теләк.

                      Очколарны бутамагыз.

                      Санагыз безгә теләп.

Укытучы. Хәзер командаларга 1нче бирәбез. Мәкальләрнең ахырын дәвам итегез.

 “Дуслык” командасы.                            

Күршең үзеңнән ...  

Ялганчының өе янган ...

Эшләмәсәң эш көне ...

Инсафлының ...

Юлдашың ...

“Ялкын” командасы.

Киеменә карап каршы алалар, ...

Өе биек ...

Сөйдергән дә тел, ...

Туган телем иркә гөлем...

100 сум акчаң булганчы, ...

3. Өйдә әзерләп килгән табышмакларның җавабын таптыру.

4. Кыш турында шигырь язарга. (Әкрен генә көй уйнала.)   

Тамашачылар (һәр команданың үз яклаучылары) табышмакларның җавабын табалар.

“Дуслык” командасы.                            

а) Ак төпле, сары күлмәкле. (Кавын)

б) Үзе бер бөртек, эче мең бөртек. (Кыяр)

“Ялкын” командасы.

а) Аягы – кара,

    Тәпие – кызыл,

    Күлмәге – яшел,

    Яулыгы – ак. (Карабодай)

б) Озын-озын егетләр,

    Башларында бүрекләр. (Кукуруз)

5. Күз бәйләтеп тактада берәр җәнлек рәсемен ясату. (Жюри йомгак ясый.)

6. Карточкаларга язылган бирем үтәлә. Бер сүз белән җавабын табарга. (Укытучы биремне тулыландыра ала.)

Балавыз сыгу (...)

Истә төштә югында (...)

Кулыннан гөл генә таммый (...)

Кеше арасына керү (...)

Чәчләр үрә тору (...)

Баш вату (...)

7. Тел турында язучылар әйткән цитаталарны яздыру.

“Берәү башка телне өйренмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын яхшы белсен”. К. Насыйри

“Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш”. Г. Ибраһимов.

(Кайсы команда күбрәк уйлый ала.)

8. “Дуслык” командасына кызларда булган уңай сыйфатларны санарга. (Тәртипле, тырыш, уңган, булган һ.б.)

“Ялкын” командасына малайларда булган тискәре сыйфатларны санарга. (Киребеткән, ялкау, уңмаган һ.б.)

9. “Дуслык” командасына “А” хәрефенә башланган җырларны искә төшерергә. “Ялкын” командасына “К” хәрефенә башланган җырларны искә төшерергә.

(Белмәсәләр, һәр команданың яклаучылары булыша.)

10. “Дуслык” командасына игенчелек эшенә караган фигыльләрне санату. (Ура, суга, җилгәрә, ташый, төйи һ.б.)

11. “Ялкын” командасына терлекчелек эшенә караган фигыльләрне санату. (Су сала, печән бирә, сыер сава һ.б.)

12. Алтышар чын татар исемнәрен язарга.

13. Сорауларга җавап бирегез. “Дуслык” командасына .

а) Кайсы кошның исеменнән 1 иҗекне алсаң, кар өеме килеп чыга? (Көртлек)

б) Кайсы җир бервакытта да искерми. (Яңа җир утравы)

в) Җиде үрдәк оча, өчесен атып төшерәләр, ничә үрдәк кала? (Өчәү кала, калганы оча)

“Ялкын” командасына.

а) Кайсы кошның оясында бервакытта да күкәй булмый? (Күке)

б) Табышмакны ничек укырга кирәк? (Сулдан уңга)

в) Дүрт шәм янып тора, өчесен сүндерәләр. Ничә шәм кала? (Өч шәм кала, берсе янып бетә)

14. Исеменә сан кергән әдәби әсәрләрне санарга.

15. “Дуслык” командасына. С. Хәким шигырьләренә язылган җырларны санагыз.

“Ялкын” командасына. Х. Туфан шигырьләренә язылган җырларны санагыз.

16. Г. Исхакыйның нинди әсәрләрен беләсез?

17. “Дуслык” командасына. М хәрефенә башланган исемнәр, фамилияләр язарга: шәһәр, ил, елга, район, чәчәк, хайван, әдәби әсәр, композитор, художник, шагыйрь.

“Ялкын” командасына. А хәрефенә башланган исемнәр, фамилияләр язарга: шәһәр, ил, елга, тау, язучы, диңгез, җимеш, үсемлек, хайван, машина.

Жюри йомгак ясый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН – зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе

КВН – зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе...

Тапкырлар һәм шаяннар клубы. 3 сыйныф

ТАПКЫРЛАР ҺӘМ ШАЯННАР КЛУБЫ Максат:          1.Өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту....

Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы.

Тема. Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы. Максат: 1. Укучыларның алдагы сыйныфларда Татарстан темасы буенча алган...

Тапкырлар һәм зирәкләр

5 сыйныфның рус төркеме...

"Зирәкләр һәм тапкырлар" бәйгесе.

Максат: 1. Укучыларның    белемнәрен  ныгыту,  сөйләм телен үстерү;                2. Уку...

“Зирәкләр һәм тапкырлар” бәйгесе. 7 класс

Рус телле укучыларның    белемнәрен  ныгыту,  сөйләм телен үстерү максатыннан 7 нче сыйныфта уздырылды.  Укучыларда тапкырлык, зирәклек сыйфатлары, йөгерек фикерләү ...