"Зирәкләр һәм тапкырлар" бәйгесе.
план-конспект занятия (5 класс)

Шарапова Лилия Мансуровна

 

Максат: 1. Укучыларның    белемнәрен  ныгыту,  сөйләм телен үстерү;               

 2. Укучыларда тапкырлык, зирәклек сыйфатлары, йөгерек фикерләү күнекмәләрен үстерү;

 3. Укучыларда дуслык, туганлык хисләрен тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау: Тема буенча презентация , дидактик материал, карточкалар.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zirklr_hm_tapkyrlar_3kl.docx23.93 КБ

Предварительный просмотр:

“Зирәкләр һәм тапкырлар”  бәйгесе

Максат: 1. Укучыларның    белемнәрен  ныгыту,  сөйләм телен үстерү;                

 2. Укучыларда тапкырлык, зирәклек сыйфатлары, йөгерек фикерләү күнекмәләрен үстерү;

 3. Укучыларда дуслык, туганлык хисләрен тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау: Тема буенча презентация , дидактик материал, карточкалар.

Дәрес – конкурс барышы

I.        Укытучының сүзе:

Кадерле укучылар, бүген без сезнең белән “Зирәкләр һәм тапкырлар”  дигән дәрес – конкурс үткәрәбез. Үткән темалар буенча сез үзегезнең белемнәрегезне күрсәтерсез. Сыйныф  3 командага бүленгән. Һәрбер команданың үз капитаны, эмблемасы, исеме, девизы бар. Командаларны жюри бәяли. Һәр конкурсның максималь  бәясе 5 балл.

Сәламләү    

- Хәзер, һәр команда үзе белән таныштыра.

Беренче  командага сүз бирелә (команда исемен, девизын әйтә)

– Менә  командалар  белән таныштык.

     Ярышыбызны  башлыйбыз:

 “Сорау миннән, җавап синнән”

1нче командага сораулар:

  1. Без яшәгән Республика.....(Татарстан)
  2. Татарстан гербында төшерелгән җәнлек....(Барс)
  3. Дөньяда иң зур материк.....(Евразия)
  4. “Шүрәле” әкиятенең авторы...(Г.Тукай)
  5. Бал яратучы хайван.....(Аю)
  6. Ул кыш көне ява....(Кар)

     2нче командага сораулар:

  1. Татарстанның башкаласы.......(Казан)
  2. Татарстан флагының төсләре....(Яшел, ак, кызыл)
  3. Дөньяда иң зур океан.....(Тын океан)
  4. “Су  анасы” әкиятенең авторы....( Г.Тукай)
  5. Кишер яратучы хайван....(Куян)
  6. Февральдә ничә көн....(28-29 көн)

     3нче командага сораулар:

  1. Без яшәгән шәһәрнең исеме ....(Яшел Үзән)
  2. Атнаның иң авыр көне.....(Дүшәмбе)
  3. Страус кошмы?....(Кош)
  4. Ул мәктәптә эшли, балалар укыта....(Укытучы)
  5. “Кәҗә белән Сарык” әкиятенең авторы....( Г.Тукай)
  6. Татарстан  Республикасының   Президенты....(Рөстәм Миңнеханов)

“Әдәпле сүзләр” уены

Сезнең өстәлләрдә кәгазь битләре бар. Шул биткә әдәпле сүзләрне языгыз.

Сезгә 1 мин вакыт бирелә.

“Сәхнә йолдызлары” бәйгесе

Һәр команда бер әкиятне сәхнәләштерергә тиеш.

Капитаннар конкурсы

Сүзләрне тәрҗемә ит:

1.Укый

Китап

Йоклый

Хәйләкәр

Төлке

Кыш

Укытучы

Хәерле иртә

Исәнмесез

2.Яза

Дәфтәр

Утыра

Усал

Аю

Кар

Укучы

Хәерле көн

Сау булыгыз

3.Уйный

Бетергеч

Җырлый

Куркак

Бүре

Җил

Мәктәп

Хәерле кич

Рәхмәт

“Җөмлә төзе”уены

  1. бик, салкын, көне, Кыш
  2. Ул, сыйныфта, өченче, укый
  3. баралар, мәктәпкә, Балалар
  4. Укытучы, бирде, сораулар, безгә
  5. яратам, укытучы, Мин, апаны
  6. чиста, яза, Укучы
  7. язган, Г.Тукай, шигырьләр, әкиятләр

Мәкальләрне әйтеп бетер

  1. Кем эшләми, (шул ашамый)
  2. Әдәп башы – (тел)
  3. Китап – белем (чишмәсе)
  4. Тырышкан  табар, (ташка кадак кагар)
  5. Сәламәт тәндә, (сәламәт акыл)
  6. Иле барның –(теле бар)
  7. 100 сум акчаң булганчы, 100 (дустың булсын)
  8. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне (бүре ашар)
  9. Калган эшкә, (кар ява)
  10. Тел белемнең ачкычы, (акылның баскычы)
  11. Агач җимеше белән, кеше (эше белән)
  12. Җиде кат үлчә, (бер кат кис)
  13. Эш беткәч, (уйнарга ярый)

“Хаталарны төзәт” уены

1нче командага:

  1. Алсу әнисен белән пылау пешерә.
  2. Алар ит, суган, кишер салабыз.
  3. Мин кишер турый.
  4. Пылау тәмле булдык.

  2нче командага:

  1. Марат белән Алсу өченче сыйныфында укыйлар.
  2. Алар яхшы укучыбыз.
  3. Без китап укыды.
  4. Син китап уйнарга яратасыңмы?

   3нче командага:

  1. Булат мисал чишәбез.
  2. Мин өченче сыйныфта укыйлар.
  3. Руслан чиста язалар.
  4. Алсу бишле алдык.

“Кем күбрәк сүз төзи” уены

“Табышмаклар” сүзеннән башка сүзләр уйлап табу.

Яхшы. Хәзер сүзне  жюрига  бирәбез.

Йомгаклау.  Җиңүчеләрне билгеләү.