КВН – зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе
методическая разработка (5 класс) на тему

КВН – зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kvn_.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

КВН – зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе

Белем алыйм дисәң ничаклы –

Сөй, хөрмәт ит , ярат китапны!

-1-

Бәйрәмне үткәрү өчен :  

  1. Зал “Белем алыйм дисәң ничаклы –

Сөй, хөрмәт ит , ярат китапны” дигән язу белән бизәлә.  

  1. Күргәзмәгә тупланган китаплар ( алар һәммәсе ремонттан соң икенче гомер алганнар).
  2. “Сабантуй” газетасының китапка багышланган номеры.
  3. Татар китабы тарихы турында мәгълүмат тупланган альбом.
  4. Китап формасында кроссворд – таблица, зур форматта.
  5. Каләм, фломастерлар, жирабә салу өчен түбәтәй, кәгазьләр.
  6. Укучылар әзерләгән эмблемалар, призлар.
  7. Магнитофон тасмасына язылган грамъязма, магнитофон.
  8. Тактада язу: “ Китап мине нәрсәгә өйрәтә?”.
  9. Алдан өй эшенә бирелә:
  1. зирәкләр,тапкырлар сүзләренә шарада яки ребус уйларга.
  2. китап турында мәкальләр,әйтемнәр табарга.
  3. капитаннарга китап турында сочинение язарга.
  4. “Зирәкләр” – китап тарихы, “Тапкырлар” – китапка кергән хезмәт турында чыгыш әзерләргә.
  5. Һәр команданың җанатарлары мәктәп китапханәсеннән 10 ар таушалган, ертылган китап алып. Аларны “дәвалый”.
  6. Китап турында шигырьләр ятлап килергә, аларны сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнергә.

Сценарий

КВН үткәрү өчен сыйныф ике командага бүленә: “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар”. Жирәбә салына, кем башлап җибәрү моменты билгеләнә. Жюри әгъзалары белән таныштыру.

 Магнитофон язмасын тыңлау:

“ Китап… Нәрсә ул китап? Без һәммәбез: сез – укучылар, без – укытучылар, һәр көнне кулыбызга алып укый торган китап. Карап торуга ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына… Ә яхшылап уйлап карасаң, китап ул – адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе.

        Могҗиза, чөнки Пушкин үлгән, Тукай үлгән, Такташ, Толстой, Туфан һәм башка бик күп бүтән язучылар инде юк. Ә без – бүгенге кешеләр, алар белән кара-каршы сөйләшкән шикелле сөйләшәбез, алар нинди уйлар белән яшәгәннәр, нинди хис-тойгылар белән янганнар, язып калдырган китапларының битләрен ачып, без дә шул уйлар, шул хисләр белән янабыз….

        Моннан ничә мең еллар элек яшәгән борынгы Мисыр, Рим, Һинд галимнәре, ничә гасыр элек яшәгән Болгар, Нугай язучылары, тарихчылары безнең белән янәшә яшиләр, китаплары безнең алдыбызда.

        Әйе, дәүләтләр яшәгән – җимерелгән, халыклар яшәгән – сөякләре дә калмаган. Ай калган, кояш калган һәм китап калган….  

        Таш китап, үлән китап, тире китап,  ефәк китап, кәгазь китап калган.

        Китап ул – бер буынның икенчесенә васыяте. Китап – бакча, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре”.

-2-

Укытучы алып бара

Алып баручы:                 Балалар, бүгенге зирәкләр – тапкырлар бәйгесе бөек могҗиза китап галиҗәнәпләренә багышлана. Темасын да без аның, күргәнегезчә, бөек Тукай сүзләре белән:

“Белем алыйм дисәң ничаклы –

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” дип атадык.

Ә хәзер сүз ярышучы камандаларга бирелә. Рәхим итегез, “Зирәкләр”!  Рәхим итегез, “Тапкырлар”!

Сәламләү

“Зирәкләр”:                 Бездән, “Зирәкләр”дән, сезгә “Тапкырлар”га сәлам!

  1. Без ярышта зирәкләр,

Тормышта без кирәкләр,

Без тиз фикер йөртәбез,

Дусларга без терәкләр.

“Тапкырлар”:         “Тапкырлар”дан “Зирәкләр”гә кайнар сәлам!

- Ә без исә , тапкырлар,

Ярышларда батырлар,

Әйтешик без табышмак,

Я, кем тели, әйтеп бак?!

Алып баручы :                Менә командалар үзләре үк бәйгеләрнең беренче төрен билгеләделәр.

                        1 нче бәйге.  “Шарада әйтешү” бәйгесе.

 “Тапкырлар” :                -Беренче иҗек – диңгездәге иң зур балык.  (кит). Икенчесе – яңа яуган кар төсен белдерүче сыйфатның беренче өлеше .  (ап – ак) .җавап: кит-ап .

“Зирәкләр”:                 -Укыганда әби-бабайлар күзлекне нишләтәләр? Шул сүзнең беренче иҗеге. (кияләр). Табышмакның җавабын нишләтәләр? Бу сүзнең дә беренче иҗеге. (табалар). җавап: китап .  

“Тапкырлар”: (зирәкләр сүзенә шарада яки ребус уйларга иде)

                -Кыш сүзенең русчасын беләсезме? Беренче иҗеген алабыз. (зима)        .

                -Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. (-рәк).

                -күплек сан кушымчасы. (-ләр).

                        җавап: зи-рәк-ләр.

“Зирәкләр”: (тапкырлар сузенә шарада яки ребус уйларга иде)

.

                -Китап битенә сыеклык түгелсә, анда нәрсә булачак? (тап).

                -Бодайны кайда чәчәләр? (кырда).

                Авылда – чоланда, шәһәрдә - балконда нәрсә була? (лар).

                        Җавап: тап-кыр-лар .

-3-

Китап турында гади табышмак.

“Тапкырлар”:         “Кат-кат катлама,

                Акылың булса – ташлама”.   (китап)

“Зирәкләр”:                 “Киштә башында төпле төргәге,

                Аңа һәр өйдә хөрмәт.

                Һәркемгә дә иң кирәк”.     (китап)

2 нче бәйге. Китап турында канатлы халык сүзләре бәйгесе. (мәкальләр, әйтемнәр).

(Һәр команда алдан әзерләнгән була. Чиратлап әйтәләр. Кем беренче туктый, ә алып баручы өчкә кадәр санаганчы әйтә алмый, шул җиңелә.)

3 нче бәйге. Крассворд чишү бәйгесе.

(3 минутта 8әр сорауга җавап язып, жюрига тапшыралар.)

“Зирәкләр” өчен сораулар

Горизонталь буенча:

  1. Гыйлем эстәп бер ел мәгарәдән чыгалмый укып яткан, моннан 2000 ел элек яшәгән галим.  (Әбүгалисина)
  2. Бала күңеле – ак кәгазь бите.
  3. Китаплар тупланган урын.  (китапханә)
  4. Исеме гасырлар аша поэмаларга, җырларга, бәетләргә кергән ханбикә. (Сөембикә)  
  5. “Ала карга дигән бер асыл кош…”. Кем җырлый?  (Әлмәндәр карт)  

Вертикаль буенча:

  1. Хәреф өйрәтүче китап.   (Әлифба)
  2. Бөтен дөньяга мәгълүм әкиятче.  (Андерсен)
  3. Бер укымышлы кырык  наданга бирешмәс.
  4. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчегә нинди сүз остасы диләр?  (нәфис)

“Тапкырлар” өчен сораулар

Горизонталь буенча:

  1. “Әйтелмәгән васыять” повесте авторы. (Әмирхан Еники)
  2. Дастан
  3. Чаллыдагы бер мәдрәсә исеме һәм “Таң йолдызы”дигән шәһәребездә чыгучы газета исеме.
  4. Китап бизәүче.  (рәссам)
  5. Яраксыз кәгазьләрдән яңа китаплар ясау өчен чимал.  (макулатура)

Вертикаль буенча:

  1. Татар Дәүләт опера һәм балет театры солисткасы исеме – Зилә Сөнгатуллина .
  2. Әдәпкә өйрәтүче фән. (әдәбият)
  3. Кайсы шагыйрь “Киләчәккә хатлар”ны язган? (Һади Такташ)
  4. Берәм-берәм толым тәңкәләрен сатып улына китаплар алган шагыйрь әнисенең исеме. (Шәмсениса)

-4-

4нче бәйге. Капитаннар ярышы. Китап турында сочинение язарга кушылган иде. Кычкырып укыйлар.

5нче бәйге. Китаплар тарихын беләләр микән?

Алып баручы:  Бәйге сораулары:

  1. Иң кечкенә китап турында нәрсә беләсез?
  2. Иң зур китап турында нәрсә беләсез?
  3. Иң авыр китап турында нәрсә беләсез?
  4. Иң кыйммәтле китап турында нәрсә беләсез?
  5. Беренче басма китап кайсы илдә басылган?
  6. Беренче татар басма китабы кайчан басылып чыга?
  7. Чаллының иң бай, карт китапханәсе ничек атала, кайда урнашкан?
  8. ЗЯБ бистәсендә ничә китапханә эшли?
  9. Мәктәп китапханәсе фондында ничә китап бар?

6 нчы бәйге.  Китап темасына чыгыш ясау.

Алып баручы:         “Зирәкләр” – китап тарихы, “Тапкырлар” – китапка кергән хезмәт турында чыгыш әзерләргә тиеш иде. Әйдәгез, чыгышларны тыңлыйк.

7 нче бәйге. Авыру китапларны дәвалау нәтиҗәсе.

Алып баручы:                Командаларның җанатарларына да өй эше бирелгән иде. Китапханәдәге 10 таушалган, авыру китапны терелтү, дәвалау бурычы куелган иде. Менә бу күргәзмәгә шул китаплар куелды инде.

100% терелгәннәрме, хәлләре ничек, җөйләре бик ямьсез булып калмаганмы?

                                Жюрига тапшыралар.

8 нче бәйге. Китап мине нәрсәгә өйрәтә?

Тактадагы язу: “Китап мине нәрсәгә өйрәтә?” Һәр команда берәр сүз әйтәләр. Кем соңгысын әйтә, шул җиңүче.

9 нчы бәйге. Шигырь бәйгесе.

1.(Рольләргә бүлеп укыйлар)

  1. Синең сүзләрең ник һәрвакыт хак?
  2. Хаклыкка, дустым,  өйрәтте китап.
  3. Мең сорауга да син җавап таптың.
  4. Көче бу, дустым, көче китапның.
  5. Әйт, син нишлисең ялгышкан чакта?
  6. Мөрәҗәгать итәм дустым китапка.
  7. Синең сүзләрең ник һаман якты?
  8. Яратам, дустым, чөнки китапны.
  9. Гомереңдә әгәр атса соңгы таң?
  10. Аерылмас идем дустым китаптан.
  11. Үлгәч ни була? Әйт син шул хакта!
  12. Яши кешеләр, дустым китапта.

Жюрига сүз бирелә. Жюри нәтиҗә чыгара, бүләкләр тапшыра.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тапкырлар һәм шаяннар клубы. 3 сыйныф

ТАПКЫРЛАР ҺӘМ ШАЯННАР КЛУБЫ Максат:          1.Өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту....

Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы.

Тема. Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы. Максат: 1. Укучыларның алдагы сыйныфларда Татарстан темасы буенча алган...

Тапкырлар, зирәкләр бәйгесе

Укучылар арасында үткәрелгән ярыш-бәйге зур кызыксыну уята...

Тапкырлар һәм зирәкләр

5 сыйныфның рус төркеме...

Шаяннар һәм тапкырлар

8 нче сыйныф өчен...

"Зирәкләр һәм тапкырлар" бәйгесе.

Максат: 1. Укучыларның    белемнәрен  ныгыту,  сөйләм телен үстерү;                2. Уку...