Шаяннар һәм тапкырлар
методическая разработка (8 класс) на тему

Габидуллина Ландыш Умитовна

8 нче сыйныф өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл КВН по тат.яз25.62 КБ

Предварительный просмотр:

                      Шаяннар һәм тапкырлар конкурсы:

               

Максат: кызыксындыру чараларын кулланып,укучыларда туган телгә

               мәхәббәт тәрбияләү;алган белемнәренең дәрәҗәсен билгеләү;

               балаларның танып-белү һәм иҗади активлыгын арттыру;

               укучыларда коллективлык,бер-береңә ярдәм итү сыйфатларын

               үстерү.

Методлар: практик , уен, аңлату-репродуктив, өлешчә- эзләп табу.

                                       

План:

  1. Укытучының кереш сүзе.
  2. Командалар белән таныштыру.
  3. Конкурслар уздыру.
  4. Нәтиҗәләр ясау.

 Уенның барышы:

1.Укытучының кереш сүзе.

- Бүген безнең гадәти булмаган кичә. Без яшь филологларның белем буенча көч сынашуларын уздырабыз. Ике команда – 8 а һәм 8б класслары очраша. Аларның алларында җитди сынаулар тора. Биремнәрне яхшырак башкарып чыккан команда җиңүче була. Командалар сәхнәгә чакырыла.

2. Командалар белән таныштыру.

- Беренче конкурс- командаларның үзләре белән таныштырулары. Командалар үзләрен тәкъдим иткәндә түбәндәгеләрне әйтеп китәргә тиеш:

- команданың исеме;

- девизы;

- команданың җыры;

- эмблемасы һәм рекламасы;

- укытучыны сәламләү;

- жюрины сәламләү;

- көндәшләрне сәламләү;

- тамашачыларны сәламләү;

- татар теленә реклама.

3. Конкурслар:

                                Беренче конкурс – “Тел чарлау”.

Фразеологик әйтелмәләр кертеп,шигырь язарга.

Командалар биремнәрне үтәгән арада, укытучы тамашачылар белән “Шигырь таны” ярышы уздыра.

  1. Кыйбла ягыннан җилләр исәдер,

Безнең ризыкны әнкәй кисәдер.

Бардык урманга,җыйдык карлыган,

Без ятимнәрне әнкәй каргаган.

  1. Мең биш йөз унбиштә бу дөньяга килгәнмен,

Ата-ана дәүләтен китмәс диеп белгәнмен.

Ата-ана кулында бер кайгы да күрмәдем,

Бу кайгылар күрермен дип исәпләп тә йөрмәдем.

  1. Ә бүген –

Буш аның станогы...

Отпускадан кайтып җитәр дип

      Уйлаганнар,ахры,

Нык ышанып,

Бозылмас дип бүген ул тәртип...

      4.   Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигыремдәге изге антыма.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

  1. Бу дөньяда,бәлки,күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер- кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам,кайда торсам,нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

           

        6.  Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә,эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

                       Икенче конкурс.”Мин бер сүз беләм”.

-Телдә яңа гына барлыкка килгән сүзләрне ничек атыйлар?

Чиратлап берәр неологизм әйтеп барасыз,туктап калган команда җиңелгән булып санала.

                      Өченче конкурс.Кире кроссворд.

Кроссвордтагы җавапларга сораулар төзергә.

с

ы

й

ф

а

т

с

у

з

ы

к

м

о

р

ф

о

л

о

г

и

я

ф

о

н

е

т

и

к

а

н

е

о

л

о

г

и

з

м

а

н

т

о

н

и

м

а

е

р

г

ы

ч

л

е

к

с

и

к

а

                           Дүртенче конкурс.”Мәкальләр илендә”.

Жестлар, мимика, бию ярдәмендә түбәндәге мәкаль-әйтемнәрне аңлатырлык итеп “әйтеп “күрсәтегез.

1 команда

  1. Ачның хәлен тук белми.
  2. Кем эшләми, шул ашамый.

2 команда

  1. Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.
  2. Матурлык туйда кирәк,уңганлык көн дә кирәк.

                           Бишенче конкурс.Капитаннар конкурсы.

            Шаян сораулар.

              1 команда

          1) Төн һәм көн нәрсә белән бетә?

          2) Җир уртасы кайда?

           

  1. команда

           1)Кара песигә кайчан өйгә керергә җайлырак?

           2) Нинди сүздә йөз”ә”хәрефе бар?

           

               Тизәйткечләрне кем тизрәк,буталмыйча әйтә ала.

               

           1)    Мич башында биш мәче,

                  Биш мәченең биш башы.

                  Биш мәченең биш башына

                  Ишелмәсен мич ташы.

  1. Карамалының кара Кәрименә карама каралатырга биргән идем,карамалады       микән,карамаламады микән,карап кайтчы, кара кызкаем.

  1. Тал аралары,мәчет манаралары.

                             Алтынчы конкурс.Хаталарны төзәтегез.

            Текстлар кәгазьдә бирелә,тизрәк һәм дөрес җавап бирүче команда җиңүче була.

              1 команда

              Сәләм әйтегезче,кошкайлар.

              Шигеремне сиңа багышладым.

              Кояш баи башлады.

         

             

             2 команда

              Сәләмәтлек-зур бәхет.

              Яңа мәгълүмәт кызыклы иде.

              Татар әдәбияте дәресе башланды.

                            Җиденче конкурс.Антонимнар илендә.

       Чиратлап әйткән сүзләргә антонимнар табыгыз.

        Саран, ялкау, куркак, усал, эре, пычрак, җылы, дус, ялган, кыска,туры, тар.

       

        4.Нәтиҗәләр ясау.

               

           1)  Мич башында биш мәче,

                Биш мәченең биш башы.

                Биш мәченең биш башына

                Ишелмәсен мич ташы.

            2)Карамалының кара Кәрименә карама каралатырга биргән идем,карамалады       микән,карамаламады микән,карап кайтчы кара кызкаем.

            3)Тал аралары,мәчет манаралары.

1 команда

              Сәләм әйтегезче,кошкайлар.

              Шигеремне сиңа багышладым.

              Кояш баи башлады.

             2 команда

              Сәләмәтлек-зур бәхет.

              Яңа мәгълүмәт кызыклы иде.

              Татар әдәбияте дәресе башланды

                     

                           Шаяннар һәм тапкырлар конкурсы:

                      “Яшь филолог”

Максат: кызыксындыру чараларын кулланып,укучыларда туган телгә

               мәхәббәт тәрбияләү;алган белемнәренең дәрәҗәсен билгеләү;

               балаларның танып-белү һәм иҗади активлыгын арттыру;

               укучыларда коллективлык,бер-береңә ярдәм итү сыйфатларын

               үстерү.

Методлар: практик , уен, аңлату-репродуктив, өлешчә- эзләп табу.

                                       

План:

  1. Укытучының кереш сүзе.
  2. Командалар белән таныштыру.
  3. Конкурслар уздыру.
  4. Нәтиҗәләр ясау.

Нәтиҗә:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН – зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе

КВН – зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе...

Тапкырлар һәм шаяннар клубы. 3 сыйныф

ТАПКЫРЛАР ҺӘМ ШАЯННАР КЛУБЫ Максат:          1.Өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту....

Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы.

Тема. Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы. Максат: 1. Укучыларның алдагы сыйныфларда Татарстан темасы буенча алган...

Тапкырлар, зирәкләр бәйгесе

Укучылар арасында үткәрелгән ярыш-бәйге зур кызыксыну уята...

Тапкырлар һәм зирәкләр

5 сыйныфның рус төркеме...

"Зирәкләр һәм тапкырлар" бәйгесе.

Максат: 1. Укучыларның    белемнәрен  ныгыту,  сөйләм телен үстерү;                2. Уку...