Тапкырлар һәм зирәкләр
методическая разработка (5 класс) на тему

Габидуллина Ландыш Умитовна

5 сыйныфның рус төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл КВН33.18 КБ

Предварительный просмотр:

Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы


Максат:

  1. Укучыларның татар теле буенча алган белемнәрен тикшерү, ныгыту һәм яңа мәгълүматлар белән таныштыру.
  2. Укучыларның сорауларга тулы, дөрес җавап бирүләрен һәм уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерүгә шартлар тудыру.
  3. Укучыларда туган якка,татар теленә карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту.

Дәрес формасы: ярыш.

Җиһазлау:

  • мәкальләр язылган плакатлар ("Күп укыган, күп белер", "Ике тапкыр уйла, бер кат сөйлә!", "Бәхетле очрак");
  • шарлар, чәчәкләр, ком сәгате, визиткалар, санлы карточкалар, бүләкләр.

Метод һәм алымнар: сөйләү, уку, сорау-җавап, әңгәмә.

План.

  1. Оештыру өлеше.
  2. Актуальләштерү.
  1. Команда визиткасы.
  2. Команда девизы.
  1. Төп өлеш.
    1 тур "Тел чарлау"
    2 тур "Кисмәктәге хикмәтләр"
    3 тур “Игътибарлылык"
    4 тур "Мин - сиңа, син - миңа"
    5 тур “Шигырь язабыз»
    6 тур "Капитаннар алга!"
    7 тур "Алга, алга, алга!"

      8 тур тур "Мәкальләр илендә"
     9 тур “Кем күбрәк сүз таба?”

      10 тур “Антонимнар илендә”

  1. Йомгаклау.
    Бүләкләр бирү.

Ярыш барышы

I. Оештыру.

- Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар һәм укучылар!

- Без бүген сезнең белән "Тапкырлар һәм зирәкләр"ярышына җыелдык. Бу ярышта 5 нче  сыйныфның рус төркемендә укучылары катнаша. Алар үзләренең белемнәрен шушы ярышта сынаячаклар.Хәзер командаларга бүленербез. Мин “Тапкырлар”командасының командиры итеп Демина Дарьяны, ә “Зирәкләр”командасына Старкова Викторияне тәкъдим итәм. Командирлар санамышлар ярдәмендә үз командаларын тупларлар. (Командалар үз урыннарына урнашалар). Жюри әгъзалары белән дә танышып китик.(Римма Зөфәровна, Илира Рәшитовна һ.б.)

II. Актуальләштерү.

- Хәзер һәр команда үзләре белән таныштырачаклар.

- "Тапкырлар"командасына сүз бирелә.

(Команда девиз әйтә һәм һәр укучы үзе белән кыскача гына таныштыра.)

- "Зирәкләр"командасына сүз бирелә.

Тапкырлар.

Девиз:

Тапкыр җиңәр, оттырмас,
Сезгә куып тоттырмас!

Зирәкләр.

Девиз:

Зирәк һәр җирдә кирәк,
Тик чын зирәк бик сирәк.

III. Төп өлеш.

- Менә һәр команда белән таныштык.Ярышыбызның I турын ачып җибәрәбез. 1 тур "Тел чарлау" дип атала. Һәр командага сораулар бирелә. Һәр дөрес җавап өчен 1 очко куелып барыла.

1 нче тур "Тел чарлау".

1 нче команда өчен сораулар:

  1. Татарстанның башкаласы? (Казан.)
  2. Анда җиләк-җимеш, яшелчәләр үсә? (Бакча.)
  3. Бал яратучы хайван? (Аю.)
  4. “Куркак юлдаш”әкиятенең авторы? (Татар халык әкияте)
  5. Татар телендә ничә килеш бар? (6.)
  6. Исемнең сораулары? (Кем?Нәрсә?)
  7. Капма-каршы мәгънәле сүзләр? (Антонимнар.)
  8. Аны тураганда елыйсың (Суган)
  9. "Шүрәле"әкиятенең авторы? (Г.Тукай.)
  10. Ул кыш көне ява? (Кар.)
  11. Икмәк сүзе чыгыш килешендә? (Икмәктән.)
  12. Уйна фигыле билгеле үткән заманда? (Уйнады.)
  13. Укы сүзе юклыкта? (Укыма.)
  14. 2 зат берлек сан зат алмашлыгы? (Син.)
  15. Мин алмашлыгы иялек килешендә? (Минем)

2 нче команда өчен сораулар:

  1. Без яшәгән республика? (Татарстан.)
  2. Татарстан флагының төсләре? (Яшел, ак, кызыл.)
  3. Бик хәйләкәр кыргый хайван? (Төлке)
  4. “Тавык,Тычкан һәм Көртлек”әкиятенең авторы? (Татар халык әкияте.)
  5. Ничә килешнең соравы өчтән артык? (3.)
  6. Сыйфатның сораулары? (Нинди?Кайсы?)
  7. Кишер, кәбестә яратучы хайван? (Куян.)
  8. Салкын сүзенең антонимы? (Җылы.)
  9. Язның беренче ае? (Март.)
  10. Ул алмашлыгы төшем килешендә? (Аны.)
  11. “Су анасы” әкиятенең авторы? (Г.Тукай.)
  12. Кайт фигыле билгесез үткән заманда? (Кайткан.)
  13. 1 зат берлек сан зат алмашлыгы? (Мин.)
  14. Ак сыйфаты артыклык дәрәҗәсендә? (Ап-ак)
  15. Көлде сүзе юклыкта? (Көлмәде.)

- Һәр команданың җыелган очколар саны әйтелә.

2 нче тур "Кисмәктәге хикмәтләр".

- 2 нче тур "Кисмәктәге хикмәтләр" дип атала.

Капитаннар чиратлашып кисмәктән фишка ала,  бу - сорауның номеры. Җавапны команда әгъзалары әзерли, 1 кеше җавап бирә. Уйларга бераз вакыт бирелә. Кисмәктәге бер сорау призлы.

Сораулар.

  1. Хикәя фигыль заманнарын әйтегез.
  2. Инфинитив нинди аффикслар белән ясала һәм нинди сорауларга җавап бирә?
  3. Кайсы килешләрнең сораулары өчтән артык?
  4. Сан нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап бирә?
  5. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең соравы, аффикслары?
  6. Борын авазларын әйтегез, мисаллар китерегез.

- Очколар саны әйтелә.

3 нче тур “Игътибарлылык”

- Сорауны очколары күбрәк булган командага бирәбез.1 нче рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән? Кайсы ел фасылы? Нинди төсләр күбрәк кулланылган?

-Икенче командага сорау. Ел фасылы тагын ничәнче рәсемдә сурәтләнгән? Кайсы ел фасылы? Нинди төсләр күбрәк кулланылган?

4 нче тур "Мин - сиңа, син - миңа"

- 4 нче тур "Мин -  сиңа, син - миңа"дип атала.

- Һәр команда  "Татарстан " темасына 4 җөмләдән торган кечкенә сочинение яза.  Командадан бер укучы  икенче командага сочинениесен укый. Аннан соң шул командага текст эчтәлегенә караган 3 сорау әйтәләр. Дөрес җаваплар өчен очко куела.

5 нче тур "Шигырь язабыз”

Кайсы команда беренче язып бетерә, шул команда укый башлый.

Тәп-тәп-тәп

 Мак-мак-мак

 Шер-шер-шер

 Ый-ый-ый

 Ба-ба-ба

Тез-тез-тез

Ла-ла-ла

Ка- ка-ка

6 нчы тур "Капитаннар алга!"

- Бу тур "Капитаннар алга !" дип атала. Капитаннарга сораулар бирелә.

1 нче капитанга сораулар:

  1. Татар егетенең милли баш киеме? (Түбәтәй)
  2. Укучылар һәр көн барып белем ала торган урын? (Мәктәп)
  3. Ел фасыллары ничәү? (4)
  4. Кыш көне аю нишли? (Йоклый)
  5. Тәнәфестә укучылар кайда ашыйлар? (Ашханәдә)

2 нче капитанга сораулар:

  1. Татар кызының милли баш киеме? (Калфак)
  2. Дарулар кайда сатыла? (Даруханәдә)
  3. Сабантуй кайсы айда үткәрелә? (Июнь)
  4.  Аю нәрсә ярата? (Бал)
  5. 1-6 яшькә кадәрле балалар йөри торган урын? (Балалар бакчасы)

7 нче тур "Алга, алга, алга!"

- 7 нче тур "Алга,алга,алга!" дип атала. Сорауларны җиңүче командага бирүдән башлана.

Кем? Нәрсә?

1 нче командага:

  1. Рөстәм Яхин? (Композитор)
  2. Түбән Кама? (Шәһәр)
  3. Бәлеш? (Ашамлык)
  4. Карга? (Кош)
  5. Дүрт? (Сан)
  6. "Бишле"? (Билге)
  7. Күлмәк? (Кием)
  8. Салават Фәтхетдинов? (Жырчы)
  9. Сыер? (Йорт хайваны)
  10. Алма? (Жиләк-җимеш)
  11. Шалкан? (Яшелчә)
  12. Каен? (Агач)
  13. Идел? (Елга)
  14. Татарстан? (Республика)
  15. Яңа ел? (Бәйрәм)

2 нче командага:

  1. Габдулла Тукай? (Шагыйрь)
  2. Яр Чаллы? (Шәһәр)
  3. Өчпочмак? (Ашамлык)
  4. Сигез? (Сан)
  5. Карлыгач? (Кош)
  6. Кәбестә? (Яшелчә)
  7. Венера Ганиева? (Жырчы)
  8. Сабантуй? (Бәйрәм)
  9. Рөстәм Миннеханов? (Президент)
  10. Суган? (Яшелчә)
  11. "Өчле"? (Билге)
  12. Чыршы? (Агач)
  13. Чулман? (Елга)
  14. Чалбар? (Кием)
  15. Бүре? (Кыргый хайван)

8 нче тур “ Мәкальләр илендә

Жестлар, мимика, бию ярдәмендә түбәндәге мәкаль-әйтемнәрне аңлатырлык итеп “әйтеп “күрсәтегез.

            1 команда

  1. Йомырка тавыкны өйрәтми.
  2. Кем эшләми, шул ашамый.
  3. Алтын җирдән табыла, белем –китаптан.
  4. Тырышкан табар – ташка кадак кагар.

2 команда

  1. Эшләп кеше үлми, ачка үлә.
  2. Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.
  3. Бер авызга ике тел сыя.
  4. Көзге көн ул бала кебек: әле көлә,әле елый.

 9 нчы тур “Кем күбрәк сүз таба?”

Сандугачкайлар сүзендәге хәрефләрдән кем күбрәк сүз табар? Төркемнәрдә эшлибез, аннан соң жюрига тапшырабыз. 2 минут вакыт бирелә.

10 нчы тур “Антонимнар илендә”

 Чиратлап әйткән сүзләргә антонимнар табыгыз.

 Саран(юмарт), ялкау(эшчән), куркак(батыр), зур (кечкенә), эре (вак), пычрак (чиста), җылы(салкын), дус (дошман), ялган (чын, дөрес), кыска(озын), күп(аз), тар(киң).

       

IV. Йомгаклау өлеше.

- Һәр команданың очко саны әйтелә. Җиңүче команда билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.

- Шуның белән безнең ярышыбыз тәмам. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН – зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе

КВН – зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе...

Тапкырлар һәм шаяннар клубы. 3 сыйныф

ТАПКЫРЛАР ҺӘМ ШАЯННАР КЛУБЫ Максат:          1.Өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту....

Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы.

Тема. Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы. Максат: 1. Укучыларның алдагы сыйныфларда Татарстан темасы буенча алган...

Тапкырлар, зирәкләр бәйгесе

Укучылар арасында үткәрелгән ярыш-бәйге зур кызыксыну уята...

Шаяннар һәм тапкырлар

8 нче сыйныф өчен...

"Зирәкләр һәм тапкырлар" бәйгесе.

Максат: 1. Укучыларның    белемнәрен  ныгыту,  сөйләм телен үстерү;                2. Уку...