Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе.
план-конспект на тему

Сыйныфтан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zirklr_hm_tapkyrlar_bygese.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

II. Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе.

Ә хәзер инде сезнең телне ни дәрәҗәдә белүегезне тикшереп карыйбыз. Бу бәйгедә ике төркем катнаша. (Төркемнәргә алдан ук өй эше бирелә: исем, сәламләү, җыр, девиз, эмблема, тел турында шигырь һәм мәкальләр әзерләргә, "җ"яки "к" хәрефеннән торган хикәяләр язып килергә) Беренче төркемнең исеме -"Тел белгечләре", ә икенче төркемнеке - "Тукай оныклары". Бәйгене башлап җибәрәбез һәм төркемнәргә сүз бирәбез.

  1. Сәламләү "Тел белгечләре"

Туган телдә сәламлибез сезне.

Татар теле - туган телебез.

 Иң беренче көннән ахыргача

Сөйләшикче шушы телдә без.

Девиз: Тел күрке - сүз.

Җыр: "Туган телөм"(Э.Мөэминова шигыре, М.Минһаҗев көе)

"Тукай оныклары"

Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады.

Без - "Туган тел"дән туганнар,

Без - Тукай оныклары.

Девиз: "Теле барның - иле бар"

Җыр: "Туган теп"(Д.Абдуплин сүзләре, З.Минһаҗева көе)

  1. "Хаталы сүзне тап" Сәлам әмма Сөлөмөтлек фәкөть Һәлак кәгазь Һәләкәт көләм Мөэминә макмай зөвеклы зәһәр

  1. Соңгы иҗеге - мак булган 6 хәрефтән торган 10 сүз язарга

Кой - мак        сук - мак

Кар - мак        тар - мак

Баш - мак        кол - мак

Шак - мак        тук - мак

Поч -мак        кай – мак

  1. Уртасында хәрефләре - авы - булган 5әр хәрефле 10 сүз язарга.

давыл        савыт         бавыр

кавым        тавык            кавын

Давыт         кавык          тавыш         савым

  1. Түбәндәге шигырь юллары кайсы шагыйрьләрнең шигырьләреннән алынды?

Иртәнге таң нурында

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә - күз карашты лар. (М.Җәлил "Кызыл ромашкалар")

Нәкъ Казан артында бардыр

Бер авыл - Кырлай, диләр.

Җырлаганда җыр өчен,

Тавыклары җырлай, диләр.(Г.Тукай "Шүрәле")

  1.         Шигъри минутлар

Һәр төркем тел турында берәр шигырь сөйли.

 РӘХМӘТ СИҢА!

Яратканга Туган телне,

 Ана телен яратканга,

Гыйлем эстәү чын татарча

Булсын, диеп, җан атканда

Кемнәр генә сүзләмәде,

"Кыйнамады" кемнәр генә?

Туган тел, дип сөйләнделәр,

Сынды әмма телләр генә.

Татар теле - Туган телең

Бәхетсез тел булып йөрде.

Калдык - постык сәгатьләргә

Иң пүчтәк фән булып керде.

Тора-бара, имеш, аны

Укыта ала һәрбер тинтәк...

Шул кадерсез мөнәсәбәт

Сеңдерелде җайлап, ипләп.

Саташты күп йомры башлар,

Голәмәсе, дин хадиме,

Көрәштең син берьялгызың,

Татар теле мөгаллиме.

Сөю, әрнү газабыннан

Тамырларың шытым бирде.

Шәкертләрең бил турайтып

Басты бүген, Күзең күрде!

Әнә шулай, Сабыр халык,

Тыйнак акыл белән, димме?

Саклап Телне, сакла - безне,

Татар теле мөгаллиме!

Эльмира Шәрифуллина.

ТУГАН ТЕЛЕМӘ 

Асыл сүзләреңне, туган телем,

Биреп торчы миңа азга гына.

 Бөтенләйгә түгел - вакытлыча,

' Тик җитәрлек гомер азагыма.

Синнән алган һәрбер сүземне мин

 Күз карасы төсле саклар идем.

Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

 Дога итеп кенә ятлар идем.

 Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,

Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

Исраф булмас ул сүзләрең миндә,

Җыры булыр алар киләчәкнең.

Әйтә алмыйм әле - ул сүзләрдән

 Аз булса да дөнья үзгәрерме?

Тик югалтмам, туган телем, синнән

Алып торган асыл сүзләремне.

Роберт Миңнуллин.

7.        Хикәя - бикәя тезү ярышы ( "К" яки "Җ" хәрефләре генә
кулланып, хикәя төзергә). .

КӘКРЕ КӘРИМНЕҢ КАРАК КӘҖӘСЕ

Кәкре Кәримнең карак кәҗәсе - куркыныч карак.

Кәкре Кәримнең кара карак кәҗәсе көтүдән кайтканда колхоз келәтенә кергән. Келәттә кишер, кыяр, кәбестә күчәне кимергән. Каравылчы, кәкре Кәримнең карак кәҗәсен күреп, кәкре каен күсәге күтәреп куган. Кәкре Кәримнең кара карак кәҗәсе кычкыра-кычкыра, кадала-кадала кырга качкан,

Кәҗә качкач, каравылчы келәт капкасын кадаклап куйган. Кәкре Кәримнең карак кәҗәсе кырда кыр кәҗәсен күргән. Кыр кәҗәсе куркып качкан.Кәкре Кәримнең карак кәҗәсе курыкмаган. Кыр кәҗәсе качкач, карак кәҗә Кәримне күзәтергә керешкән. Карый-карый күзләре кылыйланган.Күпме күзәтеп караган, Кәримне күрмәгән.

Каралтыда Кәрим карак кәҗәне караган, караңгыда күрмәгән. Күрмәгәч, колхоз кырыннан караган. Колхоз кырында карак кәҗәсен күргән. Карак кәҗә, Кәримне күргәч, каушап-куркып калган. Кәкре Кәрим карак кәҗәсен куалап кайтып киткән. Кара кәҗә, кушаяклап, каударланып, каралтыга кайтып кергән.

ҖЫРЛЫЙ - ҖЫРЛЫЙ ҖИЛӘК ҖЫЙГАНДА.

Җылы җәй җитте. Җәйге җылы җил җанны җылыта. Җиһан, Җәлил, Җамал җиләккә җыеналар. Җиһан, Җамал, Җәлил җитен җиренә җиттеләр. Җәлилнең җиләне җилдә җилферди. Җиһан, Җамал җитен җирендә "Җырларым" җырын җырлап җибәрделәр.

Җиһан, Җамал, Җәлил җиләк җиренә җилдәй җилдерәләр. Җиләкле җиргә җиттеләр. "Җиләк җыйганда" җырын җырлый-җырлый, җир җиләге җыялар. Җиһанга җиләк җыю җиңел. Җамал җиләкне җайлы җирдән җыя. Җәлил Җиһаннан, Җамалдан җитезрәк җыя. Җиһан, Җамал җыйган җиләк Җәлил җыйган җиләктән җиңелрәк.

Җәйләрен җиләс җирдә җыйнаулашып җырлый-җырлый җиләк җыюлары җайлы.

  1. "Тапкырларга табышмак"
    "Тел белгечләре"нә

1 .Үрдә бар, ирдә юк, бүлмәдә бар, урамда юк. ("Ү"авазы)

  1. Дәрес башында без нәрсә ишетәбез? ("Д"авазын)
  2. Үзе чаба да чаба, койрыгы күренми.
  3. Эт булмаса да - кара,

Барсам, ул да бара. (күләгә)

"Тукай оныклары"на 

1 .Дөбер - дөбер - дүртәү, Иманага - икәү.

Шобагага шып ялгыз. (Ат арбасы)

  1. Җирнең уртасында ни бар? ("И"авазы)
  2. Алмагачның төбендә нәрсә бар? ("Ч"авазы)
  3. Бите ак, күзе кара, бәйрәмнәрдә кызара, (календарь)

  1. Тел турында мәкальләрне кем күбрәк белә?

1 .Телләр белгән - илләр белгән.

  1. Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.
  2. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
  3. Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел.
  4. Һәр илнең ачкычы - тел, телен белгән ил ачар.
  5. Һәр телнең үз хикмәте бар.
  6. Ачы тел - зәһәр, татлы тел - шикәр.
  7. Тасма телгә ышанма.
  8. Теле йомшак аш ашар, теле яман камчы ашар.

10.        Тик тормаган тел башка бәла китерә.

9.        Ничек укысаң да була. (Алдан да, киредән дэ бертөрле
укыла торган сүзләр яз)

Ана апа энә как кырык кебек

Ата    ипи      күк       чәч      

кызык калак

        кабан кадак карак качак

10.        Мәкальне әйтеп бетер

"Тел белгечләре" төркеменә

1 .Бүгенге эшне...(иртәгә калдырма)

  1. Язның бер көне ...(ел туйдыра)
  2. Һөнәрле үлмәс ...(һөнәрсез көн күрмәс)
  3. Эш эшләми ...(уңыш килми)
  1. Иренгән ...(ике эшләр)
  2. Аз сөйлә ...(күпэшлә)

"Тукай оныклары"төркеменә 

  1. .Тел сөйли ...(кул эшли)
  1. Тырышкан табар ...(ташка кадак кагар)
  2. Ялкауга эш кушсаң ...(башы авырта)
  3. Киңәшле эш ...(таркалмас)
  4. Тәвәккәл ...(ташярыр)
  5. Сөйдергән дә тел ...(биздергән дә тел)

11.        Шарадалар.

"Тел белгечләре" төркеменә

  1. Кайсы җөмлә кисәге, бер хәреф өстәгәннән соң, атка өйләнә? (ия - б+ия=бия)
  2. Бер иҗеге - табигать мизгеле, ә икенчесе - кәефсез кеше, шуларның икесе бергә чәчәк исеменә әйләнә, (төн+боек)
  3. Беренче иҗеге кешедә була, ә икечесе - елга исеме; бергә кушып укысаң, аш-су кирәк-ярагы килеп чыга. (каш+ык)

"Тукай оныклары" төркеменә.

  1. Беренче иҗеге - боерык фигыль, ә икенчесе төсне белдерә; бергә кушып укыгач, аш-су кирәк-ярагы килеп чыга. (кал+ак)
  2. Беренче иҗеге - татлы ризык, икенчесе - елга исеме; икесен бергә кушкач, суда яши торган җан иясе килеп чыга. (бал+ык)
  3. Күктә дә була алар, кеше булып, җирдә дә яши алар. Ул нинди сүзләр? (Чулпан, Зөһрә, Йолдыз, Нур, Айнур)

12.        Кызыклы тәнәфес. Син боларны беләсеңме?

  1. 1990 нчы елның маенда юрист Самвел Гарибян рекорд куйган иде. Ә инде бер елдан соң аның исемен, рәсми рәвештә, Гиннесның рекордлар китабына керттеләр. Нинди рекорд, дисезме? Самвел чит телдәге меңләп сүзне бер тыңлауда истә калдыра. Алай гына да түгел, бу сүзләр бер телдә генә булмыйча, ун телдә - урду, кхмер, дард, фарси, эсперанто, Индонезия һәм башка телләрдә әйтелә. Самвел Гарибянны, компьютер-кеше дип йөртәләр. Ростов университетының юридик факультетын тәмамлаган бу егет феноменаль хәтергә ия.
  2. Хәзерге заманда Җир шарында якынча бОООгә якын тел һәм шивә (диалект) исәпләнә.Шуларның 800дән артыграгы - Һиндстанда.Кытайдагы мандарин шивәсе иң зурысы дип санала. Әлеге диалектта 748миллион кеше (бу Кытайдагы халыкның 68 процентын тәшкил итә) сөйләшә. Кытай теленнән кала, икенче урында инглиз теле тора һәм шуның өстенә ул дөньяда иң киң таралган тел исәпләнә. Аны '330 миллион кеше үз ана теле дип саный. Шуннан ике мәртәбә күбрәк кеше өчен ул икенче яки өченче тел дә булып тора.

3)        Инглиз теле моннан 500 ел элек барлыкка килә. Ә аңа

кадәр Рейн елгасы һәм Арал диңгезе арасында яшәгән күчмә кабиләләр теле булып Др.. йөри. Шул рәвешле ил буенча борынгы инглиз теленең төрле диалектлары тарала. Бу диалектларньи (җирле сөйләмнең) ике төп төре бар: көнчыгыш герман һөг көнбатыш герман. Икенчесе үзе икегә бүленә: югары не мец, түбән немец диалектлары. Ахыргысыннан хәзерп инглиз теле формалашкан.

  1. Авырлык ягыннан телләр төрле дәрәҗәдә була. Аларньи иң катлаулыларының берсе - Дагстандагы табасаран теле Анда килешләр саны гына да 48гә җитә, ә менә эскимо телендә хәзерге заман 63 формада белдерелә.

Кытай теленең "Чжувэнь дацзидянь" дигән 40 томлы сүзлегендә 49905 иероглиф бирелгән. Шуларның иң кат лаулысы - "се" дигә

  1. 64 сызыкчадан торс Хәзерге вакытта "борын тыгылган" дигән мәгънәдә киң ку; ланыла торган "нан" дигәнен ясау өчен дә 36 сызыкча кирө!
  2. Дөньяда иң киң таралган аваз - "а" авазы.Ул аваз бу; маган телләр юк.
  3. Африкада яшәүче бушменнар телендә чиртү тавышын охшаш аваз бар.
  4. Татар телендә беренче китап 1612 нче елда Лейпцип чыга. Татар китабының Россиядәге тарихы 1722 нче едс Әстерхан типографиясендә татарча басылган Петр I не "Манифест"ыннан башлана.

9)        XVIII йөзнең соңгы чирегенә кадәр татар китаплар
Петербургның,Сенат типографиясендә басыла.

10)        1800нче елда Казанда беренче типография ачыла. [
- татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурнашев оештырп
"Азиат" типографиясе була.

  1. Ике сүздәге хәрефләрдән бер сүз яса.

"Тел белгечләре" төркеменә

Уа + март - умарта

Нил + тәкә - тәлинкә

Каны + шат - Актаныш

Ат + чаба - чабата

"Тукай оныклары" төркеменә

Там + ас - тасма

Как + уз -кузак

Как + ун - кунак

Камыш + бат – табышмак

  1. Кем тизрәк?

"Тел белгечләре" төркеменә.

Составында чи иҗеге булган сүзләр язарга:

Чирәм        читлек        читән       чиста чишм

Читен        чибәр        чирек       чиләк чик

Чират        чичән        чимал       Чита Чистг

Число        чикләвек чинар(агач)

"Тукай оныклары төркеменә.

Составында чә иҗеге булган сүзләр язарга:

Күчәр    кичә        күчән        үрәчә чәчәк

Чәкән    чәнечке     чәйнек       Хәдичә чәбөк

Чәч       чәрелдек    чәчмә        чәйханә чөберч

Чәкүшкә тилчә

  1. Кем күбрәк белә?

"Тел белгечләре" төркеменә.

Беренче иҗегендә о, ә икенчесендә ы булган сүз; язарга:

Болын      колын     болыт      толым токым Котып      солых     золым      корым йотым Борын     борыч     борыс      корыч холык Ногыт     боҗыр    йомыш орлык

"Тукай оныклары" төркеменә.

Беренче иҗегендә ө, ә икенчесендә е булган сүз язарга:

Йөзек      көчек      өмет      бөтен төрек Сөлек      йөзем      төтен     хөкем көмеш Сөрем      көшел     дөрес мөгез

16.        Ачкыч ярдәмендә бу вакланмаларның урьп-
алыштырсаң, татар халык мәкален укырсың:

Ж  +   Г   +   К + Е+   И + Л + Н +

ӘН    РГӘ    КЮ    ШК   ЛЫ    ГА  ЫЙ

А  +   3 + М +   Б  + Д + В

ЯХ   ОР   ЛМ   ШЫ  ТӘ  ҖИ

"Яхшы җиргә төшкән орлык югалмый".

IV. Йомгаклау. Бәйгегә нәтиҗә ясау. Кулланган әдәбият:

1.        "Көч һәм рух тамырлары" Казан "Мәгариф"нәшрияты,

2.        Вил Казыйханов" Әхлак дәресләре". Казан" Матбугат йо/:
нәшрияты, 2004

3.        "Мәгариф"журналлары, №4, 1992нче ел; №6,1991 нче е.

4.        "Сабантуй"гәзитләрө №28, 2004, № 7, 2005, № 15, 2005, I
2005, № 7, 2006, №19, 2006, №7, 2007


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН – зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе

КВН – зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе...

Тапкырлар һәм шаяннар клубы. 3 сыйныф

ТАПКЫРЛАР ҺӘМ ШАЯННАР КЛУБЫ Максат:          1.Өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту....

Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы.

Тема. Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы. Максат: 1. Укучыларның алдагы сыйныфларда Татарстан темасы буенча алган...

Тапкырлар, зирәкләр бәйгесе

Укучылар арасында үткәрелгән ярыш-бәйге зур кызыксыну уята...

Тапкырлар һәм зирәкләр

5 сыйныфның рус төркеме...

"Зирәкләр һәм тапкырлар" бәйгесе.

Максат: 1. Укучыларның    белемнәрен  ныгыту,  сөйләм телен үстерү;                2. Уку...

“Зирәкләр һәм тапкырлар” бәйгесе. 7 класс

Рус телле укучыларның    белемнәрен  ныгыту,  сөйләм телен үстерү максатыннан 7 нче сыйныфта уздырылды.  Укучыларда тапкырлык, зирәклек сыйфатлары, йөгерек фикерләү ...