МӘКАЛӘ ЯЗА БЕЛӘСЕҢМЕ? (VII сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)
план-конспект урока (7 класс)

Хайретдинова Флёра Мугтасимовна

Дәрестә укучыларны мәкалә язу үзенчәлекләре белән таныштырыла. Мәкаләнең исеме дә "җанлы" булырга тиеш. Ул нәрсәгәдер өйрәтергә, яңалык хәбәр итәргә, искермәскә тиеш. Шул ук вакытта анда исемнәр дә төгәл булсын. Дәрестә укучылар бирелгән мәкаләгә анализ ясыйлар, нәтиҗә чыгаралар, үзләре дә шул үрнәктә мәкалә язып карыйлар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                МӘКАЛӘ ЯЗА БЕЛӘСЕҢМЕ?

                    (VII сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

Флера Хәйретдинова, Азнакайдагы 9 нчы урта мәктәпнең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. 1. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерү, газета-журнал жанры буларак, мәкаләгә хас үзенчәлекләр белән таныштыру.

2.  Мәкалә язарга өйрәтү.

3.  Бер-береңнең фикерен хөрмәт итеп, килешеп эшләү күнекмәсен үстерү. 

Җиһазлау. Тарату материаллары, терәк таблица, конверт.

Материал. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре (5 — 7 сыйныфлар өчен). — Казан: «Мәгариф», 2003 — 11 — 13 66.

Гарифуллин В. Үткен каләм, үткер күз. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1995.

Лазутина Г.В. Основы творческой деятель-ности журналиста. — Москва: «Аспект-Пресс», 2004.

Хәбәрче буласың килсә... Дөзүчесе Сәмигуллина И.К. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.

Метод һәм алымнар. Әңгәмә, төркемләп эшләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

II. Уку мәсьәләсен кую.

1.  Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, проблема кую.

Укытучы. Укучылар, сезнең яраткан әкият героегыз Белмәмеш мәктәптә уздырылган «Көзге бал» кичәсе турында «Сабантуй» газетасына мәкалә язып җибәргән. Аның мәкаләсен газетада бастырмаганнар. Сәбәбен бергәләп ачыклап, бәлки Белмәмешкә мәкаләне яңадан язарга ярдәм итәрбез. Сез ризамы? (Әйе.)

—  Алайса, әйдәгез, Белмәмешнең язмасы белән танышыйк. (Һәр укучыга текст бирелә.)

Текст үрнәге.

«Көзге бал» кичәсе.

Күптән түгел мәктәбебездә «Көзге бал» кичәсе үткәрелде. Анда кайбер укучылар актив катнашты. Без анда җырладык, шигырьләр сөйләдек, биедек. Кичә бик күңелле үтте.

                                                         Белмәмеш.

(Балалар текстны үзлектән укыйлар.)

2.  Куелган проблеманы чишү.

— Балалар, «мәкалә» сүзенең нәрсә аңлатканын искә төшерик әле.

— Газета-журналда басыла торган язма.

— Әйе. Ә хәзер мәкалә сүзенең аңлатмасын тактадан (экраннан) укыйк.

Мәкалә — вакытлы матбугатта (газета, журналда һ.б.) көндәлек вакыйгалар, эш-гамәлләр турында язылган хәбәр, зур булмаган күләмдәге инша.

(Укучылар үз-үзләренә пышылдап әйтәләр, төркемдә бер-берсенә әйтеп карыйлар. Бер укучы кычкырып әйтеп күрсәтә.)

Укытучы. Инша сүзе берәр вакыйганы, фикерне үз сүзләрең белән сөйләү, язу дигәнне аңлата. Без бу сүз урынына аның  синонимын — сочинение сүзен кулланабыз, Белгәнегезчә, сочинениенең башламы, төп өлеше,  йомгаклавы   була.   Шулай   итеп,   мәкаләнең:

  1. Башламы булырга тиеш.  

(Һәр үзенәлек язылган карточка тактага беркетеп барыла, укучылар аларны дәфтәрләренә язып куялар).

Сез ничек уйлыйсыз: Белмәмеш мәкаләсен  ничегрәк башласа, отышлы, матур булыр (Көзге бал булгач, башламда көзге табигать, турында язарга мөмкин.)

Ә көзге табигатьне тасвирлау өчен нинди сүзләр кулланырга була? (Сыйфатлар, чагыштырулар.)

Шулай  итеп,   нәтиҗә  ясыйк:   мәкаләнең  башламы «җанлы» булсын. (Тактага беркетелә.  Укучылар дәфтәрләренә язып куялар.)

— Кичәдә балалар нишләгәннәр? (Биегәннәр, җырлаганнар.)

— Монда берәр яңалык бармы? (Юк.)

Әйе, гаҗәпләнерлек әйбер юк, мәктәптә һәр кичәдә җырлыйлар, бииләр. Бу яңалык түгел. Шулай   итеп, мәкаләнең тагын  бер шарты:

2. Яңалык хәбәр итсен. (Тактага беркетелә. Укучылар дәфтәрләренә язалар.)

Мәкаләдә автор кайбер укучылар актив  катнашты, ди. Кемнәр алар актив катнашучылар.  Исемнәре әйтелгәнме? (Юк.)

Мәкаләдә     3.Исемнәр төгәл әйтелсен.

(Укучылар дәфтәрләренә язып куялар.)

Мәкаләне укыгач, сездә «Безгә дә менә мондый кичә үткәрергә кирәк икән», дигән фикер тумадымы? Ягъни ул безне берәр нәрсәгә  өйрәтәме? (Юк).

— Язып  куйыйк:     4. Нәрсәгәдер өйрәтсен

—Шулай итеп, газетага мәкалә язар алдыннан  яхшылап уйларга кирәк: сайлаган темаң башкалар өчен кызыклымы? Хәбәрең яшьтәшләрең өчен файдалы булырмы?

Белмәмешнең мәкаләсе «Көзге бал» кичәсе» дигән исем белән газетада басылды, ди. Газетаны кулга алгач, мин язманың исемен уку белән  чикләнер идем. Ни өчен? (Чөнки исемен укыгач ни турында сүз барачагын болай да чамалап  була.)

— Язмага исем куяр алдыннан, кат-кат уйла! укучыны җәлеп итәрлек «магнитлы» баш-исем таба алдыңмы?

Татар халкында шундый мәкаль бар: «Өлгер булмасаң, коймак та көя». Берәр кызыклы вакыйга турында язарга уйлагансың икән, шул булган урыннан кайту белән, хис-тәэсир, саннар, исем-фамилияләр онытылганчы ук,  аларны кәгазьгә төшереп куярга кирәк.

3. Нәтиҗә ясау.

— Шулай итеп, мәкалә язганда нәрсәләргә тибар итәргә кирәк? (Укучылар санап чыгалар:

— башламы «җанлы» булсын;

— яңалык хәбәр итсен;

— исемнәр төгәл әйтелсен;

— нәрсәгәдер өйрәтсен;

— уйландырсын;

— вакыйганы соңарып җиткермәсен;

— исеме үзенә җәлеп итсен.) (Физкультминут.)

Ә хәзер, әйдәгез, шушы өйрәнгәннәрне үз-үзегезгә һәм бер-берегезгә әйтеп карагыз. (Беренче төркемнән бер укучы нәтиҗәне кабатлый.)

— Укучылар, укып тикшерү өчен сезгә тагын бер мәкалә тәкъдим итәм. (Мәкалә һәр төркемгә таратыла. Укучылар игътибар белән карап баралар.)  

Бик күңелле булды!

Көз... Мул иген, бай уңыш, аллы-гөлле бизәкләр белән туган ягыбызга көз килде.

Сентябрьнең һәр узып киткән көне «Көзге бал» кичәсен якынайта. Бу көннәрдә мәктәп шау-гөр килә: укучылар зур ярышка әзерләнәләр. Һәм, ниһаять, көтеп алынган көн килеп җитә.

 «Көзге бал» конкурсларсыз буламы соң?!

Һәр сыйныфның үз «Көз»е бар. Кызлар, көзнең гүзәллеген тасвирлап, һәркайсы матур итеп киенгән. Бу ~ конкурсның бер шарты. Көз-Сылу үз җырында көзнең матурлыгын, муллыгын мактап җырларга тиеш. Жь/рга осталыкны күрсәтү — конкурсның икенче шарты.

Чираттагы бәйгедә иң оста биюче ачыкланды. Жюри ярышның бу өлешенә бәя биргән арада сүзне тамашачылар алды. Алар табигать турында шигырьләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр укыды.

Көз-Сылу тапкыр да булырга тиеш! Табышмакларга җавап бирдереп, кызларның зирәклеге сынап каралды.

Табигать байлыгыннан өйдә ясалган бүләк Чибәркәйләрнең иҗади сәләтен ачыкларга ярдәм итте. Миләш бөртекләреннән тезелгән муенса иң матуры дип табылды...

Ниһаять, соңгы ярыш — аш-суга осталыгыңны исбатлау. «Көзге могҗиза» салаты иң татлы сый дип табылды.

 Бәйрәм шуның белән аеруча кызыклы булды: сигез чибәр арасында көз гүзәле итеп киенде-релгән егет тә бар икән. Әлеге көтелмәгән хәл барлык тамашачының да күңеленә хуш килде. Егет сынатмады: ул бик эшчән, аш-су әзерләргә дә, җырга-биюгә дә оста икән.

«Көзге бал» гүзәле» дигән исемгә XI сыйныф укучысы Зәйнетдинова Язилә лаек булды.

«Көзге бал»га килүчеләр бәйрәмнән канәгать калды. «Рәхәтләнеп ял иттек!» — диделәр балаларда, өлкәннәр дә.

— Мәкаләнең исеменә игътибар итик. Ул үзенә җәлеп итеп торамы? (Әйе. Укучы нәрсә күңелле булды икән, дип кызыксыначак.)

Мәкаләнең башламы нәрсә турында? (Көзге табигать турында.)

Бу язмадан үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? (Төркемнәрдә киңәшеп, укучылар нәтиҗә ясый.)

Нәтиҗә.

1.  Бу мәкалә үрнәгендә «Көзге бал» кичәсенең планын төзеп, конкурс үткәреп була.

2.  Ел фасыллары турында шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр белергә кирәк икән.

3.  Бии, җырлый белү дә мөһим.

4.  Ялны файдалы, күңелле итеп үткәреп була.

5.  Кызлар эшли белә торган эшләрне егетләр дә белергә тиеш. «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» дигән мәкаль дөрес икән.

—  Шулай итеп, балалар, сез бу язмада мәкаләгә хас үзенчәлекләрне билгеләдегез. Ничек уйлыйсыз: бу мәкалә газетада урын алырга мөм-кинме? (Әйе. Чөнки анда мәкаләгә куелган таләпләрнең һәммәсе дә үтәлгән.)

Ә хәзер, әйдәгез, үзегез өйдә иҗат иткән язмаларыгызга шул таләпләрдән чыгып бәя бирегез. Кирәк дип тапсагыз, эшегезгә төзәтмәләр кертегез.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

(Укучылар үз эшләрен төркемнәрдә бергәләп тикшерәләр, дөреслиләр. Һәр төркем иң яхшы дип табылган эшне укып күрсәтә. Алар арасыннан бөтен шарты китереп язылган мәкалә «Сабантуй» газетасына җибәрү өчен сайлап алына.)

Мәкалә үрнәге.

                                            Көз кичәгә чакырды.

Туган ягыбызга көз атлый. Көзнең эшләре бик күп аның: һәр җирне сары, кызгылт-сары төсләргә буйыйсы, кешеләрдән кыр-бакчаларның уңышларын җыйдырасы, урманнарда гөмбәләр үстерәсе, эш беткәч, көзге кичәгә кунак булып та киләсе...

Мәктәбебездә бу бәйрәмгә әзерлекне ике атна алдан башладык.

V — VII сыйныф укучыларына көз турында әкият-тамаша күрсәтергә дигән тәкъдим булды. Безнең сыйныф «Түтәлдәге яшелчәләр бәхәсе...» дигән сценарий әзерләде.

          Көзге бал бәйрәмчә бизәлгән залда башланды. Җитен чәчле Сөмбелә кунакларны бәйрәм белән тәбрикләгәч, сыйныфларга сүз бирелде.

          Без, V сыйныф укучылары, беренче булып чыгыш ясадык. Безнең яшелчәләр «бәхәсләшеп» тә карадылар соң! Һәр «яшелчә» үзенең барлыкка килү тарихы, туган иле белән таныштырды. Кабак — Америкадан, кәбестә — Испания, кыяр — Һиндстаннан... килгән икән. Бу яшелчә-витамин-нар сәламәтлегебез өчен дә файдалы. Кыскасы, без яшелчәләр турында бик күп әйбер белдек. Розалия, Ләйсән, Булат, Камил һәм Ильяс әзерләгән табында яшелчәләр нинди генә рәвешкә кермәгәннәр: кабак — матур вазага, кызыл чөгендер — роза чәчәгенә, бәрәңге керпегә әйләнгән... Ул яшелчәләрдән нинди генә нигъмәтләр әзерләнмәгән!

         VI  сыйныф тамашачыларга «Чәчәкләр бәйрәме» тәкъдим итте. Кыз-чәчәкләрнең матурлыгына, биюләренә сокландык. Алтынчылар чәчәкләр күргәзмәсен дә җиренә җиткереп әзерләгәннәр.

         Җиденчеләр ипигә мәдхия җырлады. «Икмәк— барысына да баш» тамашасын карап, ипинең туган иле Мисыр икәнен белдек. Укучылар ачлык еллары һәм сугыш чоры турында да сөйләде... Табынга куелган хуш исле ипи, өчпочмак, коймак, кош теле кебек сыйлар авыз суларын китереп кызыктырып торды.

         Һәр сыйныф чыгышыннан соң, белемнәребезне тикшереп, викторина да үткәреп бардык, концерт номерлары да күрсәтелде. Жюри Га-зизов Ислам, Әхтәмова Алсу һәм Хәмзина Миләүшәне җиңүче дип билгеләде.

         «Иң яхшы чыгыш ясаучы» булып — V сыйныф, «Иң яхшы табын әзерләүче» дип — җиденчеләр, «Иң яхшы костюм остасы» буларак алтынчылар танылды.

IV.  Рефлексив кабатлау.

— Бүген дәрестә нәрсәләр белдек? (Җаваплар тыңлана. Дәрес өчен һәр укучы үз-үзенә бәя куя.)

V.  Өйгә эш. Үзең теләгән темага мәкалә язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;    әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын   танып – белергә өйрәтү...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сәламәт яшәү рәвеше"

Сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче дәрес эшкәртмәсе...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

VII сыйныфта картина буенча бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе

7 нче сыйныфта К.Муллашевның "Сөембикә" картинасы буенча сочинение язуга әзерлек дәресе эшкәртмәсе...

5 нче сыйныфта әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Тема: "Шишкин наратлары"

5 нче сыйныфта әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Тема: "Шишкин наратлары". К.Сибгатуллинның “Шишкин наратлары” шигыре, И.Шишкинның “Нарат урманы” картинасы белән танышу...

” Дуслар белән күңелле” темасына 5нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

rdquo; Дуслар белән күңелле”  темасына 5нче сыйныфта  бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...