Сафина Ильсияр Вазыхзяновна

сайт учителя предметника

Һәрвакыт алга!!!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: стремление всё знать

Увлечения: читать книги

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Апастовский район, деревня Кзыл-Тау

Место работы: МБОУ "Кзыл-Тауская СОШ им.М.Х.Гайнуллина"

Звание, ученая степень: -

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ilsiyar-vazyhzyanovna-safina
Без Булдырабыз!!!
Сафина Ильсияр Вазыйхзяновна

Здравствуйте!
Приветствую Вас на страницах своего мини-сайта

 

О себе

Мин, Сафина Илсөяр Вазыхҗан кызы, 1971 елның 29 нчы августында Апас районы Кызылтау авылында туганмын. Башта – башлангыч һәм сигезъеллык белемне Кызылтау мәктәбендә, аннары Урта Балтай урта мәктәбендә алдым. Читтән торып Казан Дәүләт Педагогия университетын тәмамладым.  Бүгенге көндә гаиләле, өч балам бар. Улым Марсель  армия сафларында булып кайтты, хәзер эшли, читтән торып авыл хуҗалыгы академиясендә белем ала. Римма сәүдә университетының 1 курсында укый, кечкенә кызым Рәзилә 2 сыйныфта укый.

  Минүземне мәктәптән, балалардан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда милли-төбәк компонентыннан һәм халык педагогикасыннан бик теләп файдаланам. Һәр дәресемне нәтиҗәле итеп, иҗади алымнар кулланып үткәрергә тырышам. Заманында Г.Ибраһимов: “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы,” - дигән. Мин шушы принциптан чыгып эш итәм.

  Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча эшлим, чөнки бу технология укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Методик темам: “Заманча технологияләр җирлегендә укучыларның мөстәкыйльлеген һәм иҗади активлыгын үстерү”.

Даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка омтылам.

 Мәктәп – минем иҗади эш бүлмәсе, укучыларымның икенче йорты. Биредә бит алар үзәренең күпчелек вакытын үткәрәләр: белем туплыйлар, уйныйлар, шаяралар, ял итәләр... Баланың мәктәпне үз итүе, яратуы исә бездән тора, чөнки илебез киләчәгенең тоткасы безнең  кулларда. Без кешеләргә белем ачкычы биреп, укучыларны чын Кеше итәргә, олы юлга илтергә тиешбез.. Әгәр дә укучыма дәрескә кызыксыну, дәрт, теләк уята алмыйм икән, минем бар тырышлыкларым юкка чыгачак, әгәр дә бу теләклә тормышка аша икән мин бәхетле.

Мин бәхетле, чөнки иртән мәктәп ишеген ачып керәм дә яраткан эшемә чумам. Күңелле ыгы-зыгы, балаларның шат тавышлары каршы ала мине. Мин һәр иртә мәктәпкә сөенеп, ашкынып киләм. Һәр көнне күргән укучыларымны мин беренче тапкыр күргәндәй шатланып каршы алам. Минем каршымда никадәр саф күңел, көләч йөзләр! Дистәләгән күзләр миңа яңалык көтеп төбәләләр. Мин елмайсам гына елмаялар.

    Шул күңелләргә орлыкларны чәчәсе генә кала. Шытып чыксыннар алар, ак кәгазъ кебек чиста һәм саф күңелләрдә, үссеннәр, өлгерсеннәр... Минем өчен укучыларымның чын кеше булып үсүләреннән дә зур шатлык юк.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

1.   Мәгариф- айга бер килә торган педагогик журнал.

2.   Гаилә һәм мәктәп- атналык укытучылар һәм яшьләр өчен журнал.

3.   Ачык дәрес- айга бер килә торган газета.

4.   Ватаным –Татарстан һәр көнне килә торган газета.

               5.   Йолдыз- Апас районы газетасы

Мой взгляд на мир

Бүгенге көндә шәхси китапханәмдә 150 ләп китап бар. Шулар арасында рус язучылары А.С. Пушкин,М.Ю. Лермонтов, С. Есенин һ. б татар язучыларыннан Г.Әпсәләмов, Г.Кутуй, Ш.Усманов, М. Хәбибуллин, Г.Камал, Р.Мөхәммәдиев һ б язучыларның әсәрләре бар. Китапханәмне баету өстендә эшлим. Ел саен Волгоград шәһәреннән укытучы ярдәмлекләре яздырып алам. Бу китаплар миңа үз белемемне күтәрүдә нык ярдәм итәләр. Шулай ук үз белемемне күтәрүдә телевизордан кайбер тапшырулар нык ярдәм итә. Матур әдәбият укырга яратам. Психологик – педагогик китаплар күп укыйм. Белемне күтәрүдә хәзер төп ярдәмче компьютер, интернет челтәре, аннан бик күп мәгълүматлар алам, башка район мәктәпләре белән дә элемтәдә торам, белемнәр уртаклашабыз

Мои достижения

1.     Конкурс «Юных исследователей окружающей среды» занявшую 3 место в районном этапе, награждается грамотой Нуриева  С.М., ученица 8 класса .Руководитель Сафина И.В. учитель химии и биологии. 2012 год.

2.     Диплом «Учитель цифрового века». Москва 2012/13

3.     Благодарность учителю Сафину И.В. за организацию и проведение II  Всероссийских олимпиад.

4.     Диплом участие в общероссийском конкурсе Альбус 2012, организованном Институтом развитие школьного образование.      

5.     Диплом за организацию сверхпрограммной общероссийской  предметной олимпиады. Олимпус Осенняя Сессия. 2012 год.   

6.     Статья на тему «Воспитание экологической культуры на уроках химии» напечатанной в книге «Инновационная деятельность учителей химии РТ» 2011г.

7.     Грамота « За оригинальность художественного номера на районном фестивале сельской молодежи « Яшьлек – 2012», награждается Сафина И.В.

8.     Участие в республиканском конкурсе « Җырлыйк әле”.

9.     Сертификат на создание персонального сайта: nsportal.ru

Моё портфолио

«Без стремления к новому нет жизни,

нет развития, нет прогресса»

В.Г. Белинский

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы