Организмнарның яшәү тирәлекләре
план-конспект урока по биологии (5 класс)

Сафина Ильсияр Вазыхзяновна

Дәрес план конспекта. Биология -5 класс.

Тема: Организмнарның яшәү тирәлекләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дәрес план конспекты54.3 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Организмнарның яшәү тирәлекләре.

Дидактик максат:  “Тирәлек” төшенчәсен ачыклау, тере организмнарның әйләнә- тирәлеккә җайлашу үзенчәлеген үзләштерү.

Үстерешле максат: Күрсәтмә материаллар, дәреслек белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру, чагыштыру, гомумиләштерү  кебек фикерләү күнекмәләре үсеше (камилләшүе)  өчен җирлек тудыру.

Тәрбияви максат:  Биология фәненә  ихтирамлы мөнәсәбәт тудыру; үз эшчәнлекләрен адекват бәяләргә өйрәнү өчен җирлек булдыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.  

Планлаштырган нәтиҗәлелек

Предмет бунча нәтиҗәлелек: 

_    Төрле  әйләнә тирәлекләрне аера белү;

—  тере организмнарның үзләре яши торган әйләнә- тирәлеккә җайлашу ысулларын үзләштерү;

 Ике телдә кулланылышка керергә тиешле төп төшенчәләр әйләнә тирәлек/  среда обитание; тере организмнарның җайлашу үзенчәлеге / особенность приспособлений живых организмов

 Метапредет нәтиҗәлелек:

а) регулятив гамәлләр ныгый -      уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, адымлап   тере организмнарның яшәү тирәлеге үзенчәлеген ачыклауда, рефлексия  ясауда, үзбәя куюда катнашалар;

б) коммуникатив гамәлләр ныгый –төркемдә эшләү барышында, аралашу күнекмәләре үсеше өчен җирлек туа:  бер-берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә, башкаларның фикерен тулыландыралар, өйрәнелгән материал нигезендә фәнни белемнәрне урынлы кулланырга өйрәнәләр;

в)  танып белү гамәле ныгый -  дәреслек һәм өстәмә материалларны кулланып чагыштыру, гомумиләштерүдә катнашалар; өйрәнелгән материалны модельдә күрсәтә һәм модельдән файдаланырга өйрәнәләр.

Шәхес буларак үсеш нәтиҗәлелеге:

туган телгә һәм Россия Федерациясенең дәүләт теле - рус теленә тигез ихтирамлы мөнәсәбәтне гражданлык бурычы,  әхлаклылык күрсәткече итеп тану; безне чолгап алган үсемлекләрнең атамасын ике телдә (татар һәм рус телләрендә) үзләштерү ихтыяҗы туу.

Предметара бәйләнеш: әдәбият,  рус теле, география, татар әдәбияты

Эшчәнлекне оештыру формалары: фронталь, индивидуаль,  парлап белән.

Эшчәнлекне оештыру методы:  өлешчә эзләнүле

Эшчәнлеккә контроль һәм бәя формасы: нигездә, үзконтроль һәм  укытучы тәкъдим иткән критерий нигезендә үзбәя.

Кулланылган ресурслар 

Дәреслек: Биология, 5 нче сыйныф өчен дәрес / В.В.Пасечник, С.В.Суматохин, Г.С.Калинова

лек.  Москва- Дрофа-2015/

 эш дәфтәрләре;  проектор, компьютер, презентация, карточкалар.

Ике телдә кулланылышка керергә тиешле төп төшенчәләр һәм лексик берәмлекләр:

Әйләнә тирәлек/  среда обитание;  тере организмнарның җайлашу үзенчәлеге / особенность приспособлений живых организмов

Дәрес барышы:

Дәрес

 Этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

2

3

4

I.        Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

Психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы (елмаеп): Барыбызга да хәерле, имин көннәр, балалар!

Кәефләрегез ничек, әйбәтме? Әйдәгез, дәресебезне башлыйк,. Хәерле сәгатьтә булсын!

1. Өй эшләренә анализ.        

Бирем языла.

1.Тере организмнарның нинди патшалыкларын беләсез ?

2. Тере организмнар терек булмаганнан нәрсә белән аерыла?

 3. Телдән 3 сорауга әзерләнергә бирелгән иде, яле кайсыгыз җавап бирә?

4. Иҗади эш итеп бирелгән чыгышларны тыңлыйбыз.

 

Көтелгән эш һәм җавап: Вакыт бирелә.

Көтелгән җавап: (языла)

1. Бактерияләр, үсемлекләр, гөмбәләр, хайваннар.

2.        Тере организмнар сулыйлар, тукланалар, үсәләр, үрчиләр. Күзәнәктән төзелгән.

3.        Үрчү зур әһәмияткә ия, һәр тере организм үзеннән соң буын калдырырга тиеш, үрчү булмаса тереклек була алмый.

4. Укучылар үзләренең иҗади эшләре белән таныштырылар.

2. Актуальләштерү,.

Белемнәрне тигезләү - ягъни бүгенге теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләште
релгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү, барлык балаларны да бер яссылыкка кую, яңа белем, күнекмәләрне үзләштерүгә бер дәрәҗәдә әзер итү максаты белән  проблемалы сорау, бирем  бирә.

Бирем языла.

Тере организмнар кая яшиләр? Менә уйлап карагыз әле укучылар! Ни өчен умарта корты суда, ә балык коры җирдә яши алмый?

Көтелгән эш һәм җавап: Вакыт бирелә.

 Көтелгән җавап: (языла)

Тере организмнар төрле тирәлекләрдә яшиләр. Умарта җир- һава тирәлегендә , ә балык суда  яшәүгә җайлашкан.

        3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру   ситуациясе   процессы

 Димәк бүгенге дәренең темасы:

Ә дәресебезнең максаты: Нинди яшәү тирәлекләре булуы һәм бу яшәү тирәлекләренә тере организмнарның җайлашу үзенчәлекләрен өйрәнү.

  1. Нәрсә ул тирәлек?
  2. Нинди яшәү тирәлекләрен беләсез?
  3. Төрле тирәлекләрдә яшәүче органимнар турында рәсемнәр, видео күрсәтелә, тирәлектә нинди тере организнар яши?

Организмнарның яшәү тирәлекләре.

Ихътибар белән тыңлыйлар

Көтелгән җавап: (языла)

  1. Табигатьтә тереклек ияләрен чолгап алган һәр нәрсә- тирәлек дип атала.
  2. Коры җир-һава, су, туфрак тирәлекләре, тере организмнар- башка организмнар өчен.
  3. Укучылар җавап бирәләр.

Яшәү тирәлекләре укучыларга  бүлеп бирелә.

Гомуми сорау бирелә: Организмнарга бу яшәү тирәлекләрендә яшәү өчен нинди уңай яклар һәм  нинди каршылыклар бар?  

1нче проблемалы сорау:

Дәреслекнең 20 биттән  «Коры җир- һава тирәлеге» бүлеген укырга.  Организмнарга бу яшәү тирәлегендә яшәү өчен нинди уңай яклар һәм  нинди каршылыклар бар?  

Көтелгән эш һәм җавап: Гөж килеп дәреслек белән эш башлана.

Коры җир –һава тирәлегендә яшәүче организмнарга кислород җитә, дымлылык үзгәреп тору күзәтелә, һава температурасы бик тиз үзгәрергә мөмкин үзенчәлекле җайлашулар күзәтелә. Һава пычрануы тискәре йогынты ясый.

2нче проблемалы сорау:

Дәреслекнең 20, 22 битләрдән  «Су тирәлеге» бүлеген укырга.Рәсемне өйрәнергә.  Организмнарга бу яшәү тирәлегендә яшәү өчен нинди уңай яклар һәм  нинди каршылыклар бар?  

Көтелгән эш һәм җавап: Гөж килеп дәреслек белән эш башлана.

Су тирәлегендә күп төрле организмнар яши, төзелешләре үзенчәлекле, йөзгечләре йөзү өчен хезмәт итә, температурада кискен үзгәрешләр булмый. Кислород, яктылык җитми.

3 нче проблемалы сорау:

Дәреслекнең 22 битеннән  « Туфрак тирәлеге» бүлеген укырга.Рәсемне өйрәнергә. Организмнарга бу яшәү тирәлегендә яшәү өчен нинди уңай яклар һәм  нинди каршылыклар бар?  

Көтелгән эш һәм җавап: Гөж килеп дәреслек белән эш башлана.

Туфрак- коры җирнең уңдырыәшлы катламы, анда күп кенә тере организмнар яши. Алар җирне казуга җайлашканнар, казып үзләренә оялар ясыйлар, азык табалар.

Кислород, яктылык җитми.

4 нче проблемалы сорау:

Дәреслекнең 22,24 битеннән  « Тере организмнарның тәне » бүлеген укырга.Рәсемне( 13- рәсем) өйрәнергә.   Организмнарга бу яшәү тирәлегендә яшәү өчен нинди уңай яклар һәм  нинди каршылыклар бар?  

Көтелгән эш һәм җавап: Гөж килеп дәреслек белән эш башлана.

Тере организмнар тәне башка организмнар өчен яшәү урыны булып тора. Башкалардан яшәү шартлары даими булуы белән аерыла. Мондый организмнарга паразиторганизмнар керә,  хуҗа тәнендәге әзер матдәләр белән тукланалар.  Каршылык юк.

2. Модельләштерү

Укытучы тактада эшли: танып белү процессын тотрыклы итү максаты белән дәрестә башкарылган эшне кыскача язуда күрсәтә бара 

Модель  эш дәфтәрләренә теркиләр

   Көтелгән модель  шунда урнаштырыла.  

3. Модельләштерү (дәвам итәбез)

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

        .

дәрестә узган юлны

кире узу; ягъни

  • нәрсә эшләргә тиеш идек?
  • ничек эшләдек?
  • нинди нәтиҗә ясадык дигән сорауларга җавап бирүне оештыру

Көтелгән эш һәм җавап: Тере организмнарның 4 төрле яшәү тирәлеге әйтелә. Карточкаар белән эшләгәндә яшәү тирәлегенең тере организмнарга уңай һәм тискәре йогынтылары әйтелә. Моделльләштерү этабында тере организмнарның бу яшәү тирәлекләренә ничек җайлашуларын абатлап әйтелә.

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

критерий бирү:

        а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына  сөйләп

бирә алса - «3»ле;

        ә) терәк конспектка күз төшергәләп кенә  сөйли алса - «4»ле;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле.

           с) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып та  сөйләп

бирә алмаса - «2»ле

Укытучы билгеләрен журналга куя.

шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең

кайсы критерийга туры килүен билгелиләр- эшчәнлекләрен адекват бәялиләр .

3. Өйгә эш алу.

эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

1. репродуктив  эшчәнлеккә,   ягъни  класстагы  эшкә  охшаш,
үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне куллана белү таләп ителгән эш (бу эш
мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш):
Параграф 4;телдән сорауларга җавап бирә белергә.

  1. конструктив

“Организмнарның яшәү тирәлеге” чыгыш әзерләргә.

  1. иҗади эшчәнлеккә,

Организмнарның яшәү тирәлеге үзенчәлекләрен чагылдырган кроссворд төзергә.

 Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй эшне сайлый.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

"Үсемлекләрнең бүлекләре" темасына тест

Обобщающий тест по теме "Отделы растений"...

"Терек организмнарның әйләнә-тирәгә җайлашуы" темасын гомумиләштерү дәресе.

План-конспект обобщающего урока по биологии в 9 классе по теме "Приспособление организмов к окружающей среде"...

Үрчү һәм организмнарның индивидуаль үсеше

Дәрес тибы: консультацияҮткәрү формасы: 4 группада дифференцияләштерелгән эш, вариантлап, «Метаморфоз», «Партеногенез» темаларына индивидуаль хәбәрләр Бурычлар: 1) те...