Үрчү һәм организмнарның индивидуаль үсеше
план-конспект урока по биологии (9 класс) на тему

Сиразов Ильнар Данисович

Дәрес тибы: консультация

Үткәрү формасы: 4 группада дифференцияләштерелгән эш, вариантлап, «Метаморфоз», «Партеногенез» темаларына индивидуаль хәбәрләр

 

Бурычлар:

 1) тема буенча белемнәрне коррекцияләү.

 2) Материалны системалаштыру һәм гомумиләштерү.

 3) белем һәм күнекмәләрне үстерү.

 4)белемнең һәм яшәешнең чиксезлеге турындагы күзаллауларны формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urchu_hm_organizmnarnyn_individual_useshe.doc62.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Үрчү һәм организмнарның индивидуаль үсеше»

темасы буенча 9 сыйныф өчен дәрес планы эшкәртмәсе.

Дәрес тибы: консультация

Үткәрү формасы: 4 группада дифференцияләштерелгән эш, вариантлап, «Метаморфоз», «Партеногенез» темаларына индивидуаль хәбәрләр

Бурычлар:

 1) тема буенча белемнәрне коррекцияләү.

 2) Материалны системалаштыру һәм гомумиләштерү.

 3) белем һәм күнекмәләрне үстерү.

 4)белемнең һәм яшәешнең чиксезлеге турындагы күзаллауларны формалаштыру.

Җиһазлау: укытучынын АЭМ , укучылар өчен биремнәр (тестлар, карточкалар); «Гаметогенез», «Митоз и мейоз», «Развитие лягушки», «Яйцо птицы», «Индивидуальное развитие позвоночных» плакатлары һәм таблицалары.

Дәрес барышы: слайдта - төрле диаметрдагы ике түгәрәк, алар өстендә түбәндәге сүзләр: «Бу дөньяда күпмедер дәрәҗәдә белем туплаганмын икән, болар барысы да үз белемемне күтәрү нәтиҗәсе.» Ч.Дарвин слайд № 2

Укытучы: Бүгенге дәрестә без сезнең белән алган белемнәребезне тикшерергә, аңлашылмый калган урыннарны кабатларга, программа материалын системалаштырырга тиешбез. Шул уңайдан минем сезгә бер нәсер сөйләп китәсем килә. Бервакыт философ Зенонга укучылары шундый сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр: «Хөрмәтлебез! Безнекенә караганда синең белемнәрең шулкадәр зур, ләкин син гади генә тоелган сорауларның җаваплары дөреслегендә  шикләнәсең. Бу ни өчен шулай?» Зенон кулындагы таягы белән комга берсе зуррак, берсе кечерәк ике түгәрәк сызган да болай дип җавап биргән: «Зур түгәрәкнең мәйданы – минем белгәннәрем, ә кечкенә түгәрәк мәйданы – сезнең белемнәрегез. Түгәрәкләрнең тышында сез дә, мин дә белмәгән нәрсәләр. Зур түгәрәкнең мәйданы кечкенәсенә караганда зуррак, шулай булгач минем белемнәрем дә, сезнеке белән чагыштырганда өйрәнелмәгәннәрдән зуррак. Менә шуңа күрә минем икеләнүләрем дә күбрәк!» Шулай булгач, сез предметны никадәр тирәнрәк өйрәнсәгез сорауларыгыз да шулкадәр күбрәк булыр. Бүгенге дәрестә без аларның бер өлешен бетерергә тырышырбыз.

Планетабызның без белгән тереклек ияләрендә үрчү - бөтен яшәеш формасының аерылгысыз өлеше булып тора. Үзеңә охшашны калдыру ихтыяҗы Җирдә тормыш барлыкка килү таңында ук туа. слайд № 3

I блок. 1. Бирем. Таблицаны тутырырга (һәр 4 өстәлгә дә аерым вариантта таблицалар бирелә. 1-2 минут эчендә укучылар таблицаны тутыралар һәм анализлыйлар) слайд № 4

1 вариант

Организм төрләре

Үрчү формасы

Ысуллары

  1. эчәк таякчыгы
  2. чүпрә
  3. бәрәңге
  4. акула
  5. елга кысласы

2 вариант

Организм төрләре

Үрчү формасы

Ысуллары

1. каен җиләге

 2. гидра

 3. камилә

 4. болан

5. хламидомонада

3 вариант

Организм төрләре

Үрчү формасы

Ысуллары

1. пингвин

 2. кура җиләге

 3. күке җитене

 4. планария

 5. тритон

4 вариант

Организм төрләре

Үрчү формасы

ысуллары

1. карлыган

 2.озынборын

 3. яңгыр суалчаны

 4. усак гөмбәсе

 5. гади амёба

2. Бирем.  Һәр өстәл проблемалы сорау ала. Ул 2 минут үзара, аннары класс күләмендә анализлана. слайд № 5

1 вариант. Балыкларның, амфибияләрнең, рептилияләрнең, кошларның күкәй күзәнәкләре бик эре. Бу нәрсә белән бәйләнгән? Кайсы умырткалыларның күкәй күзәнәкләре вак һәм ни өчен?

 2 вариант. Диңгез йолдызлары устрицаларны юк итәләр. Шуңа күрә балыкчылар, ятьмәгә эләккән диңгез йолдызларын кисәләргә кискәләп кире диңгезгә ташлыйлар. Ләкин аларның үрчүләрендәге бер үзенчәлекне белеп алганнан соң, бу эшләрен туктаталар. Бу нинди үзенчәлек һәм ул нәрсәгә китерә?

 3 вариант. Күп кенә протистларда, суүсемнәрдә, эчәкккуышлыларда җәен җенессез, ә көзен җенси үрчү. Бу күренеш нәрсә белән бәйләнгән һәм аның өстенлеге нәрсәдә?

4 вариант Күпчелек тере организмнар җенси юл белән үрчи. Ләкин кайберләренә җенессез үрчү дә характерлы. Ни өчен ике төрле үрчү ысулы да сакланган, ә җенси үрчү өстенлекле булып калган?

 

I блокка нәтиҗә: слайд № 6

1. Төп ике үрчү формасын аерып йөртәләр.

2. Үрчүнең төрле ысуллары һәм формалары яшәешнең өзлексез һәм эзлекле булуын тәэмин итәләр.

                                   3. Алар организмнарның яшәү тирәлегенә җайлашуын тәэмин        

                                   итәләр.

 II блок

    Укытучы: 1885 нче елда Р.Вирхов : “Күзәнәк бары тик күзәнәктән генә барлыкка килә!” дигән. Яшәешнең өзлексезлеге - күзәнәкләр бүленү процессы белән тәэмин ителә. Күзәнәк бүленүнең нинди типлары бар?

 

Программалаштырылган опрос. слайд № 7

Һәр өстәл артында ике вариант

1 вариант – митоз (2,3,4,9,10,11)

2 вариант – мейоз (1,2,5,6,7,8,12,13,14)

Сораулар һәм җаваплар.

  1. Гаметалар барлыкка килү юлы белән төш бүленү.
  2. Бүленер алдыннан ДНК икеләтә арта.
  3. Төш бер генә тапкыр бүленә.
  4. Соматик күзәнәкләр барлыкка килә.
  5. Хромосомаларның аркылы кисешүе.
  6. Барлыкка килгән күзәнәкләрнең хромосомалары гаплоид җыелмалы .
  7. Гомологик хромосомаларның тартылуы.
  8. Төш ике тапкыр бүленә.
  9. Барлыкка килгән күзәнәкләрнең хромосомалары диплоид җыелмалы.
  10. Гомологик хромосомаларның тартылуы юк.
  11. Күзәнәкләрнең типик бүленүе.
  12.  Редукцион бүленү бар.
  13. Бивалентлар барлыкка килә.
  14. Геннарның перекомбинациясе бар.

(һәр варианттан берәр укучы чыгып, тактага җавап номерларын яза, калганнар үзконтроль ясый)

II блокка нәтиҗә: слайд № 8

  1. Барлык яңа күзәнәкләр элгәр күзәнәкләр бүленү юлы белән барлыкка килә.
  2. Барлык җенессез бүленү нигезендә күзәнәкләрнең митотик бүленүе ята.  

III блок: слайд № 9

Укытучы: Без җенси үрчү процессы җенес күзәнәкләре кушылу нәтиҗәсендә барганын беләбез. Бу процесс ничек дип атала? Аның биологик әһәмияте нәрсәдә? Аталанганнан соң һәрвакытта да үсеш барамы? Нәрсә ул метаморфоз? Болар турында без өстәмә мәгълуматлардан белербез.

(партеногенез һәм метаморфоз турында 2 минутлык өстәмә мәгълумат тыңлана).

Партеногенез – аталанмаган күкәй күзәнәктән башланган үсеш.
Дафнияләрдә – җәй буена 180 буын алышына. Телә, бал корты, кавказ кәлтәләрендә норма исәпләнә.

Укытучы: Биогенетик законның мәгънәсе нәрсәдә?

Кеше иң югары төзелешле умырткалы хайван буларак, индивидуаль үсешнең барлык стадияларын да үтә

слайд № 10

Тугыз ай ул аз түгел,

Бу вакытны без карыйк:

Бер елга да  тулмаган

Йөклелек вакытында

Карынымдагы бала

Йөзләрчә мең еллык

Яшәү дәвере уза.

Төрле кыяфәтләргә

Кереп ул яшәп карый.

Йөзгечле дә, ишкәкле дә,

Әле оча, әле йөзә,

Я сөйрәлә, я атлый.

Бу вакытта мин - әнисе,

Барлык йөклеләр кебек,

Атналар, айларны санап,

Мәктәптәге дәресләрне

Сагынып искә алам

Җирнең яшьлеген уйлап.

Биологик диктант (I вариант – так номерлар, II вариант – җөп номерлар).

слайд № 11

Сораулар:

  1. Нәрсә ул кариогамия? (төшләр кушылу)
  2. Аталанган күкәй күзәнәк ничек атала? (зигота)
  3. Аталанган күкәй күзәнәктән нинди процесс башлана? (бүлгәләнү)
  4. Бер катламлы яралгы ничек дип атала? (бластула)
  5. Яралгы үсешенең икенче стадиясе ничек дип атала? (гаструла)

6. Тире һәм нерв көпшәсе кайсы катлау күзәнәкләрдән үсеш ала? (эктодерма)

7. Организмның индивидуаль үсеше ничек дип атала? (онтогенез)

8. Әверелешле үсеш ничек дип атала? (метаморфоз)

9. Урта катлау күзәнәкләр ничек дип атала? (мезодерма)

10. Яралгы күзәнәкләрендә хромосомаларның нинди җыелмасы була? (диплоид)

    III блокка нәтиҗә: слайд № 12

 Аталану процессында барлык организмнарның соматик күзәнәкләренә хас булганча, хромосомаларның диплоид җыелмасы барлыкка килә.

Укытучы: 1 минут эчендә һәр группага үзенең дәрес дәвамындагы эшчәнлеген анализлап,  һәр укучыга билге куярга тәгъдим ителә.

         Дәрес ахырында укучыларга  «Ахыргы анкеты» сорауларына җавап бирергә тәгъдим ителә.Соңыннан анкета укытучы тарафыннан анализланып, укыту процессындагы җитешсезлекләр ачыклана.

Темалар:

  1. Организмнар үрчүнең формалары һәм ысуллары.
  2. Митоз.
  3. Мейоз.
  4. Гаметогенез.
  5. Аталану, онтогенез.
  6. Хромосомалар, генотип.

Анкета сораулары: «Сезгә нинди темалар…

А) аеруча кызыклы тоелды

Б) бик үк аңлашылып җитмәде

В) Кызыксыз, күңелсез булды

Г) күбрәк мәглумат аласы килү теләге туды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбиятында мәзәк жанрының үсеше

   Мин, университетта уку дәверендә, берничә ел дәвамында "Татар әдәбиятында мәзәк жанрының үсеше" дигән тема остендә эшләдем. Ә ни өчен әле мәктәптә дә әлеге юнәлешне дәвам итмәскә д...

"Терек организмнарның әйләнә-тирәгә җайлашуы" темасын гомумиләштерү дәресе.

План-конспект обобщающего урока по биологии в 9 классе по теме "Приспособление организмов к окружающей среде"...

Индивидуаль үсеш планы

Татарстан  Республикасы Кукмара муниципаль  районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, “Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”нең ...

Татарстанның икътисади үсеше

Презентация по родному языку по теме "Татарстанның икътисади үсеше" ( 9 сыйныф)...

Организмнарның яшәү тирәлекләре

Дәрес план конспекта. Биология -5 класс.Тема: Организмнарның яшәү тирәлекләре....