"Терек организмнарның әйләнә-тирәгә җайлашуы" темасын гомумиләштерү дәресе.
план-конспект урока по биологии (9 класс) по теме

Билалиева Гульчачак Фидаиловна

План-конспект обобщающего урока по биологии в 9 классе по теме "Приспособление организмов к окружающей среде"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы

Мичән урта гомумбелем бирү мәктәбе

9 сыйныфта үткәрелгән биология дәресенең киңәйтелгән планы

Темасы: “Терек организмнарның әйләнә – тирәгә җайлашуы” темасын гомумиләштерү дәресе.

Эшләде: биология укытучысы Билалиева Гөлчәчәк Фидаиловна

2013


Тема: «Терек организмнарның әйләнә-тирәгә җайлашуы» темасын гомумиләштерү дәресе.

Максат: терек организмнарның әйләнә-тирәгә җайлашу ысуллары турындагы беемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу; үзләштерү дәрәҗәләрен ачыклау; индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү.

Кулланма: С.Г.Мамонтов, В.Б.Захарова, Н.И.Сонин “Биология. Гомуми закончалыклар” 12-70 битләр; ГИА җыентыгы

Җиһазлау: презентация, дәрестә укучыларны активлаштыру өчен кирәкле материаллар (1, 2, 3 ,4 саннары язылган карточкалар, зәңгәр һәм кызыл пасталы ручкалар (4 әр штук), терминнар язылган кәгазьләр.

Дәрес планы

I.Оештыру өлеше.

Хәерле көн, укучылар. Бүгенге дәресебез гадәти дәрес түгел – гомумиләштерү, кабатлау дәресе. Мин сезгә төркемнәргә бүленеп утырырга тәкъдим итәм. 4 әр кешедән торган 4 төркем килеп чыгарга тиеш.

II.Актуальләштерү.

Эволюция нәрсә ул? Бу терминны ничек аңлатыр идегез. (Һәрбер төркем үз фикерен белдерә)

III.Дәреснең темасы өстендә эш.

Презентация ярдәмендә мин сезгә тест биремнәре тәкъдим итәм. Сез үз төркемегездә фикер алышасыз һәм дөрес җавап номеры язылган карточканы күтәрәсез. Башладык:

1.Систематикага кем нигез сала? (Аристотель, Карл Линней, Ж.Б.Ламарк, Чарлз Дарвин)

Төркемнәр  җавап номеры язылган карточканы күтәрәләр, дөрес җавап биргән төркемнәргә  берәр балл бирелә.

2.Нәрсә ул таксон? Бу очракта фикерләшмибез, һәрбер командадан  кемнәр белә – шулар гына торып баса. (Җавапны торып баскан берәр укучыдан сорыйм) Таксон  - систематик берәмлекләрнең иерархия принцибы. (Һәр командадан ничә укучы торып баса, шуның кадәр балл бирелә.)

3.Һәрбер командага таксоннарбутап язылган кәгазьләр бирелә. Алар таксоннарга номерлар язып чыгалар. Язып бетергәч, бер төркем (сәгать теле уңаена) икенче төркем урынына барып утыра һәм таксоннарның дөреслеген кызыл ручка кулланып тикшерә. (Патшалык, тип, сыйныф, тәртип, гаилә, ыру, төр) Дөрес тамгалаган командаларга берәр балл һәм дөрес тикшергән командаларга берәр балл бирелә.

4.Тест эше. “Биология” атамасы кемнеке? (Аристотель, Карл Линней, Ж.Б.Ламарк, Чарлз Дарвин). Төркемнәр  җавап номеры язылган карточканы күтәрәләр, дөрес җавап биргән төркемнәргә  берәр балл бирелә.

5. “Төрләр барлыкка килү” дигән хезмәтне кем яза? ? (Аристотель, Карл Линней, Ж.Б.Ламарк, Чарлз Дарвин).Төркемнәр  җавап номеры язылган карточканы күтәрәләр, дөрес җавап биргән төркемнәргә  берәр балл бирелә.

6.Ә хәзер Чарлз Дарвинның кыскача биографиясен искә төшерәбез. Һәрбер төркем бу галимгә кагылышлы берәр җөмлә әйтә, кайсы команданың җөмләсе иң соңгы шул командага 1 балл өстәлә. (Үрнәк җөмләләр:

Ч.Р.Дарвин 1809 елның 12 февралендә табиб гаиләсендә туа. Башта университетның медицина факультетында укый. Аннары дини факультетка күчә. Университетны дин әһеле буларак тәмамлый. Аңа “Бигль” кораблендә сәяхәткә чыгарга тәкъдим итәләр. Ул ризалаша һәм 5 ел сәяхәттә була. Сәяхәтә ул күзәтүләр үткәрә, күргәннәрен язып һәм рәсемен ясап бара.  Төрләр арасындагы охшашлык һәм аерымлыклар турында уйлана.)

7.Тест биреме. “Культуралы үсемлекләр һәм йорт хайваннары кешенең матди һәм эстетик ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә хезмәт итә.” Бу җөмләдә сүз нәрсә турында бара? (Табигый сайланыш, ясалма сайланыш, яшәү өчен көрәш) Төркемнәр  фикер алышалар, җавап номеры язылган карточканы күтәрәләр, дөрес җавап биргән төркемнәргә  берәр балл бирелә.

8.Тест биреме. Яшәү өчен көрәш, төрләр эчендә көрәш, төрләр арасында көрәш. Бу терминнар кайсы сайланышка туры килә? (Табигый сайланыш, ясалма сайланыш) Төркемнәр  җавап номеры язылган карточканы күтәрәләр, дөрес җавап биргән төркемнәргә  берәр балл бирелә.

9.Тест биреме. Эволюциянең этәргеч көче булып кайсы сайланыш тора? (Табигый сайланыш, ясалма сайланыш) Төркемнәр  җавап номеры язылган карточканы күтәрәләр, дөрес җавап биргән төркемнәргә  берәр балл бирелә.

10.Ә хәзер һәрбер төркемнән берәр укучыны бирегә чакырам. (Һәр төркемнән берәр укучыны төркемнәр каршына урындыкка утыртам, утырган укучыларга күрсәтми генә 1 нче төркемгә (аннары калган төркемнәргә)  термин язылган кәгазь күрсәтәм, алар утырган иптәшләренә шушы терминны ишарә, мимика ярдәмендә аңлатып бирергә тиешләр. Балл дөрес җавап әйткән укучы командасына бирелә. (Сүзләр: төрләр эчендә көрәш, мимикрия, яшь буын турында кайгырту, төрләр арасында көрәш)

11.Һәрбер төркем табигый сайланыш формаларына тормыштан мисаллар китерә (уйларга вакыт бирелми). Мәсәлән: сукыр тычкан химикатларга күнегә – этәргеч, чәчәкләр һәм аларны серкәләндерергә җайлашкан бөҗәкләр – стабильләштерүче, ата затларның үз-үзләрен тотулары, җырлары – җенси һ.б.

12.Адаптация сүзе нәрсәне аңлата? Бу очракта фикерләшмибез, һәрбер командадан кемнәр белә – шулар гына торып баса. (Җавапны торып баскан берәр укучыдан сорыйм) җайлашу. (Һәр командадан ничә укучы торып баса, шуның кадәр балл бирелә.)

13.Биологик прогресс һәм биологик регресс нәрсә ул? (1 нче, 3 нче төркемнәргә биологик прогресс, 2 нче, 4 нче төркемнәргә биологик регресс терминнары язылган кәгазьләр бирелә) Каршыгыздагы кәгазьләргә шушы терминның аңлатмасын языгыз яки схемасын ясагыз.  Эш беткәч, урыннарны сәгать теленә каршы юнәлештә алышабыз, ягъни урыннарыбызга кире кайтабыз. Көндәш төркемнең эшен кызыл ручка кулланып тикшерәбез. Дөрес язган яки ясаган командаларга берәр балл һәм дөрес тикшергән командаларга берәр балл бирелә.

14.Эволюциянең төп юнәлешләренә мисаллар китерү: ароморфоз – хайваннарның төзелешләре катлаулануы, скелет, үпкә, йөрәк барлыкка килү, артерия һәм венага бүленү; идиоадаптация – яшәү өчен көрәштә файдалы булган махсус тышкы шартларга җайлашу, саклаучы төс, үсемлекләрдәге чәнечкеләр, балыкларның яссы формасы; гомуми дегенерация – төзелешнең гадиләшүе, паразит үсемлекләр, паразит суалчаннар һ.б. Соңгы мисалны әйткән төркемгә бер балл бирелә.

15.Өй эше бирү: §14, укып килергә, 73 биттәге сорауларга җавап әзерләргә.

IV.Ныгыту.

1.ГИА тесты эшләтү. Тестларны җыю.

2.Укытучы шул вакытта балларны саный һәм нәтиҗә чыгара.

3.Нәтиҗә белән таныштыру.

V.Рефлексия.

-Кемнәргә дәрес ошады, алар торып басалар.

-Кемнәргә дәрес ошамады, хәзер алар торып баса.

VI.Йомгаклау.

Билгеләрнең ГИА тестлары буенча куеласын хәбәр итү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес

" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра  курсында  иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми  урта белем бирү мәктәп  базасында алгебрада тигезләмәл...

11 класста "Эволюция теориясе нигезләре" темасын гомумиләштерү

Бу дәрес эшкәртмәсе "Эволюция теориясе" темасын гомумиләштергәндә кулланыла ала. Дәрес өчен презентация әзерләнде. Өстәмә чыганаклардан материал кулланылды....