Җимешләрнең һәм орлыкларның таралуы.
план-конспект урока по биологии (6 класс)

Сафина Ильсияр Вазыхзяновна

Дәрес планы. Биология 6-класс.

Тема: Җимешләрнең һәм орлыкларның таралуы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Дәрес план конспекты87.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Җимешләрнең һәм орлыкларның таралуы.

Дәрес тибы: Яңа белемнәр өйрәнү. урок освоение новых знаний (ОНЗ).

Планлаштырган белем бирү нәтиҗәләре:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

— укучылар тыңлый һәм башкаларны ишетә белергә тиеш. уметь слушать и слышать другое мнение.

Фәнара белем бирү нәтиҗәләре

- дәреслек һәм өстәмә материалларны кулланып чагыштыру, анализлый белү;

Фән буенча нәтиҗәләр

—  җимешләрнең һәм орлыкларның таралу ысулларын үзләштерү;

— җимеш һәм орлыкларның таралу өчен төрле җайланмалары булуын таралу ысулына карап аера белү;  

Эшчәнлек формалары:, индивидуаль.

Оборудование: мультимедийный проектор, компьютер, презентация, карточкалар.

Дәрес барышы:

№ п/п

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.

Мотивациләү этабы(1 мин.)

Укучыларның дәрескә әзерлеләрен тикшерә. Уңай климат булдыра.

 

Укытучыны сәламләү, тыңлау

2.

Белемнәрне актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.

(4 мин.)

Фронталь сорау:

Җимешләр һәм орлыклар  ничек барлыкка килә?

Җимешләрнең классификациясе.

 Слайд – 1.

Сезнең алдыгызда җимешләр: слива, карлыган, имән чикләвеге һәм виноград. Кайсы монда артык?(имән чикләвеге, җимеш тирәлеге бик каты, ул орлыкны саклый)

Слива, карлыган һәм виноградның җимеш тирәлекләре сусыл .

(имән рәсеме)  Слайд 2
-Сезгә бер хикәя укып үтәсем килә. Игътибар белән тыңлагыз.

Авыл кырыенда бер саран имән үсә. Ул үзенең бернәрсәсен дә беркем белән  дә бүлешәсе килми. Берконне  тычкан  дус йөгереп килә дә “Имән рөхсәт ит әле миңа ике генә  чикләвегеңне алырга “- ди. Берсен мин аның ашыйм, икенчесен ерак тугел аланга  утыртып куям, анда да имән уссен, дигән. Ә имән аңа нәфрәтләнеп: “ Ычкын моннан әлегә исән чагыңда, орынма тиясе булма бер чикләвегемә дә, барлык чикләвекләрем дә үз янымда калсын” дигән. Тычкан шундый курыккан, калтыранып йөгереп китеп барган. Шушы көннән соң беркем дә тиен дә, тычкан да, борындык та имән янына килергә батырлыклары җитмәгән. Шулай итеп имән бер ялгызы гомер кичергән. Чикләвекләре өлгереп коелгач та үсеп китә алмаганнар, аларга урын да, кояш яктылыгы да җитмәгән. Бер- берсен кысрыклап яшь чагында ук  үсеп китә алмый үлемгә дучар булганнар.

Еллар узган . Имән бик нык картайган һәм беркөнне көчле җилгә түзә алмыйча шартлап сынган. Шулай итеп карт имән үзенә алмаш калдыра алмаган.

Укучылар ни өчен соң имән үзенә алмаш калдыра алмаган?

(Чөнки имән үзенең орлыгын беркемгә дә бирмәгән, шуңа аңа алмаш калмаган, орлык таралуның әһәмиятле булуын имән белмәгән.)

Димәк, бүгенге дәреснең темасы:

Җимешләрнең һәм орлыкларның таралуы.

(Максат: Җимешләр һәм орлыкларның ничек таралуын белергә.) 

  • Проблема: Җимешләр һәм орлыклар таралуның табигатьтә нинди әһәмияте бар?

Өйрәнгән  тема буенча җавап бирәләр.

 Дәреснең темасын, максатын китереп чыгаралар.

3.

Яңа тема өйрәнү.

(25мин.)

  1. Аерым үзлектән эшләүне оештыра: Карточкалар сайлап алалар. Эшлиләр.

Җил ярдәмендә таралу

  1. 74-75 биттән  «Җил ярдәмендә таралу» бүлеген укырга. Рәсемнәрне карагыз.
  2. Сорауларга җавап бирегез:

Тал, тополь, усак  орлыкларына таралырга нәрсә ярдәм итә? Тузганак, каен, корычагач, өрәңге җимешләренең җил белән таралу өчен нинди җайланмалары бар?

Су ярдәмендә таралу

  1. 75 биттән  «Су белән таралу» бүлеген укырга. Рәсемнәрне карагыз.
  2. Сорауга җавап бирегез:

Зирек, кокос пальмасы үсемлекләренең су белән таралу өчен нинди җайланмалары бар?

Үзләре сибелеп таралу

  1. 75-76 биттәге«Үзләре сибелеп таралу» бүлеген укырга.  Рәсемнәрне карагыз.
  2. Сорауга җавап бирегез:

Борчак, фасоль, мәк, акация  үсемлекләренең үзләре сибелеп таралу өчен нинди җайланмалары бар?

Хайваннар һәм кеше ярдәмендә таралу.

  1. 76-78 биттәге «Хайваннар һәм кеше ярдәмендә таралу»бүлеген укырга. Рәсемнәрне карагыз.
  2. Сорауга җавап бирегез:

Әрекмән, эт тигәнәге җимешләре ничек тарала? Миләш, аю баланы, нарат җиләге үсемлекләренең җимешләре ничек тарала?

  1. Слайдта таблица (Дәфтәрдә тутырырга)

Таблица 1.Белемнәрне куллану

Үсемлек исеме

 Таралу ысуллары

Таралу җайланмалары

Крыжовник, карлыган, тузганак, клен, эт тигәнәге, фасоль, зирек

Дәреслектәге текст буенча эшлиләр

    (картокадагы сораулар буенча эшлиләр)

(таралу өчен нинди җайланмалары булуын аңлаталар)

Таблица тутыралар

Физкультминут

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә тукталдык

Җилкәләрне турайттык

Тирән итеп суладык

Башны як якка бордык

Чүгәләдек һәм тордык

Бер урында йөгердек

Аннары соң сикердек

Сузылдык. киерелдек

Югарыга үрелдек

Соңыннан тынычланып

Укуны дәвам иттек.

Укучылар ял итәләр

4.

Алган белемнәрне ныгыту.  (5 мин.)

Беренче тикшерү

1.Орлыклар , җимешләр нинди ысуллр белән таралалар?

 Орлыкларның таралу өчен нинди җайланмалары бар?

Тестны эшләп сез бу сорауларга җавап табарсыз.

3. Тест эшләү.

Тест. (бер дөрес җавапка 1 балл)

1.Өлгергәч үзенең орлыгын ата:

а) томат в) банан

б) акация г) эт тигәнәге  

2.Җил ярдәмендә таралучы җимеш:

а) корычагач  в) имән

б) мәк) в) кокос

3.Назовите приспособления к распространению животными:

а) парашютлар

б)мамыксыман  төкчәләр

в) очлы тешчекләр

г) сусыл йомшагы

Тактада эш:

Таблица2. Туры китереп куегыз

Җимеш һәм орлыкларның билгеләре

Таралу ысуллары

1. җимеш, сулы йомшагы булган

А) җил ярдәмендә

Б) су белән

В) хайваннар ярдәмендә

2. җимеш. мамыксыман төкчәләр белән

3. җимеш һәм орлыклары вак, җиңел

4. җимешләре ыргакчыклы

5. җимешләре йөзүгә җайлашкан

Ответ:

    А

Б

В

Табышмаклар  

Агач, агач саен ботак,

Ботак саен оя,

Оя саен күкәй

Сигездер дә, тугыздыр. (Борчак)

Эчен ашыйлар,
Тышын ташлыйлар.
(Чикләвек)

Бабай мескен картайган,
Эшләпәсе янтайган
(Көнбагыш)

Алма дисәң дә алалар

Нәрсә соң ул балалар?

Бикле келәт эчендә кара ком.
(Мәк)

Проблемалы сорау:

Җимешләр һәм орлыклар таралуның табигатьтә нинди әһәмияте бар?

( Җимешләр һәм орлыклар таралу үсемлекләрнең  таралуына, артуына китерә, хайваннарга азык арта. )

Тактада эш:ПроблемалыТабышмккларА

Укучылар җавап бирә.

5.

Өй эше (2 мин.)

Өй эшен аңлата:

1)Параграф 14;телдән сорауларга җавап бирә белергә.

2) Җимешләр турында кроссворд төзергә.

3) “Җимешләрнең һәм орлыкларның таралуы” турында доклад әзерләргә.

6.

Рефлексия

(3 мин.)

Дәрес темасын йомгаклау

- Дәрестә без нинди сорауларга җавап бирдек? Нәрсә ачыкладык?

Укучыларның үз-үзләренә бәя бирүне оештыру.

- Үзегезнең дәрестә эшчәнлеккә бәя бирегез:

1.Мин дәрестә эшләдем
2.Үземнең эшчәнлегемнән мин

                                                                          3.Дәрес миңа тоелды
4.Дәрестә мин
5.Минем настроение
6.Дәрес темасы миңа


7.Өй эше

актив / юк
канәгать/ юк (ни өчен?)

нәрсәне кабатларга кирәк?

кыска/ озак
армадым/ ардым
яхшырды/ начарланды
аңлашылды/ аңлашылмады
кирәкле/ кирәксез
кызыклы/ кызыклы түгел
җиңел / авыр
кызыклы/ кызыклы түгел

Билгеләр куя.

формулируют вывод по теме урока.

оценивают работу на уроке по алгоритму.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иҗат җимешләре

Укучылар өчен шигырьләр...

Презентация "Җиләк - җимешләр"

Презентация "Җиләк - җимешләр"...

Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.

Тема: Яшелчәләр, җиләк-җимешләр....

Иҗат җимешләребез

Балачак – хыялларга бай чор ул. Күктәге болытларны  күзәткәндә, яшел чирәмле яланнарда аунаганда, гомумән, табигать кочагында йөзгәндә күңелдә хыял туа. Берәүләр аны хикәя, нәсер, әкият юлларына ...

"Җиләк - җимешләр"темасы буенча презентация

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен " Җиләк - җимешләр" темасы буенча презентация"...

«Яшелчә һәм җиләк- җимешләр» темасын ныгыту.

Максат: яшелчә һәм җиләк – җимешләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү;              - бәйләнешле сөйләм үстерү...

"Тавышның таралуы. Тавыш дулкыннары. Тавышның тизлеге" темасына дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең максаты: ·         Тавышның эластик – каты, сыек һәм газсыман тирәлекләрдә таралуын аңлату;·...