Класстан тыш чара "Тамчы шоу"
классный час по биологии (7 класс)

Сафина Ильсияр Вазыхзяновна

5-7 класслар өчен класс сәгате "Тамчы шоу"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл класс сәгате31.16 КБ

Предварительный просмотр:

“Тамчы шоу” интеллектуаль - күңел  ачу  уены.

Музыка  яңгырый.

Хәерле көн,  исәнмесез  хөрмәтле укучылар,, бәйрәмебез кунаклары !

“Тамчы шоу” интеллектуаль  - күңел  ачу  уенын башлыйбыз. Хәерле сәгатьтә.

Әйдәгез  командалар белән  танышабыз.

   Уенда    Кызылтау  урта  мәктәбенең “Дуслык”, һәм  “Без татар балалары” командалары    катнаша.  Рәхим итеп аларга  сүзне бирик әле.

Команда:  Дуслык.

Девиз: Дуслык безнең - бәйрәм  бизәге

            Дуслык безнең  - җиңү  теләге.

       Татарча да, русча да  

      Без бик  яхшы  беләбез.

    “Тамчы  шоу”га  кемнәр  килгән

      Менә хәзер  күрерсез.

(Һәр укучы  үзен  тәкъдим итә)

“Без татар балалары”  командасына  сүзне бирәбез.  Рәхим итегез.

Безнең команда:  “Без татар балалары”

Дезиз:

Саф, шат,  шаян  күңел белән

“Тамчы шоу”га  килдек без.

Әйдә бүген  дуслык  җиңсен,

Без тик  шуны  телибез.

 (Һәр укучы  үзен  тәкъдим итә)

Хезмәтегезне  бәяләү өчен  жюри  составы белән  танышып  үтик.

Әлбәттә командаларга  көч  биреп  торыр өчен  безнең    җанатарлар  биредә.

Дуслар шундый  күтәреке  рухта  бәйгебезне башлыйбыз.

I  ТУР  :  “Батыр – берне,  белемле -  меңне  егар” диеп атала.

Сез  әзерме  кызлар, егетләр?

Әгәр  җанатарлар да  әзер булса бәйгене башлыйбыз.

Беренче  турдагы берничә сорауны мин “Дуслык” командасына бирәм.

 

  1. Татарстанның дәүләт гербында төшерелгән җәнлек? (Ак барс.)
  2. Ул -газ, сыеклык та, каты да була ала? (Су)
  3. Бал яратучы хайван? (Аю.)
  4. Чәйнең туган иле? (Кытай.)
  5. Кайсы кош оча белми?  (Пингвин,  страус)
  6. Татарстанның иң зур елгасы? (Идел.)
  7. Ул кыш көне ява? (Кар.)
  8. Нинди кошлар безгә иң беренче булып килә? (каргалар)
  9. Иң биек үсүче агачның исеме. (Эвкалипт)
  10. Татарстан халкының җәйге бәйрәм көне? (Сабантуй.)

2 нче “Без татар балалары” командасы  өчен сораулар:

  1. Сөйләшү органы? (Тел.)
  2. Яңа уку елы кайчан башлана? (1 нче сентябрь.)
  3. Казан хоккей командасының исеме? (Ак барс.)
  4. Февральдә ничә көн? (28, 29.)
  5. Кофеның туган җире? (Бразилия.)
  6. Татарстанда иң зур табигый байлык нәрсә? (Нефть.)
  7. Кышкы өс киеме? (Тун.)
  8. Кишер, кәбестә яратучы хайван? (Куян.)
  9. Дөньядагы  иң зур яфраклы  үсемлекне  атагыз. (Виктория -регия)
  10. Кыш көне бала чыгаручы кош нинди кош ул?(чукыр)

II  ТУР  Игътибарлылыкка биремнәр.

1. Бу бөек рус художнигы 1832 елның 13 нче январенда Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә туа.   Табигать  күренешләрен, бигрәк тә урманны   яратып тасвирлый.  Бу аның иҗат иткән картиналары.  Кем турында  сүз бара ? (уйлаганда музыка) (Экранда фотосы  һәм  картиналары) (җавап экранда) (И.И. Шишкин)

2. (экранда  балык  рәсемнәре)Экрандагы рэсемнэрне карыйбыз! (Экранда рэсем беткэч кенэ сорау эйтелэ)

Бу  рәсемнәрдә ничә  балык  күрдегез?  (30 секунд вакыт бирелә) (экранда жавап чыга, рэсем кабат чыга)

3. (Экранда   кош рәсемнәре) Экрандагы рэсемнэрне карыйбыз! (Экранда рэсем беткэч кенэ сорау эйтелэ)

          3нче рәсемдә  ничә  кош иде? (30 секунд вакыт бирелә)  (экранда жавап чыга, рэсем кабат чыга)

III ТУР    Табигать могҗизалары   дип атала.

Хәзер сез төрле табигатьтә булган күренешләрнең тавышларын ишетерсез, нинди тавыш икәнен яхшы итеп тыңлап бетереп ашыкмыйча җавап бирергә кирәк.

IV ТУР    Табышмаклар туры.  (бер-бер артлы командаларга табышмаклар әйтелә, белмәсәлэр икенче командага күчә)
1. Койма башында бер өй, 
Кунагы тәрәзәдән йөри 
( сыерчык) 

2. Мылтык түгел - үзе ата,

   Куркытмый ул шартлап та.

   Күбәләк тә, бал корты да

   Аны өзелеп ярата.

      (Чәчәк)


3. Үзе йомырка басмый 
Баласын да бакмый? 
( күке) 

 4. Ай – яй матур агач соң,

    Кызыл төймәләр таккан.

    Төймәләре ачы соң

    Өзеп, авызга капсаң.

                (Миләш)

5. Кулы юк балчык ташый, 
Балтасы юк өй ясый. 
( карлыгач) 

   6. Кызарып җиләк пешә

      Чикләвекләр өлгерә

      Санап та бетереп булмый

       Нәрсә соң ул, кем белә?

           (Урман)

7. Беренче карлар яугач, 
Килә ул безнең якка . 
Кышкы урманны сөя 
Исе китми суыкка 
( Карабүрек)

   8. Яз килсә − киенә,
    Көз килсә − чишенә.
           (Агач)

V ТУР  Кем җитез? дип атала  

Бирелгән сүздән исем сүз төркеменә кергән сүзләр ясарга.  Кем? Нэрсэ? сорауларына жавап булып килгэн сүзлэр.

(5 минут вакыт бирелә),(Вакыт беткэч) Сүзләрне әле бер команда, эле бер команда әйтә, соңыннан әйтүче җиңүче була)

Карлыгач сүзе  экранда

VI  ТУР  Музыкаль тур.

Көйне белегез! (Төрле көйләрнең нинди җыр булуын, исемен әйтергә)

VII ТУР 

Капитаннар ярышы.  

Һәр командирга 10 шар сорау бирелә. Сорауларга “әйе”,  “юк”  диеп җавап бирергә кирәк.

 “Дуслык” командасы  капитанына сораулар.

  1. Татарстанда  алмагачның  җимеше май аенда өлгерә.(юк)
  2. Сирень,  шомырт чәчәк ата.(Әйе)
  3. Карлыгач йөзә. (Юк)
  4. Эт өрә.(Әйе)
  5. Кояш көн яктан чыга( Әйе)
  6. Яздан соң кыш килә.(Юк)
  7. Җир үз күчәре тирәли әйләнә (Әйе)
  8. Март яз ае.(Әйе)
  9. Абага чәчәк ата.(юк)
  10. Бәрәңгенең  җимеше  сабагында.(юк)

“Без татар балалары” командасы  капитанына сораулар

  1. Атнаның соңгы көне  якшәмбе.(әйе)
  2. Сыер сайрый.(юк)
  3. Кояш җир тирәли әйләнә.(юк)
  4. Сентябрь җәй ае. (юк)
  5. Алмагач май аенда  чәчәк ата. (Әйе)
  6. Җир шарында 6 материк бар .(Әйе)
  7. Җир шарында 5 океан бар .(юк)
  8. Агачлар кыш көне үсә .(юк)
  9. Ботаника үсемлекләрне өйрәнүче фән(әйе)
  10. Дүшәмбедән соң чәршәмбе килә.(юк)

Бүгенге интеллектуаль «Тамчы Шоу» уеныбыз тәмам, командалар бик актив булдылар, сорауларга уйлап төгәл итеп җавап бирергә тырыштылар, рәхмәт аларга,  хэзер сүзне жюриларга бирэбез.

Яратыгыз
Яратырга килдек без бу жиргэ,
Яратмаган йорэк яналмый,
Яратмаган йорэк-йорэк тугел,
Яналмаган йорэк - йорэк тугел-
Яратмыйча безгэ карамый.

Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигэ дэ карамый,-
Мэхэббэтсез яшэу ярамый!

Яратулар булмый жинел генэ-
Кунеллэрне мен кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирэк, Сагышларны таратырга кирэк,-
Яратмыйча безгэ ярамый.

Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бер нигэ дэ карамый,-
Мэхэббэтсез яшэу ярамый

Яратыгыз
Яратырга килдек без бу жиргэ,
Яратмаган йорэк яналмый,
Яратмаган йорэк-йорэк тугел,
Яналмаган йорэк - йорэк тугел-
Яратмыйча безгэ карамый.

Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигэ дэ карамый,-
Мэхэббэтсез яшэу ярамый!

Яратулар булмый жинел генэ-
Кунеллэрне мен кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирэк, Сагышларны таратырга кирэк,-
Яратмыйча безгэ ярамый.

Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бер нигэ дэ карамый,-
Мэхэббэтсез яшэу ярамый

Яратыгыз
Яратырга килдек без бу жиргэ,
Яратмаган йорэк яналмый,
Яратмаган йорэк-йорэк тугел,
Яналмаган йорэк - йорэк тугел-
Яратмыйча безгэ карамый.

Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигэ дэ карамый,-
Мэхэббэтсез яшэу ярамый!

Яратулар булмый жинел генэ-
Кунеллэрне мен кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирэк, Сагышларны таратырга кирэк,-
Яратмыйча безгэ ярамый.

Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бер нигэ дэ карамый,-
Мэхэббэтсез яшэу ярамый


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә-класстан тыш эш

Укытуның сыйфатын күтәрүдә класстан тыш эшчәнлекнең мөһимлеге. Бу- төрле дистанцион олимпиада һәм конкурсларда катнашу....

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....