Гилязoвa Лaндыш Мусaeвнa

Учитель татарского языка и литературы

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Обучение детей

Увлечения: Чтение книг

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Елабуга

Место работы: МБОУ "Средняя школа №8" ЕМР РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/m-landysh
«Чтобы быть хорошим преподавателем, нужно любить то, что преподаешь, и любить тех, кому преподаешь» «Яхшы укытучы булыр өчен үз фәнеңне һәм шәкертләреңне яратырга кирәк!»
Василий Осипович Ключевский

О себе

 

   Тумышым белән мин Зәй шәһәреннән . Әти-әнием - ак халатлы шәфкать ияләре- табиблар. Алар кеше сәламәтлеге өчен көрәшүне  үзләренең изге бурычлары дип санадылар. Табиб буларак, эшләгән игелекләре турында еш сөйлиләр иде. Күрәсең , кызыбыз да медицина юлын сайлар , дип уйлап,  мине дә медицинага тартулары булгандыр инде.

Ә мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым.  Миңа бу һөнәр бик ошый иде. Кулыма акбур тотып кара тактага язу да үзенә бер рәхәтлек бирде. Әнием үзенең камыр җәя торган тактасын шуңа миңа  бүләк итте дә инде. Ул исә миңа сыйныф тактасын алыштырды.  Минем өч абыем : ”Син, барлык һөнәр ияләренә дә белем бирүче укытучы булырсың ,” -  дип, кечкенә дәфтәрчекләр ясап бирде . Барысы, кечкенәдән минем  укытучыларга хас сәләтемне күреп, белем дөньясына атлап керергә ярдәм итте.

 Еллар үтте.Табигатьнең шундый матур бер мизгелендә, мин  бер кулыма чәчәк бәйләме, икенчесенә китап-дәфтәрләр салган сумка тотып, мәктәп ишеген ачып кердем. Иске Зәй бистәсенең 1 нче урта белем бирү мәктәбе иде бу. Мине анда чәчләрен ике толымга үргән, ап-ак кофталы укытучым Гөлшат Марат кызы Хәсәнова  каршы алды. Аның шундый матур, килешле кыяфәтен, биек үкчәле түфлиләрдән  генә йөрүен күреп, укытучы нәкъ шундый булырга тиеш дип уйладым. Гөлшат апаның: ”Хуш киләсез!”- дип әйткән сүзләре,  елмайган  иреннәре, онытылмаслык булып, күңел түремә кереп калды.

Үсә төшкән саен, укытучы булу теләге миндә көчәя генә барды. Инде  беренче укытучымны  сыйныф җитәкчем Светлана Алексей кызы Трошина алыштырды. Ул укыткан биология дәресләре  укытучы һөнәре белән тагын да кызыксынырга өндәде, укытучы  хезмәтен аңларга ярдәм итте. Шулар мине Түбән Кама якларына белем алырга  китәргә этәрде дә инде.

Мәктәптә үсә генә барган укытучы булу теләге Түбән Кама педагогия көллиятендә укый башлагач, тагын да көчәйде. Инде мин бу вакытта укытучы һөнәренең серләренә төшенә башлаган идем. Кызыктырган якларына  монда таләпләр дә килеп кушылды. Ләкин мин инде бу таләпләргә җавап бирер дәрәҗәдәге шәхескә әверелгән идем .Моның өчен мин төркем җитәкчебез, татар теле укытучыбыз  Фәйрүзә Әхсән кызына рәхмәтлемен. Нәкъ ул куйган канатлар мине  Алабуга педагогия университетына китерде.

Борынгы Алабуга шәһәре үзенең башкаларга охшамаган матурлыгы белән  каршы алды мине. Мин шушы бинада укыячакмын да бит әле...Укытучы өчен бик тә кирәк булган югары белем алачакмын.

         Безнең  филология факультетның  деканы  Альберт Зөфәр улы Нигамаев   беренче көннән үк үз таләпләрен җиткерде. Укытучы һөнәренә  куела торган таләпләрнең бик күбесен аннан алдым мин. Укытучы булсаң, димәк, син таләп итә белергә дә тиешсең...

         

Татар теле серләренә өйрәтүче укытучым  Венера Илдус кызы үзенең аһәңле сөйләме  белән таң калдырды.” Шундый матур итеп сөйли алсаң иде!”-дип сокландым мин.  Җитмәсә үзе нинди  мөлаем дә. Шулай итеп,  Алабуга югары уку йорты , белемле мөгаллимнәре мине инде югары белемле укытучы итеп  әзерләде.

Менә мин бүген - укытучы. Укытучы буларак үз юлымны башладым гына әле. Бу вакыт  нибары алты ай.   Алабуга шәһәренең  8 нче урта мәктәбендә үзем балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм. Хезмәт эшчәнлегемә аяк басканда мәктәп директоры Миннечулпан Наил кызы Сафина тарафыннан әйтелгән ” Укытучы- бөек исем, шул исемгә лаек булуыгызны телим “ , дигән сүзләр бүген дә  күңелем түрендә. Мин үземне  эшемнән һәм укучыларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм. Кечкенәдән күңелемә салынган орлыклар бүген инде үз нәтиҗәсен бирә...

Үз эшчәнлегемдә  рус балаларын татар теленә чит тел буларак өйрәтү методлары, алымнары һәм чараларын кулланам. Натураль метод( табигый метод). Бу метод белән эшләгәндә  предметларны, аларның хәрәкәтләрен күрсәтәм, картина  күрсәтәм,  рәсем ясатам, җанлы аралашу оештырам.

Тәрҗемә итү (тәрҗемәи) методы. Сүз һәм тәгъбирләрне  укучының ана теленә тәрҗемә итәм.Дәресләрдә өстенлекне сөйләмнең язма төренә – китапка (дәреслеккә), өйрәнелә торган телнең грамматикасына, язуга, тел күренешләрен чагыштырып карауга бирәм.

Аңлы-гамәли метод. Аңлы-гамәли метод сөйләм эшчәнлеге вакытында татар теленең лексик- грамматик берәмлекләрен аңлы рәвештә өйрәнүне күздә тота. Татар теленә рус  милләтеннән булган  укучыларны өйрәткәндә бу метод  та бик уңышлы.

Яшь мөгаллим буларак мин үземнең эшчәнлегемдә кинезиология фәненең казанышларына да мөрәҗәгать итәм, чөнки бу фән алымнары нигезендә тән әгъзаларының хәрәкәте белән баш миенең үсеше  тәңгәлләштерелә. Бу күнегүләрне куллану (сулау һәм күз  хәрәкәтләре белән бәйләнгән күнегүләр, бармак очларындагы рецепторларны активлаштыру күнегүләре ,когнитив һәм коммуникатив күнегүләр,буын һәм баш мие белән бәйләнешле көчәнүне киметү күнегүләре ) минем укучыларыма татар телен уңышлы өйрәнү генә түгел, ә бәлки минем дәресләремдә  үзләрен  ышанычлы хис итәргә ярдәм итә.

Бөек исемгә лаек Укытучыларым. Сез мине үз һөнәрегезгә гашыйк иттегез, яраттырдыгыз . Моның өчен мин барыгызга да бик  рәхмәтлемен!

Язмамны укытучы һәм шагыйрә Клара Булатова сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

          Миңа сорау бирсәләр:

-         Бәхет ни ул ?- дисәләр.

-         Бәхет, шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

 

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

111Н.Гыйматдинованың " Сәвилә" әсәре.

     Ф.Яруллин " Җилкәннәр җилдә сынала" 
     Ф. Садриев " Таң җиле" 
 
 Әлеге китапларны укып чыгу белән тирән уйга каласың. Аларда тормыш фәлсәфәсе тулып ята.  Әсәр геройлары белән янасың, көясең, кайгырасың....

Моё портфолио

Рәхим итегез!

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: