2016 - 2017 эш программалары
рабочая программа по теме

Гилязoвa Лaндыш Мусaeвнa

Программа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_bv_tatar_tele.docx51.84 КБ
Файл 1_bv_edebi_uku.docx37.31 КБ
Файл 2А/В уку683.5 КБ
Файл 2А/В татар теле778.55 КБ
Файл 3В татар теле791.88 КБ
Файл 4В/Г татар теле746.37 КБ
Файл 4В/Г уку575.57 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

 1 нче б,в сыйныфларының рус төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

1.”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан – 2014.

2. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “8 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең  2016-2017 нче уку елына укыту планы.

Тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

1. Күңелле татар теле. Р. З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Казан «Татармультфильм» нәшрияты, 2012.

Татар теле филология фәннәре өлкәсенә  керә. 1 нче сыйныфта татар теле укытуның гомуми максатлары: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү; хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

                                           Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. 

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур.

Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2016-2017 нче уку елында 1сыйныфта ” Татар теле”н    өйрәнүгә  99 сәгать (33 атнага 3 сәгать исәбеннән) бирелә.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Татар теленә өйрәтүнең  гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу; “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру. 

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалаштыру.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

 Танып белү нәтиҗәләре:

 – фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон  ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

 –уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 

Коммуникатив нәтиҗәләр:

– әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

                              Уку елын тәмамлаганда планлаштырылган нәтиҗәләр:

1. Исемнәрнең берлек һәм күплек санын белү.

2.Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

3.Исемнәрнең 1, 2 затта берлектә тартым белән төрләнешен белү.

4.Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт  килешләрен белү.

5.Микъдар һәм тәртип саннарын белү (1-10 саннары).

6.Зат алмашлыкларын берлектә баш, иялек, юнәлеш килешләрендә сөйләмдә куллана белү.

7.Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

8.Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.

9.Ничә? Ничек?Нинди? сорауларына җавап бирә белү.

10.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.

11.Боерык фигыльнең II затта берлек сан формасын белү.

12.-мы/-ме, түгел, әле кисәкчәләрен сөйләмдә куллана белү.

13.Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллану.

14.Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

15.Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

16.Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Орфографик һәм орфоэпик минимум.

  1. Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.
  2. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.
  3. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.
  4. Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.
  5. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.
  6. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.
  7. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.
  8. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәнү.
  9. Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.
  10. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәнү.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре:

Тыңлап аңлау

-укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

- тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

- сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; -

 - ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

Диалогик сөйләм

- өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-  программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

-  дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Язу

-  татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

 -  конверт һәм дәфтәр тышына яза белү; программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре

формалаштыру.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү; хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;укыганд,а сүзлекләр куллана белү.

Укуыту материалын  тематик планлаштыру

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгатьләр     саны

Укучылар  эшчәнлегенә  характеристика яки уку эшчәнлегенең төрләре

Әйдәгез танышабыз.

11

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра, риза була белү. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-10 саннары).Син кайда яшисең? соравы һәм аңа жавап  формасы. мы/-ме, түгел, әле кисәкчәләрен сөйләмдә куллана белү.

Урман дусларыбыз.

4

Кыргый хайваннарның, кошларның исемнәрен атый. Саный, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү.Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллана белү.Исемнәрнең берлек һәм күплек санын белү.Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

Спорт бәйрәме.

8

Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт  килешләрен белү.Боерык фигыльнең II затта берлек сан формасын белү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерә белү.Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерә белү.Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңлый белү.

Мәктәптә.

5

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә  сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү.Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү.

Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә). Исемнәрнең берлек һәм күплек санын белү. 

Исемнәрнең 1, 2 затта берлектә тартым белән төрләнешен белү.Ничә? соравына җавап бирә белү.

Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллана белү.Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес куя белү.

Йорт хайваннары һәм кошлары.

8

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә, аларны характерлый белү. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.  Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.

Бакчада.

8

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү. Зат алмашлыкларын берлектә баш, иялек килешләрендә сөйләмдә куллану белү.Ничек? Нинди? сорауларына җавап бирә белү. 

Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллана белү.

Кыш җитте.

12

Кыш билгеләрен әйтә белү.

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү. Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасын аера белү.Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белү.Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән яза белү.

Сәламәт бул.

7

Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын,  юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.Зат алмашлыкларын берлектә юнәлеш килешешендә сөйләмдә куллана белү.Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллана белү.Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.

 Безнең гаилә.

9

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү.Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Исемнәрнең 1, 2 затта берлектә тартым белән төрләнеше әйтә белү.Һәм теркәгечен сөйләмдә куллана белү.

Татар халык ашлары.

6

Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес яза белү.

Кибеттә.

9

Ашамлыклар исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттән сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү.Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү. 

Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес куя белү.

Шәһәрдә.

6

Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәнү.

 Җәй җитә.

6

Җәй билгеләрен әйтә белү.Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтә белү.

Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп яза белү. Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Барлыгы

99

Календарь-тематик

план

№ п\п

Бүлекләр-дәресләр темасы

        Үткәрү  вакыты

план

факт

Әйдәгез танышабыз.  (11 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку; тиешле мәгълүматны  сайлап алу; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү.

1.

Әйдәгез танышабыз.

01.09

2.

Синең исемең ничек? соравы.

02.09

3.

Бу нәрсә? соравы.

06.09

4.

Раслау һәм кире кагу формалары.

08.09

5.

-мы\ме ,түгел,әле кисәкчәләре.

09.09

6.

Бу кайсы шәһәр? соравы.

13.09

7.

Татарстан шәһәрләре. Ялгызлык   исемнәре.

15.09

8.

Син кайда яшисең? соравы.

16.09

9.

1 дән 10 га кадәр саннар. Микъдар саннары.

20.09

10.

Сиңа ничә яшь? соравы .Тәртип саннары.

22.09

11.

“Әйдәгез танышабыз” темасын  йомгаклау.

23.09

Урман дусларыбыз. (4  сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

12.

Кыргый хайван исемнәренең  берлек, күплек сан формасы.А,а хәрефе.

27. 09

13.

Урман дусларыбыз. Сузык авазлар.Ә,ә хәрефе. Зат алмашлыгының берлектә иялек , юнәлеш килешләрендә куллану.

29. 09

14.

Нинди? соравы. Калын һәм нечкә сузыклар. О,о хәрефе .

30.09

15.

Ө,ө хәрефе. ”Теремкәй”әкияте.Озын һәм кыска сузыклар.

04.10

Спорт бәйрәме.  (8 сәг.)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

тиешле мәгълүматны табу,билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлап, аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

16.

Тартык авазлар. Нн,ң хәрефләре.

06. 10

17.

Боерык фигыльнең II нче зат берлек сан формасы. 

07. 10

18.

Хикәя фигыльнең хәзерге заман III нче затта берлек сан формасы. Ии, Ыы хәрефләре.

11. 10

19.

Дустыңны урамга уйнарга чакыру. Уу хәрефе.

13. 10

20.

Ризалык белдерү формасы. Иҗек.Үү хәрефе. 

14. 10

21.

Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Тт хәрефе.

18. 10

22.

Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллану.Лл хәрефе.

20. 10

23.

Тәртип саннары.Кк хәрефе.

21. 10

Мәктәптә. ( 5 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

тиешле мәгълүматны  сайлап алу; тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү .

24.

Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы. Сүз басымы. Мм хәрефе.

25. 10

25.

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу белү формасы. Сс хәрефе.

27. 10

26.

Без дәрестә. Рр хәрефе.

28. 10

27.

Кайда?соравы. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

08. 11

28.

 “Мәктәптә”темасын йомгаклау. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү.

10.11

Йорт хайваннары һәм кошлары. ( 8 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

29.

Йорт хайваннары һәм кошлары.Вв хәрефе.

11. 11

30.

Кая ? соравы. Гг хәрефе.

15. 11

31.

Нинди? соравы.

17. 11

32.

Кая? Кемгә? сораулары. Дд хәрефе.

18. 11

33.

Кайдан?соравы. Зз хәрефе.

22. 11

34.

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

24. 11

35.

Исемнәрнең юнәлеш,чыгыш килешләре.Бб, Пп хәрефләре.

25. 11

36.

Исемнәрнең 1,2 затта берлектә тартым белән төрләнеше. Ээ, Ее хәрефләре.

29. 11

Бакчада. (8  сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

37.

Яшелчәләр. Жж хәрефе. 

01.12

38.

Син нәрсә яратасың? соравы.

02. 12

39.

Җиләк-җимешләр. Җҗ хәрефе.

06. 12

40.

Нинди?соравы . Сыйфат+исем төзелмәсе.

08. 12

41.

Рус халык әкияте “Шалкан”.  Шш хәрефе.

09. 12

42.

Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формалары. Щщ хәрефе.

13. 12

43.

Безнең бакчада.Ч ч хәрефе. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

15. 12

44.

 Нишли?  соравы.

16. 12

Кыш җитте. ( 12 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

тиешле мәгълүматны табу,билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

45.

Кыш билгеләре. Хх хәрефе.

20.12

46.

Нинди? соравы.

22. 12

47.

Кыш бабай килә. Һһ хәрефе.

23.. 12

48.

Исемнәрнең 1,2 затта берлектә тартым белән төрләнеше. Фф хәрефе.

10. 01

49.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формалары.

12.01

50.

Мы/ме сорау кисәкчәләре. Цц хәрефе.

13. 01

51.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 зат күплек формасы. Яя хәрефе.

17. 01

52.

“Бәйрәмдә” темасы буенча хикәя төзү.

19. 01

53.

Бәйрәмгә барабыз. Юю хәрефе.

20. 01

54.

Сан+исем төзелмәсе. ь ,ъ хәрефләре.

24. 01

55.

Татар алфавиты.

26. 01

56.

 Транскрипция билгеләре.

27. 01

Сәламәт бул . (7 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

 тиешле мәгълүматны табу,билгеләү;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлап, аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

57.

Исемнәрнең 1,2 затта берлектә тартым белән төрләнеше.

31. 01

58.

 Фигыльнең юклык формасы.

02.02

59.

Сәламәт бул! Белән,өчен бәйлеген сөйләмдә куллану.

03.02

60.

Боерык фигыльнең 2 затта берлек сан формасы.

07.02

61.

Шәхси гигиена предметлары. Нинди? соравы.

09.02

62.

Нишли? соравы.

10.02

63.

“Сәламәт бул” темасын йомгаклау.

21.02

Безнең гаилә.  ( 9 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу; тиешле мәгълүматны билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

64.

Гаилә. Исемнәрнең 1,2 затта берлектә тартым белән төрләнеше.

23.02

25.02

65.

Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

24.02

66.

Нишли? соравы.

28.02

67.

Яз. Сыйфат+исем төзелмәсе.

02.03

68.

Язгы көн. -мы/-ме сорау кисәкчәләре.

03.03

69.

Һава торышы.Сыйфат+исем төзелмәсе.

07.03

70.

8 нче Март – әниләр бәйрәме. Котлау язу.

09.03

10.03

71.

“Тәмле сүзләр”. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формалары.

10.03

10.03

72.

Кемгә? соравы.

14.03

Татар халык ашлары(6 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү .

73.

Татар халык ашлары.

16.03

74.

-мы/-ме сорау кисәкчәләре.

17.03

75.

Табын янында.

30.03

76.

Кунакны каршы алу.

31.03

77.

Сорау җөмләләр.

04.04

78.

Туган көнгә котлау язу.

06.04

Кибеттә.  ( 9 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү .

79.

Ашамлыклар.  Исемнәрнең берлек,күплек саны.

07.04

80.

Боерык фигыльнең 2 затта берлек сан формасы.

11.04

81.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 затта берлектә төрләнеше.

13.04

82.

Савыт-саба  исемнәре. Парлы сүзләр.

14.04

83.

Кибеттә. Ничә? соравы.

18.04

84.

Савыт-саба кибетендә. Диалогик сөйләм.

20.04

85.

Киемнәр. Нинди? соравы.

21.04

86.

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнеше.

25.04

87.

Мин нинди кием киям. Сыйфат+исем.

27.04

Шәһәрдә.  ( 6 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

88.

Шәһәрдә. Ялгызлык исемнәр.

28.04

89.

Безнең шәһәр.

02.05.

90.

Мин транспортта барам. Кайда? соравы.

04.05

91.

“Татарстан шәһәрләре” темасын кабатлау.

05.05

92.

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш ,урын-вакыт килешләре .

09.05

93.

“Шәһәрдә” темасын йомгаклау.

11.05

  Җәй җитә.  (6 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;

94.

Җәй җитә.

12.05

95.

Күңелле җәй. Контроль күчереп язу.

16.05

96.

Җәйге ял. Хаталар өстендә эш.

18.05

97.

Сабантуй бәйрәме.

19.05

98.

Җәй. Йомгаклау.

23.05

99

Еллык үтелгәнне  гомумиләштереп кабатлау.

25.05

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:

Укытучы өчен әдәбият: 

1.”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан – 2014.

2.Методик кулланма, Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Г.И. Газизуллина “Рус телендә сөйләүче балаларга татар теле укыту”.-Казан «Татармультфильм» нәшрияты, 2013.

Укучылар өчен әдәбият :

1. Күңелле татар теле. Р. З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Казан «Татармультфильм» нәшрияты, 2012.

                                                                                                                                   

Электрон күрсәтмә һәм укыту әсбаплары:

1.www.rusedu.ru

 2. www.viki.ru 

3.www.mon.tatar.ru.

4.www.rus.test.

5. Татарский интернет портал. http://www.tatarlar.narod.ru/8.

6.Татарская электронная библиотека. http://www.kitap.net.ru/

7.Татар әдипләре. http://www.adiplar.ru/

8.Татар теле өйрәнүчеләргә / www.nowa.cc/showthread.ru/php

 

Татар теленнән язма һәм тикшерү эшләрен уздыру графигы

Язма һәм тикшерү эшләренең исемлеге

Дәрес номеры

План

Факт

1

Контроль күчереп язу.

95

16.05

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык

Контроль күчереп язу.

-

-

-

1

1



Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

             1 нче Б,В сыйныфларының рус төркеме өчен “ Әдәби укудан”  эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

1.”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан – 2014.

 2. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “8 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең  2016-2017 нче уку елына укыту планы.

Тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

1. Күңелле татар теле. 1 класс. Авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2012..

Татар теле филология фәннәре өлкәсенә  керә. 1 нче сыйныфта әдәби укытуның гомуми максатлары: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

 Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү; хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

                                              Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. 

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур.

Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2016-2017 нче уку елында 1 нче сыйныфта” Әдәби уку”ны    өйрәнүгә  33 сәгать (33 атнага 1сәгать исәбеннән) бирелә.

Укытуның, гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Әдәби уку өйрәтүнең  гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу; “Әдәби уку” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның баскычларында татар телен уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру. 

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалаштыру.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

 Танып белү нәтиҗәләре:

 – фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү,

 - сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

-  иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

 -  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

 - тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон  ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

 –уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

-  эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

 - билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

 -  ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

 - дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

 – әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

 -  әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

 - парларда һәм күмәк эшли белү;

-  мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;

- әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Уку елын тәмамлаганда планлаштырылган нәтиҗәләр:

Тыңлап аңлау

-Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

-тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

-сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

-сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү.

Диалогик сөйләм:

-Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

 -дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку.

Монологик сөйләм

-Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; 

-тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

-укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

-үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

Уку

-Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

-хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

-дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

-тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

-кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

-укыганд,а сүзлекләр куллана белү.

Үзем турында. Танышу. (Исеме, яше, кайда яшәве, укуы).

Мин һәм минем гаиләм. Гаилә әгъзалары, аларның исемнәре, һөнәрләре.

Көндәлек режим.  Өйдәге эшләр. Гигиена. Сәламәтлек.

Кибеткә бару: өс киеме, аяк киеме, ашамлыклар, уенчыклар, китап  кибетендә. Базарда.  

Бәйрәмнәр: туган көн, Яңа ел, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне.

Өлкәннәргә хөрмәт. Әдәпле сөйләшү кагыйдәләре. Өлкәннәргә булышу. Өлкәннәрне хөрмәт итү.

Әйләнә-тирә дөнья. Йорт һәм кыргый хайваннар.  Кошлар. Үсемлекләр. Ел фасыллары. Һава торышы.

Минем республикам. Гомуми мәгълүмат: исеме, башкаласы, шәһәрләре, елгалары. Транспорт.

Сәяхәт итү. Җәйге ял. Кышкы ял. Авылда ял итү.

Татар халкының күренекле шәхесләре. Балалар язучылары һәм шагыйрьләре.

Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм балалар өчен әсәрләр (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр).

Татар сөйләм этикеты үрнәкләре (танышу, исәнләшү, рәхмәт әйтү, саубуллашу, үтенеч белдерү, гафу үтенү).

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен истә калдыру:

  1. Исәнмесез! Исәнме! Сәлам!
  2. Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич!
  3. Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы.
  4. Бик зур рәхмәт сезгә.
  5. Исән-сау булыгыз!
  6. Керергә ярыймы? Әйе, ярый, рәхим итегез. Юк, ярамый.
  7. Чыгарга ярыймы? Әйе, ярый. Юк, ярамый.
  8. Гафу итегез (гафу ит), алырга мөмкинме? Әйе, мөмкин. Юк, мөмкин түгел.
  9.  Кабатлагыз (кабатла) әле!
  10.  Ашыгыз тәмле булсын!
  11.  Әйе, мин риза. Юк, мин риза түгел.
  12.  Мин бик шат. Мин дә бик шат.
  13.  Сорарга ярыймы?
  14.  Зинһар өчен, әйтегез әле.
  15.  Әйе, мин сезне тыңлыйм.
  16.  Котлыйм сезне!
  17.  Хәерле юл!
  18.  Нәрсә булды?
  19.  Әлбәттә.
  20.  Тагын килегез!
  21.  Сау булыгыз! (Сау бул!)
  22.  Исән булыгыз! (Исән бул!)
  23.  Хушыгыз! (Хуш!)

Язу

-  татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

 -  конверт һәм дәфтәр тышына яза белү; программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

Укыту материалын  тематик планлаштыру

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгатьләр саны

Укучылар  эшчәнлегенә  характеристика яки уку эшчәнлегенең төрләре

Әйдәгез танышабыз .

3

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү. Сорау куя, әңмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү.

Урман дусларыбыз.

2

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын, яшәү урыннарын әйтә , аларны характерлый белү.

Спорт бәйрәме.

2

Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү.

                                                                 Мәктәптә .

2

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, санын әйтә,сорап ала  белү. Предметларның урынын әйтә белү.

Йорт хайваннары һәм кошлары.

4

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү.

Бакчада, базарда.

2

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.

Нинди яшелчә яратканыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.

Кыш җитте.

3

Кыш билгеләрен әйтә белү.Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү.

Яңа ел, чыршы, Кыш бабай һәм Кар кызы исемнәрен атый белү.

Сәламәт бул!

3

Тән әгъзаларының исемнәрен атый, шәхси гигиена предметларының исемнәрен атый, ул предметларны сорап ала белү.Кайсы җирең авыртуы турында әйтә белү.

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

Безнең гаилә.

3

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү .Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү.

Татар халык ашлары.

2

Татар халык ашлары исемнәрен атый, нинди ашлар пешергәнне әйтә белү.

Ашарга, чәй эчәргә чакыра белү.Нәрсә яратуыңны әйтә белү.Керергә рөхсәт сорый белү.Туган көн турында сөйли белү.Туган көн вакытын әйтә белү.

Кибеттә.

3

Ашамлыклар исемнәрен әйтә, кибеттән сатып ала белү.  Савыт-саба исемнәрен әйтә, аларны кибеттән сатып ала белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.

Без шәһәрдә яшибез.

2

Үзең яшәгән шәһәр турында сөйли белү.Нинди республикада  яшәгәнеңне әйтә белү.Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.

Җәй.

2

Җәйге табигать, җәйге ял турында сөйли белү.

Барлыгы

33

Календарь-тематик план

№ п\п

Бүлекләр-дәресләр темасы

           Үткәрү вакыты

план

факт

Әйдәгез танышабыз.  (3 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку; тиешле мәгълүматны  сайлап алу; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү.

1.

Бу кем ? соравы.

07.09

2.

Әйдәгез танышабыз.

14.09

3.

Әйдә бергә уйныйбыз.

21.09

Урман дусларыбыз.  (2  сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

4.

Кыргый хайваннар.

28.09

5.

Рус халык әкияте. “Төремкәй”.

05.10

Спорт бәйрәме.  (2 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

тиешле мәгълүматны табу,билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлап, аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

6.

Спорт бәйрәме.

12.10

7.

Ничә? соравы.

19.10

Мәктәптә.  ( 2 сәгать )

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

тиешле мәгълүматны  сайлап алу; тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү .

8.

Уку-язу әсбаплары.

26.10

9.

Без ничек укыйбыз?

09.11

Йорт хайваннары һәм кошлары.  ( 4 сәгать )

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

10.

Яши фигыленең берлек сан, I, II зат формасы.

16.11

11.

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау.

23.11

12.

Исемнәрнең I зат берлек сан тартым белән төрләнеше.

30.11

13.

“Без йоклыйбыз” тексты.

07.12

Бакчада, базарда.  ( 2 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

14.

“Шалкан”  әкияте.

14.12

15.

Бакчада.

21.12

Кыш.  (3 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

тиешле мәгълүматны табу,билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

16.

Кыш бабайга хат.

11.01

17.

Кая?Кайда?Кайдан? сораулары .

18.01

18.

Бер-береңне уенга чакыру.Гомумиләштерү.

25.01

Сәламәт бул! (3 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

 тиешле мәгълүматны табу,билгеләү;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлап, аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

19.

Тән әгъзалары.

01.02

20.

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү.

08.02

21.

“Сәламәт бул!" темасын йомгаклау.

22.02

Безнең гаилә . (3 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу; тиешле мәгълүматны билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

22.

“ Безнең гаилә” тексты.

01.03

23.

Г. Тукай. Безнең гаилә.

08.03

24.

Фатыйх  Кәрим. Яз җитә.

15.03

Татар халык ашлары.  ( 2 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү .

25.

Кунакта .

29.03

26.

Туган көн – зур бәйрәм .

05.04

 Кибеттә.  (3 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү .

27.

Ашамлыклар кибетендә.

12.04

28.

Бари Рәхмәт.  Аш вакыты.

19.04

29.

Киемнәр кибетендә. Диалогик сөйләм.

26.04

Без шәһәрдә яшибез.  (2  сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

30.

“Безнең шәһәр” тексты.

03.05

31.

Шәһәрдә. Монологик сөйләм.

10.05

13. Җәй.  (2 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;

32.

Габдулла Тукай. Бала белән күбәләк.

17.05

33.

Сабантуй. Ел буена үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

24.05

Эш программасын гамәлгә ашыру өчен, түбәндәге методик-комплект әсбаплары кулланыла:

Укытучы өчен әдәбият: 

1.”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан – 2014.

2.Методик кулланма, Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Н.Г.Галиева “Рус телендә сөйләүче балаларга татар теле укыту” 1 сыйныф.-Казан, 2016-270 б.

3. Методик кулланма. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова “ Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”. Яр Чаллы – 2014.

Укучылар өчен әдәбият :

1.Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова  Күңелле татар теле. Дүртьеллык башллангыч  мәктәпнең  1нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. – Казан “Татармультфильм” нәшрияты 2013.  

2.Ф.Сафиуллина. Татарча-русча һәм русча-татрча кесә сүзлеге – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты, 2012 – 454 б.

                                                                                                                                   

Электрон күрсәтмә һәм укыту әсбаплары:

1.www.rusedu.ru

 2. www.viki.ru 

3.www.mon.tatar.ru.

4.www.rus.test.

5. Татарский интернет портал. http://www.tatarlar.narod.ru/8.

6.Татарская электронная библиотека. http://www.kitap.net.ru/

7.Татар әдипләре. http://www.adiplar.ru/

8.Татар теле өйрәнүчеләргә / www.nowa.cc/showthread.ru/php

Рус телендә сөйләшүче балаларның әдәби укудан белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре

Эш төрләре

1 сыйныф

1.

Тыңлап аңлау

сүзләр, сүзтезмәләр

2.

Диалогик сөйләм

3 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

5.

Уку

15-25 сүз



Предварительный просмотр:

C:\Users\ОГЭ\Desktop\титулка\IMG_20170304_101618_HDR.jpg

                                                                                                                         Аңлатма язуы

     2нче А,В сыйныфларында “Әдәби уку”дан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. ”Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа.1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Казан, 2011.

2. ”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан – 2014.

3. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “8 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең  2016-2017 нче уку елына укыту планы.

Тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

1. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  2 нче  сыйныф  рус балалары  өчен татар теле һәм уку дәреслеге, Р.З.Хәйдәрова , Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова.-Казан: «Татармультфильм» нәшрияты  , 2013.

Фәнгә гомуми характеристика

           Әдәби укуны дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу

культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта,

полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

4 нче сыйныфта татар телен укытуның гомуми максатлары: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

           Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

             Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

          Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

        Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур.

Әдәби укуның укыту планында тоткан урыны

Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2016-2017 нче уку елында 2 нче сыйныфта әдәби укуны  өйрәнүгә  68 сәгать (34 атнага 2 сәгать исәбеннән) бирелә.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет,предмет нәтиҗәләре

        Татар теленә өйрәтүнең  гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу; “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.  

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

     Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалаштыру.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

 Танып белү нәтиҗәләре:

 – фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон  ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

 –уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

 – әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре

Тыңлап аңлау

-укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

- тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

- сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; -

 - ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

Диалогик сөйләм

- өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-  программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

-  дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Язу

-  татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;  

- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

 - конверт һәм дәфтәр тышына яза белү; программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру

Укыту предметының эчтәлеге:

 Без мәктәпкә барабыз (20 сәгать) Без мәктәпкә барабыз. Х.Гарданов “Исәнмесез,  иптәшләр”. “Беренче сентябрь” тексты. Танышу. Диалог. Саналмышлар. Үзем турында. Монолог. Минем шөгылем. “Казан”тексты. Бәйрәмгә чакыра белү. Диалог.Бәйрәмдә. Тыңлап аңлау. Син кайда яшисең? Диалог. Саша кая бара? Кибеттә. Шәһәрләр. Мәктәптә. Көндәлек режим.  “Очты, очты” уены. Рус халык әкияте “Күмәч”. Рус халык әкияте “Күмәч”. Мин көз турында сөйлим. “Базарда” тексты.

Базарда (6 сәгать)  Яшелчә кибете. Көз билгеләре. “Алтын көз” тексты. Без уйнарга чыгабыз. Диалог.“Көзге уңыш”. Кабатлау.

Мин чисталык яратам ( 8 сәгать)   Шәхси гигиена предметлары. “Алсу-пөхтә кыз” хикәясе. Монолог.Тән әгъзалары атамалары. Бер-береңне мактау формалары “Марат авырый” тексты. Табиб янында. Диалог. Хәл сорау – кирәк эш. Телефоннан сөйләшү. “Мин чисталык яратам”. Кабатлау.

Кыш  җитә ( 7 сәгать)   Кыш билгеләре. “Кыш килә” тексты. “Яңа ел бәйрәме” тексты. Кышкы уеннар. “Тауда” хикәясе.“Тауда” хикәясе. Монолог.“Гали җимлек ясады” тексты.

Безнең гаилә (5 сәгать)   Безнең гаилә. Ш. Маннур “Яратам”. “Айдар бездә кунакта” тексты. “Майны кем ашады?” тексты. Тыңлап аңлау. Безнең гаилә. Кабатлау.

Яз килә ( 4 сәгать)  “Яз җитә”.  Ф.Кәрим. Яз билгеләре. 8нче Март – әниләр бәйрәме. Яз. Кабатлау.

Минем туган ягым ( 7 сәгать)   “Туган ягым” тексты. “Минем туган ягым”. Монолог. Без шәһәрдә яшибез. “Юлда” тексты. “Мин авылда яшим” тексты. М.Җәлил “Әтәч”. Урамда. Диалог. Мин Татарстанда яшим.

Кибеттә ( 5 сәгать) Киемнәр кибетендә.“Матур киемнәр” тексты. Матур киемнәр. “Әйе”, “юк” димә,“Ак”, “кара”га тимә!(Уен.) Ашамлыклар кибетендә.  Диалог.

Җәй ( 6 сәгать) “Җәй җитте” тексты. Б.Рәхмәт. “Матур җәй”. М. Газизов “Балан”. Тиздән җәйге яллар. Диалог.Без Сабантуйга барабыз Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Укыту материалын тематик планлаштыру

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгать саны

Укучыларның уку эшчәнлегенә характеристика  яки уку эшчәнлегенең төрләре

1.Без мәктәпкә барабыз.

Беренче сентябрь. Уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы, кирәклеге. Уку хезмәте.

20

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү.

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү.

Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү.

2. Базарда. 

Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр. Базарда. Көз билгеләре.

6

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Урамга уйнарга чакыра белү.

3. Мин чисталык яратам.

Шәхси гигиена предметлары.

Тән әгъзалары атамалары. Табипта.

8

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә,сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү.

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

4. Кыш җитә.

Кыш айлары, кыш билгеләре.

Яңа ел бәйрәме. Кышкы уеннар. Кошларга җимлек куябыз.

7

Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

5.  Безнең гаилә.

Безнең гаилә. Татар халык ашлары. Өй хезмәте.

5

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә  белү.

6.  Яз килә.

Яз билгеләре. 8 нче Март – әниләр бәйрәме.

4

Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.

7.  Минем туган ягым.

Минем туган ягым. Татарстанның табигате. Татарстан шәһәрләре. Мин авылда яшим.

7

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә,  юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү.

 Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

8.  Кибеттә.

Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар кибетендә.

5

Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә  белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

9.  Җәй.

Җәй җитте. Без Сабантуйга барабыз.

6

Җәй көне турында сөйли белү.Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.

Барлыгы

68 сәгать

Татар теленнән календарь-тематик план

Бүлекләр-дәресләр темасы

Үткәрү вакыты

план

факт

  1. Без мәктәпкә барабыз  (20сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: аңлап уку; тиешле мәгълүматны  сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

        1 чирек

1

Без мәктәпкә барабыз.

01.09

2

Хәләф Гарданов. ”Исәнмесез. иптәшләр!”.

06.09

3

“Беренче сентябрь” тексты.

08.09

4

Танышу. Диалог.

13.09

5

Саналмышлар.

15.09

6

Үзем турында. Монолог.

20.09

7

Минем шөгылем.

22.09

8

“Казан”тексты.

27.09

9

Бәйрәмгә чакыра белү. Диалог.

29.09

10

Бәйрәмдә. Тыңлап аңлау.

04.10

11

Син кайда яшисең? Диалог.

06.10

12

Саша кая бара?                      

11.10

13

Кибеттә.

13.10

14

 Шәһәрләр.

18.10

15

Мәктәптә.

20.10

16

Көндәлек режим.  

25.10

17

Монологик сөйләм.  Көндәлек режим.

27.10

2 чирек

18

Рус халык әкияте “Күмәч”.

08.11

19

Рус халык әкияте “Күмәч”. Диалог.

10.11

20

“Без мәктәпкә барабыз” темасын гомумиләштерү.

15.11

  1. Базарда. ( 6 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максактын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу,билгеләү;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлап, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

21

Мин көз турында сөйлим. “Базарда” тексты.

17.11

22

Яшелчә кибете.

22.11

23

Көз билгеләре.

24.11

24

“Алтын көз” тексты.

29.11

25

Без уйнарга чыгабыз. Диалог.

01.12

26

“Базарда” темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.    

06.12

  1. Мин чисталык яратам. ( 8 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп мәгълүматны аеру; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү.

27

Шәхси гигиена предметлары.

08.12

28

“Алсу-пөхтә кыз” хикәясе. Монолог.

13.12

29

Тән әгъзалары атамалары.          

15.12

30

Бер-береңне мактау формалары.

20.12

31

“Марат авырый” тексты.

22.12

3 чирек

32

Табиб янында. Диалог.

10.01

33

Хәл сорау – кирәк эш. Телефоннан сөйләшү.

12.01

34

Мин чисталык яратам” темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.          

17.01

  1. Кыш  җитә. ( 7 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максактын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу,билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

35

Кыш билгеләре.

19.01

36

“Кыш килә” тексты.

24.01

37

“Яңа ел бәйрәме” тексты.

26.01

38

Кышкы уеннар.

31.01

39

“Тауда” хикәясе.

02.02

40

“Гали җимлек ясады” тексты.

07.02

41

 “Кыш җитә”темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.

09.02

5. Безнең гаилә.  ( 5 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

42

Безнең гаилә.

14.02

43

Ш. Маннур “Яратам”.

16.02

44

“Айдар бездә кунакта” тексты.

21.02

45  

“Майны кем ашады?” тексты. Тыңлап аңлау.

23.02

46

 “Безнең гаилә” темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.

28.02

6. Яз килә.  ( 4 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

47    

“Яз җитә”.  Ф.Кәрим.

02.03

48

Яз билгеләре.

07.03

49

8нче Март – әниләр бәйрәме.

09.03

50

“Яз килә” темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.

14.03

7. Минем туган ягым. ( 7 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү; аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

51  

“Туган ягым” тексты.           

16.03

4 чирек

52

“Минем туган ягым”. Монолог.

30.03

53

Без шәһәрдә яшибез.

04.04

54

“Юлда” тексты.

06.04

55

“Мин авылда яшим” тексты.

11.04

56

М.Җәлил “Әтәч”.

13.04

57

“Туган ягым” темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.              

18.04

8. Кибеттә . ( 5 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

58

Киемнәр кибетендә.

20.04

59

“Матур киемнәр” тексты.

25.04

60

Матур киемнәр.

27.04

61

“Әйе”, “юк” димә,

“Ак”, “кара”га тимә! (Уен.)

02.05

62

“Кибеттә” темасын гомумиләштерү. Тест.

04.05

9. Җәй .  ( 6 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

63

 “Җәй җитте” тексты.

09.05

64

Б.Рәхмәт “Матур җәй”.

11.05

65

М. Газизов “Балан” шигыре.

16.05

66

Тиздән җәйге яллар. Диалог.

18.05

67

Без Сабантуйга барабыз .

23.05

68

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

25.05

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:

Укытучы өчен әдәбият: 

1. ”Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа. 1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Казан, 2011.

2. ”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан – 2014.

3. Укытучылар өчен методик кулланма. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина “Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту” 4 сыйныф.- Казан: 2013.

4. Методик кулланма. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова “ Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”. Яр Чаллы – 2014.

5. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  2 нче  сыйныф  рус балалары  өчен татар теле һәм уку дәреслеге, Р.З.Хәйдәрова , Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова.-Казан: «Татармультфильм» нәшрияты  , 2013.

Укучылар өчен әдәбият :

1. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  2 нче  сыйныф  рус балалары  өчен татар теле һәм уку дәреслеге, Р.З.Хәйдәрова , Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова.-Казан: «Татармультфильм» нәшрияты  , 2013.

 2. Ф.Сафиуллина. Татарча-русча һәм русча-татрча кесә сүзлеге – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты, 2012 – 454 б.

Электрон мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:

1. www.viki.ru 

2.www.mon.tatar.ru.

3.www.rus.test.

4.Татарский интернет портал. http://www.tatarlar.narod.ru/8.

5.Татарская электронная библиотека. http://www.kitap.net.ru/

Әдәби укудан  язма һәм тикшерү эшләрен уздыру графигы

Язма һәм тикшерү эшләренең исемлеге

Дәрес номеры

План

Факт

1

Габдулла Тукай ”Туган тел” шигырен ятлау.

14

18.10

2

Ф.Кәрим“Яз җитә” шигырен ятлау

48

02.03

3

Без шәһәрдә яшибез. Контроль диалог.

54

06.04

4

Диалог ятлау.”Кибеттә”.

60

20.04

5

“Кибеттә” темасын гомумиләштерү. Тест.

62

04.05

1чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык

Шигырь ятлау

1

1

2

Контроль диалог

2

2

Тест

1

1

Рус телендә сөйләшүче балаларның әдәби укудан белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре

Эш төрләре

Сыйныф

1.

Тыңлап аңлау

0,1-0,2 минут

2.

Диалогик сөйләм

4 реплика

3.

Монологик сөйләм

5 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

5.

Уку

25-35 сүз

Телдән җавап бирүне бәяләү нормалары

Монологик сөйләмне бәяләү

Диалогик сөйләмне бәяләү

Уку күнекмәләрен бәяләү

Бирелгән тема буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, “5” ле куела.

Аерым паузалар, 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә, “4”ле куела.

Теманың төп эчтәлеген ачса, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә, “3”ле куела.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, “2”ле куела.

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, “5”ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3сөйләм хатасы җибәрсә, “4”ле куела.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә, “3”ле куела.

Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6дан артык хата җибәрсә, “2”ле куела.

Программа таләпләрен үтәсә, укытучы сорауларына җавап бирә алса, текст эчтәлеген аңлап үзләштерсә, “5”ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса да, 2-3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонация белән бәйле төгәлсезлекләр булса да, эчтәлекне аңлап, укытучының сорауларына җавап бирә алса, “4”ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; 3-4 әйтелеш хатасы җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр китсә; 4-5 әйтелеш хатасы җибәрсә, “3”ле куела.

Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә иҗекләп укыса; текстны аңлаешлы итеп укымаса; әйтелешҗ нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм  интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6дан да артык тупас бозып әйтү булса, “2”ле куела.

Укучыларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Чит телләр укыту методикасында  балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында “аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга «4», “5» ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга «3», «2” ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса –« 3» ле, 0,8-0,9 булса –« 4» ле, 0,9 – 1 булса –  «5» ле билгеләре куела.

              Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку = а : р, кайда Ку – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 сүздә хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5= 75 %. Ул «4» ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул « 4» ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.

Тынлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 — 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 — 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөмлә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.



Предварительный просмотр:

C:\Users\ОГЭ\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\IMG_20170304_101638_HDR.JPG                                                                                                  Аңлатма язуы

            2 нче А,В сыйныфларының “Татар теле”ннән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. ”Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа.1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Казан, 2011.

2. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы, (1 — 11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан, 2014.

3. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “8 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең  2016-2017 нче уку елына укыту планы.

Тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

1.Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  2 нче  сыйныф  рус балалары  өчен татар теле һәм уку дәреслеге, Р.З.Хәйдәрова , Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова.- Казан: «Татармультфильм» нәшрияты , 2013.

Фәнгә гомуми характеристика

         Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу

культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта,

полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар. 

Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы рус телле балалары өчен төзелгән татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

           Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

             Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

          Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

        Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур.

Татар теленең укыту планында тоткан урыны

Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2016-2017 нче уку елында 2 нче сыйныфта татар телен  өйрәнүгә  102 сәгать (34 атнага 3 сәгать исәбеннән) бирелә.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет,предмет нәтиҗәләре

Татар теленә өйрәтүнең  гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу; “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру. 

    Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалаштыру.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

 Танып белү нәтиҗәләре:

 – фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон  ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

 –уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

 – әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Уку елын тәмамлаганда планлаштырылган нәтиҗәләр:

1.Исемнең төшем килешен белү.

2.Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт  килешләрен сөйләмдә куллану.

3.Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллану.

4.Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнешен белү (аның китабы, сумкасы).

5.Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.

6.11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

7.Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.

8.Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.

9.Кайчан? сорау алмашлыгын белү.

10.Кем? Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сорау бирә белү.

11.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасын белү.

12.Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасын белү.  

13.Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формаларын белү.

14.Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

15.Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.

Орфографик и орфоэпик минимум.

1. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышын белү. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.

2. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу .

3. Татар алфавитын яттан белү.

4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.

5. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрне дөрес әйтә белү.

6. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә куя белү.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре

Тыңлап аңлау

-укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

- тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

- сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; -

 - ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

Диалогик сөйләм

- өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-  программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

-  дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Язу

-  татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;  

- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

 - конверт һәм дәфтәр тышына яза белү; программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру

       

Укыту предметының эчтәлеге

Без мәктәпкә барабыз  - 28 сәгать

Белем көне.  -мы/-ме сорау кисәкчәсе.  Татар сөйләм этикеты берәмлекләре. Татар теленең хәреф-аваз системасы. Транскрипция билгеләре. Үзенчәлекле  тартык авазлы [къ], [гъ],[w], [җ], [ң], [һ], [ч] сүзләр.  Калын һәм нечкә сузыклар.  Калдык белемнәрне тикшерү.Хаталар өстендә эш. Килеш сораулары.Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Исемнең күплек сан кушымчасы. Сан. Микъдар,тәртип саннары.Фигыльнең башлангыч формасы .  Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше. Үткәннәрне кабатлау. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык  формасы. Нишли? Нишләми? сораулары.Хәзерге заман хикәя фигыльнең  юклык  формасы. Үткәннәрне кабатлау. Исемнең урын- вакыт килеше. Исемнең урын- вакыт килеше. Үткәннәрне кабатлау. Исемнең юнәлеш  килеше.

Исемнең чыгыш килеше. Килеш кушымчалары. Кабатлау. Билгеле үткән заман хикәя фигыль.Без мәктәпкә барабыз . Үткәннәрне кабатлау.

Килеш кушымчалары. Чиреклек контроль эш. Хаталар өстендә эш.  Килешләр. Контроль күчереп язу. Көзге матурлык. Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Үткәннәрне кабатлау. Рус халык әкияте “Күмәч”.  Кем? Нәрсә? сораулары. “Без мәктәпкә барабыз” темасын йомгаклау. Сузык авазлар.

  Базарда - 9 сәгать

  Көзге уңыш. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары[ ә], [ү], [ө], [ы],[э],[о]. Яшелчәләр. Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәре.  Сыйфатның гади    

дәрәҗәсе.

 Чөнки теркәгече. Базарда. Нишли? Нишләми? сораулары.     Хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат берлек санда юклык формасы. Фигыль.  

 Үткәннәрне кабатлау. “Базарда.Көзге уңыш” темаларын гомумиләштерү. Үз-үзеңне тикшерү.

Мин чисталык яратам - 14 сәгать

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II зат юклык формасы.Тартык авазлар .Яңгырау  һәм тартык авазларның  саңгыраулашуы.Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат юклык формасы. Исемнәрнең I зат берлек санда тартым белән төрләнүе. Исемнәрнең II зат берлек санда тартым белән

төрләнүе.  Исемнәрнең I, 2, 3 затта тартым белән  төрләнеше. Узгынчы контроль эш. Исем, фигыль, сыйфат. Хаталар өстендә эш. Исем, фигыль,сыйфат. Контроль күчереп язу. Марат – акыллы малай. Тартым. Җөмлә төзелеше. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык

формасы.  Үткәннәрне кабатлау. Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше. “ Мин чисталык яратам” темасын гомумиләштерү. Ничә? Ничәнче? сораулары. “ Мин чисталык яратам” темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.

  Кыш житә - 10 сәгать

Антоним сүзләр. Сингармонизм законы. Һава торышы. Ничек? соравы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше. Кыш. Ярый,

 ярамый хәбәрлек сүзләре. Исемнәрнең I, II зат берлек сан тартым белән төрләнүе.  Үтелгәнне ныгыту. Хәзерге заман хикәя фигыльнең

 барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат күплек сан формасы.Үтелгәнне ныгыту. Мин җимлек

 ясадым төзелмәсе. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат  берлек санда төрләнеше. “Кыш житә” темасын  гомумиләштерү. Үз-үзеңне тикшерү.

Безнең гаилә  - 9 сәгать

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнүе. Исемнең төшем килеше . Әнине яратам төзелмәсе. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең

 барлыкта һәм юклыкта берлек сан 1,2 нче зат формасы. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта берлек сан 3нче

зат формасы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең  барлык һәм юклык формалары.

 “Безнең гаилә” темасын гомумиләштерү.

“Безнең гаилә” темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.

Яз килә - 6 сәгать

Яз. Калын һәм нечкә сузыклар. Нинди? соравы. Кайчан? сорау алмашлыгы. 3 чиреккә контроль эш. Исем, фигыль, җөмләдә сүз тәртибе.

 Хаталар өстендә эш. Исем, фигыль, җөмләдә сүз тәртибе. “Яз килә” темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.

Минем туган ягым - 10 сәгать

Нинди? кайсы? сораулары. Исемнең юнәлеш килеше. Исемнең чыгыш килеше. Мин, син зат алмашлыкларын  юнәлеш килеше. Исемнең

урын-вакыт килеше. 11дән 20 кадәр саннар. Гаилә әгъзалары. Зат алмашлыклары. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат күплек сан формасы.

“Туган ягым” темасы буенча үтелгәнне кабатлау Иҗек. “Туган ягым” темасын гомумиләштерү. Сүзлек диктанты.

Кибеттә  - 8 сәгать

Хаталар өстендә эш . Исемнәрнең I, II зат берлек сан тартым белән төрләнүе. Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнеше.

Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше (аның китабы, сумкасы). Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар кибетендә. Җөмлә

ахырында тыныш билгеләре.

Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары. “Кибеттә” темасын гомумиләштерү.  Кирәк, кирәк түгел хәбәрлек сүзләре. “Кибеттә”

 темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.

Җәй  - 8 сәгать

Җәй.  Татар теленең үзенчәлекле сузыклары. Арадаш аттестация эше. Контроль эш. Хаталар өстендә эш. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау

 авазлар.

Без Сабантуйга барабыз. Контроль күчереп язу. Ел фасыллары.Үткәннәрне кабатлау. Транскрипция . Үткәннәрне кабатлау. Сыйфатның гади

дәрәҗәсе.Ел буена үтелгәнне гомумиләштереп кабатлау. Татар алфавиты.

Укыту материалын тематик планлаштыру

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Сәгать

саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Без мәктәпкә барабыз.

Беренче сентябрь. Уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы, кирәклеге. Уку хезмәте.

28

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү.

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү.

Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү.

Базарда .

Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр. Базарда. Көз билгеләре.

9

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Урамга уйнарга чакыра белү.

Мин чисталык яратам.

Шәхси гигиена предметлары.

Тән әгъзалары атамалары. Табипта.

14

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү.

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

Кыш җитә.

Кыш айлары, кыш билгеләре.

Яңа ел бәйрәме. Кышкы уеннар. Кошларга җимлек куябыз.

10

Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

Безнең гаилә.

Безнең гаилә. Татар халык ашлары. Өй хезмәте.

9

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә  белү.

Яз килә.

Яз билгеләре. 8 нче Март – әниләр бәйрәме.

6

Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.

Туган ягым.

Минем туган ягым. Татарстанның табигате. Татарстан шәһәрләре. Мин авылда яшим.

10

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә,  юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

Кибеттә.

Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар кибетендә.

8

Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә  белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

Җәй.

Җәй җитте. Без Сабантуйга барабыз.

8

Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.

Барлыгы

102 сәгать

Татар теленнән календарь- тематик план

Дәрес  темасы

                                                                                                                           Үткәрү вакыты

Без мәктәпкә барабыз  - 28 сәгать

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап

 бирә белү; әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү.

план

факт

1 чирек

1

Татар теленең хәреф-аваз системасы.

03.09    

2

-мы/-ме сорау кисәкчәсе.  

05.09    

3

Сузык һәм тартык авазлар .Татар теләндә сингармонизм законы.

07.09

4

Транскрипция билгеләре.

10.09    

5

Калдык белемнәрне тикшерү.

12.09    

6

Исемнәрнең күплек сан кушымчасы. (-лар, -ләр).

14.09    

7

Исемнәрнең күплек сан кушымчасы. (-нар, -нәр).

17.09    

8

Тәртип саны.

19.09    

9

Фигыльнең башлангыч формасы.

21.09    

10

Хәзерге заман хикәя фигыль.

24.09    

11

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда зат-сан белән төрләнеше.

26.09    

12

Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санда зат-сан белән төрләнеше.

28.09    

13

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

01.10  

14

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

03.10    

15

Хәзерге заман хикәя фигыль. (Кабатлау).

05.10    

16

Фигыль.

08.10    

17

Исемнең урын- вакыт килеше.

10.10    

18

Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләре.

12.10    

19

Исемнең юнәлеш килеше.

15.10    

20

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган сүзләрнең иҗекләр санын билгели белү.

17.10    

21

Сүзлек диктанты. Шәһәрләр.

19.10    

22

Исемнең чыгыш килеше.

22.10    

23

Килеш кушымчалары. Чиреклек контроль эш.

24.10    

24

Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләре.

26.10    

25

Контроль күчереп язу. Көзге матурлык.

29.10    

2 чирек

26

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең  юклык формасы.

07.11    

27

Кем? Нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләр.

09.11

28

Исем . Кабатлау. “Без мәктәпкә барабыз” темасын йомгаклау .

12.11

Базарда - 9 сәгать

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максактын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу,билгеләү;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлап, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

29

Фигыль. Кабатлау.

14.11

30

Юк, түгел сүзләре.

16.11

31

Чөнки теркәгече.

19.11

32

[къ], [гъ] авазлары.

21.11

33

[къ], [гъ] авазлары. Сүзлек диктанты.

23.11

34

Сыйфатның гади дәрәҗәсе. Нинди? соравы.

26.11

35

Капма-каршы мәгънәле сүзләр.

28.11

36

  О, ө хәрефләре.

30.11

37

“Базарда”темасын гомумиләштерү. Үз-үзеңне тикшерү.

03.12

Мин чисталык яратам - 14 сәгать

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максактын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу,билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлап, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

38

Кем? Нәрсә? Нинди? сораулары.

05.12

39

Белән бәйлеге.

07.12

40

Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары.

10.12

41

Мин чисталык яратам. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

12.12

42

Исемнәрнең  2 зат берлек санда тартым белән төрләнүе.                    

14.12

43

Яңа ел бәйрәме белән котлау язу.

17.12

44

Узгынчы контроль эш. Исем, фигыль, сыйфат.

19.12

45

1нче яртыеллыкка контроль эш нәтиҗәләре буенча хаталар өстендә эш.

21.12

46

Контроль күчереп язу. Марат – акыллы малай.

24.12

3 чирек

47

Исемнәрнең 3 зат берлек санда тартым белән төрләнүе.

09.01

48

Исемнәрнең 1 зат берлек санда тартым белән төрләнүе.

11.01

49

Мин чисталык яратам. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

14.01

50

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасы.

16.01

51

“ Мин чисталык яратам” темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.

18.01

Кыш житә - 10 сәгать

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максактын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлап, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

52

Антоним сүзләр.

21.01

53

Синоним сүзләр.

23.01

54

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-санда төрләнеше.

25.01

55

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 2 нче зат юклык формасы.

28.01

56

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

30.01

57

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат юклык формасы.

01.02

58

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 зат күплек сан формасы.

04.02

59

Мин җимлек ясадым төзелмәсе. Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда төрләнеше.

06.02

60

Татар алфавиты. Сорау җөмләләр.

08.02

61

“Кыш житә” темасын  гомумиләштерү. Үз-үзеңне тикшерү.

11.02

Безнең гаилә  - 9 сәгать

Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: аңлап уку; тиешле мәгълүматны  сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

62

Күплек сан кушымчалары. Кабатлау.

13.02

63

Кайда? соравы.

15.02

64

Әнине яратам төзелмәсе.      

18.02

65

Кемне? Нәрсәне? сораулары.

20.02

66

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта 1,2,3 нче  зат  формасы.

22.02

67

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

25.02

68

11дән 20 кадәр саннар. Ничә? соравы.

27.02

69

Тәртип саны.

01.03

70

“Безнең гаилә” темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.

04.03

Яз килә - 6 сәгать

Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: аңлап уку; тиешле мәгълүматны  сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

71

Нинди? соравы.

06.03

72

Нишли? соравы.

08.03

73

Кайчан? сорау алмашлыгы.

11.03

74

3 чиреккә контроль эш. Исем, фигыль.

13.03

75

 Хаталар өстендә эш. Исем, фигыль.

15.03

76

“Яз килә” темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.

18.03

Минем туган ягым - 10 сәгать

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен

аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; билгеләгән  критерийларга

таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның

сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән аера белү; сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш  белән  аралашу

 калыбын төзү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);  парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән

 сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

4 чирек

77

Татар теленә хас булган тартык авазлар. ([w],[ң] авазлары).

29.03

78

Кайсы? соравы.

01.04  

79

Кайдан? соравы.

03.04

80

Ничек? соравы.

05.04

81

Кайда? соравы.

08.04

82

Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләр.

10.04

83

Аша бәйлеге.

12.04

84

Кем булып эшли? төзелмәләре.

15.04

85

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 зат күплек сан формасы.

17.04

86

“Туган ягым” темасын гомумиләштерү. Сүзлек диктанты.

19.04

Кибеттә  - 8 сәгать

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максактын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

87

Исемнәрнең 1 зат күплек санда тартым белән төрләнүе.

22.04  

88

Исемнәрнең 2 зат күплек санда тартым белән төрләнүе.

24.04

89

Әйе, юк сүзләре.

26.04

90

Боерык фигыльнең 2 зат берлек сан (барлык формасы).

29.04  

91

Мин, син зат алмашлыкларының юнәлеш килеше.

01.05

92

Боерык фигыльнең 2 зат берлек сан (юклык формасы).

03.05.

93

“Кибеттә” темасын гомумиләштерү.  Кирәк, кирәк түгел хәбәрлек сүзләре.

06.05  

94

“Кибеттә” темасы буенча үз-үзеңне тикшерү.

08.05    

Җәй  - 8 сәгать

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максактын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

95

Боерык фигыльнең 2 зат берлек сан(юклык  формасы).

10.05

96

Арадаш аттестация эше. Контроль эш.

13.05  

97

Хаталар өстендә эш. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат күплек сан барлык формасы.

15.05

98

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3зат күплек сан юклык формасы.

17.05

99

Контроль күчереп язу. Ел фасыллары.

20.05

100

“Янында”бәйлек сүзе.

20.05

101

Җөмлә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен кую.

22.05

102

Ел буена үтелгәнне гомумиләштереп кабатлау. Татар алфавиты.

24.05

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:

Укытучы өчен әдәбият:

1.”Гомуми белем бирү оешмаларында рус телендә сөйләшүче балалар өчен “Татар теле” предметыннан үрнәк программа”. Авторлары : К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Казан – 2016.

 2.”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендз укыту программасы” (1-11 нче сыйныфлар).Казан-2014.

3.Методик кулланма, Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина “Рус телендә сөйләүче балаларга татар теле укыту”.-Казан «Татармультфильм» нәшрияты, 2012.

3. Методик кулланма. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова “ Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”. Яр Чаллы – 2014.

Укучылар өчен әдәбият :

1.Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  2 нче  сыйныф  рус балалары  өчен татар теле һәм уку дәреслеге, Р.З.Хәйдәрова , Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова.-Казан:«Татармультфильм» нәшрияты , 2013.

2.Ф.Сафиуллина. Татарча-русча һәм русча-татарча кесә сүзлеге – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты, 2012 – 454 б.

Электрон күрсәтмә һәм укыту әсбаплары:

1.www.rusedu.ru

 2. www.viki.ru

3.www.mon.tatar.ru.

4.www.rus.test.

5. Татарский интернет портал. http://www.tatarlar.narod.ru/8.

6.Татарская электронная библиотека. http://www.kitap.net.ru/

7.Татар әдипләре. http://www.adiplar.ru/

8.Татар теле өйрәнүчеләргә / www.nowa.cc/showthread.ru/php

Татар теленнән язма һәм тикшерү эшләр уздыру графигы

Язма һәм тикшерү эшләренең исемлеге

Дәрес номеры

План

Факт

1

Калдык белемнәрне тикшерү.

5

12.09

2

Килеш кушымчалары. Чиреклек контроль эш.

23

24.10

3

Контроль күчереп язу. Көзге матурлык.

25

29.10

4

Узгынчы контроль эш. Исем, фигыль, сыйфат.

45

21.12

    5

Контроль күчереп язу. Марат – акыллы  малай.

46

24.12

6

3 чиреккә контроль эш. Исем, фигыль.

74

13.03

7

Сүзлек диктанты. Минем туган ягым.

86

19.04

8

Арадаш аттестация эше. Контроль эш.

96

13.05

9

Контроль күчереп язу. Ел фасыллары.

99

20.05

1чирек        

2 чирек  

3 чирек

4 чирек

Еллык

Контроль эш

2

1

1

1

5

Сүзлек диктанты

-

-

-

1

1

Күчереп язу.

1

1

-

-

2

Хикәя язу

-

--

-

1

1

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре

Эш төрләре

II сыйныф

 1

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

Уку

25-35 сүз

3

Язу:

күчереп язу (гади җөмлә)

3-4 җөмлә

сүзлек диктанты

5-6 сүз

Укучыларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Язма эшләрне тикшерү

     Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

      2 нче сыйныфта орфографик хаталарга гына игътибар ителә, Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрне алыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

      Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, аларның санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик уңай билгеләр генә куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела;

пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела;

пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела;

пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела

Язма сөйләмне бәяләү

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Контроль сүзлек диктантын бәяләү                                                                                    

Контроль сүзлек диктантын бәяләү                                                                                

пөхтә ,1орфографик хатасы булса “5”ле;                                                                                                                  

пөхтә, 2-3 орфографик хатасы булса “4”ле;                                                                                                

пөхтә язылмаган, 4-6 орфографик хатасы булса “3”ле;                                                                                

пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.

Эш программасына кушымта

Калдык белемнәрне тикшерү. Контроль эш

Чыганак:  татар теленнән 2016-2017 нче уку елына арадаш  аттестация өчен контроль эш материалы «Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”  (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова –Яр Чаллы, 2014) на нигезләнеп төзелде. Материал үз эченә уку елы дәвамында өйрәнелгән барлык лексик-грамматик темаларны кертеп эшләнде

Максат: беренче сыйныфта үтелгән материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.

Бурычлар: тәрҗемә итә белү,бирелгән сорауларга җавап бирә белү, ситуация буенча җөмләләр төзи белү.

1 нче вариант

1) Переведи . (3б)

Исәнмесез -

Хәерле көн-

Рәхмәт -

2) Ответь на вопросы. (6б)

   -Синең исемең ничек?

   -Сиңа ничә яшь?

   -Син ничәнче сыйныфта укыйсың?.

3) Напиши, как  спросишь у друга: (8б)

         - есть ли у него тетрадь;

         - есть ли у него ручка;

     Как скажешь о том ,что:

         -Олег читает.

         -Алсу играет.               

2нче  вариант

1) Переведи . (3б)

Сау булыгыз-

Хәерле иртә-

Сәлам -

2) Ответь на вопросы. (6б)

   -Синең исемең ничек?

   -Сиңа ничә яшь?

   -Син ничәнче сыйныфта укыйсың?.

3) Напиши, как  спросишь у друга: (8б)

         - есть ли у него книга;

         - есть ли у него карандаш;

     Как скажешь о том ,что:

         -Марат пишет .

         -Света поёт.

Бәяләү критерийлары. Барлыгы – 17б.

“5”ле – 16-17б. (95-100%)

“4”ле – 12-15б. (70-94%.)

“3”ле – 8-11 б. (50-69%)

“2”ле –    - 7 б. (<50%)

Беренче чиреккә контроль эш.

  Чыганак.

 Татар теленнән 2016-2017 нче уку елына арадаш  аттестация өчен контроль эш материалы «Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”  (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова –Яр Чаллы, 2014) на нигезләнеп төзелде. Материал үз эченә уку елы дәвамында өйрәнелгән барлык лексик-грамматик темаларны кертеп эшләнде.

Максат: “Без мәктәпкә барабыз” темасында үтелгән  материалны үзләштерү дәрәҗәләрен    тикшерү.                                                                                                                                                                      Бурычлар: үтелгән тема буенча сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү,исемнәрне юнәлеш,урын-вакыт, чыгыш килешендә куллана белү,                               хәзерге заман фигыльләрне зат-санда төрләндерә белү. 

1 нче вариант

1.Определи корень (3б)

Бара –  бар.

килә -

чыга -

яза –

тора –

сикерә –

2) Вместо многоточий вставь нужные слова. (6б)

Малай   (кая?)...  бара?

Әни  ( кайда)  эшли?

Әби  (кайдан?)  кайта?

(Кибеттә,кунактан,стадионга)

3) Переведи предложения. (6б)

Мы читаем текст.

Я живу в Елабуге.

Ты красиво пишешь.

4) Напиши, кто выполняет эти действия. (3б)

…  уйныйм.

…  кайта.

...  барабыз.

...  укыйсың.

...  язасыз.

...  китәләр.                                   

2 нче  вариант

1) Определи корень (3б)

 Кайта  -   кайт.

китә -

керә

юа –

йөгерә –

баса –

2) Вместо многоточий вставь нужные слова. (6б)

Кыз (кая?)... бара.?

Әти ( кайда)  эшли?

Бабай  (кайдан?) кайта?

(авылдан , мәктәпкә, урамда)

3) Переведи предложения. (6б)

Я читаю текст.

Мы живем  в Елабуге.

Они красиво пишут.

4) Напиши, кто выполняет эти действия. (3б)

…  уйныйсың.                                                                

…  кайтам.                                                                        

...  укый.                                                                          

...  китәбез.

...  язалар.

...  барасыз.                

Бәяләү кретерийлары: Барлыгы – 18б.

 “5”ле – 17-18б. (95-100%)

 “4”ле – 13-16б. (70-94%.)

 “3”ле – 9-12 б. (50-69%)

 “2”ле –  -  8б. (<50%)

  Икенче чиреккә контроль эш.

  Чыганак.

 Татар теленнән 2016-2017 нче уку елына арадаш  аттестация өчен контроль эш материалы «Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”  (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова –Яр Чаллы, 2014) на нигезләнеп төзелде. Материал үз эченә уку елы дәвамында өйрәнелгән барлык лексик-грамматик темаларны кертеп эшләнде.

Максат:“Базарда”, “ Көз”, “Мин чисталык яратам” темаларында үтелгән материалны  үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү.

Бурычлар:үтелгән тема буенча сүзтезмәләрне аңлап тәрҗемә итә белү,исемнәрне  берлек санда тартым белән төрләндерә белү,

шәхси гигиена предметлары белән нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү, бирелгән ситуация буенча җөмләләр төзи белү .

1 нче  вариант

1) Переведи .(4б)

Салкын көн -

Сары яфрак-

Большое полотенце -

Зелёное мыло-

2) Вместо многоточий вставь  слова    минем, синең ,  (2б)

   ...  күзем

   ...  кулың

3) Закончи предложения , используя слова   юам, тарыйм, сөртәм.(6б)

Мин сабын белән кулымны     ....  .

Мин тарак белән чәчемне        ...   .

Мин сөлге белән битемне        ...   .

4) Напиши, как  спросишь у друга: (6б)

     а) - есть ли у него красное мыло;

         - есть ли у него  большая расчёска;

     б)  Попроси у мамы  чистое полотенце

2 нче  вариант

1) Переведи .(4б)

Матур көз -

Яшел яфрак-

Маленькое полотенце -

Чистая расчёска -

2) Вместо многоточий вставь  слова    минем, синең ,.(2б)

   ...  чәчең

   ...  аягым

3) Закончи предложения , используя слова   юам, тарыйм, сөртәм.(6б)

Мин сабын белән кулымны     ....  .

Мин тарак белән чәчемне        ...   .

Мин сөлге белән битемне        ...   .

4) Напиши, как  спросишь у друга:(6б)

     а) - есть ли у него зелёное  мыло;

         - есть ли у него  мягкое полотенце;

     б)  Попроси у папы красивую расчёску.

Бәяләү критерийлары. Барлыгы – 19б.

“5”ле – 18-19б. (95-100%)

“4”ле – 14-17б. (70-94%.)

“3”ле – 9-13 б. (50-69%)

“2”ле –  - 8б. (<50%)

Өченче чиреккә контроль эш.

  Чыганак.

 Татар теленнән 2016-2017 нче уку елына арадаш  аттестация өчен контроль эш материалы «Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”  (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова –Яр Чаллы, 2014) на нигезләнеп төзелде. Материал үз эченә уку елы дәвамында өйрәнелгән барлык лексик-грамматик темаларны кертеп эшләнде.

Максат: “Кыш җитә”, “Безнең гаилә”, “Яз килә” темаларына үтелгән материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү.

Бурычлар: үтелгән тема буенча сүзтезмәләрне аңлап тәрҗемә итә белү,саннарның дөрес язылышын белү,үткән заман хикәя фигыльнең берлек сан формасын белү,бирелгән ситуация буенча җөмләләр, сораулар төзи белү.

1нче  вариант

1) Переведи . (3б)

      Моя мама-

      Твой брат-

      Его бабушка -

2) Напиши словами .(3б)

      16-... ,12-..., 15-...  .

3) Вместо многоточий вставь  слова   мин, син, ул. (3б)

     ...    җыештырды .

     ...    уйнадың.

     ...    аш ашадым

4)  Напиши, как  спросишь у друга:( 8б)

      - есть ли у него бабушка;

      - есть ли у него  брат;

     Узнай у друга:

      -любит ли он весну;

      -играет ли он на улице.

5) Напиши всевозможные вопросы к предложению. (6б)

    Әби ботка пешерә.

2  нче вариант

1) Переведи .(3б)

      Твой папа-

      Моя сестра-

      Его дедушка -

2) Напиши словами . (3б)

      17-..., 13-..., 19-....

3) Вместо многоточий вставь  слова   мин, син, ул. (3б)

     ...    булыштым .

     ...    килдең.

     ...    пешерде .

4)  Напиши, как  спросишь у друга (8б)

      - есть ли у него дедушка;

      - есть ли у него  сестра;

     Узнай у друга:

      -любит ли он зиму;

      -холодно ли  на улице.

5) Напиши всевозможные вопросы к предложению. (6б)

    Апа тәлинкә юа.

Бәяләү критерийлары. Барлыгы – 23б.

“5”ле – 22-23б. (95-100%)

“4”ле – 17-22б. (70-94%.)

“3”ле – 12-16 б. (50-69%)

“2”ле –     -11 б.  (<5

Арадаш аттестация эше. Контроль эш.  

  Чыганак:

 Татар теленнән 2016-2017 нче уку елына арадаш  аттестация өчен контроль эш материалы «Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”  (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова –Яр Чаллы, 2014) на нигезләнеп төзелде. Материал үз эченә уку елы дәвамында өйрәнелгән барлык лексик-грамматик темаларны кертеп эшләнде.                                               

Максат:  ел дәвамында үтелгән материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү.

 Бурычлар: исемнәрне юнәлеш,урын-вакыт, чыгыш килешендә куллана белү,сорауларга дөрес җавап бирә  белү,                                                                                           бирелгән сүзләрдән җөмлә төзи белү,ситуация буенча җөмләләр төзи  белү.      

1 нче вариант

1) Переведи .(3б)

      В городе -

      В город-

      Из города -

2) Ответь на вопросы.(6б)

   - Син кайда яшисең?

   - Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

   - Урманда нинди хайваннар яши?

3)Составь предложения из данных слов.(8б)

Җитте , матур, җәй .

Үсә, бакчада , чәчәкләр.

Укулар, мәктәптә, бетте.

Башланды, каникуллар, җәйге.

4) Напиши о том, что: (8б)

     - у тебя есть красивое платье (рубашка);

     - у тебя  есть чёрные брюки ;

    Узнай:

     -есть ли в магазине молоко;

     -сколько стоит молоко.

2 нче вариант

1) Переведи .(3б)

      В деревне -

      В деревню-

      Из деревни -

2) Ответь на вопросы.(6б)

   - Син кайда яшисең?

   - Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

   - Урманда нинди хайваннар яши?

3)Составь предложения из данных слов.(8б)

Җитте , матур, җәй .

Үсә, бакчада , чәчәкләр.

Укулар, мәктәптә, бетте.

Башланды, каникуллар, җәйге.

4) Напиши о том, что: (8б)

     - у тебя есть тёплая шуба;

     - у тебя  есть чёрная юбка ;

    Узнай:

     -есть ли в магазине хлеб;

     -сколько стоит хлеб.              

   Бәяләү критерийлары. Барлыгы – 25 б.      “5”ле – 24-25б. (95-100%)         “4”ле – 18-23б. (70-94%.)

     “3”ле – 13-17 б. (50-69%)        “2”ле – ---   12 б. (<50%)



Предварительный просмотр:

C:\Users\ОГЭ\Desktop\титулка\IMG_20170304_101900_HDR.jpg

 Аңлатма язуы.

 3 нче В сыйныфының рус төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

1.”Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа.1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-авторлар: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Казан, 2011.

2.”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан – 2014.

 3. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “8 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең  2016-2017 нче уку елына укыту планы.

Тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

 Дәреслек: Күңелле татар теле. 3 класс.( беренче һәм икенче кисәк) Авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Л. Ә. Гыйниятуллина.  Казан «Татармультфильм» нәшрияты, 2013 ел.

Фәнгә гомуми характеристика

Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар. 

3нче сыйныфта татар телен укытуның гомуми максатлары: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

   Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү; хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

     Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. 

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур.

Татар теленең укыту планында тоткан урыны

 Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2016-2017 нче уку елында 3 нче сыйныфта ” Татар теле”н    өйрәнүгә  102 сәгать (34 атнага 3 сәгать исәбеннән) бирелә. 

Укытуның  гомуми, шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре

Татар теленә өйрәтүнең  гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу; “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру. 

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалаштыру.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

 Танып белү нәтиҗәләре:

 – фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү,

 -  сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү

- иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

- объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;

- төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-  тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон  ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

 –уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

-  эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

- билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

-  ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

 - дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

 – әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; 

- әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;

 - аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);парларда һәм күмәк эшли белү;

-  мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;

- әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет буенча  планлаштырылган нәтиҗәләр:

1.Исем  – сүз төркемен белү.

2.Исемнең иялек килешен белү.

3.Чы/-че - исем .ясагыч кушымчаларын белү.

4.Сыйфат – сүз төркемен белү

5.Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны белү.

6.Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.

7.21дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

8.Аннан соң рәвеше һәм һәр, һәркем, барлык, алмашлыкларын белү.

9.Фигыль – сүз төркеме, аның хәзерге һәм үткән заман формаларын белү.

10.Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  күплектә 1,2,3 зат формаларын белү.

11.–гына/-генә, -кына/-кенә кисәкчәләрен белү.

12.Янында, алдында, артында, турында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

13.Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләрне сөйләмдә куллану.

14. Казан шәһәре,  киемнәр кибете – төзелмәләрен белү, сөйләмдә куллана белү.

15.Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларын һәм аңа җавапларны сөйләмдә куллана белү.

Орфографик и орфоэпик минимум.

1.Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтү.

2.Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә куллану.

3.Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү..

4.Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү  һәм язу.

5.Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтә белү.

6.я, ю, е хәрефләре, алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыру.

7. О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуын истә калдыру.

                              Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре:

Тыңлап аңлау

-укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

- тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

- сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;  

 - ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

Диалогик сөйләм

- өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-  программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

-  дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Язу

-  татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

 -  конверт һәм дәфтәр тышына яза белү; программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

Укыту предметының эчтәлеге:

Белем бәйрәме (21 сәгать) Зат алмашлыкларының юнәлеш һәм төшем килешләрендә төрләнүе .Татар алфавиты. Кая?Кайда?Кайдан сораулары һәм аларга җавап-мы,-ме сорау кисәкчәсен сөйләмдә куллана белү. 21 дән100 гә кадәр саннар. Исем- сүз төркеме белән таныштыру. Исемнең иялек килеше. Исемнең күплек сан кушымчасы. Исемнәрнең 1 зат берлек санда тартым белән төрләнүе. Фигыльнең башлангыч формасы. Фигыль- сүз төркеме, аның хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.Ике бер төрле тартык янәшә килү очрагы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта, юклыкта күплектә 1,2,3 зат формалары белән таныштыру.. Ничә? Ничек?,Кайчан? Сораулары Татар телендә сингармонизм законы..

Көндәлек режим (5 сәгать) Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?сорауларын һәм аңа җавапларны сөйләмдә куллану. О,ө хәрефләренең 1 иҗектә генә язылуы. Фигыльләрнең 1,2 затта төрләнүе. Минем көндәлек режимым җөмләләр төзү.

Ашханәдә (10 сәгать) Ашханәдә темасы буенча яңа лексика өйрәнү.Сүзгә транскрипция ясау.Я,ю,е хәрефләре,алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру. Татар халык ашлары. Кемне? Нәрсәне? сораулары. Боерык фигыль формасы. Янында бәйлек сүзенең килешләрдә төрләнеше. Исемнәрнең юнәлеш,урын –вакыт,чыгыш килешендә төрләнүе. Уйный башладым төзелмәсе,аның җөмләдә кулланылышы.

 Без әти – әниләргә булышабыз (10 сәгать) Аның китабы,аның әнисе төзелмәләре. Чы/че исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.  Чөнки,шуңа күрә,ләкин теркәгечле җөмләләрне сөйләмдә куллану. Ни өчен? соравы. Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше. Уң як,сул як сүзтезмәләре. Алдында, янында, каршында ,астында, артында, өстендә бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану. 

Туган якка кыш килде (12 сәгать) Кыш. Яңа лексика. Сыйфат- сүз төркеме белән таныштыру.. Кая? Кайда? Кайдан? Сораулары. Спорт төрләре. Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.Аннан соң рәвеше белән таныштыру. Казан шәһәре,киемнәр кибете- төзелмәләре белән таныштыру.

 Шәһәрдә һәм авылда (10 сәгать) Шәһәрдә һәм авылда темасына яңа лексика. Фигыльләрне зат – сан белән төрләндерү. “ ... урамында”. “... шәһәрендә” конструкциясе белән танышу.Ялгызлык исемнәр Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең  зат- сан белән  төрләнеше .. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу. Һәр,һәркем,барлык  алмашлыклары белән таныштыру.  –гына/генә, -кына/кенә кисәкчәләре белән таныштыру.

 Әдәпле булыйк (9 сәгать) Әдәпле сүзләр өйрәнү. Туган көнгә чакыру язарга өйрәнү.Исемнең баш килеше,юнәлеш килеше,төшем килеше белән таныштыру.

 Кечкенә дусларыбыз (11сәгать) Ул алмашлыгының юнәлеш,төшем килеше белән төрләнеше. Көн саен төзелмәсе. Кем? Кемне? Кемгә?сораулары. Сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәсе.. 

Күңелле җәй (14 сәгать) Җәй темасы буенча яңа лексика. Бирегез әле,әйтегез әле төзелмәләре. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе Төсләр,аларны сөйләмдә дөрес куллану.  Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану. Фигыльләрне зат – сан белән төрләндерү.

Укыту материалын тематик планлаштыру

Өйрәнелә торган бүлек,уку материалының темасы

Сәгать саны

Укучылар эшчәнлегенә характеристика яки  уку эшчәнлегенең төрләре.

1. Белем бәйрәме.

Беренче сентябрь – белем бәйрәме. Төсләр. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез.

21

Беренче сентябрь – Белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны  әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү.

2. Көндәлек режим.

Минем көндәлек режимым.

5

Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

Ашханәдә.

Без ашханәдә ашыйбыз. Минем яраткан ашларым. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез.

10

Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә  белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын  әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли  белү.  

Без әти -әниләргә булышабыз.

Минем әти – әнием кем булып эшли? Без өйдә булышабыз. Без табын әзерлибез.

10

Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү

Туган якка кыш килде.

Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Каникулда.

12

Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә  белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп,  яңа хикәя төзи белү.

Шәһәрдә һәм авылда.

Татарстан – минем туган ягым.Татарстанда яшәүче милләтләр.Татарстан шәһәрләре.Без шәһәргә барабыз.Безнең авыл.

10

 Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне,  торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

Әдәпле булыйк.

Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез.

9

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү.  Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.

Кечкенә дусларыбыз.

Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием.

11

Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны  әйтә белү.  Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең  тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый,  әйтә белү.  Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

Күңелле җәй.

Без җәйне яратабыз. Ел фасыллары билгеләре. Җәй җитә. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Җәйге ял. Сабантуй – зур бәйрәм.

14

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

Барлыгы 102 сәгать

Календарь-тематик план

     Бүлекләр-дәресләр темасы

Үткәрү

вакыты

план

факт

Белем бәйрәме (21сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку; тиешле мәгълүматны  сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

1

Зат алмашлыкларының килешләрдә төрләнүе.

02.09

2

Зат алмашлыкларының юнәлеш һәм төшем килешләрендә төрләнүе .Татар алфавиты.

05.09

3

Кая?Кайда?Кайдан? сораулары.

07.09

4

-мы,-ме сорау кисәкчәләре.

09.09

5

21 дән100 гә кадәр саннар.

12.09

6

Исем  сүз төркеме. Исемнең иялек килеше.

14.09

7

Калдык белемнәрне тикшерү. Исем, фигыль.

16.09

8

Хаталар өстендә эш. Исемнең күплек сан кушымчасы.

19.09

9

Исемнәрнең 1 зат берлек санда тартым белән төрләнүе.

21.09

10

Фигыльнең башлангыч формасы.

23.09

11

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше.

26.09

12

 Үткән заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше.Мөстәкыйль эш.

28.09

13

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

30.09

14.

Ничә? Ничек?Кайчан? сораулары.

03.10

15

Сүзләрдә кушымчалар ялгану тәртибе.

05.10

16

Үткән  заман хикәя фигыльнең берлек санда юклык формасында зат – сан белән төрләнеше.

07.10

17

Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санда юклык фомасында зат – сан белән төрләнеше

10.10

18

Белем бәйрәме темасы буенча үз – үзеңне тикшерү.

12.10

19.

Белем бәйрәме. Ныгыту.

14.10

20

Чиреклек контроль эш. Исем. Фигыль.

17.10

21

Хаталар өстендә эш.Теманы йомгаклау.

19.10

Көндәлек режим (5 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

уку максактын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу,билгеләү;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлап, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

21

Сәгать ничә? соравы.

21.10

22

Сәгать ничәдә?соравы.

24.10

23.

Фигыльләрнең 1,2 затта төрләнүе.

26.10

24

“Минем көндәлек режимым” темасы буенча монологик сөйләм.

28.10

26

“Көндәлек режим” темасын йомгаклау.

07.11

Ашханәдә (10 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализлый белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; тиешле мәгълүматны  сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү .

27

Ашханәдә . Транскрипция.

08.11

28

“Ашханәдә “темасы буенча диалогик сөйләм.

10.11

29

Татар халык ашлары.

14.11

30

Кемне? Нәрсәне? сораулары.

15.11

31

Боерык фигыль.

17.11

32

Янында,артында,алдында,турында бәйлек сүзләре.

21.11

33

Исемнәрнең юнәлеш,урын –вакыт,чыгыш килешендә төрләнүе.

22.11

34

“Уйный башладым” төзелмәсе.

24.11

35

“Ашханәдә” темасы буенча  үзеңне тикшерү.

2811

36

“Ашханәдә” темасы буенча мөстәкыйль эш.

29.11

Без әти – әниләргә булышабыз (10 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

37

“Аның китабы,аның әнисе” төзелмәләре.

01.12

38

-чы,-че сүз  ясагыч кушымчалары.

05.12

39

Чөнки,шуңа күрә,ләкин теркәгечләре.

06.12

40

Без әти-әниләргә булышабыз.Сүзлек диктанты.

08.12

41

Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше.

12.12

42

Уң як,сул як сүзтезмәләре.

13.12

43

Узгынчы  контроль  эш. Исемнең тартым белән төрләнеше, фигыль.

15.12

44

Алдында, янында, каршында ,астында, артында, өстендә бәйлек сүзләре. Хаталар өстендә эш.

19.12

45

“Без әти – әниләргә булышабыз.” Кабатлау.

20.12

46

“Без әти – әниләргә булышабыз” темасын йомгаклау.

22.12

Туган якка кыш килде (12 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

уку максактын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу,билгеләү;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру; анализлау, объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

47

Кыш.Сыйфат.

09.01

48

“Яңа ел бәйрәме” төзелмәсе.

10.01

49

“Без бәйрәмгә барабыз” темасы буенча диалогик сөйләм.

12.01

50

Сыйфат - сүз төркеме.

16.01

51

Кыш билгеләре.Сыйфат.

17.01

52

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

19.01

53

Спорт төрләре.

23.01

54

Үткән заман хикәя фигыль.

24.01

55

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

26.01

56

Сүзлек диктанты. “Туган якка кыш килде” темасын кабатлау.

30.01

57

Үз – үзеңне тикшерүгә күнегүләр эшләү.

31.02

58

“Туган якка кыш килде” темасын йомгаклау.

02.02

Шәһәрдә һәм авылда(10 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү; аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау;

 классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

59

Шәһәрдә һәм авылда. Антоним сүзләр

06.02

60

Фигыльләрне зат – сан белән төрләндерү.

07.02

61

“ ... урамында”. “... шәһәрендә” конструкциясе.Ялгызлык исемнәр.

09.02

62

Син кайда яшисең? соравы.

13.02

63

Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең  зат- сан белән  төрләнеше .

14.02

64

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

16.02

65

Һәр,һәрбер,барлык – билгеләү алмашлыклары.

20.02

66

“Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенча мөстәкыйль эш.

21.02

67

Хаталар өстендә эш.Мин авылда яшим.

23.02

68

Шәһәрдә һәм авылда. Йомгаклау.

27.02

Әдәпле булыйк(9 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

69

 Әдәпле сүзләр.

28.02

70

Туган көнгә чакыру язу.

02.03

71

 “8 март – әниләр бәйрәме” темасы буенча котлау язу.

06.03

72

Кем? Кемгә? сораулары.

0703

73

Кемне? Нәрсәне?сораулары .

09.03

74

Исемнең иялек һәм төшем килеше белән төрләнеше.

13.03

75

Чиреклек контроль эш.Фигыль,сыйфат.

14.03

76

Хаталар өстендә эш. Фигыль,сыйфат.

16.03

77

“Әдәпле булыйк” темасын йомгаклау.

30.03

Кечкенә дусларыбыз (11сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

78

Ул алмашлыгының юнәлеш,төшем килеше белән төрләнеше.

03.04

79

“Көн саен” төзелмәсе.

04.04

80

Кем? Кемне?сораулары һәм аларга дөрес җавап бирү.

06.04

81

Кемгә?соравы.

10.04

82

“Дуслар” Нинди? соравы.

11.04

83

“Минем песием “темасы буенча диалоглар төзеп язу.

13.04

84

Сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәсе.

17.04

85

“Минем песием”яки “Минем этем” темасына хикәя  язу.

18.04

86

Хаталар өстендә эш.Синоним һәм антоним сыйфатлар.

20.04

87

Контроль күчереп язу. Яз килде.

24.04

88

“Кечкенә дусларыбыз” темасын йомгаклау.

25.04

Күңелле җәй (14 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

89

“Җәй” .Нинди? соравы.

27.04

90

“Бирегез әле,әйтегез әле” төзелмәләре.

01.05

91

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

02.05

92

Төсләр.Нинди? соравы.

04.05

93

Сүзлек диктанты.Яшелчә,җиләк – җимеш исемнәре

08.05

94

Капма – каршы мәгънәдәге сүзтезмәләр.

09.05

95

 “Сабантуй”. Фигыль – сүз төркеме

11.05

96

Арадаш аттестация эше.

15.05

97

 Фигыльләрне зат – сан белән төрләндерү.

16.05

98

Җәй.Кабатлау.

18.05

99

“Җәй” темасына хикәя язу..

22.05

100

“Җәй”темасын йомгаклау.

23.05.

101

Еллык үтелгәнне гомумиләштереп кабатлау.

25.05

102

Еллык үтелгәнне гомумиләштереп кабатлау.

29.05

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:

Укытучы өчен әдәбият: 

1.”Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа.1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Казан, 2011.

2.”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан – 2014.

3.Методик кулланма. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Г.И. Газизуллина “Рус телендә сөйләүче балаларга татар теле укыту”.-Казан «Татармультфильм» нәшрияты, 2013.

4. Методик кулланма. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова “ Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”. Яр Чаллы – 2014.

Укучылар өчен әдәбият :

1.Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова  Күңелле татар теле. Дүртьеллык башллангыч  мәктәпнең  3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. – Казан “Татармультфильм” нәшрияты 2013.  

2.Ф.Сафиуллина. Татарча-русча һәм русча-татрча кесә сүзлеге – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты, 2012 – 454 б.

                                                                                                                                   

Электрон мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:

1.www.rusedu.ru

 2. www.viki.ru 

3.www.mon.tatar.ru.

4.www.rus.test.

5. Татарский интернет портал. http://www.tatarlar.narod.ru/8.

6.Татарская электронная библиотека. http://www.kitap.net.ru/

7.Татар әдипләре. http://www.adiplar.ru/

8.Татар теле өйрәнүчеләргә / www.nowa.cc/showthread.ru/php

 

Татар теленнән язма һәм тикшерү эшләрен уздыру графигы

Язма һәм тикшерү эшләренең исемлеге

Дәрес номеры

План

Факт

1

Калдык белемнәрне тикшерү. Контроль эш.

7

16.09

16.09

2

Үткән заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше.Мөстәкыйль эш.

12

28.09

3

Чиреклек контроль эш. Исем. Фигыль.

20

17.10

4

“Ашханәдә” темасы буенча мөстәкыйль эш эшләү.

36

29.11

5

Бер – береңне мактый белү.Сүзлек диктанты.

40

08.12

6

Узгынчы  контроль  эш. Исемнең тартым белән төрләнеше, фигыль.

43

15.12

7

Сүзлек диктанты. Туган якка кыш килде темасын кабатлау.

56

30.01

8

“Шәһәрдә һәм авылда” темасын йомгаклап мөстәкыйль эш эшләү.

66

21.02

9

Чиреклек контроль эш. Сыйфат.Фигыль.

75

14.03

10

“Минем песием”яки “Минем этем” темасына хикәя төзеп язу

85

18.04

11

Контроль күчереп язу. Яз килде.

87

24.04

12

Сүзлек диктанты.Яшелчә,җиләк – җимеш исемнәре.

93

08.05

13

Арадаш аттестация эше.

96

15.05

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык

Контроль эш

2

1

1

1

5

Мөстәкыйль эш

1

1

1

3

Сүзлек диктанты

1

1

1

3

Күчереп язу.

1

1

Хикәя язу

1

1

Укучыларның  татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү , бәяләү нормалары:

Язма эшләрне тикшерү

3 сыйныфта укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш.

3 нче сыйныфта татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложеяне, сочинение);
  2. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты).

3 нче сыйныфта сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

3  нче сыйныфта пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрнеалыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, аларнын санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик ундй билгеләр генә куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү

3 нче сыйныфта укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Чит телләр укыту методикасында белемнәрне контрольгә алу өчен «коммуникативно-достаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә; коммуникативно-недостаточный уровень - аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә» төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Шулай итеп, укучы эш буенча җыйган баллар санын гомуми баллар санына бүлеп, үзләштерү коэффициентын табып, укучыга билге куела.

Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,8 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга «4», «5»ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга «3», «2»ле билгеләре куела.  Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса - «3» ле, 0,8-0,9 булса - «4» ле, 0,9-1 булса - «5»ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Үк = а : р, кайда Үк - үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

 

Эш программасына кушымта.

Калдык белемнәрне тикшерү.

1.Напиши слова в два столбика.  

 Кем?            Нәрсә?

Мәктәп,укучы,эт,төлке,малай,сатучы,пенал,кыз.

2.Напиши  слова во множественном числе.

Уенчык,урман,кием,китап.

3.Допиши окончания.

Минем күлмәг..., синең кул..., аның дәфтәр... .

4.Напиши числа словами.

5,16,9,13.

     5. Напиши ответы на вопросы.

     -Синең  пеналың бармы?

     -Сиңа ничә яшь?

2в.

1.Напиши слова в два столбика.  

 Кем?            Нәрсә?

Дәфтәр,песи,укытучы,бүре,апа,әби,китап,абый.

2.Напиши  слова во множественном числе.

Карандаш,урам,алан,дәфтәр.

3.Допиши окончания.

Минем туб..., синең күз..., аның пенал... .

4.Напиши числа словами.

7,19,8,15.

5. Напиши ответы на вопросы.

     -Синең  сумкаң  бармы?

     -Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

1 чирек  өчен контроль эш. Тема: Белем бәйрәме.

1 вариант.

1. Напишите числа  словами.

10-...             90-...

40 - ...        25 - ...

60 - ...           17 - ...

2.Напишите глаголы в отрицательной форме.

Сөйлә - ... сөйләми, бир -... , бар - ..., укы -... ,сора - .... , чиш - .... .

3. Допишите окончания.

Мин (кая?) кибет... барам.  (Кайда?) Кибет... дәфтәрләр алам. Мин  (кайдан?) кибет... кайтам.

4.Как скажешь:

- это наша школа.

- я учусь в третьем классе.

-я учусь хорошо.

5.Составь предложения со словами янында, ләкин.

2 вариант

1. Напишите числа  словами.

20-...             100-...

50 -...            45 -...

70 - ...           19 - ...

2.Напишите глаголы в отрицательной форме.

Ашый –ашамый, кит - ... , кал - ... , яз - ... , җырла - .... , көл - ... .

3.Допишите окончания.

Мин (кая?)китапханә... барам. (Кайда?) Китапханә... кызыклы китаплар укыйм. Мин (кайдан?)китапханә... кайтам.

 4.Как скажешь:

- это наша школа.

- я учусь в третьем классе.

- я учусь хорошо.

5. Составь предложения со словами чөнки, турында.

2 чирек өчен контроль эш. 3 нче сыйныф (рус төркеме). Тема:Ашханәдә. Без әти-әниләргә булышабыз.

1 вариант

1.Напишите по 5 слов в каждый столбик.

     Нишли?                                       Нинди?

2.Напишите вместо точек нужные буквы.

Б...знең га...лә бик тату. Без г...иләдә алт...   кеше. Шаг...йрьнең тормышы авыр булган .

3.Из данных слов составьте предложения.

Мәктәптә, безнең, ашханә, бар.Коля,өстәл,килде,янына. Безнең, дүрт, гаиләдә, кеше.

4.Переведите предложения:

Наша семья очень большая. Сегодня у нас 5 уроков. Александр Сергеевич Пушкин – бөек шагыйрь.

5.Прочитайте вопросы и запишите ответы.

Габдулла Тукай кем ул?

Сезнең гаиләдә ничә кеше?

Сезнең гаилә дусмы?

     2 вариант

1.Напишите по 5 слов в каждый столбик.

Нишли?                                       Нинди?

2.Напишите вместо точек нужные буквы.

Б...ек  шагыйрь  ш...гырьләр язган. Без  г...иләдә  алт...  кеше. Без эш сө...без.

3.Из данных слов составьте предложения.

Балалар, утырдылар, янына,өстәл. Ул,башлады,өчпочмак, ашый. Безнең, дүрт, гаиләдә, кеше.

4.Переведите предложения.

Я учусь в 3 классе. Габдулла Тукай – бөек шагыйрь. Мы сегодня писали диктант.

5.Прочитайте вопросы и запишите ответы.

Роберт Миңнуллин кем ул?

Сезнең гаиләдә кемнәр бар?

Сезнең мәктәптә ашханә бармы?

3 чирек, 3 класс, рус төркеме. Тема: Туган якка кыш килде. Шәһәрдә һәм авылда. Әдәплә булыйк.

1вариант.

1.Подбери к данным словам антонимы.

Кечкенә - ..., тәмле - ..., акыллы - ...,салкын - ..., кара-...,астында - ... .

2.Спроси у друга:

-хорошо ли он катается на лыжах;

- есть ли у него санки ;

-в каком доме он живет;

3.Представь,что эти действия произошли.Как изменятся выделенные глаголы?

Ул хоккей уйный. -... . Мин чаңгыда шуам. - ... . Син бәйрәмгә барасың. - ... .

4.Дополни диалог.

-...?

-Әйе,көн салкын.

-....?

-25 градус салкын.

5.Напиши рассказ о своем городе.

2 вариант

1.Подбери к данным словам антонимы.

Баллы - ..., тәрбияле - ..., яхшы -..., өстендә - ..., кыска - ..., ак - ... .

2.Спроси у друга:

-хорошо ли он катается на санках;

- есть ли у него лыжи;

-в какой школе он учится;

3.Представь,что эти действия произошли.Как изменятся выделенные глаголы?

Ул бассейнда йөзә -...   Мин урамда уйныйм. - ... Син бәйрәмнән кайтасың. -...

4.Дополни диалог.

-...?

- Алсу өйдә юк.

 -....?

-Китапханәдә.

5.Напиши рассказ о своем городе.

Арадаш аттестация эше

1 вариант

1.Спиши предложения, к выделенным словам поставь вопросы.

Алар диктант яздылар.Оля кичә театрга барды.Урманда матур кошлар сайрый. Бу алма тәмле.

2.Напиши глаголы в прошедшем времени и выдели окончания.

Әйтә-әйтте,кайта-кайт...,укый-укы..., бара-бар...,яза-яз...,эшли-эшлә...,килә-кил...,көлә-көл... .

3.Напиши антонимы.

Җылы -... , кечкенә - ... ,   яхшы - ... , тиз - ... , кара - ... ,  тиз - ..., кайта - ... .  

4.Напиши полный ответы на вопросы.

Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

Казан нинди шәһәр?

Габдулла Тукай кем ул?

5.Просклоняй глаголы по лицам и числам.

Мин  яши...      Без яши...

Син  яши....      Сез яши...

Ул     яши....     Алар яши...

2 вариант

1.Спиши предложения,к выделенным словам поставь вопросы.

Без диктант яздык.Алсу бүген кибеткә барды.Урманда матур кошлар сайрый.Бу алма зур.

2.Напиши глаголы в прошедшем времени и выдели окончания.

Әйтә-әйтте,утыра-утыр...,керә-кер..., бара-бар...,яза-яз...,эшли-эшлә...,китә-кит...,көлә-көл... .

3.Напиши антонимы.

озын-  ... , кечкенә- ... , салкын -...  ,  ак-...,  күп-...,  китә-.... .

4.Напиши полный ответ на вопросы.

Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

Алабуга нинди шәһәр?

Роберт Миңнуллин  кем ул?

5.Просклоняй глаголы по лицам и числам.

Мин  эшли....      Без эшли...

Син  эшли...        Сез эшли ...

Ул     эшли....      Алар эшли...



Предварительный просмотр:

C:\Users\ОГЭ\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\IMG_20170304_101820_HDR.JPG

Аңлатма язуы

4 нче В/Г сыйныфларының рус төркемнәре өчен “Татар теле”ннән  эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

1.”Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа.1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Казан, 2011.

2.”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан – 2014.

 3.  Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “8 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең  2016-2017 нче уку елына укыту планы.

Тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

1. Дәреслек: Күңелле татар теле. 4 класс.( беренче һәм икенче кисәк) Авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Л. Ә. Гыйниятуллина.  Казан «Татармультфильм» нәшрияты, 2014 ел.

Фәнгә гомуми характеристика

Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар. 

4 нче сыйныфта татар телен укытуның гомуми максатлары: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур.

Татар теленең укыту планында тоткан урыны

Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2016-2017 нче уку елында 4 нче сыйныфта татар телен  өйрәнүгә  102 сәгать (34 атнага 3 сәгать исәбеннән) бирелә.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет,предмет нәтиҗәләре

Татар теленә өйрәтүнең  гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу; “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру. 

    Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалаштыру.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

 Танып белү нәтиҗәләре:

 – фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон  ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

 –уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

 – әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет буенча  планлаштырылган нәтиҗәләр:

1.Исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллана белү.

2.Тартымлы исемнәрнең күплек санда төрләнешен белү.

3.Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллана белү.

4.Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллана белү.

5.Вакыт рәвешләрен (бүген, иртәгә, кичә, иртән) белү.

6.Монда, анда  рәвешләрен сөйләмдә куллана белү.

7.Тамыр, кушма, тезмә саннарны белү.

8.Мин, син зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә куллана белү.

9.Кемдер, нәрсәдер алмашлыкларын белү.

10.Билгесез үткән заман хикәя фигыльне барлыкта  3 затта сөйләмдә куллана белү.

11. Ашыйсы килә, эчәсе килә формаларын белү.

12.Кебек бәйлеген сөйләмдә куллана белү.

13. Кадәр, соң – бәйлекләрен белү.

14. Ян бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллана белү.

15.Уйнарга яратам, уйный башлады  – төзелмәләрен белү.

Орфоэпик hәм орфографик минимум

1.Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру. .Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

2 .Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.

3.Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп,  язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре

Тыңлап аңлау

-укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

- тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

- сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; -

 - ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

Диалогик сөйләм

- өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-  программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

-  дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Язу

-  татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;  

- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

 -  конверт һәм дәфтәр тышына яза белү; программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

Укыту предметының эчтәлеге:

Яңа уку елы башлана. (15 сәгать) Белем бәйрәме. Уку-язу әсбаплары. –мы\ме сорау кисәкчәләре. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Калдык белемнәрне тикшерү. Килеш кушымчалары. Хаталар өстендә эш. Татар алфавиты. О, ы, э хәрефләренең дөрес әйтелеше, язылышы .Сүзлек диктанты. Тамыр, кушма, тезмә саннар белән таныштыру . Сан төркемчәләре. Татар теле дәресләре. Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? Сорауларына җавап бирү. Вакыт рәвешләре. “Контроль эш” хикәясендәге лексик-грамматик материал.. Эшләргә кирәк төзелмәсе. Без хикәя язабыз. Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану. “Яңа уку елы котлы булсын!” темасы буенча мөстәкыйль эш.

Туган як табигате(21 сәгать) Җ. Тәрҗеманов «Табигать китабы». Г. Тукай «Елның дүрт фасылы». Нәрсә ул табигать? Үткән заман хикәя фигыль. Кая?Кайда?Кайдан?сораулары. Дару үләннәре. Дару үләннәрен дөрес куллану. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.Көзге табигать. Кошлар-безнең дусларыбыз. Контроль эш. “Туган як табигате .Килеш кушымчалары. Хаталар өстендә эш.Канатлы дусларыбыз.. Кошлар нинди? “Песнәк белән Әнисә” хикәясендәге лексик-грамматик материал. Ашыйсы килә, эчәсе килә формалары белән таныштыру. Чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. . Уйнарга яратам, уйный башлады  – төзелмәләре белән таныштыру.

Тартымлы исемнәрнең күплек санда төрләнеше белән таныштыру. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе. Сингармонизм законы. Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль. ) “Туган як табигате” темасын кабатлау. “Туган як табигате” темасы буенча мөстәкыйль эш.

Хайваннар дөньясында (9 сәгать) Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Г.Тукай”Ташбака белән куян”. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану. Сүзлек диктанты. “Яшел энәле керпе”әкияте. Ян бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану. Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, тойгылы, боеру җөмләләр. Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат. “Хайваннар дөньясында” темасы буенча мөстәкыйль эш. Хайваннар дөньясында” темасын кабатлау. Контроль эш. “Хайваннар дөньясында” Сүз төркемнәре.Җөмлә төзелеше.

Кышкы уеннар (11сәгать) Хаталар өстендә эш. Г. Бакир “Кышкы уен. Кар бабай ясыйбыз. Кышкы уеннар. Төрле илләрдәге Яңа ел бәйрәме. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне барлыкта 3 затта сөйләмдә куллану.  А. Алиш “Куян кызы. “Елга буенда” хикәясендәге лексик-грамматик материал. “Елга буенда” хикәясе бенча күнегүләр эшләү. Әйдә бергә уйныйбыз. “Кышкы уеннар” темасын кабатлау. “Кышкы уеннар” темасы буенча мөстәкыйль эш.

Минем дусларым (13 сәгать) Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. “Минем дустым “хикәясен язу. Уртак шөгыльләр. Дустыма хат язам. Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че.И. Туктар “Алма”. Сүзлек диктанты. “Чын дуслык” темасына хикәя язу. Фигыльнең заман формалары. Д. Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар” (I кисәк). Кадәр, соң бәйлекләре. Кемдер нәрсәдер билгесез алмашлыклары. Д. Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар” (III кисәк).”Минем дусларым” темасы буенча мөстәкыйль эш.

Язгы бәйрәмнәр (11 сәгать) Р. Вәлиева “Яз”.8 нче Март – әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам. Күчереп язу. “Яз”. Татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре һәм йолалары. Кушма, парлы, тезмә сүзләр. Контроль эш. “Язгы бәйрәмнәр”. Сүз төркемнәре. Хаталар өстендә эш. Үтенеч белдерү. М. Газизов “Рәхмәт”шигыре өстендә эш.Яхшы сүз җанга рәхәт. Тамыр, кушма, тезмә саннар. “Язгы бәйрәмнәр” темасы буенча мөстәкыйль эш.

Дүрт аяклы дусларыбыз (12 сәгать) Р. Миңгалим «Дөньяда бер эт бар дее». Р. Миңгалим «Дөньяда бер эт бар дее» шигырен дәвам итү. Белдерү язу. Исемнәрдә –сыз/-сез аффикслары. Монда, анда урын рәвешләре. Хәзерге, үткән заман хикәя фигыль. Минем дүрт аяклы дустым. Сүзлек диктанты. Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларына җаваплар бирү. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Р. Батулла “Чикыл белән Мырый”әкиятенең эчтәлеге буенча сөйләшү. Р. Батулла “Чикыл белән Мырый”әкиятен сәхнәләштерү. “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасы буенча мөстәкыйль эш.

Минем туган илем (6 сәгать) Минем Ватаным – Татарстан. Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр. Казандагы истәлекле урыннар. Татарстан шәһәрләре.»Минем туган илем» темасы буенча мөстәкыйль эш.

9.Чәчәкле җәй, ямьле җәй (4 сәгать) Ш. Галиев “Җәйге болында”.Җәй билгеләре. Арадаш аттестация эше. Сүз төркемнәре. Хаталар өстендә эш. Җәйге табигать. Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше. Р. Корбан “Җиләктә”.Җәй темасын йомгаклау.

Укыту материалын  тематик планлаштыру

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгать саны

Укучылар эшчәнлегенә характеристика яки  уку эшчәнлегенең төрләре.

1.Яңа уку елы башлана.

Яңа уку елы башлана. Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез.

15

Яңа уку елы башлануын әйтә белү. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтә белү. Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Фикереңне дәлилли белү. Нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белү. Урамга чакыра, чыкмау сәбәбен аңлата белү.

2. Туган як табигате .

Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар – безнең дусларыбыз. Минем канатлы дустым.

21

Нәрсә ул табигать соравына җавап бирү. Ел фасыллары билгеләрен, айларын, һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый,  әйтә белү. Кошларга ничек булышуың турында сөйли белү. Кошлар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

3.Хайваннар дөньясында.

Йорт һәм кыргый  хайваннар.  Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

9

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү. Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

4. Кышкы уеннар. 

Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.

11

Кышкы табигать турында сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Дустыңны уенга чакыра белү, чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар бабай ясарга чакыра белү. Яңа ел бәйрәменең кайчан башланганын, бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү. Гаиләдә бәйрәмне ничек каршылауны, нәрсәләр пешергәнне сөйли белү.

5. Минем дусларым.

Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр. Чын дуслык.

13

Дустың турында сөйли белү. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Чын дус нинди булуын әйтә, раслый белү. Дустыңа бүләк алуны, аның нинди икәнен әйтә белү.

6.Язгы бәйрәмнәр 

Язгы табигать. 8 Март – әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам.  Карга боткасы..

11

Язгы табигать турында сөйләшү, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. 8 нче март бәйрәме белән котлау яза, ничек котлаганыңны әйтә белү. Өй хезмәте турында сөйләшә, әти-әниләргә ярдәм итү турында сорый, әйтә белү. Өй хезмәтенә катнашуга карап, геройларга бәя бирү. Карга боткасы турында сөйли белү.

7.Дүрт аяклы дусларыбыз. 

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт.

12

 Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау, ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү.

8.Минем туган илем.

Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр.  Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре.

6

Татарстанның символларын әйтә, сөйли белү. Татрстанда яшәгән милләтләрнең исемнәрен әйтә белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр күрүең, Казанның нинди шәһәр булуы турында сөйли белү. Казанда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы барлыгын әйтә белү. Россия, Татарстан шәһәрләрен атый, аларны сөйләмдә куллана белү.

9.Чәчәкле җәй, тәмле җәй.

Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару.

4

Җәйге табигать турында хикәяләп сөйли белү. Җәй көне кая барганыңны әйтә белү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү.

Барлыгы 102 сәгать

Календарь-тематик план

№ п\п

Бүлекләр-дәресләр темасы

           Үткәрү вакыты

План

Факт

Белем бәйрәме (15 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:  эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:  аңлап уку; тиешле мәгълүматны  сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

1

Белем бәйрәме .

02.09

2

Уку-язу әсбаплары .

05.09

3

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

07.09

4

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Алынма сүзләр.

09.09

5

Калдык белемнәрне тикшерү. Килеш кушымчалары.

12.09

6

Хаталар өстендә эш. Татар алфавиты.

14.09

7

О, ы, э хәрефләренең дөрес әйтелеше, язылышы.

16.09

8

1-дән 10 га кадәр һәм дистә саннар.

19.09

9

Тамыр, кушма, тезмә саннар .

21.09

10

 Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән) .

23.09

11

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сораулары.

26.09

12

"Контроль эш" хикәясе. Кайчан? соравы.

28.09

13

Фигыльнең инфинитив формасы. ”Эшләргә кирәк” төзелмәсе.

30.09

14

Без хикәя язабыз. Кебек , турында, саен бәйлекләре.

03.10

15

"Яңа уку елы котлы булсын!" темасы буенча мөстәкыйль эш.

05.10

                                                                        Туган як табигате  (21 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

16

Җ. Тәрҗеманов "Табигать китабы"шигыре. Басым.

07.10

17

Г. Тукай ."Елның дүрт фасылы". Транскрипция билгеләре .

10.10

18

Үткән заман хикәя фигыль.

12.10

19

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

14.10

20

Дару үләннәре. Тиңдәш кисәкле җөмләләр.

17.10

21

Дару үләннәре. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

19.10

22

“Көзге табигать” темасы буенча хикәя төзү.

21.10

23

Кошлар - безнең дусларыбыз. Исем+сыйфат төзелмәсе.

24.10

24

Контроль эш. "Туган як табигате” . Килеш кушымчалары.

26.10

25

Хаталар өстендә эш. Канатлы дусларыбыз.

28.10

26

Кошлар нинди? Исем+сыйфат  төзелмәсе.

07.11

27

"Песнәк белән Әнисә" хикәясе. Ашыйсы килә, эчәсе килә формалары .

09.11

28

Чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр.

11.11

29

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

14.11

30

"Чирик" хикәясе. Кушма җөмләләр.

16.11

31

 Уйнарга яратам, уйный башлады  – төзелмәләре .

18.11

32

Тартымлы исемнәрнең күплек санда төрләнеше .

21.11

33

Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе.

23.11

34

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль.

25.11

35

"Туган як табигате" темасын кабатлау.

28.11

36

"Туган як табигате" темасы буенча мөстәкыйль эш.

30.11

                                                                 Хайваннар дөньясында(9 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

37

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта 3 зат-сан белән төрләнеше.

02.12

38

Г.Тукай”Ташбака белән куян”. Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

05.12

39

Сыйфатның чагыштыру, артыклык дәрәҗәсе. Сүзлек диктанты.

07.12

40

 Ян бәйлек сүзенең  юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре.

09.12

41

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне барлыкта  3 затта сөйләмдә куллану.

12.12

42

Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат язу.

14.12

43

"Хайваннар дөньясында" темасы буенча мөстәкыйль эш.

16.12

44

“Хайваннар дөньясында" темасын йомгаклау.  Хаталар өстендә эш.

19.12

45

Узгынчы контроль эш. Сүз төркемнәре. Җөмлә төзелеше.

21.12

Кышкы уеннар  (11 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максактын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу,билгеләү;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру; анализлау, объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

46

Г. Бакир "Кышкы уен”.  Хаталар өстендә эш.

23.12

47

Мин, син зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләре.

09.01

48

“Кышкы уеннар”. Нишли?

11.01

49

Төрле илләрдәге Яңа ел бәйрәме. Котлау язу.

13.01

50

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне барлыкта 3 затта сөйләмдә куллану.

16.01

51

А. Алиш "Куян кызы”. Тойгылы җөмләләр.

18.01.

52

Кушма  сүзләр .

20.01

53

"Елга буенда" хикәясе . Нинди? соравы.

23.01

54

Әйдә бергә уйныйбыз. Хикәя төзү.

25.01

55

"Кышкы уеннар" темасын кабатлау.

27.01

56

"Кышкы уеннар" темасы буенча мөстәкыйль эш.

30.01

Минем дусларым (13 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:  уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

57

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

01.02

58

“Минем дустым “хикәясе. ”Бию  түгәрәге” төзелмәсе.

03.02

59

Уртак шөгыльләр. Диалоглар төзү.

06.02

60

Дустыңа хат язу.

08.02

61

Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че.

10.02

62

“Минем дусларым”. Сүзлек диктанты.

13.02

63

"Чын дуслык" темасына хикәя язу.

15.02

64

Фигыльнең заман формалары.

17.02

65

Д. Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар" (I кисәк). Шуңа күрә,чөнки теркәгечләре.

20.02

66

Кадәр, соң бәйлекләре .

22.02

67

Кемдер , нәрсәдер билгесез алмашлыклары .

24.02

68

Д. Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар" (III кисәк). Капма-каршы сүзләр.

27.02

69

"Минем дусларым" темасы буенча мөстәкыйль эш.

01.03

Язгы бәйрәмнәр (11 сәгать).

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максактын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу,билгеләү;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлап, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

70

Р. Вәлиева "Яз". Сорау һәм өндәү җөмләләр.

03.03

71

8 нче Март - әниләр бәйрәме.Котлау язу.

06.03

72

Мин әнигә булышам. "Яз" хикәясен күчереп язу.

08.03

73

Татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.  Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

10.03

74

 Парлы  сүзләр.

13.03

75

Котроль эш. Сүз төркемнәре.

15.03

76

Хаталар өстендә эш. Үтенечне белдергән сүзләр.

17.03

77

М. Газизов "Рәхмәт”шигыре . Үтенечне белдергән сүзләр.

29.03

78

Итәгатьле сүзләр.

31.03

79

Тамыр, кушма, тезмә саннар.

03.04

80

"Язгы бәйрәмнәр"  темасы буенча үзеңне тикшерү.

05.04

Дүрт аяклы дусларыбыз  (12 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:  уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализлый белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; тиешле мәгълүматны  сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү .

81

Р. Миңгалим "Дөньяда бер эт бар иде". Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

07.04

82

Р. Миңгалим "Дөньяда бер эт бар иде" шигыре. Чөнки,ләкин теркәгечләре.

10.04.

83

“Ашыйсым килә” төзелмәсе.

12.04    

84

Исемнәрдә -сыз/-сез аффикслары.

14.04  

85

Монда, анда урын рәвешләре.

17.04

86

Хәзерге, үткән заман хикәя фигыль. Сүз төркемнәре.

19.04

87

Хәзерге, үткән заман хикәя фигыль.

21.04

88

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

24.04

89

Р. Батулла "Чикыл белән Мырый". Күп мәгънәле сүзләр.

26.04

90

Р. Батулла "Чикыл белән Мырый". Кая? Кайдан? Кайда? сораулары.

28.04

91

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын йомгаклау.

01.05

92

 "Дүрт аяклы дусларыбыз" темасы буенча мөстәкыйль эш.

03.05

Минем туган илем (6 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү; аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:  әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

93

Минем туган илем. Кая? Кайда? Кайдан?сораулары.

05.05

94

Ялгызлык исемнәр..

08.05

95

Татарстанда яшәүче милләтләр. Анда күрсәтү алмашлыгы.

10.05

96

Казандагы истәлекле урыннар. Ялгызлык исемнәр.

12.05

97

Арадаш аттестация эше. Контроль эш. Сүз төркемнәре.

15.05

98

Хаталар өстендә эш. "Минем туган илем" темасын йомгаклау.

17.05

Чәчәкле җәй, ямьле җәй  (4 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:  иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

99

Ш. Галиев  "Җәйге болында". Нинди? соравы.

19.05

100

Җәй билгеләре. Хикәя  төзү.

22.05

101

 Җәйге табигать. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре.

24.05

102

Еллык үтелгәнне гомумиләштереп кабатлау.

26.05

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:

Укытучы өчен әдәбият: 

1.”Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа.1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Казан, 2011.

2.”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан – 2014.

3. Укытучылар өчен методик кулланма. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина “Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту” 4 сыйныф.- Казан: 2013.

4. Методик кулланма. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова “ Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”. Яр Чаллы – 2014.

Укучылар өчен әдәбият :

1.Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова  Күңелле татар теле. Дүртьеллык башллангыч  мәктәпнең  3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. – Казан “Татармультфильм” нәшрияты 2013.  

2.Ф.Сафиуллина. Татарча-русча һәм русча-татрча кесә сүзлеге – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты, 2012 – 454 б.

                                                                                                                                   

Электрон мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:

1.www.rusedu.ru

 2. www.viki.ru 

3.www.mon.tatar.ru.

4.www.rus.test.

5. Татарский интернет портал. http://www.tatarlar.narod.ru/8.

6.Татарская электронная библиотека. http://www.kitap.net.ru/

7.Татар әдипләре. http://www.adiplar.ru/

8.Татар теле өйрәнүчеләргә / www.nowa.cc/showthread.ru/php

 

Татар теленнән язма һәм тикшерү эшләрен уздыру графигы

Язма һәм тикшерү эшләренең исемлеге

Дәрес номеры

План

Факт

1

Калдык белемнәрне тикшерү. Килеш кушымчалары.

5

12.09

14.09

2

Мөстәкыйль эш. №1. Яңа уку елы котлы булсын!

15

05.10

3

1 чиреккә  контроль эш. Килеш кушымчалары.

24

26.10

4

Мөстәкыйль эш №2 Туган як табигате.

36

30.11

5

Сүзлек диктанты №1 Хайваннар дөньясында.

39

07.12

6

Мөстәкыйль эш №3 Хайваннар дөньясында.

43

16.12

7

Узгынчы контроль эш. Сүз төркемнәре. Җөмлә төзелеше.

45

21.12

8

Мөстәкыйль эш  №4 Кышкы уеннар.

56

30.01

9

Сүзлек диктанты №2 Минем дусларым.

62

13.02

10

“Чын дуслык”темасына хикәя язу.

63

15.02

11

Мөстәкыйль эш №5. Минем дусларым.

69

01.03

12

 Контроль эш. Сүз төркемнәре.

75

15.03

13

Контроль күчереп язу”Яз”.

72

08.03

14

Мөстәкыйль эш. №6 Дүрт аяклы дусларыбыз.

91

01.05

15

Арадаш аттестация эше. Контроль эш.

97

15.05

1чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык

Контроль эшләр

2

1

1

-

4

Мөстәкыйль эш

1

1

2

2

6

Хикәя язу

-

-

1

-

1

Сүзлек диктантлар

-

1

1

-

2

Контроль күчереп язу

-

-

1

-

1

Арадаш аттестация эше.

-

-

-

1

1

Укучыларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

         Тикшерүнең төп  максаты - укучыларның белем һәм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма.

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистик фәне координатив типтагы (ана телендә, өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралаша), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Безнең социолингвистик ситуациядә программа авторлары татар теленә өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укыту методикасында  балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында “аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.

              Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку = а : р, кайда Ку – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 сүздә хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5= 75 %. Ул “4”ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул “4”ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.

Язма эшләрне тикшерү

4 нче сыйныфта укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш.  

1-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложеяне, сочинение);
  2. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).

4 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителә.

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3 — 4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрне алыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, аларнын санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик ундй билгеләр генә куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү

4 нче сыйныфта укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела

Эш программасына кушымта

Калдык белемнәрне тикшерү. Исем,күплек сан,тартым категориясе.

1 вариант

1.Спиши предложения,к выделенным словам поставь вопросы.

Алар диктант яздылар.Оля кичә театрга барды.

Урманда матур кошлар сайрый. Бу алма зур.

2.Напиши глаголы в прошедшем времени и выдели окончания.

Әйтә-әйтте,кайта-кайт...,укый-укы...,бара-бар...,яза-яз...,эшли-эшл...,эшли-эшлә...,килә-кил...,көлә-көл....

3.Напиш антонимы.

җылы-  ...,   кечкенә-..., яхшы-... , кара-..., тиз- ...,  кайта- ... .

4.Как скажешь о том,что:

-тебе нужна книга, две тетради в клетку;

-сообщи ,что тебе нужна тетрадь;

-узнай у друга,нужны ли ему дневник ,ручка;

-скажи,что ты учишься в четвертом классе;

-скажи о том,что у тебя в сумке 5 тетрадей,2 книги.

5.Поздравь учителя с праздником Знаний.

2 вариант

1.Спиши предложения,к выделенным словам поставь вопросы.

Без диктант яздык.Алсу бүген кибеткә барды.Урманда матур кошлар сайрый. Бу алма зур.

2.Напиши глаголы в прошедшем времени и выдели окончания.

Әйтә-әйтте, утыра-утыр..., керә-кер..., бара-бар..., яза-яз..., эшли-эшл..., китә-кит..., көлә-көл....

3.Напиш антонимы.

Озын- ...,   кечкенә-...,салкын- ..., кара-...,  күп- ...,   кайта-... .

4.Как скажешь о том,что:

-тебе нужна книга,  три тетради в линейку;

-сообщи , что тебе нужна книга;

-узнай у друга,нужны ли ему карандаши ,стиралка;

-скажи,что ты учишься в четвертом классе;

-скажи о том, что у тебя в сумке 3 тетрадей,5 книги.

5.Поздравь учителя с праздником Знаний.

1 чирек өчен контроль эш. Килеш кушымчалары

1 вариант

1.Переведи.

Пример- ...,  упражнение-..., задача- ...,  вопрос-..., успехи- ..., ответ-...

2.Вместо точек вставь пропущенные буквы.

К...з, ...стәл, Р...стәм,төлк..., сөлг...,бол...т, оз...н, көзг.....

3.Напиши слова в нужной форме, раскрывая скобки.

Бүген укытучы апа (мин) бишле куйды.Мин (сез) бәйрәм белән котлыйм.Дусларым (без) хат язалар.(Син) ничә яшь?

4.Сообщи о том,что у тебя нет тетради , линейки. Попроси их у друга.

5.Продолжи предложения:        

Дару үләннәре кирәк, чөнки ......    . Дару үләннәре файдалы, шуңа күрә ......      .

6.Вместо точек напиши подходящие по смыслу слова.

Җылы ......, салкын ..., сары ...,  кыска ..., озын ..., болытлы ...

7.Скажи о том :

-сколько тебе лет;

-в какой школе ты учишься;

-в каком ряду ты сидишь;

-сколько мальчиков и девочек в классе;

-какие отметки ты получаешь.

2 вариант

1.Переведи.

Природа- ...,   упражнение- ..., душица- ....,     вопрос-.... , дерево- ....,   ответ-.... .

2.Вместо точек вставь пропущенны буквы.

К...з, ...стәл, Р...стәм,төлк..., бол...т,с...лге, кыч...ткан, мәтр...к... .

3.напиши слова в нужной форме, раскрывая скобки.

Бүген укытучы апа (син) бишле куйды.Мин  (сез) бәйрәм белән котлыйм.Дусларым (без) хат язалар.(Син) ничә яшь?

4.Сообщи о том,что у тебя нет книги ,ластика. Попроси их у друга.

5.Продолжи предложения:

Кошлар җылы якка китәләр, чөнки ......    .

Көз җитте, шуңа күрә ......      .

6.Вместо точек напиши подходящие по смыслу слова.

Җылы ......,салкын ...,сары ..., кыска ..., озын ..., болытлы ... .

7.Скажи о том :

-сколько тебе лет;

-в какой школе ты учишься;

-в каком ряду ты сидишь;

-сколько мальчиков и девочек в классе;

-какие отметки ты получаешь.

2 чирек өчен контроль эш. Сүз төркемнәре. Җөмлә төзелеше.

1 вариант

1.Вместо точек вставь нужные буквы

К...рпе, ти...н, сы...р,к...җә, ку...н.

2.Вместо точек вставь подходящие названия зверей.

Көчле ....., куркак....., әкрен ......, зур ........

3.Дополни диалог.

- ......?

- Әйе,мин урманда куян күрдем.

- Куян нинди хайван?

- .......

- Ул нинди төстә иде?

- ......

4.Напиши слова с транскрипционными значками.

Койрыклы, тиен, куян.

5.Напиши ответы на воросы.

1.Урманда нинди хайваннар яши?

2. Бүре нинди хайван?

3.Синең куян күргәнең бармы?

2 вариант

1.Вместо точек вставь нужные буквы

Т...лке,сар...к, а..., т...шбака, керп... .

2.Вместо точек вставь подходящие названия зверей.

Матур ....., хәйләкәр.....,  энәле ......, зур ........

3.Дополни диалог.

- Синең төлке күргәнең бармы?

- ........

- Төлке нинди хайван?

- .......

- Син урманга кайчан бардың?

- ......

4.Напиши слова с транскрипционными значками.

Агачлардан, тиен, кышын.

5.Напиши ответы на воросы.

1.Тиен нәрсә ашый?

2. Аю нинди хайван?

3.Синең бүре күргәнең бармы?

3 чирек өчен контроль эш. Сүз төркемнәре.

1 вариант

1.Вместо точек поставь нужные слова.

Минем  исемем, дустым

Синең ....., ......

Аның ....., .......

2.Подбери антонимы. Составь одно предложение.

Эшчән, яхшы,матур,зур,озын.

Кечкенә,ямьсез,тырыш,кыска,начар.

3.Поставь вопросы к выделенным словам.

Гөлшатның сары башмаклары бар.Башмакларны әтисе Мәскәүдән җибәрде.Гөлшатның дус кызы күршедә яши.

4.Продолжи предложения.

Рәсим мәктәпкә бармый, чөнки ..... .

Алсуга әбисе җылы сөт бирә, чөнки ..... .

5.Напиши ответы на воросы.

1.Синең дустың бармы?

2.Аның исеме ничек?

3.Аңа ничә яшь?

4.Ул ничәнче сыйныфта укый?

2 вариант

1.Вместо точек поставь нужные слова.

Минем  дустым,исемем

Синең ....., ......

Аның ....., .......

2.Подбери антонимы. Составь одно предложение.

Батыр, яхшы,юмарт,зур,тәртипле.

Кечкенә,саран,куркак,тәртипсез,начар.

3.Поставь вопросы к выделенным словам.

Гөлшатның сары башмаклары бар.Башмакларны әтисе Мәскәүдән җибәрде.Гөлшатның дус кызы Ләлә күршедә яши.

4.Продолжи предложения.

Рәсим мәктәпкә бармый, чөнки ..... .

Алсуга әбисе җылы чәй бирә, чөнки ..... .

5.Напиши ответы на воросы.

1.Синең дустың бармы?

2.Аның исеме ничек?

3.Аңа ничә яшь?

4.Ул ничәнче сыйныфта укый?



Предварительный просмотр:

C:\Users\ОГЭ\Desktop\титулка\IMG_20170304_101559_HDR.jpg

Аңлатма язуы

4 нче В/Гсыйныфларының рус төркемнәре өчен “ Әдәби укудан”  эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

1.”Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа.1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Казан, 2011.

2.”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан – 2014.

3. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “8 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең  2016-2017 нче уку елына укыту планы.

Тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

1.Күңелле татар теле. 4 класс.( беренче һәм икенче кисәк) Авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Л. Ә. Гыйниятуллина.  Казан «Татармультфильм» нәшрияты, 2014 ел.

Фәнгә гомуми характеристика

          Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу

культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта,

полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

4 нче сыйныфта татар әдәбиятын укытуның гомуми максатлары: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге:

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

          Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

         Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

        Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур.

Әдәби укуның укыту планында тоткан урыны

Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2016-2017 нче уку елында 4 нче сыйныфта” Әдәби уку”ны    өйрәнүгә  102 сәгать (34 атнага 3 сәгать исәбеннән) бирелә.

Укытуның, гомуми, шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре

Әдәби уку өйрәтүнең  гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу; “Әдәби уку” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның баскычларында татар телен уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру. 

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалаштыру.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

 Танып белү нәтиҗәләре:

 – фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон  ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

 –уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

 – әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет буенча  планлаштырылган нәтиҗәләр:

Орфоэпик hәм орфографик минимум

  1. Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыраулашуын белү.
  2. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру. Фраза басымы.
  3. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.
  4. Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.
  5. Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленешен белү.
  6. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

Тыңлап аңлау

Сүзләрне, җөмләләрне диктор яки укытучы артыннан дөрес кабатлап тәрҗемә итә белү. 2 минутлык текстны тыңлап эчтәлеген укытучының сораулары буенча эзлекле hәм сәнгатьле итеп татарча сөйләү. Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү. Хикәяләү hәм тасвирлау әлементларының үз эченә алган җөмләле текстларны тулысынча тыңлап hәм тиешле интонация белән уку.

Монологик сөйләм

Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, үз фикереңне әйтә белү. Тасвирлау hәм хикәяләү әлементларын кертеп, лексик тема буенча эзлекле сөйли белү.

Диалогик сөйләм

Дәрестә катнашучыларының җанлы сөйләмен тыңлап аңлый белү hәм аралаша алу. Төрле типтагы сорау hәм җавап репликаларын кулланып, көндәлек тормыш белән бәйле ситуацияләргә диалоглар төзү. Татар сөйләм этикасына караган танышу, исәнләшү, саубуллашу, рәхмәт әйтү, гафу үтенү, котлау сүзләрен урынлы куллана белү.

                       Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре:

Тыңлап аңлау:

 – укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

– тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

 –сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

Диалогик сөйләм: 

 өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

 –  программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

 дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү; хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;укыганда сүзлекләр куллана белү.

Укыту предметының эчтәлеге:

Яңа уку елы башлана (15 сәгать)

Яңа уку елы котлы булсын! Исем+сан төзелмәсе. Самуил Маршак "Һәр атнада җиде көн"шигыре.. Х. Гарданов "К" хәрефен белегез, "К"ны дөрес әйтегез" шигыре. Р. Миңнуллин "Үсми калган хәреф" шигыре.“Эш урыны”хикәясе. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре. "Контроль эш" хикәясе. Без контроль эш эшлибез. Г. Тукай "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре. "Яңа уку елы котлы булсын!" темасын кабатлау

Туган як табигате (20 сәгать)

Һава торышы. Туган як табигате. Г.Гәрәева "Көз һәм балалар” җыры. Мин даруханәгә барам. В. Монасыйпов "Шифалы табиблар”хикәясе. Б. Рәхмәт " Кошлар киткәндә”шигыре Очты-очты уены.Уку тизлеген тикшерү. Г. Лотфи "Песнәк белән Әнисә”хикәясе. Минем канатлы дустым. Җ. Тәрҗемановның " Чирик" хикәясе (I кисәк).Инфинитив+ярата төзелмәсе. "Чирик" хикәясендәге (III кисәк) лексик, грамматик материал. Җ. Тәрҗеманов "Чирик" хикәясе (III кисәк)

Хайваннар дөньясында (9 сәгать)

Йорт һәм кыргый хайваннар.Ә.Кари”Тиен”шигыре. "Яшел энәле керпе" әкияте. Ян бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану."Керпе - табигатьнең бер сере" тексты.Керпе турында сөйләшәбез.

Кышкы уеннар (11 сәгать)

Кышкы табигать.Кыш билгеләре. Б. Рәхмәт "Яңа ел килгәч”шигырен уку.Яңа ел бәйрәменә барабыз. А. Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү.Кушма сүзләр.Шугалакта. Кышкы ял көнендә.

Минем дусларым (13 сәгать)

Минем дустым."Минем дустым" хикәясендәге лексик-грамматик материал. Г. Бәширов "Сылтау". Г. Бәширов "Сылтау"әкиятен сәхнәләштерү. Б. Рәхмәт "Минем дуслар”. Уйный башлады төзелмәсе. Д. Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар" (II кисәк). Д. Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар" (II кисәк) хикәясен сәхнәләштерү.Дуслар арасындагы мөнәсәбәт.

Язгы бәйрәмнәр (11 сәгать)

Язгы табигать. “Карга боткасы”текстын уку. Карга боткасы" бәйрәме. Л. Толстой "Әби белән оныгы”. Ничек әдәпле сорарга? В. Осеева "Дүрт кыз".Язгы бәйрәмнәр темасын кабатлау.

Дүрт аяклы дусларыбыз (10 сәгать)

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Г. Тукай "Кызыклы шәкерт"шигыре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт. Г. Мөхәммәтшинның "Ак песи" хикәясе. Геройларга бәя бирү. Рабит Батулла - әкиятләр остасы. Р. Батулла "Чикыл белән Мырый”әкиятен уку."Минем дүрт аяклы дустым" темасына хикәя төзү. "Дүрт аяклы дусларыбыз" темасын кабатлау.

Минем туган илем (6 сәгать)

Татарстанның башкаласы - Казан..Без Казанга барабыз. Татар халкының күренекле шәхесләре. Композиторлар һәм рәссамнар.”Минем туган илем”темасын кабатлау.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй (7 сәгать) Г. Набиуллин "Урман сөйләшә”шигыре. Җиләккә бару. Арадаш аттестация эше.Минем яраткан әкиятләрем. Татар халык әкияте "Шүрәле"."Чәчәкле җәй, ямьле җәй" темасын йомгаклау.

Укуыту материалын  тематик планлаштыру

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

 Яңа уку елы башлана    (15 сәгать)

Яңа уку елы башлана.Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез.

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтә белү. Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Фикереңне дәлилли белү. Нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белү. Урамга чакыра, чыкмау сәбәбен аңлата белү.

Туган як табигате     (20 сәгать)

Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар - безнең дусларыбыз. Минем канатлы дустым. 

Нәрсә ул табигать соравына җавап бирү. Ел фасыллары билгеләрен, айларын, һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый,  әйтә белү. Кошларга ничек булышуың турында сөйли белү. Кошлар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Хайваннар дөньясында  (9 сәгать)

Йорт һәм кыргый  хайваннар.  Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү. Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Кышкы уеннар  (11 сәгать)

Кышкы табигать. Кышкы уеннар. Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.

Кышкы табигать турында сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Дустыңны уенга чакыра белү, чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар бабай ясарга чакыра белү. Яңа ел бәйрәменең кайчан башланганын, бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү. Гаиләдә бәйрәмне ничек каршылауны, нәрсәләр пешергәнне сөйли белү.

Минем дусларым  (13 сәгать)

Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр. Чын дуслык. 

Дустың турында сөйли белү. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Чын дус нинди булуын әйтә, раслый белү. Дустыңа бүләк алуны, аның нинди икәнен әйтә белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз   (10 сәгать)

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт.

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау, ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү.

Язгы бәйрәмнәр  (11 сәгать)

Язгы табигать. 8 Март – әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам.  Карга боткасы.

Язгы табигать турында сөйләшү, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. 8 нче март бәйрәме белән котлау яза, ничек котлаганыңны әйтә белү. Өй хезмәте турында сөйләшә, әти-әниләргә ярдәм итү турында сорый, әйтә белү. Өй хезмәтенә катнашуга карап, геройларга бәя бирү. Карга боткасы турында сөйли белү.

Минем туган илем     (6 сәгать)

Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр.  Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре.

Татарстанның символларын әйтә, сөйли белү. Татрстанда яшәгән милләтләрнең исемнәрен әйтә белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр күрүең, Казанның нинди шәһәр булуы турында сөйли белү. Казанда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы барлыгын әйтә белү. Россия, Татарстан шәһәрләрен атый, аларны сөйләмдә куллана белү.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй     (7 сәгать)

Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару.

Җәйге табигать турында хикәяләп сөйли белү. Җәй көне кая барганыңны әйтә белү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү.

Барлыгы       102 сәгать

Календарь-тематик план

№ п\п

Бүлекләр-дәресләр темасы

           Үткәрү вакыты

План

Факт

Яңа уку елы башлана (15 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: аңлап уку; тиешле мәгълүматны  сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

1

Яңа уку елы котлы булсын!

01.09

2

“Белем бәйрәме” тексты .

03.09

3

Мәктәптә. Диалогик сөйләм телен үстерү.

06.09

4

Самуил Маршак "Һәр атнада җиде көн".

08.09

5

“Яңа уку елы” тексты.

10.09

6

Х. Гарданов "К" хәрефен белегез, "К"ны дөрес әйтегез".

13.09

7

Р. Миңнуллин "Үсми калган хәреф".

15.09

8

Р.Миңнуллин “Санарга өйрәнәбез”.

17.09

9

“Эш урыны”хикәясе.

20.09

10

“Эш урыны” темасы буенча диалогик сөйләм.

22.09

11

"Контроль эш" хикәясе.

24.09

12

“Без контроль эш эшлибез” хикәясе.

27.09

13

“Без контроль эш эшлибез” темасы буенча монологик сөйләм.

29.09

14

Г. Тукай “Сабыйга".

01.10

15

"Яңа уку елы котлы булсын!" темасын йомгаклау.

04.10

Туган як табигате (20 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максактын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу,билгеләү;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру; анализлау, объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

16

Җ.Тәрҗеманов “Табигать китабы” .

06.10

17

Г.Тукай  “Елның дүрт фасылы “.

08.10

18

Көзге табигать.

11.10

19

Һава торышы.

13.10

20

Г.Гәрәева "Көз һәм балалар” җыры ”.

15.10

 21

Дару үләннәре.

18.10

22

“Мин даруханәгә барам” темасы буенча диалогик сөйләм.

20.10

23

В. Монасыйпов "Шифалы табиблар”.

22.10

24

Күчмә һәм бездә кышлаучы кошлар.

25.10

25

Б. Рәхмәт " Кошлар киткәндә”.

27.10

26

“Очты-очты” уены.

29.10

27

“Кошлар-безнең дусларыбыз” темасы буенча монологик сөйләм.

08.11

28

Г.Лотфи "Песнәк белән Әнисә”.

10.11

29

Г. Лотфи “Песнәк белән Әнисә” хикәясе буенча  диалогик сөйләм.

12.11

30

Җ. Тәрҗеманов " Чирик".

15.11

31

Җ. Тәрҗеманов " Чирик" хикәясе (бүлек 1).

17.11

32

Җ. Тәрҗеманов "Чирик" хикәясе (бүлек 2) .

19.11

33

Җ. Тәрҗеманов "Чирик" хикәясе (бүлек 3).

22.11

34

“Чирик” хикәясе буенча монологик сөйләм .

24.11

35

“Туган як табигате” темасы буенча үз – үзеңне тикшерү.

26.11

Хайваннар дөньясында (9 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

36

Йорт һәм кыргый хайваннар .

29.11

37

Хайваннар турында табышмаклар .

01.12

38

Ә.Кари ”Тиен”.

03.12

39

Г. Тукай “Ташбака белән куян”.

06.12

40

"Яшел энәле керпе" әкияте.

08.12

41

“Яшел энәле керпе” әкияте буенча монологик сөйләм.

10.12

42

 “Хайваннар дөньясы” темасы буенча хикәя  төзү.

13.12

43

“Керпе - табигатьнең бер сере" тексты.

15.12

44

“Хайваннар дөньясы” темасы буенча үзеңне тикшерү.

17.12

Кышкы уеннар (11 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максактын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу,билгеләү;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру; анализлау, объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

45

Ә.Ерикәй “Беренче кар”.

20.12

46

Г.Бакир  “Кышкы уен “.

22.12

47

Б. Рәхмәт "Яңа ел килгәч”.

24.12

48

С.Урайский“Яшел чыршы”.

10.01

49

“Яңа ел бәйрәме” тексты .

12.01

50

“Яңа ел күңелле бәйрәм” темасы буенча монолог хикәя төзү.

14.01

51

А.Алиш  “Куян кызы”.

17.01

52

“Елга буенда” тексты.

19.01

53

“Шугалакта” темасы буенча диалогик сөйләм.

21.01

54

“Ял көне” тексты .

24.01

55

“Кышкы уеннар”.Үз- үзеңне тикшерү.

26.01

Минем дусларым (13 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

56

“Минем дусларым” темасы буенча диалогик сөйләм.

28.01

57

“Минем дустым”хикәясе.

31.01

58

"Минем дустым" темасы буенча монологик сөйләм.

02.02

59

Г. Бәширов "Сылтау".

04.02

60

И.Туктар “Алма”.

07.02

61

И.Туктар  “Алма” хикәясе буенча диалогик  сөйләм.

09.02

62

Б. Рәхмәт "Минем дуслар”.

11.02

63

Д. Аппакова  "Шыгырдавыклы башмаклар".(бүлек 1).

14.02

64

Д. Аппакова  "Шыгырдавыклы башмаклар" (бүлек 2).

16.02

65

Д. Аппакова  "Шыгырдавыклы башмаклар" (бүлек 3).

18.02

66

Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр. Хикәя төзү        

21.02

67

 “Дус нинди була?” темасы буенча  монологик  сөйләм.

23.02

68

“Минем дусларым” темасы буенча үз – үзеңне тикшерү.

25.02

Дүрт аяклы дусларыбыз (10 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

69

Р.Мингалим  “Дөньяда бер эт бар иде” .

28.02

70

“Дүрт аяклы дусларыбыз “темасы буенча диалоглар төзү.

02.03

71

Г. Тукай "Кызыклы шәкерт".

04.03

72

Г. Мөхәммәтшин  "Ак песи".

07.03

73

“Ак песи” хикәясе буенча монологик сөйләм.

09.03

74

“Ак песи” һәм “Дөньяда бер эт бар иде” әсәрләрендәге геройлар.

11.03

75

Р. Батулланың "Чикыл белән Мырый”әкияте.

14.03

76

“Чикыл белән Мырый” әкияте буенча диалогик сөйләм.

16.03

77

"Минем дүрт аяклы дустым" темасына хикәя төзү.

18.03

78

"Дүрт аяклы дусларыбыз" темасын йомгаклау.

30.03

Язгы бәйрәмнәр (11 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү; аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау;

 классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

79

Язгы бәйрәмнәр .

01.04

80

Р.Вәлиева  “Яз”.

04.04

81

8 Март бәйрәменә котлау язу.

06.04

82

“Карга боткасы”тексты.

08.04

83

“Карга боткасы бәйрәме” темасы буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

11.04

84

Л. Толстой  "Әбисе белән оныгы”.

13.04

85

Әдәпле сүзләр .

15.04

86

М.Газизов  “Рәхмәт”.

18.04

87

В. Осеева “Дүрт кыз”.

20.04

88

“Язгы бәйрәмнәр” темасын кабатлау.

22.04

89

"Язгы бәйрәмнәр" темасын йомгаклау. Контроль монолог.

25.04

Минем туган илем (6 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең  белән  аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

90

З.Туфайлова “Туган ил”.

27.04

91

Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре.

29.04

92

“Без Казанга барабыз” тексты .

02.05

93

“Татарстан шәһәрләре” тексты.

04.05

94

“Минем туган илем “ темасын йомгаклау.

06.05

95

“Минем туган илем “ темасы буенча хикәя язу.

09.05

Чәчәкле җәй, ямьле җәй (7 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

96

Ш.Галиев “Җәйге болында”.

11.05

97

Г.Нәбиуллин “Урман сөйләшә”.

13.05

98

Р.Корбан “Җиләктә”.

16.05

99

“Татар халык ашлары” темасына диалоглар төзү.

18.05

100

Татар халык әкияте ”Шүрәле”.

20.05

101

"Чәчәкле җәй, ямьле җәй" темасын йомгаклау.

23.05

102

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштерү.

25.05

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:

Укытучы өчен әдәбият: 

1.”Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа.1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Казан, 2011.

2.”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан – 2014.

3. Укытучылар өчен методик кулланма. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина “Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту” 4 сыйныф.- Казан: 2013.

4. Методик кулланма. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова “ Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”. Яр Чаллы – 2014.

Укучылар өчен әдәбият :

1. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова  Күңелле татар теле. Дүртьеллык башллангыч  мәктәпнең  3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. – Казан “Татармультфильм” нәшрияты 2013.  

2. Ф.Сафиуллина. Татарча-русча һәм русча-татрча кесә сүзлеге – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты, 2012 – 454 б.

                                                                                                                                   

Электрон мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:

1.www.rusedu.ru

 2. www.viki.ru 

3.www.mon.tatar.ru.

4.www.rus.test.

5. Татарский интернет портал. http://www.tatarlar.narod.ru/8.

6.Татарская электронная библиотека. http://www.kitap.net.ru/

7.Татар әдипләре. http://www.adiplar.ru/

8.Татар теле өйрәнүчеләргә / www.nowa.cc/showthread.ru/php

 

Әдәби укудан контроль һәм тикшерү эшләрен уздыру графигы

1.

Контроль  монолог. Язгы бәйрәмнәр.

89

25.04

2.

Хикәя язу. Минем дүрт аяклы дусларым.

77

18.03

3

Хикәя язу. Минем туган илем.

95

09.05

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык

Контроль монолог

-

-

-

1

1

Хикәя язу

-

-

1

1

2

Рус телендә сөйләшүче балаларның әдәби укудан  белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистик фәне координатив типтагы (ана телендә, өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралаша), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Безнең социолингвистик ситуациядә программа авторлары татар теленә өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укыту методикасында  балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында “аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.

              Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку = а : р, кайда Ку – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул “4”ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.

Тыңлап аңлауны бәяләү

          Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 — 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 — 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөмлә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Приказ №395 от 13.03.2017 г.«Об итогах регионального этапа всероссийской олимпиады школьников" 2016-2017 г.

Приказ №395 от 13.03.2017 г. ««Об итогах регионального этапа всероссийской олимпиады школьников, республиканской олимпиады по предметам национально-регионального компонента в 2015 года&raq...

Приложение № к письму МАУ г. Нижневартовска «ЦРО» от « 26 » октября 2016 №1118 Предварительный состав жюри муниципального этапа всероссийской олимпиады школьников в 2016-2017 учебном году.

Приложение  №к письму МАУ г. Нижневартовска  «ЦРО»от « 26 » октября 2016 №1118    Предварительный состав жюримуниципального этапа всероссийс...

Протоколы промежуточной и итоговой аттестации обучающихся т\о "Умелые руки" 2 группа за 2014-2015, 2015-2016, 2016-2017, 2017-2018, 2018-2019 учебные года

Протоколы промежуточной и итоговой аттестации обучающихся т\о "Умелые руки" 2 группа за 2014-2015, 2015-2016, 2016-2017, 2017-2018, 2018-2019 учебные года...

1 сентября День знаний (2016-2017 учебный год) 2,3,6,7,8 классы1 сентября День знаний (2016-2017 учебный год) 2,3,6,7,8 классы

Торжественная линейка 1 сентября – праздничное и значимое мероприятие для школьников и учителей. Для кого-то День знаний станет первым днем в школе, котор...