Набиуллина Раушания Габбасовна

сайт учителя татарского языка

Талантлы һәм хезмәт яраткан кешегә киртәләр юк.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: чтение книг

Увлечения: кулинария

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Заинск

Место работы: МБОУ "ЗСОШ№6"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nabiullina-raushaniya-gabbasovna
Школьные учителя обладают властью, о которой премьер-министры могут только мечтать.
У.Черчилль

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу.Чөнки иң кадерле  “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.Безнең туган телебез-татар теле.Тел  тормышта  зур урын  тота.Ул – тормыш  чыганагы, белем  чишмәсе.Тел кешеләргә  бер-берсе  белән  аралашырга, бер-берсен  аңларга , бер- берсенең теләкләрен ,  уй – фикерләрен белергә ярдәм итә.

О себе

Мин,Нәбиуллина Раушания Габбас кызы,Татарстан республикасының  Зәй районында туганмын.Мәктәпне тәмамлагач,Яр Чаллы Дәүләт педагогия институтында белем алдым.Хәзерге вакытта Зәй шәһәренең 6 нчы номерлы мәктәбендә татар теле укытам.

Мой взгляд на мир

Белмибез.

Белмибез кадерен яшьлекнең

Яшьлек чәчәк атканда.

Белмибез кадерен саулыкның

Без ат кебек чапканда.

Белмибез кадерен хатынның

Исән-тере чагында.

Белмибез кадерен ир-атның

Яшәгәндә яныңда.

Белмибез кадерен яшәүнең-

Күпләр дөрес яшәми.

Типсә ,тимер өзәр чакта

Янмый,очмый,яшьнәми.

Белмибез кадерен туганның

Көн авазын сизмибез.

"Ул бит шундый, ул тегенди,

Ул ярлы,без бай",-дибез.

Белмибез кадерен дуслыкның-

Кабырчыкта яшибез.

"Безгә лаек дус булырдай

Сыңар адәм юк !",-дибез.

Белмибез кадерен бар чакта

Әти белән әнинең

Дорфа сүз һәм гамәл белән

Телгәлибез бәгырен.

Исән чагында кешенең

Юк бернинди кадере.

Тереләргә никтер аның

Кадерлерәк кабере.

Нигә болай?Бит мәетнең

Юк теле,юк дәгъвасы.

Ул үткән үлем аркылы,

Ә үлем авыр,ачы.

Күзләрдән бәйләвеч төшкәч,

Аһ,үлем түшәгендә

Бар хатаң,ялгышың аңлап,

Мескен җан үрсәләнә.

Әмма соң инде төзәтү,

Барлык кәкре-чагылышны.

Өстендә төзәтә барыйк

Чатак,хата,ялгышны.

(Фоат Мортазин).

Моё портфолио

Кешегә белем кирәк икәнен исбатлау ул күрү кирәк икәнлеген раслау белән бер.

Эшләүдән туктаган яшәүдән туктый.

Күңел көрлеге-сәламәтлектә,акыл көрлеге-белемдә.

Ирешкәнеңә кәнагать бул,шулай да яхшыракка омтыл.

Укытучы-элек бер фикер булган урында ике фикер барлыкка китерүче кеше.

Добавить грамоту в портфолио